Индонезия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Индонезия Җөмһүрияте
Flag of Indonesia.svg Индонезия илтамгасы
Байрак Илтамга
Индонезия милли һимны
Indonesia (orthographic projection).svg
Рәсми телләр индонезия теле[1][2] һәм Яван теле[3]
Башкала Җакарта
Президент
Вице-президент
Конгресс башлыгы
Шура башлыгы
Йосыф Калла
Зулкифли Хәсән
Марзуки Гали
Халык тыгызлыгы
275 439 000 (2021)[4]
КПҮИ  0,705[5] 
Акча берәмлеге Инданизия рупиясе[d]
Интернет-домен .id
ISO коды ID
ХОК коды INA
Телефон коды +62
Сәгать кушаклары WIBWITAWITAAsia/JakartaAsia/PontianakAsia/MakassarAsia/Jayapura[d][6]
Җини коэффициенты 37,9[7]
Балигъ булу яше 21 яшь

Индоне́зия (Зонд архипелагы утрауларында урнаша һәм иң зур утрау дәүләте булып санала. Халык саны буенча (230,5 млн кеше) дөньяда дүртенче урында. Бай тарихлы дәүләт.

Үз бердәмлеге өчен Индонезия Нидерландларның колонияль эшчәнлегенә рәхмәтле булырга тиеш. Нидерландлар архипелаг утрауларның күпчелеген үз хакимлеге астында җыйган.

Башкала

Башкаласы ― Нусантара шәһәренә күчерү планы тормышка ашырыла.

Көнчыгыш Калимантан провинциясе, декабрь, 2019 ел

Индонезия җитәкчелегенең башкаланы күчерү турындагы карары Джакартада халыкның артык күбәюе, бу мегаполисның инфраструктура һәм экология проблемалары белән мотивацияләнә. Грунт нигезенең масштаблы деформацияләре нәтиҗәсендә Джакартаның елына 25 сантиметр тизлек белән су астына китүен раслаган фәнни тикшеренүләр игътибарга алынган: әлеге тенденция сакланып калса, һәрхәлдә, якындагы ике-өч дистә ел эчендә шәһәрнең яртысына су басу куркынычы яный [8] .

Яңа башкаланы төзү планнары 2019 елда игълан ителгән, шәһәр төзелеше эшләре 2021 елда башланган. Яңа башкала исеме рәсми рәвештә 2022 елның гыйнварында расланган.

Мәдәният

Дин

Индонезия — мөселманнар саны буенча дөньяда беренче урында тора, чөнки индонезиялеләрнең 87 % тан артыгы үзләрен 2010 елгы халык санын алу буенча мөселман дип игълан иткән. Кайсыбер аерым утрауларда башка дин вәкилләре дә бар. 9,87 % — христианнар, 1,69 % (3 млн 528 мең кеше) — һинд дине вәкилләре, 0,72 % — буддачылык тарафдары һәм 0,56 % — башка диннәр вәкилләре. Индонезия Конституциясе рәсми рәвештә ислам, протестантлык, Рим католик динен, буддачылыкны, һинд динен һәм конфуцианлыкны гына таный.