Эсватинида ислам

Эсватинида ислам (ингл. Islam in Eswatini, свази. Islam a Umbuso weSwatini, гарәп. الإسلام في سوازيلند‎) ― Эсватини (2018 елга кадәр ― Свазиленд) корольлегендә азчылык дине (2 %). Эсватини мөселманнары ― Британия империясе колониясе чорында Көньяк Африкадан һәм Көньяк Азия илләреннән ялланып эшкә килгән эшчеләр һәм аларның нәселе[1], сөнниләр.

Илдә өстенлекле дин ― христианлык. 2006 елның 8 февралендә үз көченә кергән илнең Конституциясе дин тоту иреген гарантияләми, әмма хөкүмәт дин тоту иреген хөрмәт итә[1].

Тарих

Эсватинида дингә ышанучылар ― күбесенчә, христианнар, ил халкының (1,1 млн, 2021 елның июленә [2]) өчтән бер өлеше ― җирле традицион ышанулар тарафдарлары. Барлык халыкның 83 % ы христиан динен тота. Илдә англикан, протестантлык һәм җирле африкан чиркәүләре эшчәнлек алып бара. Рим-католик чиркәве тарафдарлары ― 6 %. 2012 елның 18 июлендә Эллина Вамукоя (Ellinah Wamukoya) Свазиленд англикан чиркәвенең епискобы итеп сайлана, Африкада епископ дәрәҗәсе алган беренче хатын-кыз була [1]. Халыкның 15 % ы традицион диннәргә ышана. Илдәге христиан булмаган диннәргә: Ислам дине (2 % [3]), Бәһаи дине (0,5 %), Һинд дине (0,2 %) керә [4]. 2013 елда биредә 14 яһүд гаиләсе яшәгән [5].

Ислам йоласы буенча уздырылган никах, дәүләт оешмасында теркәлмәгән никах саналып, Эсватини корольлегендә рәсми танылмый [6], әмма, җирле имам Локман Асока (Luqman Asooka) сүзләренчә, мөселман никахлары Конституциядә рөхсәт ителгән гадәти никах булып санала ала.

Ислам

Ислам, Бәһаи, Һинд диннәре тарафдарлары һәм яһүдиләр ― нигездә, шәһәр районнарында яшәүче мөһаҗирләр.

АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматлары буенча, ислам тарафдарлары халыкның 2 % ын тәшкил итә[7], шул ук вакытта илнең рәсми хөкүмәте раслаганча, мөселманнар халыкның 0,2 % ыннан да артык түгел[1].

islamicweb.com мәгълүматлары буенча, бүген Эсватинида (Свазилендта) 99,873 мөселман яши, ягъни халыкның гомуми саныннан 10% тирәсе. Халыклар энциклопедиясе дә шундый ук мәгълүматлар китерә.

Эсватини мөселманнары ― җирле халык вәкилләре һәм колония чорында Көньяк Азия илләреннән ялланып эшкә килгән эшчеләр һәм аларның нәселе[1].

Мөселман җәмгыяте

1968 елда Свазиленд Британия империясеннән бәйсезлек ала. Свазилендта беренче мөселман җәмгыяте 1960-еллар башында, Малави мөселманнары асбест шахталарында эшләү өчен килгәч, оешкан. Кайбер кечкенә шәһәрләрдә малави-свази җәмгыятьләре барлыкка килгән. Ислам 1972 елда, Свазиленд короле (1921—1982) Собуза II  [ингл.] (1899―1982) хуплавы белән, илдәге диннәрнең берсе буларак танылган. Шул вакыттан башлап, мөселманнар монархның иминлеге өчен дога кылу өчен, җомга намазларына җыела башлый һәм шәһәр районнарында Ислам үзәкләре булдырыла [8].

Илнең Әхмәдия мөселман җәмгыятендә 250 әгъза исәпләнә [9].

Свазиленд ислам оешмасының (ингл. Organization of the Islamic Swaziland) рәсми сайты ― swaziland-islam.org.sz. Оешма президенты ― Усман Мансур (Usman Mansur)[10].

Мәчетләр

Тышкы сылтамалар

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 4 5 Religious Intelligence. Country Profile: Swaziland (Kingdom of Swaziland). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2021. Архивировано 26 июнь 2008 года.
  2. ↑ Eswatini. Population. cia.gov [ингл.]
  3. ↑ Bureau of Democracy, Human Rights and Labor International Religious Freedom Report for 2015. U.S. State Department.
  4. ↑ Religious Intelligence. Country Profile: Swaziland (Kingdom of Swaziland). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2021. Архивировано 26 июнь 2008 года.
  5. ↑ Maltz, Judy A black Swazi Jew defends his people in Hungary. Haaretz (7 май 2013).
  6. ↑ Zulu, Phathizwe. Swaziland marriage law leaves Muslims in legal quagmire, Anadolu Agency (26 November 2016).
  7. ↑ US State Dept Religious Freedom Index 2012. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июль 2014.
  8. ↑ Tayob, Abdulkader (1999). "Southern Africa". in Westerlund, David. Islam Outside the Arab World. London: Routledge. pp. 115. ISBN 0-7007-1124-4. https://books.google.com/books?id=1DH9wZky30EC. 
  9. ↑ Ahmadiyya Muslim Mosques Around the World. The Ahmadiyya Muslim Community. 2008. pg. 107. ISBN 1-882494-51-2
  10. ↑ Swaziland Jamin Kebebasan Beribadah Umat Islam. republika.co.id, 31.01.2019
  11. ↑ Masjid Pertama Swaziland Dibangun pada 1978 Masjid Pertama Swaziland Dibangun pada 1978. republika.co.id, 11.12.2018
  12. ↑ Muslim Swaziland Mendamba Masjid. republika.co.id, 31.01. 2019
  13. ↑ Swaziland Islam-Homepage (archive.org)

Тема буенча өстәмә