Лесотода ислам
Тарих
Лесото Конституциясе дин тоту иреген яклый, хөкүмәт тарафыннан әлеге хокук киң һәм тулаем саклана[2].
Бәяләүләр буенча, Лесото халкының 95 % ы ― христианнар [3] (католиклар ― 49,1 %, протестантлар ― 18,2 %, илленчеләр ― 15,4 %, англикан чиркәве тарафдарлары ― 5,3 %, башка христианнар ― 1,8 %). Христиан булмаган (Ислам, җирле традицион, яһүд, Һинд һ. б.) диннәр тарафдарлары ил халкының 1,5 % ын, бернинди дин тотмаучылар 3,5 % ын тәшкил итә [4].
Мөселманнар
Лесото мөселманнарының зур күпчелеге ― сөнниләр. Шигыйлар 1000, Әхмәдиячеләр 350 кеше исәпләнә [5].
Мөселманнар арасында Көньяк Азиядән (Һиндстан, Пакистан, Бангладеш һәм Шри-Ланка) чыгучылар күп. Көньяк Азия мөселманнары Лесотода бизнес һәм сәүдә белән шөгыльләнү максатында урнашып калган [6]. 1900-елларда берничә гаилә Дурбан шәһәреннән (Көньяк Африка Республикасының Квазулу-Натал провинциясе) бирегә күчеп килгән.
1966 елда ил Бөекбританиядән бәйсезлек алган.
Мәчетләр
Лесотода мәчетләр һәм гыйбадәт заллары (Jamaat Khana) ил башкаласы Масеру шәһәрендә, Бутха-Бутхе провинциясендә һәм башка урыннарда (Jamaat Khana at Jackpot Market, Bus Stop Jamaat Khana, Pioneer Mall Jamaat Khana, Sekamaneng Islamic Centre Jamaat Khana, Osaman Masjid, Ha-Hoohlo Jamaat Khana) урнашкан.
Искәрмәләр
- ↑ Adherents.com — Religion by Location. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 февраль 2013. Архивировано из оригинала 3 февраль 2017 года.
- ↑ International Religious Freedom Report 2007: Lesotho. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007)
- ↑ Table: Christian Population as Percentages of Total Population by Country. Pew Research Center. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2018. Архивировано 11 май 2017 года.
- ↑ Lesotho, CIA Factbook
- ↑ Ahmadiyya Muslim Mosques Around the World. The Ahmadiyya Muslim Community. 2008. pg. 107. ISBN 1-882494-51-2
- ↑ Matope, Tsitsi Lesotho's Diverse cultures. Public Eye Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 август 2014. Архивировано 11 август 2014 года.