Люксембург
Бу сүзнең башка аңламларын карар өчен монда күч: Люксембург (мәгънәләр)
Люксембург (люкс. Lëtzebuerg, МФА: [ˈlətsəbuəɕ], прослушать ; фр. Luxembourg; алман. Luxemburg) – Көнбатыш Европада урнашкан дәүләт. 1957 елдан бирле Европа берлеге әгъзасы. Бельгия, Алмания һәм Франция белән чиктәш. Дәүләт исеме «lucilinburch» сүзеннән килә – ул "кече шәһәр" сүзен аңлата.
Европа берлегенә керә.
Географик мәгълүмат
Башкаласы - Люксембург (75 мең кеше).
Тарих
Сәясәт
Люксембург - бер палаталы парламент белән конституцион монархия; илнең җитәкчесе бөек герцог Жан, ул тәхеткә 1964 елда менгән. Министрлар кабинеты 12 министрдан тора. Канун бирүче орган - депутатлар Палатасы.
Административ бүленү
Административ яктан Люксембург 3 округка бүленгән.
Табигате
Люксембургның төньяк таулы өлеше (максималь биеклек 560 м) Арденналар итәгендә урнашкан. Көньяк өлеше салмак түбәнәюче тигезлек.
Люксембург территориясенда бай тимер рудалар ятмалары бар.
Люксембургта климат уртача, диңгезнекеннән кыйтганыкына күчә торган: йомшак дымлы кыш һәм эссе булмаган җәй; Арденналарда кышын еш кар төшә. Иң кояшлы айлар: май, июнь, июль һәм август; әмма ләкин сентябрьнең беренче яртысында шулай ук кояшлы була. Иртә язда кыргый үсемлекләрнең бай чәчәк атуын күзәтергә була.
Елгалар Мозель бассейнына карый.
Илнең көньягында тигезлек бик уңыш бирүчән. Территориянең өчтән бер өлешен урманнар били. Тыюлыклы зоналар бар.
Икътисад
Сәнәгатьнең төп тармагы - кара металлургия; химик, күн, цемент, фаянс, агач эшкәртү, тегү, азык-төлек промышленносте. Җим-бөртек үсемлекчелек, йөземчелек, яшелчәчелек. Люксембург - эре халыкара финанс үзәге. Чит ил туризмы. 1921 елдан Люксембург Бельгия белән икътисади (шул исәптән таможня) берлегендә. Акча берәмлеге - Евро.
Халкы һәм теле
Люксембургның халкы якынча 425 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 164 кеше. Этник төркемнәр: немецлар һәм французлар. Илдә рәсми телләр булып француз теле, немец теле һәм люксембург теле (немец теленең Рейн буе диалектларының берсе) тора; люксембург теле рәсми итеп 1985 елда гына кабул ителгән. Люксембург телендә урамнарда һәм өйдә сөйләшәләр, француз һәм немец телләре эш язуы һәм рәсми очракларда кулланыла. Инглиз теле күбрәк башкалада таралган һәм авылларда кулланылмый диярлек.
Дин
Җирле халыкның 95%-ы католиклар булып тора.
- Төп мәкалә: Люксембургта ислам
Дини конфессияләр арасында икенче урында — ислам. 1995 елдан башлап илдә корбан чалу һәм шәригать буенча терлек сую тыела, ит читтән кертелә.
Катар хәйрия фонды (QC) 2015 елда 10 мең мөселман яшәүче Люксембург дәүләтендә беренче ислам үзәген (мәчет) булдыру турында игълан итә.
- Төп мәкалә: Люксембургта Һинд дине
Люксембургта халыкның 0,2%-ы Һинд дине тарафдарлары (≈1000-1500 кеше). Люксембургта Дивали бәйрәме үткәрелә. Мәсәлән, 2012 елда Леуделангеда, 2015 елда Мондор-ле-Бэнда. Универсаль Һинд дине Җәмгыяте Президенты Раджан Зед Люксембург Хөкүмәтен Дивалины ел саен бәйрәмнәргә кертергә һәм Һинду җәмгыятенә Люксембургта Һинд дине гыйбадәтханәсен нигезләргә өндәгән. Люксембургта берничә йөз Һиндстан чыгышлы кеше бар, аларның Һиндлеләр Ассоциациясе (1991 бирле) Һәм Һиндлеләр Бизнес Үзәге бар.
Кыскача тарихи тасвирлама
Люксембург Герцоглыгы 963 елда барлыкка килгән. 1792 елга кадәр ул башта Испания Нидерландларының, ә аннары соң Австрия Нидерландларының өлеше булып торган, 1795-1813 елларда Франциягә кушылган. 1815 елда Вена конгрессы карары буенча Бөек Люксембург Герцоглыгы эшләнгән булган, аның коронасы Голландия һәм Бельгия короле Вильгельм I гә бирелгән булган. 1891 елга кадәр Люксембург Нидерланд белән шәхси униядә торган. 1830-1839 елларда Бельгия оешуыннан соң аңа Бөек герцоглыкның көнбатыш (валлон) өлеше кергән. 1914-1918 елларда Беренче Бөтендөнья Сугышы барышында ил немец армиясе тарафыннан оккупацияләнгән булган. 1939-1945 елларда оккупация Икенче Бөтендөнья Сугышы барышында янә булган. 1944-1948 елларда Нидерланд, Бельгия һәм Люксембург Бенилюкс таможня берлегенә берләшкәннәр, ә 1958 елда икътисади берлек оештырганнар.
Мәдәният
Сәнать һәм архитектура Люксембург Ходай анасының соборы (элек (1613-1618) иезуит чиркәве булган, соңрак 1935-1938 елларда шактый киңәйтелгән. Аның эчендә ренессанс портал һәм барокко органы игътибарга лаек. Соборның криптында Иоанн Батырның табуты сакланган, ул Креси янында 1346 елда бәрелештә һәлак булган); 1830-1838 елда төзелгән Яңа ратушаның классицистик бинасы; Бөек Герцог сарае; Милли музей (Эхтернахта казылмалардан Рим чоры казылмалары - Септимий Северның мәрмәр бюсты, бронза сыннар, табут өсләре һәм урта гасыр скульптурасы фрагментлары, геологик тупланма, декоратив-гамәли сәнгать бүлеге, берничә XVIII-XIX гасыр интерьеры, немец, нидерланд рәсемнәренең тупланмасы (Л. Кранах, Һарлемнан Корнелис, Й. ван Клеве, К. Майссейс, Ф. Һалс, Ф. Болл, А. Остаде һ.б); XI гасырда төзелгән, әмма XVI гасырда шактый үзгәртеп корылган изге Михаил чиркәве.
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- Люксембург хөкүмәте сайты (фр.)
- www.lu — Welcome to the Grand Duchy of Luxembourg 2011 елның 19 май көнендә архивланган. (ингл.)
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://www.cia.gov/the-world-factbook/countries/luxembourg/.
- ↑ 1 2 3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.