Судан
Суда́н (гарәпчә السودان, ингл. Sudan), тулы исем — Судан Җөмһүрияте (гарәпчә جمهورية السودان (Җөмһүриййат ас-Судан), ингл. Republic of Sudan) — Төньяк-көнчыгыш Африкада урнашкан Африканың иң зур дәүләте. Төньякта Мисыр белән, төньяк-көнбатышта Ливия белән, көнбатышта Чад белән, көньяк-көнбатышта Үзәк Африка Җөмһүрияте һәм Демократик Конго Җөмһүрияте белән, көньякта һәм көньяк-көнчыгышта Уганда һәм Кения белән, көнчыгышта исә Эритрея һәм Хәбәшстан белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Кызыл диңгез сулары белән юыла. Башкаласы — Хартум шәһәре.
Диннәр
2020 елның сентябрендә Судан конституциясе динне дәүләттән аера, илне дөньяви дип игълан итә. Ил халкының (44,9 млн кеше, 2021 елга) 97 % ы ― Мәлики мәзһәбе сөнни мөселманнары, аз санда шигый мөселманнар бар. 3 % ы ― җирле диннәргә ышанучылар, христианнар[9]. Суданда суфичылык тарикатьләренең (Әнсар, Хәтмия һ. б.) йогынтысы зур[10].
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 1 2 "World Plugs"; архивлау датасы: 6 февраль 2018; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе; архив URL: https://web.archive.org/web/20180206033008/http://www.iec.ch/worldplugs/list_bylocation.htm.
- ↑ "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Emile Nakhleh. . — ISBN 1400829984.
- ↑ Hamid Eltgani Ali. . — ISBN 9781317964643.