Албания
| |||||
Шигарь: «алб. Ti, Shqipëri, më jep nder, më jep emrin Shqiptar»» | |||||
Албания милли гимны | |||||
Файл:Location Albania Europe.png | |||||
Бәйсезлек көне | 1912 елның 28 ноябре (Госманлы империясеннән) | ||||
Рәсми телләр | албан теле[1] | ||||
Башкала | Тирана | ||||
Идарә итү формасы | Парламент җөмһүрияте | ||||
Президент Премьер-министр |
Эди Рама | ||||
Мәйдан • Барлыгы • су өслеге проценты |
28 748 км² 4,8% | ||||
Халык тыгызлыгы | 2821977 кеше | ||||
ТЭП • Барлыгы (2016) • Кеше башына |
|||||
ТЭП (САМП) • Барлыгы (2016) • Кеше башына |
|||||
КПҮИ (2016) | 0,764[3] (югары) | ||||
Акча берәмлеге | лек | ||||
Интернет-домен | .al | ||||
ISO коды | AL | ||||
ХОК коды | ALB | ||||
Телефон коды | +355 | ||||
Сәгать кушаклары | +2 | ||||
Җини коэффициенты | 30,8 | ||||
Балигъ булу яше | 18 |
Албания яки Арнавытлык (Отранто бугазы Албанияне Косово һәм Метохия автоном төбәге белән, төньяк-көнбатышта — Черногория белән, көнчыгышта — Македония, көньяк-көнчыгышта — Греция белән чиктәш.
Борынгы чорларда хәзерге Албания җирләрендә иллирияле, тракияле һәм грек кабиләләре яшәгән, берничә грек колониясе булган. Иллирия сугышыннан соң бу җирләр Рим империясенең Далмация, Македония һәм Мёзия вилаятьләренә керәләр. Балкан сугышларыннан соң, Албания мөстәкыйльлеге турында игълан итә. Әнвәр Хуҗа җитәкчелегендәге Хезмәт фиркасы хакимияткә килә, ил коммунистик үсеш юлына баса, изоляция сәясәтен алга сөрә. 1991 елда Албания Халык Социалистик Республикасы бетерелеп, хәзерге Албания Җөмһүрияте барлыкка килә.
Албания — үсеп килүче демократик ил. Икътисадта хезмәт күрсәтүләр базары өстенлек итә, аннан соң сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы килә. Кеше үсеше потенциалы индексы югары дип санала. Дәүләт барлык ватандашларын сәламәтлек саклау системасы һәм бушлай башлангыч һәм урта белем алу мөмкинлеге белән тәэмин итә.
Албания Европа шурасы, АИХО, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы берләшмәләренең әгъзасы. 2016 елда Европа берлегенә керер өчен гариза язды.
Этимология
- Төп мәкалә: Албания (топоним)
Гомумән алганда, Албания топонимының берничә географик урынга карата кулланылганы мәгълүм.
Албания — илнең Искәндәрия шәһәрендә яшәгән грек географы һәм астрономы Птолемей безнең эраның 150 елында хәзерге Дуррес тирәсендәге Албанополис шәһәре һәм албани кабиләсе күрсәтелгән харита ясый[4][5]).
Дәүләт атамасы Урта гасырлардагы Албанон яисә Арбанон исемле торак урын белән дә бәйле булырга мөмкин, әмма аның бу җирлек белән бәйләнеше расланмаган[6]. Византия тарихчысы Михаил Атталиат 1079—1080 елларда язылган «Тарих» исемле хезмәтендә Албанои кабиләсенең 1043 елда Константинопольгә каршы баш күтәрүе һәм Арбанитаиның Диррахиум кенәзлегенә керүе турында беренче тапкыр хәбәр итә[7]. Урта гасырлар дәвамында албаннар үз дәүләтләрен Arbëri яисә Arbëni дип йөрткәннәр, үзләрен исә Arbëresh яки Arbënesh дигәннәр.
Бүгенгесе көндә албаннар дәүләтләрен Shqipëria дип атыйлар. 17 гасыр башында бу топоним һәм Shqiptarë этнонимы моңарчы гамәлдә булган Arbëria белән Arbëresh’ны алыштыра. Рәсми атамаларның этимологиясен «Бөркетләр иле» һәм «Бөркет балалары» дип аңлату популяр[8].
арнаутлар белән бәйле.
Тарих
- Төп мәкалә: Албания тарихы
Борынгы чор
Албания тарихы тарихка кадәрге чорда, безнең эрага кадәр 4 гасырда, грек һәм рим тарихчыларының Иллирия турындагы язмаларыннан башлана. Албания җирләрендә яши башлаган кеше затының иң борынгы эзләре Урта Палеолит һәм Ахыргы Палеолит дәверләренә карый. Аларны Саранда шәһәре янындагы Ксара авылында һәм Дайти тавында таптыларОриньяк культурасына хас таш эш кораллардан гыйбарәт. Албаниянең палеолит чоры табылдыклары шул ук чорга караган Црвена Стийена (тумулуслардан чыккан бронза чоры артефактлары көньяк-көнбатыш Микенага китә һәм анда Микена цивилизациясен төзи. Халыкның башка төркеме, иллирийлар, Албания белән Монтенегро чигендә яшәгән. Мөгаен, алар грек кабиләләренең күршеләре булгандыр.[11][12]
Борынгы заманнарда хәзерге Албания җирләрендә Иллирия кабиләләре яшәгән. Бу территорияне Иллирия дип йөрткәннәр, якынча алганда, ул Вьосе елгасы тамагына таба сузылган район[13][14]. Иллирия кабиләләрен беренче булып безнең эрага кадәр 4 гасырда язылган Эвксин диңгезе периплы хезмәтендә искә алалар[15] . Көньякта каонианнар дигән грек кабиләсе яшәгән, аларның башкаласы Фоеник шәһәре булган. Диңгез буендагы Аполлония, Эпидамнос һәм Амантия колонияләрен б. э. к. 7 гасырда ук грек шәһәр-дәүләтләре төзи.
Бүгенге Албания җирләрендә борынгы заманда идарә иткән иң көчле кабиләләрнең берсе Ардиейлар булган. Ардией патшалыгы Плеурат II улы Агрон идарә иткән чорда иң куәтле чорын кичерә. Агрон күрше кабиләләр белән дә идарә итәримлыларның җиңүе һәм Иллириянең бәйсезлеге юкка чыгу белән тәмамлана. Рим бу төбәкне 3 административ берәмлеккә бүлә[20].
Урта гасырлар
Хәзер Албания буларак билгеле җирләр киләБолгар патшалыгына керә. Сербия бөек кенәзлеге үзенә буйсындыра. Басып алучылар бу җирләрдә калган Рим һәм Византия мәдәнияте учакларын йә җимерә, йә бик авыр хәлдә калдыра[22].
Албан дәүләтчелеге Урта гасырларда Арбер кенәзлеге һәм Албания патшалыгы буларак формалаша башлый. Арбер кенәзлеге, яки Албанон (Круя җирлегендә, Прогон исемле архон нигез сала. Прогоннан соң дәүләт белән аның уллары Гйин һәм Дмитри идарә итә. Алар чорында ил чәчәк атып кала. Прогон гаиләсенең соңгы вәкиле Диметр вафат булгач, кенәзлек Круя хакиме (архоны) Григорий Камонас кулына күчәГолем хуҗа була. Эпирус деспотлыгы һәм Никея Ласкаридлары идарәсендә)[26].
Анжуйлы Карл Албания патшалыгына нигез сала. Бутринт ярларына кадәр җәелә. Патшалык барлыкка килгәч табигый рәвештә формалашкан католик сәяси структуралары Анжуйлы Елена да (ул Анжуйлы Карлның икетуган сеңлесе була) бу планны хуплый. Елена Төньяк Албания һәм Сербиядә хакимлек иткән дәвердә 30га якын католик чиркәве һәм монастыре төзеләСербия империясе Албанияне яулап ала. Бу империя яшәүдән туктагач, берничә албан кенәзлеге барлыкка килә. Алар арасында иң куәтлеләре Бальша, Топия, Кастриоти, Музака һәм Арианти була. Георгий Кастриоти Скандербег берләштерә. Скандербег албаннарның госманлыларга каршы хәрәкәтен җитәкли.
Госманлы чоры
Морад II һәм Папа дәүләте, Венеция һәм Рагуза албаннарга акча һәм гаскәр белән дә бераз ярдәм итә[29]. Төрекләр килү белән, Албаниядә өченче дин дә барлыкка килә — бу Ислам була. Моның аркасында албаннар арасында күпләп-күпләп Европаның христиан дәүләтләренә күчеп китүе башлана[30]. Босниялеләр һәм мөселман албаннар Госманлы империясендә күренекле урын биләгәннәр һәм Госманлы Портасының Балканнардагы сәясәтен үткәрүче төп терәкләр булганнар[31].
Империядә махсус хокукларга ия булганга күрә, мөселман албаннар төрле югары административ вазыйфалар да биләгәннәр, мәсәлән, егермедән артык Бөек Вәзир албан чыгышлы кеше булган. Алар арасында Төрек-фарсы сугышлары вакытында госманлы гаскәрләре белән идарә иткән генерал Көпрүлү Мәхмәт Паша, Көпрүлү Фазыл Әхмәд һәм Мисырның атаклы Мөхәммәд Али Пашасы да булган[32]
санҗакка (вилаять төре) бүләләр. Хакимият сәүдә эшенең үсешенә булышлык итә, моның өчен Влера шәһәре аша Бурса һәм Константинопольдән Европага импорт товарлары, ягъни хәтфә, киҗе-мамык тукымалар, мохер, келәмнәр, тәмләткечләр һәм күн үтеп кергән. Влераның кайбер кешеләре Европадагы партнерлары белән дә хезмәттәшлек иткән[32].
Албан кешеләрен империянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән, дәүширмә системасы белән дә бәйле булган. Халыкны мөселманлаштыру эше салмак кына барган. Ул тимар идарәчеләренә мөселман булу мәҗбүри таләп итеп куелмый; вакыт-вакыт алар хәтта баш та күтәрәләр, иң данлыклы фетнәне Скандербег оештыра (соңрак, XIX гасырда албаннар аның турында искә төшерәләр һәм ул албан милли идентиклыгын формалаштыруда төп компонентка әверелә). Албаннарга иң зур йогынты ясаган күренеш исә халыкның зур күпчелеген әкренләп-әкренләп исламлаштыру процессы була, әмма ул XVII гасырда гына киң колач җәя[31].
XVII гасырда башлыча католик албаннар Ислам диненә күчә, ә православиедә булган милләттәшләре исә бу мисалга бер гасыр соңрак кына иярә. Яңа дин башта Румелия вилаятенең бер өлеше буларак 1912 елга кадәр яши, шул ук елда Албаниянең бәйсезлеге игълан ителә.
Албаннарның милли яңарышы
Албаннарның милли яңарыш чоры (Rilindja Kombëtare) Эпирус һәм Босния халкына прокламациядән гыйбарәт булган. Өндәмәдә бу җирләрне Болгария, Сербия һәм Каратау патшалыкларыннан саклау һәм Госманлы империясе белән территориаль бердәмлекне яклау турында сүз бара. Хәлбуки, 1878 елның 18 июнендә Лигада нибары 47 мөселман делегаты гына бу декретка кул куя, ә җыенда барысы 300 мөселман катнаша, шул исәптән, Босниядән делегатлар була, Призрен санҗагыннан санҗакбәй килә, ул үзәк хакимият вәкиле буларак катнаша.
Лига, Абдул бәй Фрашериның тәэсиренә бирелеп, албан мохтариятен төзү һәм Госманлы дәүләтенең Косово, Скутари, Монастир һәм Иоаннина вилаятьләреннән яңа Албания вилаятен оештыру турында хыяллана башлагач, төрекләр аңа ярдәм итүдән туктый. Берлин конгрессы карары нигезендә Плав һәм Гусинье җирләре Каратауга күчәргә тиеш булганга күрә, Лига хәрби көч куллана һәм албан җирләрен яклый. Каратау гаскәрләрен берничә бәрелештә җиңсәләр дә, Лига куәтлерәк көчләрнең мәҗбүр итүенә буйсынып, Плав һәм Гусинье җирләрен калдыра, ә соңрак аны солтан җибәргән төрек гаскәрләре тар-мар итә[34].1912 елда баш күтәрелү башлана, Балканда барган сугышта Төркия җиңелә, 1912 елның 28 ноябрендә, көньяк Влореда Исмәгыйль Кәмали Албаниянең бәйсезлеген игълан итә.
Бәйсезлек
1912 елның 28 ноябрендә көньяк Влёрада узган Бөтен албан конгрессында Влёра мәҗлесе оештырыла. Сиксән өч кешедән торган бу Мәҗлес илнең бәйсезлеген игълан итә һәм Вакытлы хөкүмәт оештыра. Хөкүмәт оештыру турында карарны Мәҗлеснең икенче сессиясендә, ягъни 1912 елның 4 декабрендә кабул итәләр. Ул 10 әгъзадан тора, аны 1914 елның 22 гыйнварына кадәр Исмәгыйль Кәмали җитәкли. Шул ук вакытта Мәҗлес хөкүмәт эшчәнлеген күзәтеп торыр өчен Сенат (Pleqësi) дигән органны да булдыра, анда Мәҗлеснең 18 әгъзасы хезмәт итә.
Албаниянең бәйсезлеген Лондон конференциясендә таныйлар. Яңа барлыкка килгән Албания кенәзлегенең чикләрен билгеләгәндә ул чорның демографик үзенчәлекләре исәпкә алынмый кала. Шул ук елның Халыкара контроль комиссиясе корыла. Ул Влёрада урнаша. Албания кенәзлегенең беренче көч структурасы буларак, Халыкара жандармерия дә оештырыла. Ноябрь аенда ук беренче жандармнар илгә килеп җитә. Албания кенәзе Вилһелм Вид кенәзлекнең беренче кенәзе итеп сайлана. 7 мартта ул Дуррес вилаять башкаласына килә һәм беренче хөкүмәтен оештыра башлый. Моның өчен ул Турхан паша Перметига беренче албан кабинетын формалаштырырга әмер бирә.
1913 елның ноябрендә госманлы яклы албан көчләре Албания тәхетенә Әхмәд Иззәт Фугач пашаны күтәрмәкче була [35]. Госманлы яклылар фикеренчә, Албания кенәзлегенең яңа режимы чынлыкта христиан державаларының һәм җирле аксөякләр-җирбиләүчеләрнең кулында чираттагы корал гына булган [36].
Албания белән кушылырга теләмәгән греклар исә Гирокастерда 1914 елның февралендә Төньяк Эпир мохтари җөмһүриятен (автономияле республикасын) игълан итә. Бу дәүләтчелек озын гомерле булмый һәм Әссәд паша Топтани тирәсендә берләшкән албан крестьяннарының баш күтәрүе калкып чыга. Әссәд паша бу хәрәкәттә үзен Албанияне һәм Исламны коткаручы дип игълан итә[38]. Мирдита төбәгендәге католик ихтыяри көрәшчеләренә ярдәм итү максатыннан, Албан кенәзе Вилһелм Вид аларның җитәкчесе Пренк Биб Доданы Албаниянең тышкы эшләр министры итеп билгели. 1914 елның мае һәм июнендә Халыкара жандармерия гаскәрләренә Иса Болетини да кушыла, һәм аның кешеләрен, күбесе Косоводан тупланган гаскәрләрне һәм Мирдита католиклары вәкилләрен, фетнәчеләр җиңә. Баш күтәрүчеләр 1914 елның август ахырында Үзәк Албаниянең күпчелек җирләрен басып алалар. Шулай итеп, кенәз Видның режимы бәреп төшерелә, кенә үзе 1914 елның 3 сентябрендә илдән кача [39].
География
- Төп мәкалә: Албаниянең географиясе
Албаниянең гомуми мәйданы 28,748 квадрат чакрымга тигез. Дәүләт Көньяк Европада урнашкан, төньяк-көнбатышта Монтенегро, төньяк-көнчыгышта Косово (Сербия), көнчыгышта Македония һәм көньякта Греция белән чиктәшлек итә. Аның чикләре төньяк киңлекнең 42° һәм 39° градуслары һәм көнчыгыш озынлыкның 21° һәм 19° градуслары арасында ята. Албаниянең диңгез ярлары бар: Әдрән диңгез һәм Ионик диңгез. Яр буйлары 476 чакрымга сузылган[40]. Әдрән диңгезгә таба, көнбатыш юнәлештә, түбәнлекләр ята.
Территориянең 70 % өлешен таулы һәм урманлы җирләр алып тора. Иң биек тау Дибра префектлыгы биләмәләрендә урнашкан 2764 метрлы Кораб тавы. Ул Албания, Косово һәм Македония чигендә тора. Илнең яр буе климаты Урта диңгез буена хас булган гадәти үзенчәлекләргә ия, монда йомшак, юеш кышлар һәм җылы, кояшлы, еш кына коры җәйләр күзәтелә. Көнчыгышка таба климат континентальгә үзгәрә. Гыйнвар аеның уртача температуралары — -8-9 С, ә июль аеныкы — +24-25 С. Елына уртача 800-2000 мм явым-төшем ява.
Илнең эчке өлешендәге климат шартлары биеклеккә бәйле, әмма 1500 м тирәсендәге биеклеккә ия булган җирләрдә кышларын шактый салкын, кар еш ява; монда язга кадәр карлы салкын шартлар сакланырга мөмкин.
Илнең башкаласы Гирокастра, Кукес.
Шкодер күленең мәйданы 370—530 км² (язгы ташуда мәйданы арта) өлешчә Албания, өлешчә Монтенегрога карый. Данлыклы Охрид күле илнең көньяк-көнчыгышында урнашкан, аның өслеген Албания белән Македония Җөмһүрияте бүлешә. Тарихи һәм табигый әһәмияте зур булган бу күл Бутринти күле тектоник күлләрнең өченчесе. Ул Бутринт милли паркында урнашкан. Албаниянең 13 утравы да бар. Аларның күбесе бик кечкенә, нибары икесенең генә мәйданы бер квадрат чакрымнан (км²) зуррак: Сазани һәм Куне утраулары.
- Mali Korabit.jpg
Кораб тавы, Албаниянең иң биек тавы.
- Vjosa bei Tepelena 2.jpg
Вьйоза елгасы.
Климат
Урта диңгез буе климаты хас; таулы районнарда Урта диңгез буе континенталь климаты өстенлек итә. Түбәнлекләрдә дә, эчке районнарда да һава торышы төньяктан көньякка таба сизелерлек үзгәрә. Түбәнлекләрдә кышлар бик салкын түгел, гадәттә, 7 °C була. Җәй көне уртача температура 24 °C. Көньяк түбәнлекләрдә уртача температура ел дәвамында 5 °Cка югарырак. Җәй көне бу аерма 5 °Cтан югарырак, ә кышын чак кына түбәнрәк.
Илнең эчке төбәкләрендә температура, географик киңлек яки башка факторлардан битәр, биеклекнең төрле булуына бәйле. Тауларда кышларын түбән температура Көньяк-Көнчыгыш Европаның һава торышында өстенлек итә торган континенталь һава массалары аркасында килеп чыга. Күбрәк төньяк һәм төньяк-көнчыгыш җилләр исә. Уртача җәйге температуралар яр буе төбәкләре белән чагыштырганда түбәнрәк, биеклекләрдә исә бигрәк тә түбән була, ләкин көн эчендә температура тибрәнешләре көчлерәк. Илнең эчке сулыклары һәм елга үзәнлекләрендә көндезге максималь температуралар бик югары, ләкин төннәрен бу җирләрдә һәрчак диярлек салкын була. Явым-төшемнәрнең уртача күләме зур, бу исә цитрус җимешләренең куакларына зыян салганга күрә, хәтта кышын чагыштырмача югары температура булган төбәкләрдә дә бакчалар һәм агачлыкларны, көньяк һәм көнбатыш ягын гына ачык калдырып, ышыкта тотарга тырышалар. Түбәнлекләрдә явым-төшемнәрнең уртача күләме 1000 ммдан 1500 ммга кадәр җитә, төньякта күбрәк ява. Явым-төшемнәрнең 95% кышкы чорга туры килә.
Биек таулы тезмәләрдә явым-төшемнәр көчлерәк була. Аларны теркәгән ышанычлы һәм төгәл чыганаклар юк, ләкин еллык күләме 1800 мм тирәсе дип бәялиләр, ә кайбер төньяк районнарда хәтта 2550 ммга да җитә. Көнбатыш Колорадо университетыннан килгән экспедиция Төньяк Албаниядәге Ләгънәтле тауларда дүрт кечкенә бозлык тапты. Бозлыклар чагыштырмача түбән биеклектә (2000 метр) урнашканга, мондый көньяк киңлек өчен уникаль дип саналалар[42].
- Liqeni i Xhemës - Valbonë 01.jpg
Хема күлендә субтропик кимат