Гвинеядә ислам

Файл:Mosquée Faycal.jpg
Конакри Бөек мәчете  [ингл.] (Фейсал мәчете). 1982 елда ачылган
Файл:Mosquée de kankan.jpg
Канкан  [ингл.] шәһәрендәге мәчет

Гвинеядә ислам (фр. Islam en Guinée, гарәп. الإسلام في غينيا‎) ― күпчелек дине. 2013 ел мәгълүматлары буенча, ил халкының (12 млн кеше, 2020 ел) 85 % ы – мөселманнар[1][2]. Ислам тарафдарларының күпчелеге ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шулай ук Кадыйрия һәм Тиҗания суфичылык тарикатьләре вәкилләре дә бар[1].

Тарих

undefined

Гвинеядә ил халкының 85 % ы – мөселманнар, 8 % ы ― христианнар, 7 % ы ― җирле традицион диннәргә (анимизм) ышанучылар[3].

Ислам дине туган җире Гарәп ярымутравыннан Африкага тарала. Хәзерге Гвинеянең бер өлешен, шулай ук башка милләтләрне үз эченә алган Мали империясенә  [ингл.] нигез салучы Сундиата Кейта  [ингл.] (1217―1255) мөселман булмаган, әмма 1300 елга аның варислары мөселман динен кабул иткән булган [4]. Империянең унынчы хакиме Муса I  [ингл.] (1280―1337) исламны дәүләт дине итеп билгели [4].

XVII гасыр ахырына Гвинеянең таулы Фута Җаллон  [ингл.] төбәге ислам диненең таянычына әйләнә [5]. 1725 елда мөселман теократик дәүләтенә ― Фута Җаллон имамлыгына  [ингл.] нигез салынган [6] (1896―1912 елларда Франция протектораты)[7].

1891 елда Француз Гвинеясенә  [ингл.] нигез салына[4], хәзерге Гвинея территориясе колониаль идарә кул астына күчкән.

XX гасырда Пакистаннан килгән мөһаҗирләр белән илгә әхмәдиячеләр хәрәкәте үтеп кергән [8].

Бәйсезлек алгач

1958 елда Гвинея Франциядән бәйсезлеккә ирешкәч, аның беренче Президенты марксист Әхмәд Секу Туре  [ингл.] илдә Ислам йогынтысын киметергә омтылган, әмма популярлыгы кимегәч, 1970-елларда, үз идарәсен законлаштыру өчен, мөселман институтларын файдаланырга омтылган [1].

Әхмәд Секу Туре Гвинея башкаласы Конакрида  [ингл.] Согуд Гарәбстаны короле Фәхд  [ингл.] акчасына зур мәчет  [ингл.] төзеткән [9]. 1982 елда ачылган әлеге мәчет ― Көнбатыш Африкадагы иң зур (10 000 кешене сыйдыручы) мәчет [10].

Мәгариф

Гвинеянең мәҗбүри белем бирү программасы динне өйрәнүне үз эченә алмый, әмма бөтен ил буенча, бигрәк тә Фута-Җәллонда, күп кенә Ислам мәктәпләре бар [2]. Кайбер мәдрәсәләр Согуд Гарәбстаны, Күвәйт һәм Фарсы култыгының башка бай ислам дәүләтләреннән финанс ярдәме алып эшли [2].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Esposito, John L. (21 October 2004). The Oxford Dictionary of Islam. Oxford University Press. p. 97. ISBN 9780199757268. https://books.google.com/books?id=E324pQEEQQcC&pg=PA97. Retrieved 17 November 2016. 
  2. 1 2 3 Guinea 2013 Religious Freedom Report. United States Department of State.
  3. "Guinea 2012 International Religious Freedom Report", US State Department, Bureau of Democracy, Human Rights and Labor.
  4. 1 2 3 Все параметры шаблона {{cite web}} должны иметь имя. Hill, Margeri The Spread of Islam in West Africa: Containment, Mixing, and Reform from the Eighth to the Twentieth Century. Stanford University#Freeman Spogli Institute for International Studies.
  5. Camara, Mohamed S. Nation Building and the Politics of Islamic Internationalism in Guinea: Toward an Understanding of Muslims' Experience of Globalization in Africa. Embry–Riddle Aeronautical University.
  6. Фута-Джаллон. 2022 елның 19 июнь көнендә архивланган. БРЭ [рус.]
  7. Davidson, Basil (29 October 2014). West Africa Before the Colonial Era: A History to 1850. Routledge. p. 86. ISBN 9781317882657. https://books.google.com/books?id=4SEiBQAAQBAJ&pg=PA86. 
  8. J. Gordon Melton, Martin Baumann (21 September 2010). Religions of the World: A Comprehensive Encyclopedia of Beliefs. p. 1280. ISBN 978-1-59884-203-6. https://books.google.com/books?id=v2yiyLLOj88C&pg=PA1280. Retrieved June 4, 2014. 
  9. Conakry: Capital of Islamic Culture in the African Region for 2011. Islamic Educational, Scientific and Cultural Organization. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2021. Архивировано 5 декабрь 2018 года.
  10. Justin Schamotta. Famous Places in Guinea, Africa.

Тема буенча өстәмә