Бөтендөнья диңгез көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья диңгез көне
Ак диңгездә Ак төннәр
Ак диңгездә Ак төннәр
Төре Экология
Әһәмияте Кешелек игътибарын диңгез һәм Җир шары проблемаларына җәлеп итү
Кабул ителгән 1978 елда
Оештыручы Халыкара диңгез оешмасы
Дата 1980 елга кадәр 17 мартта билгеләнә

Бөтендөнья диңгез көне (1978 елдан билгеләнә. БМО-ның бөтендөнья һәм халыкара көннәре системасына керә.

Бөтендөнья диңгез көне диңгез юлының экологик куркынычсызлыгы, биоресурсларны саклау проблемаларына багышлана. 1980 елга кадәр 17 мартта билгеләп узыла, соңрак сентябрь аеның соңгы атнасында билгеләнә башлый. Һәр дәүләт бу көнне үзе билгели, нигездә сентябрьнең соңгы пәнҗешәмбесендә үткәрелә.

Бөтендөнья диңгез көненә багышланган СССР почтовая маркасы, 1978

Максаты һәм күтәрелгән мәсьәләләр

Бөтендөнья диңгез көненең төп максаты — халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын кешелек дөньясының диңгезл-океаннарга ни дәрәҗәдә зыян салуына юнәлдерү:

  • БМО мәгълүматлары буенча, соңгы 100 ел эчендә диңгез балыкларның кайбер төрләре 90 % ка тотылган. Туннец, марлин һәм тәрәч кебек балыкларның саны нык кимегән;
  • ел саен диңгезгә 20 миллион баррельдән артык нефть эләгә. Миллионнан артык диңгез кошлары һәм балыклар, 100 меңгә якын имезүче диңгез хайваннары ел саен диңгез тирәнлекләренә эләккән синтетик калдыклар аркасында һәлак була;
  • глобаль җылыну шулай ук диңгезгә нормаль яшәү мөмкинлеген калдырмый. Соңгы 100 ел эчендә диңгездә су дәрәҗәсе нык күтәрелгән;

Диңгез юлы белән товар ташу транспортлары да суга зур зыян сала. Бүгенге көндә пассажирлар йөртүнең 80 % диңгез транспорты ярдәмендә башкарыла. Океан-диңгезләрдәге экосистема ягулык һәм аның эшкәртелгән калдыклары эләгүдән интегә.

Шушы проблемаларга бәйле рәвештә, дөнья җәмәгатьчелеге алдында бик мөһим бурычлар тора:

  • диңгез транспорт юлының экологик куркынычсызлыгын арттыру;
  • диңгез тирәлегенең пычрануын кисәтү;
  • биоресурсларны һ.б.

Ел темасы

  • 2023 — «Киләчәк диңгез судночылыгы: куркынычсызлык барысыннан да мөһим!»
  • 2022 — «Яңа технологияләр – тагы да экологик судночылык»
  • 2021 — «Диңгезчеләр: киләчәк диңгез судночылыгы уңышының нигезе»
  • 2020 — «Тотрыклы Җир шары өчен тотрыклы судночылык»
  • 2019 — «Диңгез бердәмлегендә хатын-кыз ролен ныгыту»
  • 2018 — «IMO 70 еллыгы: безнең мирас – иң яхшы киләчәк өчен иң яхшы судночылык»
  • 2017 — «Суднолар, портлар, кешеләр: курсны берләштереп»
  • 2016 —
  • 2015 — «Диңгез мәгарифе һәм хәзерлек»
  • 2014 — «IMO конвенцияләре: эффектив рәвештә тормышка ашыру»
  • 2013 — «Тотрыклы үсеш: Рио+20 конференциясеннән соң IMO керткән өлеш (Sustainable Development: IMO's contribution beyond Rio+20)»
  • 2012 —
  • 2011 — «Пиратлык: җавап әзерләү»
  • 2010 — «Диңгезчеләр елы»

Сылтамалар