Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне

Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне (рус. День работников нефтяной, газовой и топливной промышленности) — нефть, ягулык һәм газ сәнәгатендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме, ел саен сентябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Совет Социалистик Республикалар Берлеге (алга таба ССРБ) Югары Советы Президиумының 1965 елның 28 августындагы «„Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең Бөтенсоюз көне“ бәйрәмен билгеләү турында» Указы нигезендә үткәрелә, ССРБ Югары Советы Президиумының 1980 елның 1 октябрендәге "Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында"гы Указы белән рәсми рәвештә беркетелә.

Тарихы

Һөнәри бәйрәмнең тарихы 1980 елның 1 октябрендә башлана. ССРБ Югары Советы Президиумы «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» N 3018-Х номерлы Указ чыгара, документта ССРБ "Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне"н гамәлгә кертү һәм аны сентябрьнең беренче якшәмбесендә бәйрәм итү чагылыш таба. 1988 елның 1 ноябрендә ССРБ Югары Советы икенче Указ (ССРБ Югары Советы Президиумының 1988 елның 1 ноябрендәге «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында ССРБ кануниятенә үзгәрешләр кертү хакында») кабул итә, әмма кертелгән үзгәрешләр бәйрәмгә йогынты ясамый.

Ул вакытта ССРБ административ берәмлекләре булган барлык Совет Социалистик Республикалар «Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен» бергә билгеләп үтәләр, бары тик Советлар Берлеге таркалганнан соң вәзгыять үзгәрә. Бәйсезлек алгач, кайбер республикалар истәлекле көннең датасын башка көнгә күчерә, кайберләре исемен үзгәртә, ә күп республикаларда бәйрәм көне гамәлдән чыгарыла. Әмма Советлар Союзы Коммунистлар партиясе (КПСС) идарә иткән чорда нигез салынган яхшы традицияләрне саклап калырга омтылган илләр дә бар. Һөнәри бәйрәмне сентябрьнең беренче якшәмбесендә Россия Федерациясе белән берлектә Әрмәнстан, Молдова Республикасы, Казакъстан, Белоруссия һәм Кыргызстан бәйрәм итә. Санап үтелгән республикаларның нефть, газ һәм ягулык сәнәгатендә йөзләрчә мең кеше хезмәт итә.

2008 елда Россия Президенты Дмитрий Анатолий улы Медведевның (2008—2012 елларда идарә итә) әлеге тармак хезмәткәрләренә котлау сүзләре:

«Бүген һәр ил өчен энергия ресурслары белән тотрыклы һәм ышанычлы тәэмин итү зур әһәмияткә ия. Безнең максатыбыз — Россия углеводород чималын чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә беренчеләр арасында калсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү… Сезнең җаваплы булуыгыз, эшне белүегез һәм бай һөнәри тәҗрибәгез алга таба да дөнья базарында Россия нефть-газ сәнәгатен ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышанам. Нефть тармагы илебез икътисадының иң эре һәм динамик рәвештә үсә торган секторларының берсе санала. Аның нәтиҗәле эше дәүләтебезнең яшәешен билгели.[1]»

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Медведев: Россия должна сохранить лидерство в области нефти и газа. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2010. Архивировано 9 октябрь 2008 года.

Тема буенча өстәмә