Юрий Гагарин

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Юрий Гагарин
Gagarin in Sweden.jpg
Туган телдә исем Юрий Алексеевич Гагарин
Туган Клушино авылы (Смоленск өлкәсенең Гжатск районы)
Вафат булган НовосёловоКипревское сельское поселениеКиржачский район[d], Владимир өлкәсе, РСФСР, СССР
Вафат булу сәбәбе авиацион вакыйга[d]
Яшәгән урын СССР
Милләт Рус
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union (1923-1955).svg СССР
Әлма-матер Сарытау индустриаль техникумыЫрынбур югары хәрби авиация очучылары укуханәсеХәрби-һава мөһәндисләре академиясе[d][4]
Һөнәре космонавт
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Валентина Иван кызы Горячева
Балалар Елена Юрьевна ГагаринаГалина Юрьевна Гагарина[d]
Ата-ана
  • Алексей Иван улы Гагарин (әти)
  • Анна Тимофей кызы Матвеева (әни)
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 14 апрель 1961 Ленин ордены
ССРБ Кораллы Көчләренең 40-еллыгы медале
Хәрби дәрәҗә подполковник[d][4], майор[4], өлкән лейтенант[4] һәм лейтенант[4]
Gagarin Signature.svg

РУВИКИ.Медиада

Ю́рий Алексе́й улы Гага́рин (1934 елның 9 марты, Көнбатыш өлкәсенең Гжатск районы, Клушино авылы — 1968 елның 27 марты Владимир өлкәсе Киржач шәһәре тирәсе) — космонавт, Советлар Союзы герое, космоска очкан беренче кеше.

Юрий Алексеевич Гагарин колхозчы гаиләсендә туган. 1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң, Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәрчелек училищесына укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала. 1951 елда ул Люберцы мәктәпне тамамлый. Ырынбур авиация училищенда белем алып, очучы теләге тормышка аша. 1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.

Гагарин космик очышка хәзерлекне космонавтларның беренче группасында башлый. Бик кызу әйләнешле центрифугада сынауларны, авырлыкны югалту очышы сынауларын ул уңышлы үтә. Дәүләт комиссиясе аны космоска очарга билгели.

Ул, моңарчы һич сыналмаган рейста берүзе очкан вакытта, беренче булып космик трасса ачуны өстеңә алуның никадәр җаваплы булуы турында уйлый. Җир йөзендәге барлык кешеләр алдында җаваплылык бит бу. Әмма космостан аның тавышы тыныч яңгырый:

- «Очыш әйбәт бара. Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык!» – ди ул.

Гагаринның корабы, планетабыз тирәли орбита буенча 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төште. Космик эра менә шулай башланды.

1968 елның 27 мартында Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә җиргә төшеп шартлый.

Филателия һәм нумизматика

Чыганаклар

Космонавтика көненә багышланган дәрес-конференция 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

  1. Гагарин Юрий Алексеевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1971.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. filmportal.de — 2005.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 http://www.federalspace.ru/1968