Молдова Республикасы бәйсезлеге көне

Молдова Республикасы бәйсезлеге көне (рус. День незави́симости Респу́блики Молдо́ва, рум. Ziua Independenței) — бәйсезлек турында Декларация кабул итү һәм Совет Социалистик Республикалар Берлеге (алга таба ССРБ) составыннан чыгуны билгеләп үтә торган Молдованың милли бәйрәме.

Тарихы

1991 елның 27 августында Молдова Совет Социалистик Республикасында Бөек Милли мәҗлесе җыела һәм аның нәтиҗәсендә Парламент бәйсезлек турында Декларация кабул итү өчен тавыш бирә[1].

Бу көнне Молдова Президенты халыкка котлау сүзе белән мөрәҗәгать итә.

Традицияләре

Кишинёв шәһәрендә һәм республиканың башка шәһәрләрендә төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Авыл җирлекләрендә ярминкәләр, тамашалар уздырыла, гомуми күңел ачу өчен күп шәһәрләрдә парк таганнары, шәһәр үзәге мәйданында уен кибетләре куела. Кишинёвта тантана Бөек Милли мәҗлес мәйданында уза.

Мәдәният йортларында халык йолалары күрсәтелә.

Бәйсезлек көне бәйрәм салюты белән тәмамлана[2].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. [www.calend.ru/holidays/0/0/1438/ День независимости Республики Молдова]
  2. День Независимости Республики Молдова — Фотогалерея

Тема буенча өстәмә