Проклетие

Прокле́тие[2] (Черногори һәм Сербия территориясендә; крт. Проклетије, серб. Проклетије, «проклятие») / Се́веро-Алба́нские А́льпы[3] ( Албания территориясендә; алб. Bjeshkët e Nemuna) — Балкан ярымутравындагы Албания, Черногория һәм Сербия (Косово) территориясендә тау массивы. Динар тауының көньяк өлешендә урнашкан, көнбатыштан көнчыгышка таба 100 км озынлыкка сузылган.

Иң югары ноктасы — Езерца тауы (2692 м[4]), башка тау пиклары: Радохина (2570 м), Джяравица (2656 м[4], Косовоның иң югары ноктасы), Шкельзени (2407 м), Тромеда (2366 м) һәм башкалар. Тау массивы Албания, Черногория һәм Сербия (Косово) чикләрендә урнашкан. Тау тирәләй Печ, Джяковица (Косово), Байрам-Цурри (Албания), Подгорица һәм Гусине (Черногория) шәһәрләре урнашкан.

undefined

Тау массивы Шкодра күленең төньяк-көнбатыш читеннән башлана. Тауның көньяк бите Дрин елгасы кушылдыклары, төньяк бите Лима кушылдыклары, төньяк-көнбатыш бите Морака елгасы кушылдыклары белән дендромлаштырылган.

Тау массивы известьташлардан, доломитлардан һәм шистлардан тора; шулай ук карст киң таралган. Тау битләре бүлгеләнгән һәм урманнар белән капланган. Диңгез биеклегеннән 1700—1800 м өстәрәк урман (имән, бук, клён, каштан, чыршы һәм нарат), өстәрәк — альп болыннары, урыны белән кар катламы ята[5][6].

2009 елда, диңгез өстеннән 1980-2440 м биеклектә дүрт бозлык табылды. Алар кар бураннары һәм кар ишелмәләре концентрациясе югары региональ кар линиясеннән түбәндәрәк урнашкан[[7][8].

Искәрмәләр

  1. GeoNames (ингл.) — 2005.
  2. [Балканские страны, север // Атлас мира / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 1999 г. ; отв. ред. Т. Г. Новикова, Т. М. Воробьёва. — 3-е изд., стер., отпеч. в 2002 г. с диапоз. 1999 г. — М. : Роскартография, 2002. — С. 102—103. — ISBN 5-85120-055-3.]
  3. [Албания // Атлас мира / сост. и подгот. к изд. ПКО «Картография» в 1999 г. ; отв. ред. Т. Г. Новикова, Т. М. Воробьёва. — 3-е изд., стер., отпеч. в 2002 г. с диапоз. 1999 г. — М. : Роскартография, 2002. — С. 106. — ISBN 5-85120-055-3.]
  4. 1 2 Карта Албании, масштаб 1:600 000, ГУГК, 1978 год, 1982 год.
  5. [ Проклетие] — ЗСЭ
  6. Prokletije 2009 елның 4 гыйнвар көнендә архивланган. — BirdLife
  7. Twenty-first Century Glaciers and Climate in the Prokletije Mountains, Albania. Архивировано 7 август 2013 года.
  8. Little Ice Age glaciers in the Balkans: low altitude glaciation enabled by cooler temperatures and local topoclimatic controls [недоступная ссылка — история].(үле сылтама)

Чыганаклар

Төркемнәр