Кения
Ке́ния (суах. һәм ингл. Kenya), рәсми атамасы — Ке́ния Җөмһүрияте́ (суах. Jamhuri ya Kenya, ингл. Republic of Kenya) — Көнчыгыш Африкада урнашкан дәүләт. Күрше дәүләтләр арасында иң тиз үсешле булып санала. Башкаласы — Найроби шәһәре.
Дәүләт мәйданы — 582 650 км². Ул төньякта — Хәбәшстан, көнчыгышта — Сомали, көньяк-көнбатышта — Танзания, көнбатышта — Уганда, төньяк-көнбатышта Көньяк Судан илләре белән чиктәш. Гомуми дәүләт чикләренең озынлыгы 3477 км тәшкил итә. Көньяк-көнчыгышта Һинд океаны сулары белән юыла, илнең көнбатышында Виктория күле урнашкан. Илнең уртасында экватор уза.
Демография
Рәсми телләр
Рәсми телләр булып суахили һәм инглиз теле санала, шулай ук җирле телләр дә таралган.
Дин
Дини яктан күпчелек христианнар: 45 % — протестантлар, 33 % — католиклар,
- 10-11 % — мөселманнар (80 % сөнниләр, 7 % шигыйлар, шулай ук әхмәдияләр, суфичылык вәкилләре һ. б. агымнар).
- 2010 елда Кениядә Африка җирле ышануларының 3,6 млн тарафдары яшәгән, алар халыкның 8,9 % ын тәшкил иткән.
- Бәһаи дине тарафдарларының саны 429 мең булган.
- 2010 елда барлык Һинд дине агымнары тарафдарлары саны 200 мең кеше дип бәяләнгән.
- 2010 елда яһүдиләр җәмгыяте 400 дән 2400 гә кадәр кешедән торган.
- 2010 елда Буддизм вәкилләре 350 кеше булган.
Моны да карагыз: Кениядә ислам
Административ-территориаль бүленеш
Фотосурәтләр
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ 1 2 3 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ 1 2 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ Kenya:largest cities and towns and statistics of their population. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2012. Архивировано 9 февраль 2013 года. [ингл.]
Сылтамалар
- Кения хөкүмәтнең рәсми сайты 2008 елның 13 ноябрь көнендә архивланган.
- Кения харитасы