Май чабу

Май чабу (рус. Ма́сленица) — Көнчыгыш славяннарның язгы бәйрәме. Олы ураза алдыннан соңгы атна дәвамында билгеләп үтелә, чиркәү календареның Сыр атнасына (рус. Сырная седмица) туры килә. Традицион католицизм һәм протестантлык дине таралыш алган илләрдә билгеләп үтелә торган Майлы сишәмбегә яисә Карнавалга якын. Бу бәйрәмнең йолаларында христианлыкка кадәрге элементлар да сакланып калган[3].

Олы көн бәйрәмен — Пасханы билгеләп үтү көне үзгәрүгә бәйле ел саен датасы алышына. 2026 елда Май чабу атнасы 16 февральдән 22 февральгә кадәр дәвам итә.

Русларда традицион сыйлар булып белен һәм кабартма, беларусларда һәм украиннарда вареники һәм эремчек коймагы санала[4]. Украин һәм беларус халык мәдәниятендә кияүгә чыкмаган яисә өйләнмәгән өчен уен җәзасы (рус. колодка) бирү гадәте бар[5].

Хәзерге вакытта Май чабу бәйрәмен билгеләп үтүнең төп атрибутлары булып күңел ачу һәм карачкы яндыру тора[4].

Мәгънәсе

Рус традицион мәдәниятендә Май чабу бәйрәме авыл хуҗалыгында яңа цикл башлануын символлаштыра. Бу атнаның гореф-гадәтләре уңдырышлылык (аграр, оргиастик, фертиль, матримониаль тематика) һәм ата-бабаларны хөрмәтләү белән бәйле[3][6].

Православие чиркәү календареның Сыр атнасына туры килгәнлектән, бу бәйрәмнең күңел ачулары Олы уразага кадәрге тыелу алды атнасы буларак та кабул ителә[4].

Бәйрәм динамикасы ахырга таба тагы да үсә. Беренче көннәрдә йола уеннарына һәм күңел ачуларга әзерләнәләр. Алар «Киң Май чабу» (рус. «Широкая Масленица») җиткәч, ягъни пәнҗешәмбедән башлана[4].

Владимир Пропп фикеренчә, Май чабуның төп темасы булып борынгы халык аңындагы ата-бабаларны олылау, ритуаль туклану, нәсел дәвамлыгы һәм, гомумән, никахлашу белән тыгыз бәйләнгән җир уңдырышлылыгы тора[6]. Май чабу йолалары әлеге мотивларны берләштерә. XXI гасыр башына бу йолаларның күбесе бары тик өлешчә генә сакланып кала һәм бәйрәм итү, еллык циклның әһәмиятле бер өлеше булудан бигрәк, халык мәдәниятенең аерым элементлары белән танышу өчен бер сәбәпкә әверелә. Көндәлек тормышта кунакка йөрү, коймак ашау, шулай ук Кичерү якшәмбесендә бер-береңнән гафу үтенү кебек гадәтләр саклана[4].

Бүгенге заман фольклорчысы А. Б. Мороз фикеренчә, Май чабуны мәҗүсилектән килеп чыккан бәйрәм дип расларга нигез юк. Бу йола чиркәү йолаларын тулыландыра. Мәсәлән, Олы ураза традицион культура тарафыннан азык-төлекне чикләү буларак кабул ителә, димәк, ул башланыр алдыннан мөмкин кадәр күбрәк туклану мөһим. Гадәттә Май чабуның «мәҗүси» асылы дип саналган төп гамәл — карачкы ясау һәм аны яндыру. Чынлыкта ул табыну өчен кулланылган потлар чагылышы булып тормый, ә йоланың үзе уеннан килеп чыккан булырга мөмкин[7].

Май чабу атнасы көннәре

Май чабу атнасының һәр көненең үз исеме һәм йоласы бар. Алар бәйрәмнең әкренләп көчәюен һәм Олы уразага әзерлекне чагылдыра[8]:

  • Дүшәмбе — Очрашу (рус. Встреча). Бу көнне карачкы ясыйлар, таулар әзерлиләр, беренче коймаклар пешерәләр. Коймакны мохтаҗларга өләшәләр яисә мәрхүмнәрне искә алып ашыйлар.
  • Сишәмбе — Уйнату (рус. Заигрыш). Яшьләр өчен уеннар, тау шуу, килен-кыз карау башлана. Бу көнне егетләр кызларны коймакка чакыра.
  • Чәршәмбе — Татлы (рус. Лакомка). Каенаналар кияүләрен коймакка чакыра. Кияү каенанасына бүләк алып бара, ул аны төрле тәм-томнар белән сыйлый.
  • Пәнҗешәмбе — Киң Май чабу (рус. Разгул, Широкая Масленица). Бәйрәмнең иң күңелле көне. Бөтен хуҗалык эшләре туктатыла, халык урамнарда күңел ача: йодрык сугышлары, йөзү ярышлары, түгәрәк уеннар уза.
  • Җомга — Каенана кичәсе (рус. Тёщины вечёрки). Кияү үз каенанасын кунакка чакыра. Хәзер инде кияү каенанасын коймак белән сыйлый, ул үзенең хөрмәтен күрсәтә.
  • Шимбә — Каенана утыруы (рус. Золовкины посиделки). Килен кияүнең апа-сеңелләрен (каенана) кунакка чакыра. Аларга бүләкләр әзерли, сый-хөрмәт күрсәтә.
  • Якшәмбе — Кичерү көне (рус. Прощёное воскресенье). Май чабуның соңгы көне. Кешеләр бер-берсеннән кичерү сорый, зиратка барып мәрхүмнәр белән хушлаша. Кич белән карачкыны яндыралар, шуның белән кышны озаталар[9].

Гореф-гадәтләр

Искә алу гамәлләре

Май чабуның кайбер йолаларына искә алу төсмере хас. Чиркәү календаренда өч искә алу (Итсез атнаның һәм Олы уразаның ике) шимбәсе (рус. родительская суббота) буларак билгеләнгән язгы искә алулар халык календаренда учак ягу, белен белән сыйлану, зиратка бару, киенеп-ясанып Май чабучы җитәкчелегендә күрше-тирәгә керү йоласын башкару, карачкы сынын күмү гадәтләрендә чагыла[3].

Белен һәм башка сыйлар

Борынгы заманда кешеләр мәрхүмнәр туфракның уңдырышлылыгына йогынты ясый ала, дип ышанганнар. Белен искә алу ризыгы була: игенчелектә аларның ярдәменә ирешү өчен, аны кабер өстенә илткәннәр яисә мәрхүмнәр өчен тәрәзә төбенә калдырганнар. Коймакны хәерчеләргә өләшкәннәр яисә, мәрхүмнәрне искә алып, үзләре ашаганнар. Май чабуның соңгы көнендә — Кичерү якшәмбесендә — зиратка «хушлашырга» барганнар[6].

Белен иң борынгы ризык булып та санала. Ул җиңел әзерләнә, кая да булса алып барганда кыенлык тудырмый, шул ук вакытта шактый туклыклы һәм майлы. Бу өч фактор беленне бәйрәмнең төп ризыгы итә[6]. Моннан тыш, чиркәү календаре Сыр атнасында ит куллануны тыя[3].

В. Я. Пропп фикеренчә, бәйрәмдә сыйлану шулай ук уңдырышлылык белән бәйле. Ул 1348 елга кадәр март аенда бәйрәм ителгән Яңа ел гадәтеннән калган булырга мөмкин. Бәйрәмне үткәрү көне күчерелсә дә, язгы тылсымлы Яңа ел табыннары юкка чыкмый. Моннан тыш, сый-хөрмәт күрсәтү исән туганнарны олылауның бер чарасы да булып тора. Уртак табыннар иҗтимагый элемтәләрне ныгыта һәм яшь гаиләләрнең җирле җәмгыятькә интеграциясенә булыша[6]. Чиктән тыш күп ашау һәм исерткеч эчемлекләр куллану төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөгамәләдә әхлакый киртәләрне юкка чыгара, бу үз чиратында нәсел калдыру башлангычын җанландыру буларак кабул ителә[6].

undefined

Яшь парларны хөрмәтләү

Май чабу рус никах йоласында зур әһәмияткә ия, ул еллык туй циклының тәмамлануын белдерә. Яшь парларга багышланган йолалар елның башка (Пасха, Иван Купала һәм Питрау) көннәрендә дә үткәрелә. Альберт Байбурин фикеренчә, бу гамәлләрнең гомуми мәгънәсе яңа өйләнешкәннәрнең тормышында булган үзгәрешне хуплауда һәм тануда, шулай ук индивидуаль туйны җирле бергәлекнең календарь һәм социаль ритмына кертүдән гыйбарәт була[10].

Хуплау йоласы гамәлләренә Төньяк русларның яңа өйләнешкәннәрне котлап җырлавын (рус. вьюни́шник), парның өенә барып кунакларның яшь киленне сыйлавын һәм үбүен (рус. целовни́к), кияүнең тау шууын һәм гаиләнең, кызның әти-әнисе йортына барып, каенана беленнәре белән сыйлануын кертергә мөмкин. Шулай ук исем ата-анасы һәм гомумән туганнарга кунакка йөрү гадәте яши. Өлкән яшьтәге якыннарның хәлен белүне бәйрәмнең ата-бабаларны хөрмәтләү йоласы белән бәйләргә мөмкин[10][5][3]. Май чабу йоласы кысаларында ритуаль тормыш сценариеннан тайпылучылар символик рәвештә җәзага тартыла. Бу йоланың мисалы итеп украин һәм беларус халыкларында узган елда гаилә кормаганнары өчен егетләргә һәм кызларга түмәр асу күренешен атарга мөмкин[10].

Киенү-ясану һәм күңел ачулар

Май чабу бәйрәменә махсус костюмнар кию чараның әһәмиятле элементы булып тора һәм аны карнавалга якынайта. Россия һәм Совет этнографлары хәбәр иткәнчә, төрле хайваннар (ат, кәҗә, үгез, аю, тавык), мифик көчләр (шайтан, урман иясе, бичура, караңгы затлар), вафат булганнар (бабай, үлеләр дөньясыннан килгән карчык) яки чит кешеләр (сукбай, хәерче, әби, тегермәнче, чегән, төрек) булып киенгәннәр. Бу образларның йөреш йолалары үзенә күрә чит-ятлар парады булып тора, ул дөньяны язгы яңарту һәм аның корылыш структурасын кабат төзү өчен кирәкле хаос картинасын тудыра. Әлеге шау-шуның иң югары ноктасы булып искелектән символик арынуны белдергән Май чабу карачкысын күмү йоласы тора. Бу аңа иске һәм алама кием кидерү гамәлендә дә чагыла[10]. Киенү-ясанудан тыш, традицион Май чабу уеннары ут һәм тизлек символикасы белән дә бәйле. Алар үз эченә «мәрхүмнәрне җылыту» йоласы белән бәйле учак ягуны, ялкынлы тәгәрмәчне, ат чанасында урам әйләнүне һәм тау шууны, таганда атынуны, түгәрәк биюләрен (әйлән-бәйлән, түгәрәк уен), еш кына әдәпсез яки авыл хуҗалыгы темасына багышланган махсус такмаклар җырлауны да ала[3].

Шәһәр җирендә Май чабу кәмит балаганнары, күңел ачулар, йодрык сугышлары һәм «Кар шәһәрчеген алу» кебек хәрби уеннар киң таралган була[4]. Уңдырышлылык белән бәйле шаярулар әдәпсезлек аша да күрсәтелә алган. Тупас мәзәкләр һәм җырлар, ишарәләр, махсус әйтелгән яман сүзләр, чишенү һәм киенү-ясанулар традицион мәдәнияттә тереклек көченә ия булган шат көлү хисен уята, шулай ук артым, үрчем башлангычына нигез булып тора. Май чабу фольклор эротикасы бер үк вакытта карнавал хаосы төсмерен көчәйтә, җирнең уңдырышлы һәм терлекләрнең мул булачагына тылсымлы йогынты ясый, туй алды уеннары формасын тәшкил итеп, бала табу яшенә җиткәннәрнең булачак гаилә мөнәсәбәтләренә аерым мәгънә бирүдә әһәмиятле роль уйный[11][12].

undefined
undefined

Май чабу карачкысын күмү

Май чабуның соңгы көнендә гадәттә зур учаклар ягыла. Яшьләр йорт саен кереп йомычка, чыбык-чабык җыя, көлтәләр алып килә һәм аларның барысын да бер өемгә җыеп ут төртеп җибәрә. Анда еш кына чүп-чар һәм иске-москы (мәсәлән, көймәләр яки кәрзиннәр) да ташлана. Кирәксез әйберләрне яндыру — күчеш, иске ел белән хушлашу һәм яңасын каршылау билгесе булып тора. Учакка һичшиксез салам да өстиләр. Игенчелек күзаллауларында ашлык һәм икмәк белән бәйле салам аерым йола кыйммәтенә ия була[4]. Май чабу карачкысын күмү вафат булганнар темасын уңыш белән берләштергән киң таралган йола санала. Эчтәлеге һәр төбәктә һәм авылда үзгә булса да, ул карачкы сынын яки тере кешене Май чабучы дип атап, аны тантаналы каршы алудан, көлкеле «җирләү» гамәленнән һәм, ниһаять, карачкы очрагында аны кисәкләргә өзгәләүдән һәм соңыннан калдыкларын басу буйлап сибүдән гыйбарәт. Талау йоласы да, «күмү» кебек үк, шат көлү һәм кычкырышулар белән үрелеп бара. Май чабу карачкысы гәүдә билгеләре ассызыкланган ир-ат та, хатын-кыз да булырга мөмкин[6].

Соңрак аны яндыру гадәте ныгый. Нәтиҗәдә учак ягу яки карачкыны яндыру ике мәгънә ала. «Күмү» — иске ел белән кышны озатуны, утның яктылыгы һәм кайнарлыгы яңа тормыш тууны, кояшны һәм якынлашып килүче җылылыкны символлаштыра[4].

undefined

Кичерү

Май чабуның соңгы көненең — Кичерү якшәмбесенең асылы кешеләрнең үзара гафу үтенүләреннән гыйбарәт[3]. Бу көнне барлык күңел ачулар кичерү йоласы башкарылган кичке келәүгә кадәр тәмамланырга тиеш була. Гадәт буенча, өйдә барлык гаилә әгъзаларыннан гафу үтенәләр, кияүдә булган кызлар да балалары белән әтиләре янына килә һәм китәр алдыннан кичерү йоласын башкара. Яшьләр баш иеп өлкәннәрдән гафу үтенә, аннан соң өлкәннәр яшьләрдән гафу сорыйлар һәм, кичерү билгесе итеп, бер-берсен өчәр тапкыр үбәләр[4].

undefined

Тарихи дәлилләр

Май чабу рус традицияләренең беренче тасвирламалары Бөек Мәскәү кенәзлегенә чит илләрдән килгән кешеләр тарафыннан язып алына. Сигизмунд Герберштейн  [рус.] (1526) хәбәр иткәнчә, Олы уразаның беренче атнасында сөт ризыклары белән тукланганлыктан, мәскәүлеләрдә ул «Syrna», ягъни «сырлы» (лат. caseacea) дип атала. Шулай ук автор Май чабуның (алман. Faschang) гади халыкка хәмерле эчемлекләр куллану рөхсәт ителгән бәйрәмнәр исәбенә керүен дә искәртә[13].

Ричард Ченслер (1553) Олы ураза алдыннан килгән соңгы атнаны русларның «майлы» (ингл. Butterweek) дип атаулары, бу вакытта сөт һәм майдан кала берни ашамаулары турында яза. Шулай ук бер генә илдә дә мондый эчкечелекнең булмавы турында искәртә[14].

Жак Маржерет (1606) алдагы хәбәрләргә Кичерү якшәмбесе турында тасвирламасын өсти:

« Үзара кунакка йөрешәләр, үбешәләр, кичерешәләр, кемне дә булса авыр сүз яисә гамәл белән үпкәләткән булсалар, дуслашалар; очрашканда, моңарчы беркайчан очрашмаган булсалар да, үбешеп сәламләшәләр. Берсе «кичер мине зинһар», дисә, икенчесе «Ходай кичерсен», дип җавап кайтара.
«Состояние Российской державы и Великого княжества Московского», Маржерет.
»

Адам Олеарий (1647 ел) Май чабу бәйрәме турында түбәндәгеләрне искә ала:

« Олы ураза алды атнасын Май чабу дип атыйлар, әлеге вакытта алар ит тә, балык та ашамыйлар, бәлки май, сөт һәм йомырка белән генә тукланалар. Көн саен, хәтта үзләрен дә хәтерләмәслек итеп, аракы, әче бал һәм сыра эчәләр һәм сыйланалар; бу азгынлыкка һәм җилбәзәклеккә китерә, элегрәк еш кына һөҗүмнәр һәм үтерүләр дә күзәтелгән. Киләсе атна дәвамында алар гадәттәгечә яши башлыйлар, бал һәм яшелчәләр генә ашыйлар, күәс һәм су эчәләр, мунчага йөриләр, алдагы атна дәвамында кылган гөнаһларын тир белән чыгаралар.[15] »

Совет чорында Май чабу бәйрәме

Октябрь инкыйлабыннан соң дини бәйрәмнәргә каршы көрәш башлана, аларны дингә каршы чаралар белән алыштырырга омтылалар:

« Башбаштаклык һәм исереклек белән бәйле иске Май чабудан аермалы буларак, Кызыл Май чабу бәйрәмендә авылда мәдәни күңел ачулар һәм яңа көнкүрешне пропагандалау уздырылачак.
Красная масленица // «Известия». 1923 елның 14 декабре
»

Әмма массакүләм халык арасында дингә каршы йөрешләргә ихтыяҗ аз була, шул сәбәпле бу бәйрәм 1920 еллар уртасында ук рәсми календарьдан төшеп кала.

undefined

Май чабу (рус. Ма́сленица) атамасы 1960 еллар ахырыннан кулланышка кайта башлый. Ул мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан расланган методик материалларга таянып үткәрелгән массакүләм шәһәр бәйрәменә әверелә. Бөтен ил буенча, еш кына традицияләрне бозып, җирле халыкны бәйрәмнең төп катнашучысы түгел, пассив тамашачысы роленә куйган бердәм чаралар үткәрелә. Шул вакыттан башлап Май чабуның җирләү, искә алу яки фертиль-оргиастик символлары һәм традицияләре урынына кояш белән бәйле шәрехләүләр кулланыла башлый[16].

Советлар Союзынан соңгы Россиядә Май чабу бәйрәме

Әгәр элегрәк Май чабу күбесенчә түбән катлаулар бәйрәме булса, шулай ук карачкы ясау, бергәләп учак кабызу, яндыру һәм карнавал гамәлләрен, уеннарны катнашучылар үзләре оештырса, XIX гасырда шәһәр җирендә ешрак «өстән» кушылган һәм рәсми оештырылган төс ала. Җәмәгать урыннарында, ягъни шәһәр паркларында ярминкәләр һәм ярышлар үткәрелә, халыкны белен белән сыйлау, карачкы сынын яндыру күренеше башкарыла һәм ул еш кына Май чабу атнасының теләсә кайсы көнендә үткәрелә. Мәгариф учреждениеләрендә дә балалар өчен шул ук элементлар җыелмасы чагылдырылган охшаш сценарийлы тематик бәйрәмнәр уздырыла[16].

Хәзерге заманның сын яндыру гамәлләрендә нигездә хатын-кыз рәвешендә бизәлгән карачкы файдаланыла һәм әлеге йоланың традицион локаль варианты булып торан пародияле «күмү» гадәте башкарылмый. Карачкы еш кына бәйрәм һәм күңел ачу чарасына кадәр юкка чыгарылса да, символик бәйләнешләр элеккеге тотрыклы шәрехләүләр дәрәҗәсендә кала: сынны яндыру — кышны озатуны, учак җылысы якынлашып килүче җылыны, язгы һәм җәйге кояшны гәүдәләндерә. Бу бәйрәм чараларын традицион йоланың реконструктив (һәм өлешчә сәхнә) формасы дип атарга мөмкин[16][17].

Май чабу бәйрәме еш кына хезмәт коллективларында да үткәрелә, шулай ук кунакка йөрешү традициясе дә саклана.

«Белен индексы»

Май чабу бәйрәмнәре алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларында гадәттәгечә «белен индексы» исәпләүләре бастырыла.

2025 елның февралендә «Бизнес FM» Россия буенча уртача белен порциясе (эчлегеннән тыш) якынча 150 сумга төшә, дип саный[18].

2026 елның февралендә Дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) бөтен гаиләгә белен әзерләү өчен кирәкле продуктлар җыелмасын 208,9 сумга бәяли[19].

Мәкаль-әйтемнәр һәм сынамышлар

  • Коймаксыз Май чабу булмый.
  • Белен — кояшның туганы.
  • Кайда белен — шунда без!
  • Иң салкын канлы кеше дә кайнар коймак ярата.
  • Коймаксыз Май чабу — тортсыз туган көн кебек.
  • Май чабу килә, коймак белән бал алып килә!
  • Май чабуда кар яуса, карабодай уңа.
  • Май чабу алдыннан килгән атна көнне көн бозылса, җәй көне гөмбә күп була.

Май чабу бәйрәменең башка халыклардагы төрләре

  • Итсез атна (рус. Мясопуст) — славян-католиклар;
  • Итсез атна яки Фашанк — чехлар, словаклар;
  • Ташландыклар (рус. Запусты) яки Калдыклар (рус. Остатки ) — поляклар;
  • Курентованье — словеннар;
  • Нарат белән туй (рус. Свадьба с сосной ) — словеннар;
  • Фашник (хорв. Fašnik) — хорватлар;
  • Звончары — хорватлар;
  • Бушояраш — шоклар (Венгрия хорватлары);
  • Покладе — серблар;
  • Вастлавьи — даниялеләр, норвегиялеләр, төньяк алманнар, эстоннар, латышлар;
  • Фастнахт — көньяк алманнар, австриялеләр, швейцарлар;
  • Марди Гра — француз телле европалылар, америкалылар;
  • Тәүбә көне (рус. Покаянный день) яки Белен көне (рус. Блинный день ) — инглиз телле европалылар, америкалылар, австралиялеләр;
  • Карнавал — көнбатыш христианнар;
  • Бун Барекендан — әрмәннәр;
  • Ужгавенес — литвалар;
  • Метени — латышлар;
  • Апокриес — греклар;
  • Ласкиайнен — финнар.

Май чабуның сәнгатьтә чагылышы

  • «Не всё коту масленица» — Александр Островский пьесасы (1871);
  • «Ишь ты, Масленица!» рәсемле мультфильмы (1985), режиссёры — Роберт Саакянц;
  • «Сибирский цирюльник» нәфис фильмы (1998), режиссёры — Никита Михалков. 1885 елда Россиядә Май чабуны бәйрәм итү эпизоды;
  • «Февраль. Май чабу» — «Ел фасыллары» — П. И. Чайковскийның фортепиано циклы;
  • «Проводы Масленицаны» — Н. А. Римский-Корсаковның «Снегурочка» операсыннан күренеш;
  • Май чабу халык күңел ачулары — И. Ф. Стравинскийның «Петрушка» балетыннан күренеш;
  • «Май чабу» — Борис Кустодиев картинасы (1916);
  • «Кар шәһәрчеген алу» — Василий Суриков картинасы (1891).

Искәрмәләр

  1. Губина Ю. Ю. 2026 елда Олы уразага әзерлек атналары: мәгънәсе, тәртибе. tuganaylar.ru. Туганайлар (2 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  2. Вараксина Н. Май чабабыз! krshn.addnt.ru (18 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Ма́сленица // Большая российская энциклопедия.
  4. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Шангина И., Некрылова, А. Русские праздники. — Санкт-Петербург: Азбука, 2015. — С. 48–61.
  5. 1 2 Зеленин Д. К. Восточнославянская этнография. — Москва: Наука. Главная редакция восточной литературы, 1991. — С. 407.
  6. 1 2 3 4 5 6 7 Пропп В. Я. Русские аграрные праздники. — Санкт-Петербург: Азбука, 1995. — С. 28–29, 36.
  7. Масленица - православная энциклопедия «Азбука веры». Православный портал «Азбука веры». Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  8. Оксана Чернышева. Масленичная неделя по дням в 2026 году: названия, когда начнется, традиции каждого дня (рус.). Лента.ру (16 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  9. Когда начинается Масленичная неделя в 2026 году и как называются дни. Традиции праздничной недели (рус.). RBC Life (17 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  10. 1 2 3 4 Байбурин А.К. Ритуал в традиционной культуре: структурно-семантический анализ восточнославянских обрядов. — Санкт-Петербург: Наука, 1993. — С. 88, 132–134.
  11. Пропп В. Я. Проблемы комизма и смеха. — Москва: Лабиринт, 2002. — С. 133–135.
  12. Агапкина Т. А. Мифопоэтические основы славянского фольклорного календаря. Весенне-летний цикл. — Москва: Индрик, 2002. — С. 183–195.
  13. Герберштейн С. Записки о Московии (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  14. Ченслор Р. Путь из Англии в Москву // Английские путешественники в Московском государстве в XVI веке. Л., 1937. (26 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 14 декабрь 2020 года.
  15. Олеарий А. Описание путешенствия Голштинского посольства в Московию и Персию (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  16. 1 2 3 Русская Масленица – без блинов и чучела. s-t-o-l.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  17. В Петербурге сожгли чучело Масленицы огнеметом (фото). Росбалт. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026. Архивировано 19 октябрь 2025 года.
  18. Как за год изменился «индекс блина» на Масленицу? BFM.ru (24 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
  19. В России подсчитали стоимость блинов на Масленицу в 2026 году (рус.). Эксперт. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.

Әдәбият

  • Байбурин А. К. Ритуал в традиционной культуре. — СПб., 1993.
  • Бахтин М. Творчество Франсуа Рабле и народная культура Средневековья и Ренессанса. — М.: Худ. лит., 1990.
  • Виноградова Л. Н. Зимняя календарная поэзия западных и восточных славян. — М., 1982.
  • Ивлева Л. М. Ряженье в русской традиционной культуре. — СПб., 1994.
  • Пропп В. Я. Проблемы комизма и смеха. — Л., 1976.
  • Пропп В. Я. Русские аграрные праздники. — Л., 1963.
  • Толстая С. М. Полесский народный календарь. — М., 2005.
  • Славянские древности. Этнолингвистический словарь. В 5 т. Т.3. — М., 2004. — С. 194 – 199.
  • Некрылова А. Ф. Русские народные городские праздники, увеселения и зрелища. — Л., 1988.
  • Шангина И. И., Некрылова А. Ф. Русские праздники. — СПб., 2015.

Тема буенча өстәмә