Мароккода ислам

Файл:Larache Wafa mosque.jpg
Марокконың порт шәһәре Лараш мәчете

Мароккода ислам (гарәп. الإسلام في المغرب‎) – дәүләт динe. Ил халкының (37,1 млн кеше, 2020 елга) 99 % ы – мөселманнар (күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, шигыйлар аз санда, дәүләт тарафыннан эзәрлекләнә һәм яшерен эш итә) [1][2]. Сәләфилек йогынтысында илнең мәчетләрендә һәм башлангыч мәктәпләрендә мәҗбүри рәвештә әшәрилек  [ингл.] өйрәнелә. Мароккода исламның Заһирия  [ингл.] агымы да күзәтелә.

Тарих

Ислам дине Мароккода 680 елда Укба ибн Нәфи  [ингл.] җитәкчелегендә Төньяк Африканы гарәпләрнең яулап алулары вакытында барлыкка килә. 788 елда шигый Идрисиләр  [ингл.] Марокконың күпчелек өлешендә идарә иткән. Соңрак ил белән идарә иткән көчлерәк Ислам династияләре барлыкка килә. Алар арасында Әлмөрәбиләр  [ингл.] (1040―1147) беренче булып Марокконы, шулай ук Көнбатыш Африка, Испания һәм Алжирдагы зур төбәкләрне берләштерә. Әлмөрәбиләр чорында Мароккода Мәлики мәзһәбе (ислам юриспруденциясе мәктәбе) иң танылган мәзһәбкә әйләнә.

Әлмүвәһидиләр  [ингл.] идарә иткәндә (1121―1269), зур булмаган мөселман агымнары эзәрлекләнүгә дучар була һәм ортодоксаль сөнни исламы бөтен ил буенча тарала башлый [3][4][5].

2016 елда хөкүмәт Мәлики мәзһәбен алга таба үстерү стратегиясен эшли. Дини белем буенча дәреслекләрдә уку программасыннан көч куллануны пропагандалаучы өзекләр алына. Нәтиҗәдә, дини дәреслекләрдә элекке 50 урынына 24 дәрес калган [6][7].

Саны һәм таралышы

Pew тикшеренүләр үзәге мәгълүматы нигезендә, Мароккода мөселманнарның 99 % ы ― Мәлики мәзһәбе сөнниләре, калган 1 % ы – шигыйлар, Коръәнчеләр, гыйбәдияләр һ. б.

Мароккода күпсанлы сәләфи  [ингл.] хәрәкәте вәкилләре бар. Король Мөхәммәд VI  [ингл.] администрациясе дәүләт программасы ярдәмендә илдә сәләфилеккә каршы көрәшә, аның кысаларында 100 000 имам илнең 50 000 мәчетенә йөри һәм Мәлики мәзһәбенең гадәти исламын алга этәрә.

Искәрмәләр

  1. ↑ The World Factbook. Morocco (ингл.). Центральное разведывательное управление. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 ноябрь 2011. Архивировано 26 декабрь 2018 года.
  2. ↑ Chiites, Bahaïstes, Évangélistes : Les pratiques religieuses occultes au Maroc  [фр.]
  3. ↑ http://www.qantara.de/webcom/show_article.php/_c-476/_nr-1132/i.html
  4. ↑ Archived copy. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2010. Архивировано 12 июнь 2010 года.
  5. ↑ Archived copy. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2010. Архивировано 22 июль 2011 года.[art_id]=24583&cHash=e64aaa807d
  6. ↑ Vidino (2018). DE-RADICALIZATION IN THE MEDITERRANEAN - Comparing Challenges and Approaches. Milano: ISPI. pp. 69–70. ISBN 9788867058198. https://www.ispionline.it/sites/default/files/pubblicazioni/mediterraneo_def_web.pdf. Retrieved 2019-03-19. 
  7. ↑ FOCUS - Morocco reforms religious education to fight extremism (ингл.). France 24 (13 декабрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2018. Архивировано 27 декабрь 2018 года.

Тема буенча өстәмә