Тогода ислам

Тогода ислам (фр. Islam au Togo, гарәп. الإسلام في توغو‎) ― шактый тарафдарлары булган дин, ил халкының (6,2 млн) 15―30 % ын мөселманнар тәшкил итә[1][2][3][4]. Тогода Ислам Көнбатыш Африканың күпчелек илләре белән бер үк вакытта барлыкка килгән. Того мөселманнарының күбесе – Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр.

Тарих

Ислам Сахарадан көньякка, Көнбатыш Африкага беренче тапкыр тоз һәм алтын белән сәүдә итү юллары аша кергән. Исламны кабул иткән бәрбәр һәм туарег сәүдәгәрләре Сахара аша үтүче сәүдә юллары буйлап сәяхәт итә. Вакытлар узу белән, әлеге сәүдәгәрләрне сәяхәтләрендә мөселман руханилары һәм галимнәре, җирле халыкны ислам диненә җәлеп итеп, өйрәтеп, сүдә юлларында намаз кылу урыннарын булдырып, озатып йөргән.

XV гасырдан ислам хауса һәм фула күчмә кабиләләре ярдәмендә илнең төньяк өлешендә тарала башлый. Тогоның көньяк өлеше Дагомея корольлеге составына керә, анда Африканың традицион диннәре сакланып калган. XVI гасырда Португалия илнең яр буе районнарын колониягә әйләндерә һәм бу төбәккә христианлык алып килә[5]. XIX гасыр башында илдәге мөселманнарның саны Нигериянең төньягыннан хауса һәм фула кабиләләре җиһадыннан күпләп качып килүче мөселман качаклары исәбенә арткан.

Саны һәм таралышы

Мөселманнарның саны төрле чыганакта төрлечә бәяләнә. CIA World Factbook (ҮРИ дөньякүләм белешмәлеге) мөселманнар санын 20 % итеп күрсәтә. Pew Research Center (Пью тикшеренү үзәге) үткәргән сораштыру халыкның 12,2 % ын яки 809 000 кешене мөселман дип бәяләгән (2009 елга)[6].

Мөселманнар күбесенчә илнең төньягында яши. Мөселманнарның күбесе Мәлики мәзһәбендәге сөнниләр. Ислам фула, хауса, эве, йоруба[7] һәм башка этник төркемнәр арасында таралган. Күчмә фула, хауса кабиләләре исламны хәзерге Гвинея, Сьерра-Леоне һәм Либерия кебек урыннарга таратуда катнаша.

Оешма

Того мөселманнары федерациясе илдә иң зур мөселман оешмасы булып тора. Ул ислам белән бәйле эшләр белән шөгыльләнә һәм экстремизмга каршы чыга[8].

Билгеле мөселманнар

  • Мөхәммәд Кадер  [ингл.] (Мөхәммәд Габделкадер Кубаҗа Туре, фр. Mohamed Abdel Kader Coubadja Touré, 1979 елда туган) – Того җыелма командасында уйнаган, Футбол буенча дөнья чемпионатында гол керткән беренче Того футболчысы.

Искәрмәләр

  1. Logo, Alphonse. Togolese Muslims begin spiritual preparations for Ramadan, AA (17 June 2015).
  2. Wikiwix's cache. archive.wikiwix.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2017. Архивировано из оригинала 22 март 2014 года.
  3. The World Factbook — Central Intelligence Agency (ингл.). www.cia.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2017. Архивировано из оригинала 12 май 2014 года.
  4. The World Factbook — Central Intelligence Agency (ингл.). www.cia.gov. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 февраль 2017. Архивировано 31 август 2020 года.
  5. 7.2. Западная Африка в эпоху колониального проникновения европейских держав (XV—XVIII вв.). www.runivers.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2017.
  6. Muslimpopulation.pdf(үле сылтама)
  7. Iyalaje, Programming: Alexander Kolchin. Сердце Традиции Йоруба < Йорубаланд | Центр африканской традиции Йоруба в России. www.yorubaland.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2017. Архивировано из оригинала 11 декабрь 2016 года.
  8. Muslims playing active role in Togo, Arab News (22 February 2013).

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр