Сан-Томе һәм Принсипида ислам

Сан-Томе һәм Принсипида ислам (порт. Islamismo em São Tomé e Príncipe, гарәп. الإسلام في ساو تومي وبرينسيب‎) ― утрау-дәүләттәге диннәрнең берсе[1]. Ил бәйсезлек алган 1975 елдан 1990 елга кадәр ислам Сан-Томе һәм Принсипи территориясендә тыелган була, ил демократияләшү юлына баскач, дин иреге игълан ителә. Шуннан соң ислам диненә үсү өчен мөмкинлекләр ачыла. Мөселман җәмгыяте зур түгел, әмма динамик рәвештә үсә. Төрле мәгълүматлар буенча, ил халкының (163 ― 200 мең) 1―3,5 % ын мөселманнар тәшкил итә. 71,9 % халык ― католиклар [2], 10,2 % — башка христианнар, 17,9% — башка диннәр тарафдарлары яки атеистлар[3]

undefined

Тарих

1471 елның 21 декабрендә Португалия диңгезчеләре Гвинея култыгында экватор янында кеше яшәми торган утрау таба һәм аны Сан-Томе дип атый. 1472 елның 17 гыйнварында Португалия диңгезчеләре кеше яшәми торган тагын бер утрау таба, әлеге утрау 1502 елда Принсипи исемен ала. Сан-Томе һәм Принсипи күп еллар дәвамында Португалия колониясе була, португаллар әлеге утрауларда католик динен тарата. Христианлык дәүләт дине дип игълан ителә, ислам дине тыела. Ислам Сан-Томе һәм Принсипига XX гасыр ахырында, 1990 елда ил демократия юлына баскач һәм диннәр иреге игълан ителгәннән соң, үтеп керә башлый[4][5][6]. Соңгы ун елда Камерун һәм Нигериядән[7] мөһаҗирләрнең күпләп килүе илдәге мөселман җәмгыятенең әгъзалары саны артуга китерә[8]. «Бәйсез демократия хәрәкәте» сәяси фиркасенең генераль секретаре Патрис Эмери Тровоаданың  [рус.] Исламны яклавы нәтиҗәсендә мөселманнарның саны арта[5]. Тровоада үзе Ислам динен 1984 елда Парижда Габонның элеккеге президенты Али Бонго  [рус.] улы Гомәр Бонго йогынтысында кабул иткән[9].

Ислам

Сан-Томе һәм Принсипида мөселманнар саны күп түгел: 1000[10][11]– 5500 кеше, бу төрле чыганаклар буенча, 1 %[10][12], 2 % [13][14][15], 3 % [16][17] яки 3,5 % [18] тәшкил итә. Нигездә, болар – Нигерия һәм Камеруннан килгән мөһаҗирләр[8][19]. Утрауда бер сөнни мәчете бар, дини җәмгыять башлыгы ― шәех Әл-Вакур Хәсән[4]. Сан-Томе һәм Принсипи Ислам ассоциациясе (Associação Islâmica de São Tomé e Príncipe) башлыгы ― Әл-Хаҗ Мөхәммәд Лима (El Haj Muamed Lima)[6].

Абдулла Родригес (Амри) җитәкләгән Әхмәдия мөселман җәмгыятенең йөзгә якын тарафдары бар һәм утрау-дәүләттә үз җыелышларын һәм конференцияләрен үткәрә. Әхмәдия җәмгыятенең штаб-фатиры даз-Алмас авылында Ме-Зочи округында  [ингл.] урнашкан[20].

Согуд Гарәбстаны һәм Ливия хөкүмәтләре Сан-Томе һәм Принсипи мөселман җәмгыятенә ярдәм күрсәтә. Сан-Томе һәм Принсипи студентлары Согуд Гарәбстаны уку йортларында ислам нигезләрен һәм шәригатьне өйрәнә[6].

Искәрмәләр

  1. . — ISBN 9785224024575.
  2. The World Factbook — Central Intelligence Agency (ингл.). www.cia.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2018. Архивировано 18 сентябрь 2015 года.
  3. Table: Christian Population in Numbers by Country  [ингл.], Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-12-19). 2 апрель 2018 тикшерелде.
  4. 1 2 (( رحلة إلى ساوتومي وبرنسيب .. الجمهورية الأفريقية في خليج غينيا )) - إبراهيم سرحان (араб.). www.sfari.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2018.
  5. 1 2 As dimensões políticas das religiosidades em São Tomé e Príncipe.
  6. 1 2 3 Ramadão em STP  [порт.], Téla Nón (2017-06-06). 6 апрель 2018 тикшерелде.
  7. International Monetary Fund Research Dept. . — ISBN 9781475551631.
  8. 1 2 Religion In Sao Tome And Principe  [ингл.], WorldAtlas. 2 апрель 2018 тикшерелде.
  9. TITLE. www.africa21online.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 апрель 2018. Архивировано 12 апрель 2018 года.
  10. 1 2 Ludwig W. Adamec. . — ISBN 9781442277243.
  11. Eonius Muslim. Islam Paraná: A população muçulmana nos países lusófonos. Islam Paraná (27 декабрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2018.
  12. Table: Muslim Population by Country  [ингл.], Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 30 март 2018 тикшерелде.
  13. International Religious Freedom Report for 2014 (ингл.). www.state.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2018.
  14. [https://www.state.gov/documents/organization/268930.pdf SAO TOME AND PRINCIPE 2016 INTERNATIONAL RELIGIOUS FREEDOM REPORT].
  15. São Tomé e Principe - Ajuda à Igreja que Sofre.
  16. Fazle Elahi Ahmad. Muslim Population in Africa. muslimpopulation.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2018.
  17. Religions - São Tomé and Príncipe (ингл.). www.nationsencyclopedia.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2018.
  18. Сколько мусульман в мире  [рус.], ANSAR.RU. 4 апрель 2018 тикшерелде.
  19. Sao Tome and Principe (ингл.). www.patheos.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2018.
  20. Jornal Transparência - Diário de São Tomé e Príncipe. www.jornaltransparencia.st. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2018.

Тема буенча өстәмә