Cанитария-эпидемиология хезмәте хезмәткәрләре көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Cанитария-эпидемиология хезмәте хезмәткәрләре көне
Cанитария-эпидемиология хезмәте хезмәткәрләре көне
Казанның санитария-эпидемиология хезмәте ветераннары, 1979 ел
Рәсми исем Cанитария-эпидемиология хезмәте хезмәткәрләре көне
Уздырылу урыны Россия
Үткәрелү көне ел саен 15 сентябрьдә
Images.png Тышкы медиафайллар

Cанитария-эпидемиология хезмәте хезмәткәрләре көне (рус. День работников санитарно-эпидемиологической службы) — һәр ел саен 15 сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәм.

Тарихы

[*][1].

Әлеге декрет белән «гомуми санитария», «эпидемия эше» һәм «санитария статистикасы» табиблары, шулай ук «санитар ярдәмчесе» вазифасы кертелә. «Санитария-эпидемиология бүлекчәләре» һәм «санитария советлары» барлыкка килә.

Төп бурычлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • суны, һаваны һәм туфракны санитар саклау;
  • торакларны санитария таләпләренә туры китереп саклау;
  • азык-төлек продуктларын санитар-эпидемиологик таләпләргә туры китереп саклау;
  • эпидемиягә каршы чаралар оештыру;
  • социаль авыруларга каршы төрле саклану чаралары оештыру;
  • балаларның сәламәтлеген саклау;
  • санитария ягыннан агарту;
  • дәвалау-санитария эшен гомуми оештыру мәсьәләләрендә катнашу.

2012 елда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2012 елның 1 августындагы 802 номерлы боерыгы нигезендә «Россия дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенә 90 ел» истәлекле медале булдырыла, бу махсус билге белән дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтен үстерүгә, халыкнының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә һәм кулланучылар хокукларын яклауга зур өлеш керткән затларны бүләклиләр. Боерыкта медальнең график үрнәге һәм тасвирламасы китерелә. Медальнең алгы ягында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт гербы сурәте һәм «Россия Федерациясенең дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенә 90 ел» язуы, икенче ягында — борынгы грек сәламәтлек алиһәсе Гигиеяның елан һәм касә белән сурәте һәм латин телендә Цицеронның «Salus populi suprema lex esto» («Халык иминлеге югары канун булсын») сүзләре языла.

Әлеге көн бәйрәм даталарының гомумроссия исемлегенә кертелмәгән.

Шулай ук карагыз

  • Татарстан Республикасында санитария-эпидемиология хезмәте

Галерея

Искәрмәләр

  1. Wayback Machine, Сайт ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Алтай».

Әдәбият

  • «О санитарных органах Республики»/Декрет Совета народных комиссаров РСФСР от 15 сентября 1922 года.
  • «Об учреждении памятной медали „90 лет Госсанэпидслужбе России“ Федеральной службы по надзору в сфере защиты прав потребителей и благополучия человека»/Приказ Роспотребнадзора от 1 августа 2012 года № 802.