Гвинея-Бисау
Гвине́я-Биса́у Җөмһүрияте (порт. República da Guiné-Bissau) — Африканның көнбатыш ярында урнашкан дәүләт. Элек Португалия колониясе булып, 1973 елдан бәйсез дәүләт. Үзенә Болама утравын һәм Бижагош архипелагын кертә. Башкаласы — Бисау каласы.
Мәйданы — 36 120 км². Дәүләт чикләре озынлыгы — 724 км. Сенегал һәм Гвинея илләре белән чиктәш. Яр сызыгы 350 км-ны тәшкил итә.
Халык саны — 1,57 млн кеше (2010 елга фараз). Уртача гомер озынлыгы — 48 ел.
Дин
Гвинея-Бисау халкының күпчелеген мөселманнар (50 %) [5], аннары христианнар (34 %) һәм җирле диннәргә ышанучылар (7,9 %) тәшкил итә.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 1 2 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 1 2 3 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ 1 2 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ Refugees, United Nations High Commissioner for. Refworld | 2010 Report on International Religious Freedom - Guinea-Bissau, Refworld. 17 май 2017 тикшерелде.