Абхазия

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы

Абхазия Җөмһүрияте
абх. Аҧсны Аҳәынҭқарра
рус. Республика Абхазия
Абхазия байрагы Абхазия Җөмһүрияте илтамгасы
Байрак Илтамга
Абхазия Җөмһүрияте милли һимны
Файл:Location of the de facto Republic of Abkhazia in Eastern Europe.svg
Нигезләнгән Абхаз патшалыгы буларак
Абхаз кенәзлеге буларак
Абхаз ССР буларак
Бәйсезлекне игълан итү 26 ноябрь 1994[1] (Гөрҗистаннан)
Дипломатик танылу өлешчә
Рәсми телләр абхаз, рус
Идарә итү формасы Президент-парламент җөмһүрияте [3]
Вице-президент
Премьер-министр
Бадра Гунба
Валерий Бганба[4]
Мәйдан
• Барлыгы

8665 км²
Халык тыгызлыгы
240 705[5]
ТЭП
  • Барлыгы (2011)
  • Кеше башына


Акча берәмлеге RUB, код 643)
Телефон коды +7 840 и +7 940[7][8]
Сәгать кушаклары UTC+03:00

Абхазия (абх. Аҧсны [апсны́], рус. Абхазия, гөрҗ. აფხაზეთი, [апхазе́ти]) — Көньяк Кавказның көнбатышында, Кара диңгезнең көньяк-көнчыгышында урнашкан регион, Абхазия Җөмһүрияте исеме астында билгеле өлешчә танылган дәүләт.

Гөрҗистан Конституциясе буенча, Гөрҗистанның бер өлеше, чынлыкта Гөрҗистан Абхазия территориясен контроль астында тотмый.

Абхазия

Абхазия үз почта маркаларын чыгара.

Абхазия картасы

Тарихи өлкәләре

7 тарихи өлкәдән тора (дәүләт байрагындагы җиде йолдыз 7 өлкәне тасвирлый) – Садзын (Джигетия), Бзыпын, Гума, Абжуа, Самырзакан, Дал-Цабал, Псху-Аибга.

География

Төп мәкалә: Абхазия географиясе

Урнашуы

Псоу һәм Ингур елгалары арасында урнашкан. Кара диңгез яр сызыгы озынлыгы 210 км.

Елгалары

Елгалар Амткел күлләре урнашкан.

Тарлавыклары

Халкы

Абхазияда абхазлар, руслар, грузиннар (нигездә мегреллар), әрмәннәр, украиннар, греклар, яһүдиләр, белоруслар, болгарлар, эстоннар һ.б. халыклар яши. Халкының зур өлеше – Россия гражданнары.

Дин

1997 елда диннәр турындагы сораштыруда катнашучыларның 55 % ы үзләрен христианнар, 17 % ы мөселман дип атаган, 14,6 % ы дингә ышанмый. 2003 елда сораштырылучыларның 60 % ы үзләрен христианнарга, 16 % ы — мөселманнарга, 8 % ы — атеистларга, 5 % ы — мәҗүсилек диненә, 3 % ы — абхаз диненә, 1 % ы — Йәһвә шаһитларына, яһүдиләргә һ. б. кертеп караган.

Православие
  • Абхазия православ чиркәве ― Абхазиядә статусы җайга салынмаган автоном православие чиркәве (де-юре Грузия православ чиркәве юрисдикциясендә, де-факто Абхазия православ чиркәве клириклары РПЧ Майкоп епархиясенә карый)
  • кануни булмаган Изге Абхазия митрополиясе (Анакопия епархиясе) (Яңа Афон)
Ислам
Төп мәкалә: Абхазиядә ислам

2009 елда Абхазия мөселманнары беренче тапкыр Согуд Гарәбстаны короленнән Мәккәгә хаҗ кылырга чакыру алган. Абхаз-мөселманнарның ризыкта һәм эчүдә бернинди чикләүләре дә юк: алар башка мөселманнар өчен харам булган аракы, шәраб, дуңгыз ите куллана. Ир балаларны сөннәткә утырту абхаз мөселман ирләре тарафыннан ниндидер әдәпсез гамәл һәм оятлы эш буларак кабул ителә[9].

Күренекле шәхесләр

Шулай ук карарга мөмкин

Искәрмәләр

  1. 12 декабря 1999 года был принят Акт о независимости. 30 сентября отмечается день независимости Республики Абхазия, в честь завершения войны в Абхазии в 1993 году
  2. Абхазия Җөмһүрияте Конституциясе 2010 елның 26 июнь көнендә архивланган. — 4 маддә
  3. Атлас мира. Государства и территории мира. Справочные сведения. — Роскартография, 2010. — С. 14. — ISBN 978-5-85120-295
  4. Объявлены окончательные итоги президентских выборов в Абхазии. РИА Новости, 24.03.2020(рус.)
  5. lenta.ru. Дата обращения: 29 декабрь 2011. Архивировано 17 август 2012 года.
  6. Закон Республики Абхазия «О Национальном банке Республики Абхазия» (статья 28) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-10-14, retrieved 2013-11-16 
  7. Лента.ру (28.09.2009)
  8. Абхазия перешла на российские телефонные коды
  9. Александр Крылов. ЕДИНАЯ ВЕРА АБХАЗСКИХ "ХРИСТИАН" И "МУСУЛЬМАН". Особенности религиозного сознания в современной Абхазии. Портал-Credo.Ru, 17.03.2004(рус.)

Чыганак