Славяннар

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Славяннар халкы өстен булган илләр

Славяннар яки ыслаулар (тат.лат. ıslawlar) (бор. слав. словѣнє, серб. һәм кашуб. Słowiónie, югары луж. Słowjenjo, иске тат. آسلاولار, ыслаулар[1]) - Аурупаның эре милли-тел уртаклыгы.

Хәзерге вакытта славяннар Көньяк, Үзәк, Көнчыгыш Аурупада һәм Ерак Көнчыгышка кадәр тора. Славян кимчелеге Көнбатыш Аурупада, Америкада, Кавказ арты төбәгендә, Үзәк Азиядә яши.

Славяннар гомум халык саны 300-350 млн кеше.

  • Көнбатыш славяннар - словаклар, силезлеләр, моравиялылар, кашублар, сорблар
  • Көнчыгыш славяннар - русиннар, руслар, украиннар
  • Көньяк славяннар - Дунай болгарларыхорватлар, бошнаклар, каратаулылар/монтенегролылар.

Бер караш буенча словѣне - безнеңчә сөйләшүче халык дигән сүз (алманнардан аермалы буларак, немец - ят телдә сөйләшүче халык).

Тарих

Славяннар чыгышы хакында төрле һәм каршылыклы карашлар бар. Ләкин тарихи тел белеме буенча VI—VII гасырда славяннар Эльба, Одер елгаларыннан Днестр, Днепр елгаларына кадәр торган.

Көньякта һәм көньяк-көнчыгышта балтлар һәм фин-угырлар белән чиктәш, көнчыгышта татар халкы бабалары - болгарлар, хәзәрләр, скифлар, сарматлар белән чиктәш, көньякта юнаннар, римлылар, иллириялеләр, фракиялеләр белән чиктәш булган.

Соңрак славяннар һөҗүм яулары нәтиҗәсендә көнчыгышка киң таралган.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Мохтасар тарихе гомуми, archived from the original on 2017-07-01, retrieved 2017-03-17 
  2. Дунай болгарлары славян булмаган борынгы болгарлардан чыккан