Бенинда ислам
Бенинда ислам | |
---|---|
Дәүләт | |
SEO_description | Ислам в Бенине — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
SEO_title | Ислам в Бенине — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Бенинда ислам РУВИКИ.Медиада |
Бенинда ислам (фр. Islam au Bénin, гарәп. الإسلام في بنين ) ― илдә тарафдарлары саны буенча икенче урындагы дин. 2013 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Бенин халкының (12, 8 млн кеше, 2020 елгы бәяләү буенча) 27, 7 % ы ― мөселманнар [1][2], 48,5 % ы ― христианнар, 11,6 % ы ― Вуду тарафдары.
Тарих
Урта гасырларда Ислам диненең киң таралышы, барыннан да элек, Төньяк Африка бәрбәрләре һәм туареглар белән сәүдә элемтәләренә бәйле [3][4]. XV гасырдан башлап, ислам Сонгай дәүләте составына кергән илнең төньяк өлешендә тарала башлый.
Шул ук вакытта хәзерге Бенинның көньяк өлеше башта Бенин патшалыгы, Ойо дәүләтенә [5], соңрак Дагомея корольлеге составына керә, анда Африканың традицион диннәре сакланган [6][3].
XIX гасыр башында мөселманнар саны Нигериянең төньягыннан күпләп күчеп килгән мөселман качаклары хисабына арткан [7].
Саны һәм таралышы
Мөселманнар, нигездә, Бенинның төньяк-көнчыгышында һәм көньяк-көнчыгышында яшиләр. Бенин мөселманнарының күп өлеше сөнниләр, шулай ук, нигездә, Якын Көнчыгыштан килгән мөһаҗирләр арасында шигыйлар да бар [1]. Әхмәдия җәмгыяте 2006 елда барлыкка килгән.
Ислам илнең фульбе [8], барба [9], сомба [10], йоруба [11], буса [12] кебек этник төркемнәре арасында киң таралган.
Еш кына, бер гаилә эчендә христиан, ислам яки җирле традицион ышанулар тарафдары булган туганнарны очратырга мөмкин.
Мәчетләр
Бениндагы иң зур мәчет ― ил башкаласы Порто-Новодагы Әл-Мәһди мәчете. Ул 2008 елда төзелгән һәм бер үк вакытта 7000 кешене сыйдыра ала [13].
Параку шәһәрендә гыйбадәтханәләр арасында иң күбе ― мөселман мәчетләре.
- Mosquée de Tanéka-Béri (3).jpg
Копарго шәһәре мәчете
- ParakouMosque.jpg
Параку шәһәре мәчете
- La Place idi Natitingou.jpg
Натитингу I округындагы мәчет
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Benin, U.S. Department of State. 3 февраль 2017 тикшерелде.
- ↑ The World Factbook — Central Intelligence Agency (ингл.). www.cia.gov. Дата обращения: 3 февраль 2017. Архивировано из оригинала 12 май 2014 года.
- ↑ 3,0 3,1 Теа Бюттнер.История Африки с древнейших времен.Глава III . rikonti-khalsivar.narod.ru. Дата обращения: 13 февраль 2017.
- ↑ SeCaToR. Путешествие во времени: История Африки: ЦИВИЛИЗАЦИИ ДОЛИНЫ НИГЕРА (Мали). www.geografia.ru. Дата обращения: 13 февраль 2017.
- ↑ Iyalaje, Programming: Alexander Kolchin. Сердце Традиции Йоруба < Йорубаланд | Центр африканской традиции Йоруба в России . www.yorubaland.ru. Дата обращения: 15 февраль 2017. Архивировано из оригинала 11 декабрь 2016 года.
- ↑ Robert Cornevin: Histoire du Dahomey. Editions Berger Levrault, Paris 1962. .
- ↑ J. Gordon Melton, Martin Baumann. Religions of the World: A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs and Practices. — Oxford, England: ABC CLIO, 2010. — С. 1208—1212. — 3200 с. — ISBN 1-57607-223-1. .
- ↑ Загадки племени фульбе | Интернет журнал РЕПИН.инфо . repin.info. Дата обращения: 13 февраль 2017.
- ↑ Барба (Бенин) — Etnolog.ru . etnolog.ru. Дата обращения: 3 февраль 2017.
- ↑ Сомба (Бенин, Того, Гана) — Etnolog.ru . www.etnolog.ru. Дата обращения: 3 февраль 2017.
- ↑ Бондаренко Д. М., Исмагилова Р. Н. Йоруба // Народы и религии мира / Глав. ред. В. А. Тишков. М.: Большая Российская энциклопедия, 1999. .
- ↑ Ольдерогге Д. А., Потехин И. И. / Гл. ред. Смирнов С. Р. // Народы Африки . — М.: Академия наук СССР, 1954. — С. 290—293. .
- ↑ El Mehdî Camii, Porto-Novo, Benin . dunyacamileri.blogspot.ru. Дата обращения: 13 февраль 2017.