Махсус билгеләнештәге подразделениеләр көне
Махсус билгеләнештәге подразделениеләр көне (рус. День частей и соединений специального назначения) — Россия Кораллы Көчләренең махсус билгеләнештәге подразделениеләре хәрбиләренең һөнәри бәйрәме. Россия Федерациясендә һәр елны 24 октябрьдә үткәрелә.
Тарихы
Махсус билгеләнештәге подразделениеләр көне — Россиянең чагыштырмача яшь һөнәри бәйрәме.
2006 елның 31 маенда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр билгеләү турында» 549 номерлы фәрманы нигезендә билгеләнә[1].
Бәйрәм көненең датасы очраклы сайланылмый. 1950 елның 24 октябрендә Совет Социалистик Республикалар Берлеге Кораллы Көчләре министры, Совет Социалистик Республикалар Берлеге Хәрби министры һәм Советлар Берлеге маршалы А. М. Василевский махсус билгеләнештәге подразделениеләр төзү турында директива (№ ОРГ/2/395/832, «Яшерен» мөһере белән) имзалый. Боерык үтәлә һәм 1951 елның 1 маенда Совет Социалистик Республикалар Берлеге Кораллы Көчләре карамагында биш мең ярымнан күбрәк кешедән торган Махсус билгеләнештәге подразделениеләр төзелә[2]. Нәкъ Василевскийның директивага кул кую датасы истәлекле көнне тәшкил итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия армиясендә махсус билгеләнештәге частьлар 1917 елга кадәр саклана. Махсус билгеләнештәге аерым диңгез бригадасы, 1916 елның 31 маенда Махсус билгеләнештәге мина һәм артиллерия полклары һәм Махсус билгеләнештәге елга флотилиясе составында төзелә. Бу подразделениеләр Хәрби Диңгез Флоты офицерлары тарафыннан комплектлаштырыла һәм 1918 ел башына кадәр Көнбатыш фронтта хәрби хәрәкәтләрдә катнашалар, шуннан соң таратылалар. Шул рәвешле, Махсус билгеләнештәге «иске» рус подразделениеләренә нигез салынган көн булып 31 май тора. Соңрак Махсус билгеләнештәге подразделениеләрнең частьлары (һәр хәрби округка һәм флотка бригада һәм үзәк буйсынудагы бригада) төзелә.
Әгәр дә Хәрби-сәяси альянс (НАТО) илләре Совет Социалистик Республикалар Берлегенә каршы хәрби хәрәкәтләр башласа, беренчеләрдән булып Махсус билгеләнештә подразделениеләр һәм частьлар илне якларга чыга. Разведчиклар төркемнәре команда пунктлары һәм яулап алучылар Кораллы көчләренең башка стратегик объектлары янында барлыкка килергә тиеш. Аларның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: разведка алып бару, ә кирәк була калса, идарә пунктларын, ракета җайланмаларын, стратегик авиация самолетларын, атом су асты көймәләрен юк итү, элемтә, энергия белән тәэмин итүне бозу, транспорт коммуникацияләрен җимерү, паника тарату, хәрби һәм дәүләт идарәсенә чуалчыклык тудыру.
Үзенең ярты гасырдан артык тарихында Махсус билгеләнештәге подразделениеләрнең төзелеше һәм сан ягыннан күләме берничә тапкыр үзгәрә.
Һәйкәл
Файл:Памяти павших бойцов спецназа Саратов.jpg
Һәлак булган махсус билгеләнештәге подразделение сугышчылары истәлегенә
Саратовта Князев взводында һәлак булган махсус билгеләнештәге подразделение сугышчылары истәлегенә мемориал урнаштырыла.
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 31 мая 2006 г. N 549 Об установлении профессиональных праздников и памятных дней в Вооруженных Силах Российской Федерации — Российская …
- ↑ День подразделений специального назначения — 24 октября. История и особенности праздника в проекте Календарь Праздников 2010