Абхаз теле

Абхаз теле (үзаталышы аҧсуа бызшәа [apʰswa bɨzʃʷa], аҧсшәа [apʰsʃʷa], гөрҗи графикасында აფსუა ბჷზშоა

) — Абхазиядә яшәүче абхазлар теле, Кавказ (ибери-кавказ) телләрнең абхаз-адыг төркеменә керә. Абхаз телендә 115 меңнән артык кеше сөйләшә. 2 төп диалекты — абҗуй (әдәби телгә нигез булган) һәм бзыб бар.

Абхаз телендә тартык фонемалар бик күп. Сузыклар системасы гади.

1860-еллардан абхаз әлифбасы кирилл язуы нигезендә булдырылган. 1926 елда ул Николай Маррның аналитик әлибасы белән алмаштырылган. 1928 елдан латин, 1938 елда гөрҗи, 1954 елдан янә кирилл графикасы нигезендәге язуга күчерелде.

Искәрмәләр

  1. Гөрҗистан конституциясе буенча, Абхазия аның составына мөхтәри җөмһүрият буларак керә. Абхазиянең Гөрҗистанныкы булуы дөнья дәүләтләрнең күпчелеге тарафыннан таныла. Фактик рәвештә Гөрҗистан Абхазия территориясен контрольләми. Абхазия конституциясе буенча, ул — бәйсез дәүләт. Аның бәйсезлеге башка дәүләтләр тарфыннан танылган.
  2. Abkhaz (ингл.). Lewis, M. Paul (ed.), 2009. Ethnologue: Languages of the World, Sixteenth edition.. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2012. Архивировано 30 май 2012 года.
  3. Кристал Д. The Cambridge Encyclopedia of LanguageИздательство Кембриджского университета, 1987. — С. 305. — ISBN 978-0-521-42443-1

Сылтамалар

Төркемнәр