Сан-Томе һәм Принсипи
Сан-Томе́ һәм При́нсипи Демократик Җөмһүрияте (порт. República Democrática de São Tomé e Príncipe [sɐ̃ũ tu'mɛ i 'pɾı̃sɨpɨ]) — Африка ярларындагы Гвинея култыгында, шул ук исемдәге утрауларда урнашкан утрау-дәүләт. Дәүләткә Сан-Томе һәм Принсипи утраулары һәм тагын алты кечкенә утрау карый. Башкаласы — Сан-Томе шәһәре.
Дәүләтнең мәйданы — 1001 км². Әлеге күрсәткеч буенча ул Африка дәүләтләре арасында Сейшел утрауларыннан тыш иң кечкенә дәүләт. Шулай ук ул дөньяда иң кечкенә португалтелле дәүләт. Сан-Томе һәм Принсипи утраулары экваториаль Атлантикада, Габонның төньяк-көнбатыш ярыннан 300 һәм 250 километр ерактыкта урнаша.
Административ яктан дәүләт 2 провинциягә бүленә: Сан-Томе һәм Принсипи. Алар, үз чиратында, 7 округка бүленә (6 округ Сан-Томега керә, 1 округ — Принсипига).
Дәүләттә рәсми саннар буенча 163 мең кеше яши. Халыкның күпчелеге Сан-Томе утравында яши. Принсипи утравында нибары 6 мең кеше гомер кичерә. Этник яктан биредә креоллар, метислар, аурупалылар һ.б. яши.
Утраулар португал диңгезчеләре тарафыннан 1469-1471 еллар аралыгында ачылганнар. Беренче торак урыны биредә 1493 елда нигезләнгән. Утрауларда башта шикәр плантацияләре ачылган, ә 1908 елга Сан-Томе дөньяда иң күп какао җитештерүчесенә әйләнгән. 1975 елның 12 июлендә Португалия дәүләткә бәйсезлек бирә. 1990 еллардан башлап илдә демократик реформалар үткәрелә.
Диннәр
- Төп мәкалә: Сан-Томе һәм Принсипида ислам
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Сан-Томе һәм Принсипи Демократик Җөмһүрияте Президентының рәсми сайты [порт.]
- Сан-Томе һәм Принсипи Демократик Җөмһүрияте Милли Җыелышның рәсми сайты [порт.]
- Милли статистика институты 2009 елның 13 ноябрь көнендә архивланган. [порт.]