Чадта ислам

Чадта ислам (фр. Islam au Tchad, гарәп. الإسلام في تشاد‎) ― иң күп тарафдарлары булган дин. Мөселманнар, нигездә, илнең төньяк районнарында яши һәм ил халкының (17,4 млн) ~57,8 % ын тәшкил итә [1].

Тарих

Хәзерге Чад территориясенә Ислам XI гасыр ахырында үтеп керә башлый[2]. Ислам дине, иң беренче чиратта, катлаулы географик шартлар аркасында, бу илгә бик акрынлык белән үтеп керә алган. Гарәпләр белән элемтәләр начар булу сәбәпле, Чадта гарәп телен белүче кешеләр аз [3].

Ислам

Илдә Мәлики мәзһәбендәге сөнни исламы өстенлек итә, гарәпләр арасында шулай ук Шәфигый мәзһәбе тарафдарлары да бар. Илнең төньягында Кадыйрия тәрикатенең ( ru) йогынтысы көчле, көньякта — Тиҗания (ru), илнең кайбер төбәкләрендә – Санусия тәрикате ( ru) тарафдарлары бар. Бәяләүләр буенча, Чад мөселманнарының 5―10 % ы – Исламның фундаменталь юнәлешләре — Ваһһабичылык һәм Сәләфилек ( ru) яклы [4]. Чад мөселманнары еш кына ислам традицияләрен ислам кергәнче булган йолалар һәм ышанулар белән берләштерә.

Чад мөселманнарының 48 % ы үзләрен сөнниләр, 21 % ы – шигыйлар, 4 % ы – әхмәдияләр дип саный, калган өлеше үзләрен билгеле бер төркемгә бәйләп карамый [5].

Ислам мәгарифе

Согуд Гарәбстаны кебек башка мөселман илләре белән чагыштырганда,, Чадта Ислам мәгарифе начар үсеш алган[6].

Чадтагы беренче мөселман мәктәбе – École Mohamed Illech, аңа 1918 елда нигез салынган[7]. Югары ислам белеме алу өчен, Чад студентлары Мисырга (Әл-Әзһәр университеты), Суданга (Хартум) һ. б. мөселман илләренә бара.

Искәрмәләр

  1. ↑ J. Gordon Melton, Martin Baumann. Religions of the World: A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs and Practices. Oxford, England, ABC CLIO, 2010. isbn = 1-57607-223-1 [ингл.]
  2. ↑ Чад. Энциклопедия Кругосвет. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 октябрь 2013.
  3. ↑ Islam in Chad. «Government Local». Library of Congress country studies, December 1988.
  4. ↑ Chad (ингл.). International Religious Freedom Report 2007. The Office of Website Management, Bureau of Public Affairs. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2013.
  5. ↑ The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Forum on Religious & Public life (9 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2012. Архивировано из оригинала 24 октябрь 2012 года.
  6. ↑ Islam in Saudi Arabia 2013 елның 18 октябрь көнендә архивланган.. «Islamic counsels», Monday April 22, 2013.
  7. ↑ Chad country study. This article incorporates text from this source, which is in the public domain

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр