Халыкара теш табиблары көне

Халыкара теш табиблары көне (рус. Междунаро́дный день стомато́лога; ингл. International Day of dentist) — рәсми булмаган һөнәри бәйрәм, ел саен 9 февральдә билгеләп үтелә.

undefined

Тарих

Төп мәкалә: Теш

Теш табибы һөнәре борынгы заманнарда да гамәлдә була. Пакистан провинциясендә 14 000 елдан артык, дәвалау һәм бораулау эзләре булган тешләр табылган[1].

Башта тешләрне дәвалау белән шаманнар шөгыльләнгән. Моның өчен дару үләннәре һәм «әфсеннәр» кулланылган. Борынгы Мисырда бу һөнәр киң таралган һәм кирәкле булган. Нәкъ менә мисырлылар беренче теш пастасын уйлап тапканнар. Аның составына кабык, көл һәм күбек таш кергән. Беренче теш щеткасы агачтан ясалган очы ышкылган таяк. Табылган мумияләр шул чорларның теш дәвалау өлкәсендәге казанышларга мисал булып торалар. Ул чакта ук алар тешләрен бора, алтын чыбык белән беркетә, үләннәрне теш авыруларын дәвалауда һәм пломба составында кулланганнар.

Пьер Фошарны заманча стоматологиягә нигез салучы, дип санарга мөмкин, аның бу темага бәйле күп хезмәтләре бар. Галим алтын коронкалар куярга һәм тешләрне чын төсенә фарфор белән капларга тәкъдим итә. Ул тешләрне тигезләргә мөмкинлек бирә торган пластиналар, эшләгәндә уңайлы булсын өчен авыруның авыз куышлыгына яктылык яхшырак үтеп керә торган линзаларның билгеле бер системасын уйлап таба.

Россиядә стоматология үсеше Пётр I вакытында башлана. Ул бу һөнәрне Европада булганда үзе өйрәнә һәм сарай хезмәтчеләренең тешләрен дәвалап, үз осталыгын камилләштерә. 1710 елда Пётр I «теш табибы» дигән рәсми исем кертә. XIX гасырдан теш дәвалау өлкәсендә медицина академиясен тәмамлаганнан соң һәм барлык имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң гына шөгыльләнергә рөхсәт ителә[1].

Бәйрәм көнен билгеләү

1984 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара теш табиблары бергәлеге «Халыкара теш табиблары көне»н бәйрәм итү өчен 9 февраль — христиан дине кабул итүдән баш тарткан өчен мәҗүсиләр тарафыннан җәзаланган Изге Аполлония Александрийскаяны хөрмәтләү көнен сайлаганнар[2]. Изге Аполлониянең барлык тешләрен суырып алып, учакта яндыру җәзасы белән янаганда, 249 елның 9 февралендә ул ялкынга үзе сикерә. Европада Изге Аполлонияне кулына теш кыскычлары тоткан кыз итеп сурәтлиләр. Халыкта ышану бар — әгәр теш сызлаганда Изге Аполлониягә гыйбадәт кылсаң, теш авыртмый[3]. Бу юнәлеш үсеше барышында Изге Аполлония теш табибларының яклаучысына әверелә[4].

Россиядә «Халыкара теш табиблары көне» Россия теш табиблары ассоциациясе советы тәкъдиме белән 2001 елдан бирле билгеләп үтелә.

Бәйрәм итү

Россиядә теш табиблары көнендә онлайн-лекцияләр, семинарлар, волонтерлар белән очрашулар уздырыла, аларда теш авыруларын профилактикалау ысуллары турында фикер алышалар. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә авыз куышлыгын ничек дөрес карарга һәм теш табибына еш йөрергә кирәклеге турында сөйлиләр. Бәйрәм көне хөрмәтенә теш дәвалау клиникаларында авыруларга ташламалар ясала[5].

Башка даталар

  • 25 июль — Теш технигы көне[6].
  • 20 март — Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көне[7].
  • 6 март — Америка Кушма Штатларында Милли теш табибы көне[8].

Кызыклы фактлар

  • Организмдагы барлык кальцийның 99% ы тешләрдә.
  • Теш эмале — кеше организмында җитештерелә торган иң каты тукыма.
  • Беренче теш табиблары — эструслар. Алар кешеләр өчен ясалма тешләрне төрле имезүчеләрнең тешләреннән б. э. к. VII гасырда ук ясаганнар.
  • Озак еллар дәвамында теш протезлары ясау өчен сугыш урыннарында һәлак булган солдатларның тешләрен кулланганнар.
  • Беренче хатын-кыз теш табибы — Люси Хоббс Тэйлор (1866 ел).
  • Һәр кешенең тешләре төрлечә урнашкан. Казналык төзелеше, тешләр зурлыгы бармак эзләре кебек үк уникаль.
  • Һиндстанда әлегә кадәр урамда наркозсыз, гади инструментлар белән дәвалый торган урам теш табиблары бар[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Международный день стоматолога 2025: история и традиции праздника (рус.). kp.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.
  2. 9 февраля Международный день стоматолога. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2025.
  3. Saint Apollonia, the Patron Saint of Toothaches — Access Family Dental & Dentures. 20 февраль 2025 тикшерелде.
  4. 9 февраля — Международный день стоматолога: история и традиции (2024-02-08). 30 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  5. Когда День стоматолога в 2025 году. 30 гыйнвар 2025 тикшерелде.
  6. 25 июля – Международный день зубного техника. susmu.su. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
  7. World Oral Health Day (ингл.). www.worldoralhealthday.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.
  8. National Dentists Day - Celebrate With Us March 6, 2024 [неопр.]. National Dentists Day - Powered by Dentainment. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2025.

Тема буенча өстәмә