Халыкара хатын-кызлар көне
Халыкара хатын-кызлар көне (рус. Междунаро́дный же́нский день; 8 Ма́рта, ингл. International Women’s Day) — дөньяның күпчелек илләрендә һәм дәүләтләрендә билгеләп үтелә торган бәйрәм[1][2].
Хатын-кызларның ир-атлар белән тигез хокуклы булуына ярдәм йөзеннән халыкара көн билгеләү идеясе ХХ гасыр чигендә туа[3]. Хатын–кызларны берләштерү инициаторы Германия социал-демократик партиясенең хатын-кызлар төркеме лидеры Клара Цеткин була.
1974 елның 18 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе A/RES/3010 резолюциясен кабул итә һәм аның нигезендә 1975 елны Халыкара хатын-кызлар елы дип игълан итә[1]. 1977 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе A/RES/32/142 резолюциясен кабул итә, аның нигезендә БМО әгъза-дәүләтләре арасында Халыкара хатын-кызлар хокуклары һәм халыкара тынычлык өчен көрәш көне булдырыла[3][4].
Бу көнне дөньяның төрле илләрендәге халыкара оешмалар хатын-кызларның хокукларын һәм ирекләрен яклауга, шул ук вакытта гаиләдә көч куллануга каршы юнәлдерелгән акцияләр һәм митинглар үткәрә, кайбер илләрдә һәм дәүләтләрдә[2] (Франциядә, Һиндстанда, Кыргызстанда, Япониядә, Германиядә, Бөекбританиядә, Таиландта, Бельгиядә, Италиядә һәм башка илләрдә) традицион булмаган ориентацияле затларның хокукларын яклый[5].
Россиядә бу көнне хатын-кызларның әһәмиятле роленә багышланган бәйрәм концертлары, Бөтенроссия акцияләре үткәрелә[6]. Китапханәләрдә һәм мәктәпләрдә иҗади очрашулар, викториналар, бәйгеләр, осталык дәресләре, иҗат эшләре күргәзмәләре оештырыла[7]. Традицион рәвештә 8 март көнне ир-атлар хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итәләр[8].
32 дәүләттә рәсми танылган, кайбер илләрдә милли бәйрәм булып тора.
Халыкара хатын-кызлар көненең 8 март көне белән бәйле тарихын тарихчы Рене Котэ 1980 елларда билгеләп уза[9]. Эзләнүләре Канадада 1984 елда «La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu'ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage»[10] китабында басыла.
Тарихы
- Төп мәкалә: Хатын-кыз
Халыкара хатын-кызлар көне барлыкка килүнең алшартлары булып АКШ хатын-кызларының авыр хезмәт шартларына каршы берничә каршы чыгуы («Буш кәстрүлләр» маршы, 1857 ел; хуҗабикәләр маршы, 1901 ел) тора[11]. 1908 елның 16 февралендә прогрессив хатын-кызлар берлегенә нигез салучы америкалы Мод Мэлоун, хатын-кызларның хокукларын үтәүне һәм хезмәт хакын арттыруны таләп итеп, Нью-Йоркта текстиль сәнәгате эшчеләре маршын оештыра[3].
1910 елның 27 августында Копенгагенда хезмәт итүче хатын-кызларның икенче Халыкара социалистик хатын-кызлар конференциясендә Германия социал-демократик партиясенең хатын-кызлар төркеме лидеры Клара Цеткин дөньяда үз хокуклары өчен көрәштә хезмәт итүче хатын-кызларның теләктәшлек көнен гамәлгә куярга тәкъдим итә[12]. Аның тәкъдиме 17 ил вәкилләре тарафыннан хуплау таба[4].
Цеткин: «Пролетар хатын-кыз үз сыйныфы кешесе белән кулга-кул тотынышып, капиталистик җәмгыятькә каршы көрәшә», — дип раслый[13].
Бу бәйрәмне 8 мартта (иске стиль белән 23 февральдә) билгеләп үтү традициясе 1914 елда Германия, Дания, Нидерландлар, Швейцария, Россия, АКШ һ.б. илләрнең хатын-кызлары нәкъ менә шушы көнне митинглар үткәргәннән соң бөтен илләрдә ныгый башлый[14].
1917 елдан соң бәйрәм башлыча социалистик илләрдә билгеләп үтелә. Мисал өчен, Кытай коммунистлары аны 1922 елдан, ә испанлылар 1936 елдан бәйрәм итә[15].
18 декабрьдә БМО Генераль Ассамблеясе A/RES/3010 резолюциясен кабул итә, аның нигезендә 1975 ел Халыкара хатын-кызлар елы, ә 1976–1985 еллар аралыгы Халыкара хатын-кызлар унъеллыгы дип игълан ителә[1]. 1977 елда БМО Генераль Ассамблеясе A/RES/32/142 резолюциясен кабул итә: БМО әгъза-дәүләтләре арасында Халыкара хатын-кызлар хокуклары өчен көрәш көне һәм халыкара тынычлык булдырыла[3][4].
1978 елның 27 ноябрендә Парижда ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 20 нче сессиясе барышында 20 C/13.2 резолюциясе кабул ителә, аның нигезендә Халыкара хатын-кызлар көнен 8 мартта билгеләп үтәргә тәкъдим ителә[12][4].
Россиядә һәм СССРда барлыкка килүе
Россиядә Халыкара хатын-кызлар көне 1917 елның 23 февраль (8 мартында) Петроград эшчеләре демонстрацияләре белән бәйле. Нәкъ шул көнне хатын-кызлар большевиклар партиясе Үзәк Комитеты чакыруы буенча хатын-кызларның тигез хокуклылыгын, ачлык һәм сугышка каршы таләпләр белән чыгыш ясыйлар. Бу вакыйгалар Романовлар династиясенә нокта куйган Февраль инкыйлабы алдыннан була[16].
1921 елда 2 нче коммунистик хатын-кызлар конференциясе карары белән 1917 елның Петроград демонстрациясендә хатын-кызларның катнашуы истәлегенә Халыкара хатын-кызлар көне 8 мартны бәйрәм итәргә карар кылына[17].
СССРда Халыкара хатын-кызлар көне көчле совет хатын-кыз коммунисткасын, эшчесен һәм ана кешене хөрмәтләүче Бөтенсоюз бәйрәменә әверелә. СССР Югары Советы Президиумының 1965 елның 8 маендагы Указы нигезендә бу дата ял көне дип игълан ителә[12].
СССР таркалганнан соң 8 Март Россиядә элеккечә милли бәйрәм һәм 2001 елның 30 декабрендәге РФ Хезмәт кодексы нигезендә эшләми торган көн булып санала[4]. Тора-бара бу бәйрәм гаиләдәге, эштәге һәм уку йортларындагы барлык хатын-кыз котлау көненә әверелә[18].
Дөньяда бәйрәм итү
БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1977 елда БМО әгъза-дәүләтләре арасында Халыкара хатын-кызлар хокуклары һәм халыкара тынычлык өчен көрәш көне гамәлгә куелганнан бирле, Берләшкән милләтләр оешмасында ел саен (2000 елдан) билгеле бер тема белән билгеләнгән чаралар үткәрелә[3][4].
Бәйрәм көненә багышланган БМОның рәсми темалары
| Ел | Ел темасы[19] |
|---|---|
| 1996 | Үткәнне бәйрәм итү, киләчәккә планнар кору |
| 1997 | Хатын-кызлар һәм тынычлык мәйданы |
| 1998 | Хатын-кызлар һәм кеше хокуклары |
| 1999 | Хатын-кызларга карата көч кулланудан азат дөнья |
| 2000 | Тынычлык өчен берләшкән хатын-кызлар |
| 2001 | Хатын-кызлар һәм дөнья: хатын-кызларга бәйле бәхәсләрне чишү |
| 2002 | Бүгенге әфган хатын-кызлары: чынбарлык һәм мөмкинлекләр |
| 2003 | Гендер тигезлеге һәм меңъеллык үсеш максатлары |
| 2004 | Хатын-кызлар һәм КИВ/БИДС |
| 2005 | 2005 елдан соң гендер тигезлеге мәсьәләләре: иминрәк киләчәкне төзү |
| 2006 | Карарлар кабул итүдә хатын-кызларның урыны |
| 2007 | Хатын-кызлар һәм кыз балаларга карата көч куллану өчен җәзасызлыкка нокта кую |
| 2008 | Хатын-кызларга һәм кыз балаларга ресурслар һәм мөмкинлекләр бирү |
| 2009 | Хатын-кызларның һәм ир-атларның кыз балаларга һәм хатын-кызларга каршы җинаятьләрне туктату өчен берләшүләре |
| 2010 | Уртак хокуклар, уртак мөмкинлекләр: алгарыш |
| 2011 | Хатын-кызларның эш мөмкинлекләренә юл ачу |
| 2012 | Авылларда яшәүче хатын-кызларның мәнфәгатьләрен ачу, фәкыйрьлекне һәм ачлыкны бетерү |
| 2013 | Бирелгән вәгъдә — вәгъдә булып кала: хатын-кызларга карата җинаятьләрне туктатырга вакыт |
| 2014 | Хатын-кызлар өчен тигезлек — барыбыз өчен прогресс |
| 2015 | Хатын-кызлар кулына көч бирү — кешелекне көчләндерү: Күз алдыгызга китерегезче![20] |
| 2016 | 2030 елга — 50/50 Планетасы: Гендер тигезлегенә басым[21] |
| 2017 | Үзгәрә торган эш дөньясында хатын-кызларның роле: 2030 елга — 50/50 Планетасы[22] |
| 2018 | Авыл җирләрендә һәм шәһәрләшкән мохитләрдәге активистлар хатын-кызларның тормышларын үзгәртә[23] |
| 2019 | Тигезлек турында уйла, акыл белән төзе, үзгәрешләр хакына инновацияләрне тормышка ашыр[24] |
| 2020 | Мин — тигезлек буыны: хатын-кыз хокукларын гамәлгә ашыру |
| 2021 | Хатын-кызлар җитәкче вазифаларда: COVID-19 дәверендә тигез хокуклы киләчәккә ирешү[25] |
| 2022 | Бүген гендер тигезлеге иртәгәнең экологик тотрыклылык өчен[26] |
| 2023 | Гендер тигезлеген тәэмин итү өчен инновацияләр һәм технологияләр[27] |
| 2024 | Хатын-кызларга кыйбатлы бүләкләр бирегез, алгарышны тизләтегез |
| 2025 | Барлык хатын-кызлар һәм кызлар өчен: хокуклар, тигезлек, мөмкинлекләрне киңәйтү[28] |
СССР таркалганнан соң 8 Мартны билгеләп үтү традициясе кайбер элеккеге союздаш республикаларда — Әрмәнстанда, Грузиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда, Молдавиядә, Азәрбайҗанда, Үзбәкстанда, Украинада, Абхазия һәм Белоруссиядә сакланып кала, анда бу көн, Латвия, Литва һәм Эстониядән тыш, ял көне санала[29][30].
Халыкара хатын-кызлар көнен Вьетнамда, Монголиядә, Кубада һәм башка илләрдә бәйрәм итәләр. 8 Март Кытайда да билгеләп үтелә — бу бәйрәмдә хатын-кызларның эш көне кыскартылган[4][30].
Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон Указы белән бу бәйрәм 2009 елдан бирле аналарга, яшьләргә остазлык итүче хатын-кызлар хөрмәтенә билгеләп үтелә һәм Әниләр көне дип атала[31].
Төрекмәнстанда Халыкара хатын — кызлар көне 2007 елга кадәр билгеләнми — ул 21 мартка (язгы көн белән төн тигезлеге көненә) күчерелә һәм милли яз бәйрәме — Нәүрүз белән берләштерелә. Шулай да, Ананы терәк һәм гаилә намусы буларак хөрмәт итү — төрекмән халкының борынгы традицияләренең берсе булу сәбәпле, 2008 елның гыйнварында Төрекмәнстан президенты хезмәт турындагы законнар кодексына үзгәрешләр кертә, бәйрәмне билгеләп үтү традициясе яңадан кайта[32].
Грузиядә 1991 елдан илдә Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү 3 мартка күчерелә һәм Әниләр көне белән алмаштырыла. 2002 елдан ил парламенты бу бәйрәмне яңадан торгыза. Нәтиҗәдә, Грузиядә Халыкара хатын-кызлар көне һәм әниләр көне дә билгеләп үтелә башлый[33].
СССР таркалганнан соң Латвиядә Халыкара хатын-кызлар көне ял көне булудан туктый. 2007 елның апрелендә Сейм «Бәйрәм, истәлекле һәм билгеләп үтелә торган көннәр турында»гы канунга төзәтмә кабул итә, аның нигезендә Халыкара хатын-кызлар көне рәсми рәвештә билгеләп үтелә торган бәйрәмгә әверелә.
Германиядә Халыкара хатын-кызлар көне 2019 елга кадәр дәүләт бәйрәме булмый, алга таба Берлинда ял көне итеп үзгәртелә. Бу көнне бөтен дөньяда хатын-кызларга карата көч куллануга, хатын-кызларның хокукларын кысуга каршы тыныч демонстрацияләр уздыру кабул ителгән[34].
Италиядә 8 Март (Халыкара хезмәт иясе хатын-кызлар көне) итальяннар тарафыннан хатын-кызлар хезмәтен хөрмәт итү һәм аларның үз хокуклары өчен көрәш көне буларак билгеләнә. Бу датада хатын-кызлар хокукларына багышланган протест акцияләре, митинглар үткәрелә[35].
Шулай ук Халыкара хатын-кызлар көне Ангола, Замбия, Камбоджа, Кения, КХДР, Мадагаскар, Монголия, Уганда һәм Эритрея кебек илләрдә дә дәүләт бәйрәме булып тора. Лаоста бу көн хатын-кызлар өчен генә ял көне[29].
БМО ярдәме белән дөньяда хатын-кызлар белән бәйле тагын берничә бәйрәм билгеләп үтелә: 6 февраль — Халыкара хатын-кызлар җенес әгъзаларына гарипләндерүгә китерә торган операцияләргә каршы көрәш көне, 11 февраль — Халыкара фәндәге хатын-кызлар көне, 15 октябрь — Халыкара авыл хатын-кызлары көне, 23 июнь — Халыкара тол хатыннар көне, 11 октябрь — Халыкара кызлар көне, 25 ноябрь — Халыкара хатын-кызларга карата көч куллануны бетерү өчен көрәш көне[8].
Россиядә бәйрәм итү
СССР таркалганнан соң да Халыкара хатын-кызлар көне Россиядә дәүләт бәйрәме һәм ял көне булып кала[4]. Традиция буенча, бу көнне ир-атлар хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итәләр һәм башка бүләкләр ясыйлар, шул рәвешле аларның кешелек тормышында мөһим роль уйнауларын ассызыклыйлар[36].
Россиядә 8 Мартта бәйрәм концертлары, Бөтенроссия акцияләре үткәрелә[6]. Мисал өчен, Россия Федерациясенең барлык шәһәрләрендә «Сезгә, сөеклеләрем!» акциясе уздырыла. Ирекле хәрәкәт активистлары хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйлар, аларга урамнарда, вокзалларда, аэропортларда, медицина учреждениеләрендә, халыкны социаль яклау учреждениеләрендә чәчәкләр бүләк итәләр[37].
8 Мартка «Бердәм Россия» вәкилләре Бөтенроссия «Сөекле хатын-кызлар өчен» марафонын һәм «Синең язың» акциясен башлап җибәрәләр[38].
2022 елның 6-8 мартында Россиядә гадәттәгечә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Бөтенроссия «Мәдәни ял көннәре» акциясе уза. Музейлар экспозицияләрне бушлай карау мөмкинлеге бирә, ә 20 циркта (Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр) «Бәхетле әни» акциясе кысаларында күпбалалы гаиләләр өчен бушлай тамашалар уза[39].
Ел саен, РФ Президенты 8 мартта Россиянең икътисадның төрле тармакларын үстерүгә зур өлеш керткән күренекле хатын-кызларына дәүләт бүләкләре тапшыра[40].
2022 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән Россиядә иң югары дәүләт бүләкләренең берсенә әверелгән «Герой-Ана» мактаулы исеме торгызыла[41].
2024 елда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган берничә акция уздырылда. Алар арасында: «Яз хәрәкәттә» (акциядә катнашучылар социаль әһәмиятле һөнәр ияләре булган хатын-кызларны котлыйлар), «Сезгә, сөеклеләрем!» (волонтерлар Мәскәүнең 100 дән артык төрле мәйданчыгында хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итә)[42], «Автоледи өчен чәчәк бәйләме» (5 марттан 8 мартка кадәр акциядә катнашучылар Мәскәүнең «Система 112» хезмәткәрләрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү бердәм үзәге хезмәткәрләрен һәм аларның гаиләләрен, мәдәният учреждениеләре вәкилләрен, «Минем документларым» КФҮ хезмәткәрләрен котлыйлар)[43].
Гадәттәгечә, 8 Мартка букетлар сату гадәти көннәр белән чагыштырганда 30 тапкырга арта[44]. 2025 елның 6 мартында билгеле булганча, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Россиядә букетларның уртача бәясе 28% ка арткан һәм 2 761 сум тәшкил иткән, ә бәйрәм көнендә ул 2 636 сумга кадәр кимегән. Мәскәүдә букетның уртача бәясе 3 635 сум, Новосибирскта — 2 803 сум, ә Ростов-на-Донуда — 2 724 сум тәшкил итә. Иң арзан букетларны Пермьдә (1 897 сум), Волгоградта (2 070 сум) һәм Омскта (2 014 сум) табарга мөмкин була[45].
2025 елда Кения, Нидерланд, Эквадор, Колумбия, Вьетнам, Кытай һәм Абхазиядән чәчәк китерүчеләр Россиягә 8 мартка 17 мең тонна чәчәк сатканнар[46].
СССР филателиясендә Халыкара хатын-кызлар көне
1949 елда Совет Социалистик Республикалар Берлегендә бу бәйрәмгә багышланган махсус почта маркалары сериясе чыгарыла.
Маркалар сериясе:
СССРда төрле елларда (1947-1967) басылган «Халыкара хатын-кызлар көне»нә багышланган аерым маркалар:
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 Международный женский день. ЮНЕСКО (8 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ 1 2 Козлова Н. Н. {{{заглавие}}} // Женщина в российском обществе : журнал. — 2011. — № 1.
- ↑ 1 2 3 4 5 Международный женский день (8 марта). ООН (8 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 История Международного женского дня. ТАСС (8 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Копчугова А., Полякова В. Акции на 8 Марта в разных странах. РБК (8 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ 1 2 Присоединяйтесь к Всероссийской акции «Вам любимые!» Региональный центр патриотического воспитания (7 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Названия и формы мероприятий к 8 марта, проводимых в библиотеке. Дубовская библиотека № 39 (14 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2025.
- ↑ 1 2 Бобович А. В каких странах 8 Марта – государственный праздник? Аргументы и Факты (7 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Today is International Women’s Day. Take Back Halloween! (8 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 гыйнвар 2014.
- ↑ Cote, Renée (1984) La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu’ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage.
- ↑ Шпаковский Ю. Г. Главный праздник весны // Вестник Университета имени О. Е. Кутафина : журнал. — 2022. — № 3.
- ↑ 1 2 3 Осипян А. 8 марта: как появился день борьбы за женские права. РБК Тренды (7 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ 20 цитат самых известных феминисток: от Клары Цеткин до Марии Арбатовой. 28 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Бондарь В. 8 Марта ежегодно отмечают Международный женский день. Владивостокская централизованная библиотечная система. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Nelson J. International Women's Day: a centenary to celebrate. History Workshop Online (8 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Андреева Е. М., Жемальдинова А. Ш. РОССИЯ. ГОД 1917: к 100-летию Великой русской революции: библиографические указатели книг. — М.: ЦУНБ им. Н. А. Некрасова, 2017. — 134 с.
- ↑ Сидорчик А. Праздник, которому рады не все. Как 8 Марта отвоевывало право на жизнь. Аргументы и Факты (7 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Радулова Н. День рождения феминизма // Огонёк. — 2008. — № 10 (5037). — С. 62. Архивировано 11 февраль 2010 года.
- ↑ WomenWatch: International Women's Day. Un.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 февраль 2013.
- ↑ International Women's Day | UN Women – Headquarters. UN Women. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2015.
- ↑ International Women's Day 2016. UN Women. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 февраль 2016.
- ↑ International Women’s Day 2017. UN Women. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2017. Архивировано из оригинала 8 март 2017 года.
- ↑ Time is Now: Rural and urban activists transforming women’s lives
- ↑ Международный женский день 8 марта: суть и традиции праздника (рус.). ria.ru (6 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2025.
- ↑ Заявление Верховного комиссара ООН по правам человека Мишель Бачелет по случаю Международного женского дня. ООН (8 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Международный женский день 2022 Гендерное равенство ради устойчивого будущего. ООН (8 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Инновации и технологии для обеспечения гендерного равенства. ООН. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Для всех женщин и девочек: права, равенство, расширение возможностей (рус.). БМО ның рәсми сайты. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2025.
- ↑ 1 2 История Международного женского дня. ТАСС (8 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ 1 2 Международный женский день. РИА Новости (8 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Международный женский день - «День матери». Таджикский государственный медицинский университет (9 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ Сердар Бердымухамедов поздравил женщин и девушек Туркменистана с 8 марта. Turkmenportal (7 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ Левшиц Н. 8 марта в Грузии официально выходной день. Nikolai Levshits (8 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ 8 марта в Германии. Auf Deutsch (7 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ Международный день трудящихся женщин. Клуб любителей Италии "Моя Италия" (10 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ История Международного женского дня в России. ТАСС (8 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ Всероссийская акция "Вам, Любимые!". Dobro.ru (6 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ «Единая Россия» проводит акции к Международному женскому дню по всей стране. Единая Россия (6 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ Около 6 тысяч мероприятий пройдут в рамках акции «Культурные выходные». Минкультуры России (6 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ Путин вручил женщинам госнаграды. Интерфакс (8 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 сентябрь 2023.
- ↑ Колесников А. Международный женский друг. Коммерсант (8 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2023.
- ↑ Методические рекомендации по организации и проведению мероприятий в рамках Всероссийской акции «Вам, Любимые!», приуроченной к празднованию Международного женского дня. Региональный центр патриотического воспитания имени Героя России И. О. Родобольского (4 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2025.
- ↑ Всероссийская акция «Вам, Любимые!» (рус.). dobro.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2025.
- ↑ В какую сумму обойдется в этом году букет на 8 Марта? (2025-03-04). 5 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Средняя цена букетов за неделю перед 8 марта вырастет почти на треть. 6 март 2025 тикшерелде.
- ↑ К 8 Марта в Россию привезли на 10% цветов больше, чем год назад (2025-03-04). 6 март 2025 тикшерелде.