Яңгыр
Яңгыр [йаºңғы̌р], диалектларда җаңгыр, йамғыр < йамғур «дождь» — чувашча çумăр < çомăр < борынгы төрки телдә jaγmur ← jaγ- «яву» сүзеннән, йағмур сүзенең күпсанлы вариантлары һәм рефлекслары «Төрки телләрнең этимологик сүзлеге»ндә китерелә; -мур кушымчасы тамыр сүзендә дә күзәтелә.
Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше
- Атмосферадагы су парының авыраюы белән барлыкка килгән, җир өстенә ява торган явым-төшемнең су тамчылары рәвешендәге төре;
- күчерелмә мәгънәдә: күпләп коела, сибелә, чәчелә торган берәр нәрсәнең ташкыны.
Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары
яңгырлы (явым-төшемле); яңгырсыз (яңгыр булмаган, явымсыз); яңгырлау (бик еш яңгыр яву); яңгырлык (яңгырда кия торган махсус кием, ябынча); яңгыр башмагы (итләч йомшагы өлгергәннән соң каракучкыл тузанга әйләнә торган шарсыман гөмбә; русчасы: дождевик); яңгыр боткасы (яңгыр теләү йөзеннән, күмәкләшеп, казан асып ботка пешерү йоласы); яңгыр теләнчесе (шәүлегән — канатлары һәм койрыгы кара, томшыгы кызгылт коңгырт, сыерчыктан аз гына зуррак сайрар кош; яңгыр теләнчесе; русчасы: иволга); яңгыр чыпчыгы (кыска томшыклы, озынча кыска канатлы, муенында аклы буй булган кош; русчасы: зуёк).
Өстәмә мәгълүмат
Яңгыр теләү (йола) — татар халкына хас йола. Гасырдан-гасырга, буыннан-буынга, буыннан-буынга үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалу дәрәҗәсенә җитеп, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Яңгыр теләү йоласы да, кайбер район-авылларда бөтенләе белән юкка чыкса да, кайбер җирлекләрдә саклана һәм матур йола буларак үткәрелә.
Әлеге йола, үткәрү-башкару формасы ягыннан төрле булса да, барлык татар төркемнәренә хас. Йоланы ирләр яисә хатыннар, картлар яисә балалар башлап йөрергә мөмкин. Йола корылык елларында аеруча актуаль. Авыл халкы җыелышып яңгыр сорый һәм ышанып өмет итә. Аннары яңгыр боткасы (карга боткасы) пешерелә, аны төрле ярмалардан урманда, басуда, яки су буенда әзерлиләр. Башлар алдыннан намаз укыла. Ботка пешкәндә бу такмакны кабатлыйлар:
Яңгыр яу, яңгыр яу!
Без сорыйбыз Ходайдан,
Арыштан, бодайдан,
Пәрәмәчтән, күмәчтән.
Сыерларның сөтләре
Аз булмасын, күп булсын.
Игеннәрнең башлары
Ач булмасын, тук булсын.
Шушы йоладан соң барлык авыл халкы яңгыр явуына һәм, нәтиҗәдә, мул уңыш җыеп ала алуларына ышана.
Ләйсән — көньякларда 23 марттан 3 майгача 40 көн эчендә яуган язгы җылы яңгыр. Бездә исә күбрәк беренче күкрәү белән яуган җылы яңгырны ләйсән диләр. Иң бәрәкәтле, файдалы яңгыр санала, игенченең беренче шатлыгы.
Беренче ләйсән яуганда, рәхмәт яңгыры дип, түбәтәйне ачып, башка, чәчкә тидереп чылатып алалар.
Ләйсән яңгыр белән бәйле ышанулар:
- Ләйсәндә яланбаш йөрсәң үсәсең.
- Ләйсән — рәхмәт яңгыры.
- Ләйсән суы сасымый, ди.
- Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә, имеш.
- Ләйсән тамчысын бака йоткан — энҗе булган, елан йоткан — агу булган.
Соңгы ышануга бәйле мондый легенда яши. Ләйсән яңгыры беренче яуганда, диңгездәге бакалар, саздагы еланнар бар да башларын калкытып, авызларын судан чыгарып, шул тамчыны йоталар, имеш тә, баканың йотканы аның карынында энҗегә әйләнә, еланның йотканы агуга әйләнеп, шуннан үзенә зәһәр ясый, имеш.
Шуның кебек, яхшы ниятле, табигате игелекле булган кеше дә үзенең бер тамчыдай тормышыннан дөньяга кыйммәтле бер нәрсә барлыкка китерсә, кара эчле, начар кешеләр шул ук нәрсәдән агу-зәһәр тудыралар дигәнгә мисал йөзеннән әйтелә.
Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар
Яңгыр артыннан чыккан гөмбәдәй
- бик тиз, бик күп булып үрчү.
Яңгыр боткасы
- йола. Элек авылда озак яңгыр яумый торган корылык елларда бала-чаганың яңгыр теләп, халыктан тоз, май, ярмадыр җыйнап, берәр су-яр буенда үзләре казан асып ботка пешереп, сулар сибешеп, яңгыр теләп уйнаулары.
Яңгыр күзе төшү
- яңгыр явар алдыннан берәм-сәрәм тамчылап алу.
Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы
- Вак яңгырны җил басар.
- Болытсыз яңгыр булмас.
- Иртәнге яңгыр төшкә чаклы, кичке яңгыр икенче көннең кичкә чаклы.
- Каты яңгыр тиз басылыр.
- Ташка яңгыр сеңмәс.
- Чыланганның яңгырдан куркусы юк.
- Яумаган яңгырга балаган* кормыйлар. (*балаган — балахан; балдахин — чаршау)
- Яңгыр булсын да шифалы булсын.
- Яңгырга чыланган тамчыдан курыкмас.
- Яңгырдан качып баткакка төшкән.
- Яңгырдан соң кием бөркәнүдә файда юк.
- Яңгырлар яуса, җир яшьнәр.
- Яңгырлы көн ямчыдан.
- Яңгыр яуганда, чиләгеңне тотып кал.
- Яңгыр яуса, бала жәл, таш яуса, баш жәл.
- Яңгыр яуса, тоз түгел, эремәссең.
- Яңгыр яуса, җиргә май.
- Җан тынычы — яңгыр.
Күз яшьләре булып яңгыр ява, -
Ник елыйсың, болыт, елама.
Зинһар өчен, искә төшермәле,
Авыр бит соң миңа болай да.
Карлы яңгыр, карлы яңгыр
Тәрәзәмә сылана.
Яшьле күзләреңне миңа төбәп,
«Гафу ит!» — дип сорама…
(«Карлы яңгыр», З.Хәйретдинов көе, Н.Камал сүзләре)
Төне буе яңгыр явып чыкты,
Кулым нечкә яңгыр суыннан.
Шыбыр-шыбыр нидер җырлады
Аерырга теләп уемнан.
Төне буе яңгыр явып чыкты,
Ә мин йокламадым төне буе,
Үткәннәрдә йөрдем, киләчәккә
Бара-бара гомер юлымны.
(«Яңгыр», Н.Табанаков көе, Г.Ибушев сүзләре)
Бер кайтырмын әле күкрәп,
Яңгыр булып явармын мин;
Яңгыр тамчылары булып
Керфегеңә тамармын мин.
(«Керфегеңә тамармын мин», С.Садыйкова көе, Ш.Маннапов сүзләре)
Матур әдәбиятта кулланылышы
Тау-тау ак болытлар куера килеп, салынкы кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр (М.Галәү «Болганчык еллар»).
Әллә нидә бер генә бөтен тирә-юньне болыт каплап, иләктән генә вак яңгыр сибәләсә дә, икенче көнне үк көн ачылды, урманнар, яланнарны яшәртеп, агач араларына ак, кызыл, алсу төсләр чәчеп, урманның эченә ашый торган вә агулы әллә никадәр ятгырыкларны (гөмбә) утыртып, үтеп тә китте (Г.Исхакый «Ул әле өйләнмәгән иде»).
Үзе шикелле шундыйга һәвәс кешеләр белән халыктан ярмасын, тозын дигәндәй җыйган да зур казан белән тау астында яңгыр боткасы пешергән (Г.Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).
Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез (М.Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә»).
Бөтен ыру кешеләре, онытылып, беренче яңгыр туен иткәндә, Күрән би урдасында ашыгып юлга җыендылар (Н.Фәттах «Итил суы ака торур»).
Ала-кола сыерларны иркенгә, Тегермән тавы итәгенә тараткач, хәл таба алмыйча, төнлә сибәләп үткән яңгыр дымландырган чирәмгә утырып, авызын учы белән каплады (А.Гыйләҗев «Балта кем кулында?»).
Әмма бетмәс-төкәнмәс күз яшьләре, коеп яуган яңгыр төсле туктый алмый, өзлексез акты да акты (Г.Галиева «Өзелгән өмет»).
Яңгыр сибәли, җил ыжгыра дип торучы юк, таң аттымы, каз бәбкәләре сыман бер-бер артлы тезелеп басалар да һәр әвенне энәсеннән җебенә тикле тикшерәләр болар (В.Имамов «Тозлы яра»).
Яңгыр тамчылары биюеннән шадраланып, кытыршыланып торган су йөзе буйлап Сайдәгә таба бер сәер җан иясе йөзеп килә иде! (Г.Гыйльманов «Оча торган кешеләр»).
Әнисе аңа һәрвакыт әйтә иде: яңгыр суы зур тылсымга ия, ул кешенең бөтен кайгы-хәсрәтләрен юып төшерә, тәнен сихәтләндерә, буен үстерә (З.Кадыйрова «Көтеп узган гомер»).
Чыганаклар
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
- Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
- Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
- Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
- Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
- Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
- Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.