Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне (рус. День работника сельского хозяйства и перерабатывающей промышленности) — Россиянең авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Бәйрәм ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә[1].

Тарихы

Авыл хуҗалыгы икътисад өчен мөһим эшчәнлек төре булып тора. Ул продуктлар җитештерү һәм илнең керемен арттыру өчен мөһим роль башкара. Җирдә эшләү әйләнә-тирә мохитнең тышкы факторларына турыдан-туры бәйле, чөнки табигый ресурслардан — туфрактан, судан файдалануны таләп итә. Суны иң күп авыл хуҗалыгы тармагы куллана.

Безнең эрага кадәр яшәгән кешеләр дә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәннәр. Моңа дәлил итеп, археологларның әлегә кадәр иң гади хезмәт коралларының өлешләрен табуларын күрсәтергә мөмкин.

Русьта игенчелек хуҗалык итүнең төп формасы була. Климатка бәйле рәвештә көньякның билгеле бер урынында мул уңыш җыеп алына, ә төньяк полосада җимеш культураларын үстерү авыр була. Игенчеләргә еш кына уңышны үстерү өчен куе урманнар һәм чүп үләннәре белән көрәшергә туры килә. Җир эшкәртү безнең көннәргә кадәр сакланган кораллар — сабан, урак, чалгы белән башкарыла. Атлар һәм үгезләр йөк ташу өчен кулланыла.

Вакыт үтү белән авыл хуҗалыгы тармагы да үзгәрешләр кичерә. Күпсанлы җир реформалары халыкның ныклыгын сыный, алар терлекләрнең баш саны кимүгә китерә. Авыл хуҗалыгы турында кануннар кабул ителү тармакны яңа дәрәҗәгә чыгаруга мөмкинлек бирә, бу халыкның тормыш-көнкүрешенә йогынты ясый. Зур предприятиеләр һәм кече хуҗалыклар да үсә башлыйлар. Совет Социалистик Республикалар Берлеге чорында әлеге тармак белән бәйле барлык кискен үзгәрешләр кешеләрнең авыр хезмәтен мәңгеләштерергә, төрле көннәрдә билгеләп үтелә торган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне һәм Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләргә ярдәм итә. Соңрак, Мелиорация белгечләре көнен дә кушып, бу ике бәйрәмне берләштерәләр. Берничә тапкыр бәйрәмнең исеме һәм үткәрү көне үзгәртелә. 1999 елдан «Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне» исеме кабул ителә һәм бүгенге көнгә кадәр саклана[2].

Россия Федерациясе Президентының 1999 елның 31 маендагы 679 номерлы Фәрманы белән «Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне» ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә бигеләнәчәк дип документлаштырыла[3]. Документ нигезендә кыр һәм фермер хуҗалыклары хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, галимнәр-эре җир биләүчеләр, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең үз һөнәри бәйрәме барлыкка килә.

Бәйрәмнең традицияләре

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне традицион рәвештә халык күңел ачулары, мәдәни чаралар, җитәкчеләрнең, хезмәттәшләрнең һәм якыннарның котлавы белән башлана.

Елдан-ел массакүләм чаралар, җирле коллективлар һәм чакырылган кунаклар чыгышлары оештырыла.

Авылларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүнең үз традицияләре бар. Мәсәлән, чара уза торган залларга уңдырышлы һәм мул уңыш символы буларак бодай куела, ярминкәләр, күргәзмәләр үткәрәләр, аларда яңа технологияләр, шулай ук җитештерелә торган продукция тәкъдим ителә.

«Алтын көз» («Золотая осень») Россия авыл хуҗалыгы сәнәгате күргәзмәсе — бу өлкәдә төп эшлекле вакыйгаларның берсе. Күргәзмәдә гадәттәгечә авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексының, шул исәптән технологик һәм фәнни тәэмин итү өлкәсендәге казанышлары күрсәтелә. Терлекләрнең иң яхшы токымнары, туфракның уңдырышлылыгын арттыру өлкәсендә эшләнмәләр һәм башкалар тәкъдим ителә.

Һөнәр турында

Кешенең сәламәт туклануының нигезен табигый продуктлар тәшкил итә. Аларны үстерү, эшкәртү, туфракны эшкәртү сәнәгать тармагына һәм икътисадның мөһим өлкәсенә әверелә. Ул халыкның шактый өлеше өчен керемнең бердәнбер чыганагы.

Игенчеләр җир эшкәртү, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм аларны алга таба эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Аларның бурычлары — үсемлекләрне саклау чараларын кертү, чәчүлек мәйданнарына ашлама сибү, техника белән эш итү. Ул кыска вакыт эчендә барлык әзерлек эшләрен башкарып чыгарга һәм алга таба эшкәртү өчен азык-төлек сәнәгате заводларына, фабрикаларга җибәрелә торган уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирә.

Һөнәргә югары яки махсус урта белем бирү уку йортларында укырга мөмкин. Мәсәлән, Казан дәүләт аграр университеты.

Кызыклы фактлар

  • Бөртекле культуралар үрчетү өчен дөньядагы кырларның нибары 11 % ы гына яхшы шартларга ия. Калганнары коры, артык дымлы санала.
  • Борынгы греклар суганны галәмнең төзелешен символлаштыра торган изге үсемлек дип санаганнар. Аны ярлылар да, байлар да бик теләп ашаган. Суган ашаганнан соң начар ис килмәсен өчен, петрушка һәм әстерхан чикләвеге ашыйлар.
  • Элегрәк помидорны агулы дип саныйлар. Аның җимешләре акылдан яздыра дигән фикер бар. Русьта аны бөтенләй «котырган җиләк» дип атыйлар.
  • Чит илләргә чыгару өчен Ауропада кишердән варенье ясыйлар. Ауропа стандартлары буенча кайнатманы бары тик җиләк-җимештән кайнаталар, шул сәбәпле кишер җиләк-җимеш булып санала.
  • Дөньяда алманың алты меңнән артык төре бар. Алманың күп төрләрен Кытайда, Иранда, Төркиядә һәм Россиядә үстерәләр.
  • Алабамада мамык кырларын юкка чыгара торган корткыч — озын борынлы коңгызга һәйкәл бар. Бу күренеш сәер кебек тоела, әмма чынлыкта исә җирле фермерлар бу һәйкәлне рәхмәт йөзеннән урнаштыралар. 1915 елда коңгызлар аларның мамык кырларын юкка чыгара. Ул вакытта фермерлар җир чикләвеге үстерергә карар кылалар — һәм ул шулкадәр популяр булып чыга, мамык үстерүгә һәм җыюга караганда күпкә күбрәк керем китерә.
  • Берләшкән Милләтләр Оешмасы фаразлавынча, 2050 елга җир шарында халык саны 2,5 миллиард кешегә артачак һәм барлыгы 9,1 миллиард булачак. Барлык кеше өчен дә ризык җитәрлек булсын өчен, 2050 елга авыл хуҗалыгы продукциясе 70 % тан артырга тиеш.
  • Бодай — дөньяның 89 илендә 2,5 миллиард кеше өчен иң мөһим ризык.

Еллар буенча бәйрәмне үткәрү көннәре

Россиядә

  • 2024 ел — 13 октябрь;
  • 2025 ел — 12 октябрь;
  • 2026 ел — 11 октябрь.

Башка илләрдә

Беларуссиядә октябрь аеның өченче якшәмбесендә, Кыргызстанда 15 ноябрь, Украинада 21 ноябрь[4].

Тема буенча өстәмә