Намибиядә ислам
Намибиядә ислам (ингл. Islam in Namibia, гарәп. الإسلام في نامبيا) ― Намибия Республикасында азчылык дине, илдәге тарафдарлары саны – 9 мең [1].
Тарих
Намибия ― нигездә, христиан иле. Илдә тарафдарлары саны буенча кечкенә, әмма динамик үсештәге мөселман җәмгыяте эшчәнлек алып бара.
Мөселманнар саны
2009 елда Намибиядә мөселманнар саны 3000 нән 5000 кешегә кадәр дип бәяләнгән [2]. 2011 елда, бәяләүләр буенча, илдә 9000 мөселман исәпләнә[3] күбесе Нама халкы. Нама халкының күпчелеге ― христианнар, шул ук вакытта ислам динендәге намалар Намибиядәге мөселманнарның күпчелеген тәшкил итә [4].
Ислам, яһүд дине, буддизм һәм бәһаи диннәре белән беррәттән, Намибиядә иң зур азчылык диннәр булып исәпләнә, гомумән алганда, әлеге дин тарафдарлары Намибия халкының (2,5 млн, 2020 елга бәяләмә) ~ 1 % ын гына тәшкил итә.
Намибия мөселман җәмгыяте үсеше
Намибия мөселманнарының күпчелеге ― намаку (нама) этник төркеме вәкиле [5]. Бу, нигездә, ислам динен 1980 елда кабул иткән күренекле нама сәясәтчесе Джейкобс Сәлмән Дамир (Jacobs Salmaan Dhameer) тырышлыгы нәтиҗәсе дип санала [5].
Илдә беренче мәчет саналучы Соуэто ислам үзәгенә (Soweto Islamic Centre) 1986 елда нигез салынган һәм ул Катутурада урнашкан.
2009 елның май аена, илдә унике мәчет исәпләнә: алтысы – ил башкаласы Виндхукта, икесе – Замбези өлкәсе үзәге Катима-Мулило шәһәрендә, берсе ― илнең төп диңгез порты Уолфиш-Бейда һәм өчесе ― илнең төньягында элеккеге Овамболендта урнашкан [2].
Намибия ислам шәригать суды советы (Namibia Islamic Judicial Council) илнең иң төньягында, Ангола белән чиктәге Охангвена өлкәсенә керүче Ондобе (Ondobe) административ берәмлегендә урнашкан [6].
NIHA (Namibia Islamic Halaal Association, Намибия Ислам Хәләл ассоциациясе) ― Намибиядә хәләл сертификатлаштыру буенча иң өлкән орган (2001 елда оешкан), ул Көньяк Африкада һәм күп кенә Ислам дәүләтләрендә танылган.
Искәрмәләр
- ↑ Table: Muslim Population by Country [ингл.], Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 29 сентябрь 2017 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Nathalie Rosa Bucher (12 May 2009): Finding Sanctuary in Islam Inter Press Service News Agency
- ↑ Table: Muslim Population by Country. Pew Research Center (27 гыйнвар 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 март 2017.
- ↑ Islam in Namibia, making an impact. Islamonline.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2021. Архивировано 15 февраль 2020 года.
- ↑ 1 2 [http://www.islamonline.net/English/News/2006-06/01/02.shtml IslamOnline.net- News
- ↑ ijcnam.org, archived from the original on 2011-08-09, retrieved 2021-11-05