Аерылышу
Аерылышу | |
---|---|
Әүвәлгесе | никахта[d] и legal separation[d] |
SEO_description | Развод — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Нәрсәнең сәбәбе | фиктивный брак[d] |
Моның каршысы | Туй[d] |
Моңа өлешчә туры килә | измена[d] |
SEO_title | Развод — Рувики: Интернет-энциклопедия |
Аерылышу РУВИКИ.Медиада |
Аерылышу́ - өйләнешеп яшәүче гаиләләрнең никахны гамәлдән чыгару нәтиҗәсендә таркалу процессы. 1 елда 1000 кешегә яки өйләнешеп торучы 1000 парга туры килә торган аерылулар саны (аерылышу коэф.) белән исәпләнә.
1990 еллар уртасына кадәр аерылышу коэф. туктаусыз үсә, унъеллык ахырына исә кимү процессы күзәтелә (1994 тә 4,0 дән 1998 дә 2,9 га кадәр). Ләкин шуннан соңгы елларда аерылышулар нык арта һәм 2002 дә иң зур күрсәткечкә җитә, барысы 21020 аерылышу теркәлә (5,6). 2006да Татарстанда 15245 аерылышу теркәлгән.
Аерылышулар саны ир белән хатынның яшенә бәйле һәм иң күбесе 20-30 яшьтәгеләргә туры килә. Кагыйдә буларак, хатын-кызлар арасында аерылышулар - яшьрәк вакытта, ә ирләр арасында олыгая төшкәч ешрак очрый. 2006 елда аерылышучы ирләрнең 5,8% ы һәм хатын-кызларның 12,5% ы 18-24 яшьтә, тиңдәшле рәвештә, 49,4% һәм 50,2% - 25-39 яшьтә, 22,3% һәм 20,2% - 40-49 яшьтә, 9,5% һәм 8,3% ы - 50-59 яшьтә булган. Шәһәр халкы, бигрәк тә зуррак шәһәрдәгеләр, авыл халкына караганда ешрак аерылыша. Аерылышуның күпчелеге никахның беренче 5-10 елына туры килә. Баласыз гаиләләр балалыларга караганда чагыштырмача ешрак таркала. Шулай ук бер балалы гаиләләр арасында аерылышу коэф. ике яки өч балалы гаиләләргә караганда югарырак.
Чыганаклар
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 5 март көнендә архивланган.