Бөтендөнья архитектура көне
Бөтендөнья архитектура көне | |
---|---|
Архитектор (1893) | |
Төре | Һөнәри бәйрәм |
Башка төрле | «Архитекторлар көне» |
Кабул ителгән | Халыкара архитекторлар союзы |
Уздырыла | Ел саен, октябрьнең беренче дүшәмбесендә |
Бәйле | Бөтендөнья Хабитат көне |
Бөтендөнья архитектура көне (рус. Всемирный день архитектуры, ингл. World Day of Architecture[1]) — ел саен октябрьнең беренче дүшәмбесендә билгеләп үтелә торган архитекторларның һәм архитектура үрнәкләрен бәяләчеләрнең халыкара һөнәри бәйрәме.
Тарихы
1946 елның сентябрендә Бөекбритания башкаласы Лондон шәһәрендә архитекторларның халыкара киңәшмәсе була, алар арасында Советлар Союзы делегатлары да була. Бу утырышта бертавыштан Халыкара архитекторлар берлеге (МСА) исемен алган яңа оешма төзү турында карар кабул ителә. Хәзерге вакытта МСА эчендә йөзгә якын милли секция бар, аның әгъзалары —дөньяның төрле илләреннән миллионлаган архитекторлар[2].
Дүрт дистә ел узгач, 1985 елда «Халыкара архитекторлар берлеге» утырышында «Бөтендөнья архитектура көне»н ниюльнең беренче дүшәмбесендә билгеләп үтү карары кабул ителә. Ләкин 1996 елда Испаниянең Барселона шәһәрендә, МСА үзенең егерменче Генераль ассамблеясендә «Бөтендөнья архитектура көне» н октябрьнең беренче дүшәмбесенә — Берләшкән Милләтләр Оешмасы патронажындагы Бөтендөнья торак көненә (Бөтендөнья Хабитат көне) күчерергә карар кабул итә.
«Бөтендөнья архитектура көне» нең инде үз традицияләре бар: бу көнне архитекторлар конференцияләргә, симпозиумнарга һәм форумнарга җыелалар, анда үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар, бина һәм корылмаларны төзү һәм реставрацияләү белән бәйле проблемаларны хәл итәләр, тематик дискуссияләр һәм диспутлар оештыралар. Еш кына бу көнне төрле күргәзмәләр һәм экскурсияләр оештырыла.
Россиядә бәйрәм итү
2010 елның 7 сентябрендәге Россия Федерациясе Президенты «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләү системасын камилләштерү чаралары турында»гы 1099 номерлы Указы нигезендә, бәйрәм алдыннан Россия Федерациясе Президенты елына бер тапкыр «Россия Федерациясе халык архитекторы» дигән мактаулы исем бирү турында указ чыгара.
Мәскәү
2008 елдан бирле Мәскәүдә «Архитектура көннәре» фестивале уздырыла. Фестиваль елына ике тапкыр — октябрьдә (Бөтендөнья архитектура көненә багышланган) һәм апрельдә уза. Архитектура көннәренең төп вакыйгалары — совет чорының заманча архитектурасы һәм корылмалары буенча җәяүле, автобус һәм велосипед экскурсияләре, архитекторлар һәм заказчылар белән бергә яңа объектларга бару, архитектура остаханәләренә, сәнгать акцияләрендә, лекцияләр һәм дискуссияләрдә катнашу, иске һәм яңа архитектура багланышларын булдыруга корыла. Фестивальне оештыручы — «P-Arch» агентлыгы, кураторлары — Александр Змеул һәм Наталия Алексеева.
Түбән Новгород
Түбән Новгородта Халыкара Архитектура көнен 2006 елдан бирле билгеләп үтәләр. Түбән Новгородта бәйрәм хөрмәтеннән Россиядә беренчеләрдән булып фестиваль оештыралар. Фестивальнең инициаторы һәм кураторы — Марина Игнатушко. Программасында — күргәзмәләр, выставцияләр, акцияләр, экскурсияләр. Фестивальнең даими партнерлары — Россия Архитекторлар берлегенең Түбән Новгород оешмасы, «U-kon» компаниясе, ГЦСИНЫҢ Идел буе филиалы, «О'город» архитектура бюросы, Сергей Туманин Галереясе, А3 рәссамнар Төркеме, «Циферблат» ирекле киңлеге.
Екатеринбург
Бәйрәмне Екатеринбургта 2011 елдан башлап TATLIN нәшрияты үткәрә. Ул архитекторлар өчен пикник рәвешендә июльнең беренче дүшәмбесендә уза.
Бәйрәмнең еллык темалары
Ел саен бәйрәмнең темасы билгеләнә:
- 2007 — «Шәһәрләр — өмет магниты» (ингл. Cities, magnets of hope)
- 2008 — 2005 елның 4 июлендә вафат булган билгеле архитектор, Халыкара архитекторлар берлеге вице-президенты Джанкарло Юс (Gancarlo Ius) истәлегенә багышлана[3]. Елның девизы булып, Джанкарло сүзләрен иҗат иткән җырдан «Child be the Architect of a better future» (Сабый, иң яхшы киләчәкнең архитекты бул яисә «Сабыйның архитектор белән әңгәмәсе») юллары тәкъдим ителә.
- 2009 — «Архитектор энергиясен — глобаль кризис белән көрәшкә»[4]
- 2010 — «Шәһәрне яхшырту — тормышны яхшырту» (Better Cities Better lives. Sustainable by design)
- 2011 — «Архитектура һәм кеше хокуклары»[5]
- 2012 — «Архитекторлар — шәһәрләрнең реформаторлары»[6] (ингл. Architects are city changers)[7]
- 2013 — «Мәдәният һәм архитектура арасындагы өзелмәс элемтә» (Culture-Architecture)
- 2014 — «Сәламәт шәһәрләр — бәхетле шәһәрләр»
- 2015 — «Архитектура, төзелеш, климат. Мәсьәләләр һәм аларның чишелеше»[8]
- 2016 — «Иң яхшы дөнья дизайны»
- 2017 — «Климат үзгәрүгә каршы көрәш»
- 2018 — «Архитектура … дөньяны яхшырту өчен!»
- 2019 — «Архитектура – уртак йорт»
- 2020 — «Иң яхшы шәһәр киләчәгенә» (Toward a better urban future)
- 2021 — «Сәламәт дөнь өчен чиста әйләнә-тирә мохит»
- 2022 — «Иминлек өчен архитектура»
- 2023 — «Тотрыклы берләшмәләр өчен архитектура»
- 2024 — «Киләчәк буынның хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтеп, шәһәр мохитен проектлау»
Шулай ук карагыз
- «Төзүчеләр көне» — Россиядә, СССРдан башлап, ел саен августның икенче якшәмбесендә уздырыла.
- Бөтендөнья модерн көне — 10 июньдә уздырыла.
- Бөтендөнья Хабитат көне.
Искәрмәләр
- ↑ World Day of Architecture — Message from the UIA President Архивная копия от 3 гыйнвар 2014 на Wayback Machine
- ↑ The International Union of Architects (UIA) Архивная копия от 1 май 2013 на Wayback Machine
- ↑ International Union of Architects vice president Giancarlo Ius dies Архивная копия от 12 сентябрь 2015 на Wayback Machine
- ↑ Бюллетень МСА №9 2009 г. Дата обращения: 26 май 2010. Архивировано из оригинала 24 февраль 2010 года.
- ↑ Союз архитекторов России | Всемирный день архитектуры . Дата обращения: 9 февраль 2012. Архивировано 29 май 2012 года.
- ↑ «Архитекторы — реформаторы городов», Союз архитекторов России, 2012 . Дата обращения: 1 июль 2013. Архивировано 14 октябрь 2013 года.
- ↑ World Day of Architecture Architects are city changers, UIA, 2012 Архивная копия от 14 май 2013 на Wayback Machine
- ↑ 2015 год на сайте агентства союзов архитекторов. Дата обращения: 16 ноябрь 2015. Архивировано 10 апрель 2022 года.