Космонавтика көне
Космонавтика көне | |
---|---|
Төп тема | космонавт |
Дәүләт | |
Елның көне | 12 апрель |
![]() | |
![]() |
Космонавтика көне (рус. День космон́автики) — башта СССРда, соңрак башка илләрдә дә билгеләп үтелгән, кешенең беренче тапкыр космоска очышына багышланган бәйрәм[1].
12 апрель билгеләп үтелә, дата 1961 елда Юрий Гагаринның космоска беренче очышы хөрмәтенә билгеләнгән[1].
Бәйрәм итү тарихы
1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин «Восток-1» космик корабында «Байконур» космодромыннан очып китә һәм, дөньяда беренче булып, Җир тирәли космик очыш ясый[2]. Гагаринның җир тирәли космик киңлектә очышы 108 минут дәвам итә[3], ул Саратов өлкәсенә төшә. Соңрак утыру урынында Юрий Гагарин исемендәге космосны буйсындыручылар паркы булдырыла[4].
Космонавтика көнен бәйрәм итү Гагарин очышыннан соң бер елдан СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрелендәге Указы белән билгеләнә, көннең атамасы Космонавтика көне дип билгеләнә. Яңа бәйрәмне кертү инициаторы СССРның икенче очучы-космонавты Герман Титов була, ул КПСС Үзәк комитетына 1962 елның 26 мартында тиешле тәкъдим кертә[5][6].
Шулай ук бу датада Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә, аның атамасы һәм бәйрәм итү көне, Советлар Союзында кабул ителгән бәйрәм белән туры килә. Ул 1968 елның ноябрендә узган Халыкара авиация федерациясенең 61 нче Генераль конференциясе беркетмәсе (17 пункт) һәм СССР авиация спорты федерациясе тәкъдиме буенча 1969 елның 30 апрелендә кабул ителгән Халыкара авиация федерациясе советы карары белән расланган[7].
1980 елда СССРда Космонавтика көнен бәйрәм итү СССР Югары Советы Президиумының 1 октябрьдәге «бәйрәм, истәлекле көннәр турында»гы 3018-Х номерлы Указы белән кабат раслана[1].
Россия Федерациясендә Космонавтика көне, СССРдагы кебек үк, «Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы 1995 елның 13 мартындагы 32-ФЗ номерлы Федераль законның 1.1 маддәсе нигезендә билгеләп үтелә[8]. Кагыйдә буларак, бәйрәм кысаларында төп чаралар Мәскәү һәм Калугада уза: Мәскәү планетариенда экскурсияләр үткәрелә, ә космонавтика музеенда махсус проектлар, лекцияләр һәм очрашулар уздырыла, чаралар Калугадагы космонавтика тарихы дәүләт музеенда оештырыла. Әлеге музейның беренче нигез ташын Юрий Гагарин сала[9][10][11].
Космонавтика көненә багышланган тематик чаралар Россиянең барлык төбәкләрендә уздырыла, 2016 елдан «Космос — ул без» исеме астында Гагарин дәресләре уздырыла (2017 елдан ул шулай ук Россиядән читтә дә үткәрелә)[12].
Кешенең космоска беренче тапкыр очышының 50 еллык юбилее уңаеннан 2011 елда Россиядә Россия космонавтикасы елы уздырыла, 2016 елда 55 еллык юбилее уңаеннан Юрий Гагарин елы дип игълан ителә. Шул ук елда «Без космоска ышанабыз!» арт-проекты старт ала[12].
2021 елда, Юрий Гагарин очышының 60 еллыгы уңаеннан, берничә тематик чара уздырыла, Мәскәү космонавтика музеенда «Беренче» («Первый») дип аталган күргәзмә эшли, анда үзәк экспонат булып Гагарин җиргә әйләнеп кайткан «Восток-1» корабының төшерелә торган аппарат өлеше була[12].
2023 елда, коронавирус чикләүләре бетерелгәннән соң, космонавтика көнен бәйрәм итү шактый киң итеп уздырыла. Мәскәүдә тематик күргәзмәләр, мастер-класслар, кино, лекцияләр, перформанслар уздырыла[13]. Юрий Гагарин яшьлек елларында укыган Саратов шәһәренең Космонавтлар яр буенда, Юрий Гагарин һәйкәле янында, рәсми затлар һәм космонавтлар катнашында тантаналы митинг уздырыла. Саратов традиция буенча Космонавтика көнен бәйрәм итү үзәкләренең берсенә әверелә[14].
Шулай ук даими рәвештә Космонавтика көненә багышланган чаралар Россиянең башка шәһәрләрендә — Казанда[15], Калугада[16][17], Санкт-Петербургта[18], Архангельскида[19] һәм башкаларда уза.
Россиядә бәйрәм статусын үзгәртү буенча тәкъдимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Активистлар тарафыннан Россиядә Космонавтика көне статусын дәүләт бәйрәме һәм ял көне итеп үзгәртү омтылышлары һәрдаим булып тора. Бу инициативаны күп кенә космонавтика музейлары, гамәлдәге һәм элеккеге космонавтлар, шулай ук кайбер сәясәт эшлеклеләре хуплый.
Әлеге инициатива төрле чорларда һәм төрле сәяси фирка депутатлары тарафыннан хуплау таба.
Беренче тапкыр Космонавтика көненә гомуммилли статус бирү инициативасы Дәүләт Думасына 2001 елда кертелә. Закон проектының инициаторлары «Регионы России», КПРФ, ЛДПР, «Народовластие», «Бердәм Россия»), «Ватан — Бөтен Россия», «Медведь» партияләреннән депутатлар була. Закон проекты Дәүләт Думасында 2001–2002 еллар дәвамында карала, ләкин парламентарийлар теләктәшлеген тапмый.
2006 елның маенда бәйрәм статусын үзгәртү буенча тагын бер омтылыш ясала. Бу юлы инициатива белән «Ватан» һәм КПРФ партияләре депутатлары чыга, аларны «Бердәм Россия» партиясе депутаты Геннадий Райков теләктәшлек белдерә. Алар Россия көнен 12 июньнән 12 апрельгә күчерү инициативасы белән чыгалар. Бу канун чыгару инициативасы 2006–2008 елларда карауда була, ләкин шулай ук хуплау тапмый[20].
12 апрельне гомуммилли бәйрәм сыйфатында алга этәрүнең иң җитди омтылышы 2013 елда була. Канун проектын Дәүләт Думасына «Гадел Россия» фракциясе депутатлары Сергей Миронов, Н.В. Левичев, Валерий Черешнев, Михаил Михаилельянов, Александр Агеев кертә. Бу юлы «Гадел Россия» 12 апрельне гомуммилли ял көне итеп игълан итү өчен Раштуа каникулларыннан көн алырга тәкъдим итә. Канун проекты 2013 елдан 2015 елга кадәр карауда була, Россия Президентына, Федерация Советына һәм хөкүмәткә юллана[21].
2017 елда тагын бер шундый канун чыгару омтылышы була. Россиянең Иҗтимагый палатасында Космонавтика көнен ял көне итеп ясарга тәкъдим итәләр, әмма закон проекты яңадан кабул ителми[22].
2021 елда, Юрий Гагарин очышына 60 ел тулу уңаеннан, 12 апрельне ял көне итү тәкъдиме яңадан кертелә. Бу юлы инициативаны «Россия коммунистлары» партиясе тәкъдим итә[23]. Шундый ук инициатива белән очучы-космонавт, Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары Елена Серова да чыгыш ясый[24].
2025 елга кадәр бәйрәм статусы үзгәрми.
Халыкара кешенең космоска очыш көне
2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль ассамблеясенең махсус пленар утырышында 12 апрельне Халыкара кешенең космоска очкан көне дип рәсми рәвештә игълан иткән резолюция кабул ителә. Резолюция 60 тан артык дәүләт автордашлыгында төзелә[25][26], ул, кешенең беренче тапкыр космоска очышына 50 ел тулу уңаеннан кабул ителә[27].
Бу көннең башка вакыйгалары
Кешенең космоска беренче очышыннан соң нәкъ егерме ел узгач, 1981 елның 12 апрелендә Американың «Спейс Шаттл» программасы буенча беренче пилотлы очыш старт ала[28].
Ике очыш хөрмәтенә (Юрий Гагарин һәм «Шаттл») 2001 елдан бирле дөньяның төрле шәһәрләрендә «Юрий төне» халыкара фестивале үткәрелә. Оештыручысы —Космик буын консультатив советы, дөньяның 60 тан артык илдән катнашучыларны берләштергән хөкүмәтнеке булмаган оешма[29].
2019 елда фестиваль дөньяның берничә дистә илендә уза, фестиваль кысаларында йөздән артык чара теркәлә. Халыкара мәйданчыклар арасында — Колорадо-Спрингста АКШның Космик фондның Discovery үзәге, Вашингтондагы авиация һәм космос музее, Флоридадагы Космик үзәк, Көньяк полюстагы Amundsen-Scott фәнни базасы[29].
Сәнгатьтә
Космонавтларның очыш көнендә кунакханәдән чыкканда яңгыраган «Трава у дома» җырын Роскосмос рәсми рәвештә Россия космонавтикасы гимны дип таный[30].
Мәскәүдә даими рәвештә Космонавтика көненә багышланган «Космоска вакыт!» («Пора в космос!») фестивале уздырыла. Фестиваль ВДНХдагы космик павильон янында үткәрелә[31].
Чараның төп оештыручысы — Россия космонавтика музейлары ассоциациясе (АМКОС), ул Роскосмос ярдәме белән уздырыла[31].
Филателия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Почта маркасы. Казакъстан, 1996
Кешенең космоска беренче очышына 50 ел тулу уңаеннан юбилей маркасы. Украина, 2011
Почта маркасында К. Циолковский портреты һәм йолдызлы күк фонында очып баручы «Ангара-А5» ракета-йөртүчесе сурәтләнгән. Россия, 2024
Нумизматика һәм фалеристика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 День космонавтики (10 малоизвестных фактов о полёте Юрия Гагарина) . Ульяновский государственный университет (12 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ 12 апреля 1961 года состоялся первый полёт человека в космос . Российское историческое общество (12 апрель 2023).
- ↑ Давыдов В. А. Первый Пилотируемый Полёт, том 2. — М.: Родина Медиа, 2011. — С. 42. — 1096 с. — ISBN 978-5-905350-01-6 / 9785905350016.
- ↑ Парк покорителей космоса им. Юрия Гагарина . Объединённый мемориальный музей-заповедник Ю. А. Гагарина. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ День воздушного флота, День космонавтики . Стенгазета Министерство авиационной промышленности СССР «Крылья Родины». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023. Архивировано 26 март 2013 года.
- ↑ Дмитрий Писаренко. «Орёл» и романтик. В чём космонавт № 2 оказался первым? Аргументы и факты (11 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ День авиации и космонавтики // Авиация: Энциклопедия / гл. ред. Г. П. Свищев. — Большая Российская Энциклопедия. — ISBN 5-85270-086-Х.
- ↑ Федеральный закон Российской Федерации от 13 марта 1995 г. № 32-ФЗ «О днях воинской славы и памятных датах России» . КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ День космонавтики в Московском планетарии . Московский планетарий (1 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ В Калуге отметили День космонавтики . Калуга BezФормата (12 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ По всей Калужской области проведут мероприятия в честь Дня космонавтики . НикаTV (12 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ 1 2 3 История Дня космонавтики . ТАСС (11 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ День космонавтики в Москве 2023: экскурсии, спектакли и тематические игры (12 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ В Саратове началось празднование Дня космонавтики . Саратов BezФормата (12 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ На «реактивном» субботнике в Казани за 108 минут собрали 14 КАМАЗов мусора . Официальный портал органов местного самоуправления города Казани (12 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ Полпред президента присвоил Калуге звание «научно-популярной столицы космонавтики» . Калуга24 (13 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ Материалы по тегу День космонавтики: Калужская неделя. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ День космонавтики в Санкт-Петербурге 2023 . КП Афиша (апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ Аким Самедов, Светлана Михеевская, Юрий Теленков. Портрет Гагарина и космический остров: как в Поморье отметили День космонавтики . телеканал «Регион 29» (13 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ Зюганов предложил сделать День космонавтики выходным . Информационное Агентство «Хакасия» (12 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ Светлана Субботина, Юлия Цой, Анастасия Миткевич. День космонавтики предлагают сделать нерабочим . Известия (12 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ В Общественной палате предложили сделать День космонавтики выходным . РИА Новости (12 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ Мария Левонян. В Госдуме предложили сделать 12 апреля выходным днем . Сургут BezФормата (7 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ Александр Емельяненков. День космонавтики в год юбилея предложили сделать выходным . Российская газета (8 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ 12 апреля – Международный день полёта человека в космос . Новости ООН (12 апрель 2022).
- ↑ Резолюция A/65/271 от 25 марта 2011 года . Организация Объединенных Наций. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ День космонавтики . Центр космонавтики и авиации на ВДНХ. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ «Приблизили новые миры»: как США запустили шаттл в годовщину полёта Гагарина . Газета.ru (12 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ 1 2 «Юрьева ночь» в память о полете Гагарина пройдет в десятках стран . ТАСС (6 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2023.
- ↑ Ко Дню космонавтики . Тульская областная специальная библиотека для слепых (12 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 апрель 2024.
- ↑ 1 2 Итоги международного фестиваля «Пора в космос» на ВДНХ . Мир24 (14 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2024.