Нигерда ислам

Файл:Mosqué du Sultanat.JPG
Илнең икенче зур шәһәре Марадиның Солтанлык мәчете
Файл:Mosqué a Maradi 2.JPG
Маради шәһәрендәге мәчетләрнең берсе
Файл:Niger, Filingué (25), street scene with mosque.jpg
Филинг шәһәрендә кечкенә мәчет
Файл:Niger, Dantiandou (2), mosque.jpg
Дантианду мәчете

Нигерда ислам (фр. Islam au Niger, гарәп. الإسلام في النيجر‎ ) ― күпчелек дине. Ил халкының (24,1 млн кеше, 2020 елга) 99,3 % ы – мөселманнар [1]. Ислам дине тарафдарлары ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре. Илдә сәләфилек йогынтысы көчле. Исламда җирле традицион диннәр элементлары да бар [2]. Нигерда ислам диненең мең елдан артык тарихы булса да, күрше илләрнең ислам җәмгыятьләренең йогынтысы белән, XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында гына Нигердагы традицион диннәрдән өстенлек ала алган. Көнбатыш Африкадагы башка илләрдәге кебек үк, суфичылык тарикатьләре зур йогынтылы көчкә ия. Нигер дөньяви дәүләт булса да, ил хөкүмәте ислам диненең ил халкының абсолют күпчелеге өчен зур әһәмияткә ия булуын аңлап эш итә.

Нигер – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында әгъза булып торучы ил.

undefined

Демография

Нигер мөселманнарының зур күпчелеге – Тиҗания суфичылык тарикате белән бәйләнгән Мәлики мәзһәбе сөнниләре, якынча 7 % ы – шигыйлар, 6 % ы – әхмәдияләр [3][4]. Хаммалия һәм Санусия суфичылык тарикатьләре колониализм чорында илнең көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш төбәкләрендә ныгыса, соңгы 30 ел эчендә Нйасия тарикате һәм гарәп ваһһабичылыгы хәрәкәте барлыкка килгән [5].

Тарих

undefined

Ислам хәзерге Нигер территориясендә, XV гасырдан башлап, көнбатышта Сонгай империясенең  [ингл.] киңәюе нәтиҗәсендә һәм Мәгъриб белән Мисырдан килгән транссахара сәүдәсе йогынтысында тарала. Төньяктан туареглар экспансиясе (аның кульминациясе – XVII гасырда Канем-Борну империясенең ерак көнчыгыш өлкәләрендәге оазисларын басып алу була) нәтиҗәсендә бәрбәрләрнең гореф-гадәтләре урнаша. XVIII һәм XIX гасырларда, зарма һәм хауса халыклары, беренче чиратта, Сокото хәлифәлегендә (хәзерге Нигериядә), Суфичылык кардәшлекләренең көчле йогынтысында булган [6]. Кадыйрия тарикате XIX гасырда төньяк һәм көнчыгыш Нигерда ныклап урнашса, XX гасыр башында илнең көнбатышында Тиҗания тарикате көчәя. 1920-елларда Мали территориясеннән колониализмга каршы булган Хаммалия хәрәкәте үтеп кергән. Сенегалдан үтеп кергән Нйасия кардәшлеге Досо төбәгендә тарафдарлар тапса, гарәп ваһһабичылыгы хәрәкәте Согуд Гарәбстаны дәгъвәт оешмаларына таяна [5].

Хәзерге ислам

Дәүләт ярдәме

Хөкүмәт динне турыдан-туры финансламый һәм юридик яктан дин дәүләттән аерылган, әмма Мөселман радиосы министрлыгы кебек мөселманнарга юнәлтелгән берничә программаны финанслаган һәм 1982 елда Сай шәһәрендә Нигер Ислам университетын  [ингл.] төзүгә 18,5 миллион АКШ доллары бүлеп биргән [7].

Хөкүмәт өч мөселман, ике христиан бәйрәмен милли бәйрәмнәр дип игълан иткән [8].

1990-еллар каршылыгы

1990-елларда илне Ислам Республикасы итеп игълан итү һәм илнең хокукый системасын шәригать нигезендә үзгәртеп коруга юнәлтелгән агитация башланган.

2000 елның ноябрендә Ниамей һәм Маради шәһәрләрендә дини каршылык нигезендә бәрелешләр булып уза. Хөкүмәт аларны тиз бастыра, җитәкчеләрне төрмәгә яба, кайбер дини хәрәкәтләрне тыя. Бу вакыйгалар ул вакытта һәм хәзер, кагыйдә буларак, искәрмә буларак карала.

Нигер Бишенче республика Конституциясендә беркетелгән дөньяви дәүләт статусын саклап кала [9].

Толерантлык

Нигерда конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик яхшы дип санала, илнең күпчелек өлешендә гадәттәгечә кулланыла торган Ислам формалары башка конфессияләргә карата түземле булуы һәм шәхес иреген чикләүләр булмау белән аерылып тора [10]. Аерылышу һәм күпхатынлылык сирәк күренеш булып тора, хатын-кызларга, шул исәптән аларның киеменә карата бернинди тыюлар кабул ителмәгән [11]. Илнең барлык территориясендә исерткеч эчемлекләр сатыла.

Искәрмәләр

  1. Institut national de la statistique Recensement général de la population et de l'habitat 2012 (ноябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 июль 2018.
  2. Decalo (1997) pp.261-262, 206, 207
  3. International Religious Freedom Report 2007: Niger. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (September 14, 2007).
  4. The World's Muslims: Unity and Diversity. Pew Forum on Religious & Public life (9 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 август 2012. Архивировано 24 октябрь 2012 года.
  5. 1 2 Decalo (1997) p. 261-2, 158, 230
  6. James Decalo. Historical Dictionary of Niger. Scarecrow Press/ Metuchen. NJ - London (1979) ISBN 0-8108-1229-0 pp. 156-7, 193-4.
  7. Decalo (1997) p.170
  8. International Religious Freedom Report 2001: Niger. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (October 26, 2001).
  9. John L. Esposito. The Oxford Dictionary of Islam. Oxford University Press US, (2004) ISBN 0-19-512559-2 pp.233-234
  10. Islam is thriving in impoverished Niger. 6 December 1997 (Reuters)
  11. Dossier 17: The Muslim Religious Right ('Fundamentalists') and Sexuality 2009 елның 16 март көнендә архивланган.. Ayesha M. Imam, WLUML, (November 1997)

Тема буенча өстәмә