Зимбабведа ислам

Зимбабведа ислам (ингл. Islam in Zimbabwe, гарәп. الإسلام في زيمبابوي‎) ― азчылык дине. Зимбабве халкының (14,4 млн, 2018 елга) ~1 проценты (120 мең кеше[1]) ― ислам дине тарафдары [2]. Башка чыганаклар буенча, илдәге мөселманнар саны 200 000 кеше тәшкил итә.

Тарих

Ил халкының 84,1 % ы ― христианнар (ш. и. 69,2 % ы ― протестантлар, 14,9 % ы ― башка христианнар), 10,2 % ы ― бернинди дә дин тотмаучылар яки атеистлар, 4,5 % ы ― җирле традицион диннәргә ышанучылар, 1,2 % ы ― башка диннәр вәкилләре (ш. и. ислам (0,9 %), буддизм (<0,1 %), индуизм (< 0,1%) һәм яһүдиләр (<0,1 %)).

1996 елда христиан евангелистлары һәм мөселманнар арасында киеренкелек туа, ул чакта илдәге христиан күпчелеге хәләл йоласы буенча әзерләнгән иткә  [ингл.] бойкот ясарга өнди. Итне хәләл ысул белән әзерләү икътисади сәбәпләр аркасында (илдә әзерләнгән итне мөселман дәүләтләренә экспортка чыгару мөмкин булсын өчен) кабул ителгән була[3].

Саны һәм таралышы

Зимбабвеның зур булмаган, әмма көчәя баручы мөселман җәмгыяте ― нигездә, Көньяк Азиядән (Пакистаннан һәм Һиндстаннан) күчеп килгән мөһаҗирләр. Ислам тарафдарларының саны Зимбабве ватандашлары һәм берничә дистә ел дәвамында башка Африка илләреннән, Мозамбиктагы ватандашлар сугышыннан яки күрше Малавидагы (Яо  [ингл.] кабиләсе вәкилләре) хәерчелектән качып килгән мөһаҗирләр исәбенә арта бара.

Мәгълүмати-пропаганда тырышлыгы нәтиҗәсендә, илнең авыл районнарында кайбер юлбашчылар һәм старосталар христианлыктан исламга күчкән [4].

Зимбабведа һәм Көньяк Африка Республикасында яшәүче (халык саны 70 000 тирәсе) лемба  [ингл.] этник төркеме Якын Көнчыгыштагы яһүдиләр һәм мөселманнар белән охшаш мәдәни традицияләргә ия (мәсәлән, бер Аллаһыга ышану, дуңгыз итен куллануны тыю, ир балаларны сөннәткә утырту ― циркумци́зия) [5]. Аларның күбесе рәсми рәвештә христианнар һәм мөселманнар дип санала.

Мәчетләр

undefined

Зимбабвеның барлык зур шәһәрләрендә мәчетләр бар. Ил башкаласы Хараре  [ингл.] шәһәрендә ― 18, Булавайо  [ингл.] шәһәрендә ― 8, авыл районнарында ― берничә мәчет урнашкан.

Зимбабвеның Бөек мөфтиехәнбәли мәзһәбендәге Исмәгыйль бин Муса Менк  [ингл.] (Мөфти Менк, 1975 елгы) [6].

Зимбабве мөселман җәмгыяте Күвәйтта урнашкан Африка мөселман агентлыгыннан  [ингл.] (ингл. AMА) ярдәм ала. Кайбер авыл җәмгыятьләре әлеге оешма тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм нәтиҗәсендә, ислам динен кабул иткән.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. The World Factbook
  2. Zimbabwe (en-US), U.S. Department of State. «"An estimated 1 percent of the total population is Muslim."»
  3. Voir l’Калып:Lien brisé en anglais de Munetsi Ruzivo, enseignant en religions à l’université du Zimbabwe.
  4. Zimbabwe [неопр.]. U.S. Department of State. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2020.
  5. Hove, Musavengana. Muslims court Varemba community  [ингл.], The Herald.
  6. Piscatori, James; Saikal, Amin (19 September 2019). Islam Beyond Borders: The Umma in World Politics. ISBN 9781108481250. https://books.google.com/books?id=ftGoDwAAQBAJ&q=grand+mufti+Menk&pg=PA103. 

Тема буенча өстәмә