Канар утраулары
Канар Утраулары, шулай ук "Кәнәриләр" буларак билгеле - ул Марокконың көньяк яры янында аның көньяк чигеннән 100 км га көнбатышта урнашкан архипелаг һәм Испаниянең автоном җәмгыяте. Кәнәриләр Европа Берлегенең ерак урнашкан регионнары арасында. Алар шулай ук Испания хөкүмәте тарафыннан таныглган тарихи милләт буларак танылган сигез регионнарның берсе.
Төп утраулар (зурдан кечкенәгә кадәр): Тенерифе, Фуэртевентура, Гран Канария, Ланзароте, Ла Пальма, Ла Гомера һәм Эль Һиерро. Архипелагка шулай ук берникадәр утраулар һәм утраучыклар керә: Ла Грациоза, Альграница, Лобос утравы, Монтанья Клара, Рокве дел Оесте һәм Рокве дель Эсте. Борынгы вакытларда утраулар чылбырын еш "Бәхетле утраулар" дип атаганнар. Географик урнашуга карап, Кәнәри утраулары Испаниянең иң көньяк регионы. Кәнәри утраулары Макаронезия регионының иң зур һәм халык саны иң зур булган архипелагы.
Архипелагның пляжлары, климаты һәм әһәмиятле табигый манзаралары, бигрәк тә Гран Канарияда Маспаломас һәм Тенерифеда Тейде Тавы (океан төбеннән үлчәгәндә дөньяда өченче иң биек вулкан) һәм Тейде Милли Паркы аны туристларның төп максаты итә, елына 12 миллион зиярәт кылучы килә, бигрәк тә Тенерифе, Фуэртевентура, Гран Канария һәм Ланзаротега. Явым-төшемнәр дәрәҗәсе урнашуга һәм күтәрелүгә карап төрле була. Архипелагта яшел өлкәләр һәм сахра да бар. Температура инверсиясе дәрәҗәсеннән өстән булу сәбәпле утрауның биек таулары астрономик күзәтүләр өчен идеаль. Шул сәбәпле, утрауларда ике профессиональ күзәтүханә төзелгән булган: Тенерифе утравында Тейде күзәтүханәсе һәм Ла Пальма утравында Рокве де лос Мучачос күзәтүханәсе.
Автоном Җәмгыятьнең башкаласы Санта Круз де Тенерифе һәм Лас Пальмас де Гран Канария көндәш шәһәрләре арасында бүленгән, алар үз чиратында Испаниянең Санта Круз де Тенерифе провинциясе һәм Лас Пальмас провинциясе башкалалары булып тора. Лас Пальмас де Гран Канария 1768 елдан бирле, 1910-ынчы елларда кыска периодтан кала, Кәнәриләрнең иң зур шәһәре булып торган. 1833 ел Испания территориаль бүленеше белән 1927 ел арасында Санта Круз де Тенерифе Кәнәриләрнең бердәнбер башкаласы булган. 1927 елда дикрит Кәнәриләрнең башкаласы бүленергә тиеш дип кушкан һәм бу хәзергәчә сакланып калган. Канар утрауларының зурлык буенча өченче шәһәре Сан Кристобаль де ля Лагунa Тенерифеда Дөнья Мирасы урыны. Шәһәр шулай ук Канар Утрауларының иң югары киңәшмә органы булган Consejo Consultivo de Canarias өчен өй булып тора.
Испания Империясе вакытларында Кәнәриләр Америкаларга баручы испан галеоннары өчен төп тукталыш булган, алар көньякка хөкем сөрүче төньяк-көнчыгыш юнәләш җилләрне тотар өчен килгән.
Файл:Hacha grande from papagayo pano.jpg
Hacha Grande, a mountain in the south of Lanzarote, viewed from the road to the Playa de Papagayo.
Файл:Grancanaria.jpg
Panoramic view of Gran Canaria, with Roque Nublo at the left and Roque Bentayga at the center
Файл:El Teide.jpg
Mount Teide
Файл:Las Palmas - Mapa municipal.svg
Municipalities in the Las Palmas Province
Файл:Santa Cruz de Tenerife - Mapa municipal.svg
Municipalities in the Santa Cruz de Tenerife Province
Файл:Canary Islands map by William Dampier 1699 - Project Gutenberg eText 15675.jpg
Maps of the Canary Islands drawn by William Dampier during his voyage to New Holland in 1699.
Файл:Coat of Arms of the Realm of Canary Islands.svg
Coat of arms of the Castilian and Spanish Realm of Canary Islands
Файл:Coast El Golfo.JPG
Coast El Golfo, El Hierro
Файл:Columbus House-Vegueta-Las Palmas Gran Canaria.jpg
Casa de Colón y Pilar Nuevo (Gran Canaria)
Файл:EU OCT and OMR map en.png
Map of the European Union in the world with overseas countries and territories and outermost regions
Файл:SP-GC-fataga-tal.jpg
View of Fataga, Gran Canaria