Әзербайҗан
Бу мәкалә РУВИКИ проектының татар бүлегендәге яхшы мәкаләләр исемлегенә керә. |
Байрак
| |
Башкала | Бакы |
---|---|
Халык саны | 10 145 212 (2021) |
Нигезләнгән | 1991 |
Сәгать кушагы | UTC+04:00 |
Рәсми тел | әзери теле |
География | |
Мәйдан | 86,600.0 км² |
Координатлар | 40.3°N 47.7°E |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Азәрбайҗан милли җыелышы |
Дәүләт башлыгы исеме | Азәрбайҗан Республикасы Президенты |
Дәүләт башлыгы | Илһам Әлиев |
Башлык исеме | Азәрбайҗанның баш министры |
Хөкүмәт башлыгы | Асадов, Али Идаят оглу |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Азәрбайҗан манаты |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5.2% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.745 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 72.026 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 26.6 (2005)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[7] Schuko[7] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[8] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +994 |
ISO 3166-1 коды | AZ |
ХОК коды | AZE |
Интернет домены | .az |
Азәрбайҗан (рәсми исем Азәрбайҗан Республикасы яки Азәрбайҗан җөмһүрияте, азәри. Azərbaycan Respublikası, آذربایجان جمهوریتی) — Кавказ арты регионының көнчыгыш өлешендә, Каспий диңгезенең көнбатыш ярында урнашкан дәүләт.
Төньякта Квемо-Картли һәм Кахети) белән, көнбатышта Әрмәнстан һәм көньякта Иран белән чиктәш. Азәрбайҗанның эксклавы булган Нахчыван Автономияле Республикасы төньякта Әрмәнстан, көньякта Иран һәм көнбатышта Төркия белән чиктәш.
Азәрбайҗан территориясенең бер өлеше Кәрки, Югары Әскипара) Әрмәнстан контроле астында. Үз чиратында Азәрбайҗан Әрмәнстан территориясендәге Арцвашен эксклавын контроль астында тота.
Мәгълүматны тикшерергә кирәк. |
Башкаласы — Бакы шәһәре.
География
Чиктәшлек
Як | Ил |
---|---|
Төньяк | Гөрҗистан, Россия |
Көнчыгыш | Каспий диңгезе |
Көньяк | Иран |
Көнбатыш | Әрмәнстан, Төркия |
Азәрбайҗан төньяктан Кавказ таулары белән читләнгән. Азәрбайҗанның төп өлеше Зур Кавказ һәм Кече Кавказ таулары көньяк-көнчыгыш өлешләрендә урнашкан. Көньякта Урта Аракс түбәнлеге һәм аның көньяк тармагы бар, көньяк-көнбатышта исә Талыш таулары урнашканнар.Каспий диңгезенең ярлары аз ергаланган. Яр сызыгы озынлыгы якынча 800 километрны тәшкил итә. Эре ярымутраулары — Апшерон, Кура борыны, Сара; култыклары — Апшерон, Кызылагач, Бакы култыкчасы; эре утраулары — Артём, Жилой.
Климат
Азәрбайҗан, күбесенчә субтропик зонада булса да, анда шулай ук коры вә дымлы субтропик климатыннан алып тау тундрасы климатына кадәр булган климатны очрашырга мөмкин. Июльнең уртача температурасы — 25–27 °C, гыйнварныкы — түбәнлекләрдә 0 дан +3 °C ка кадәр, тауларда — −10 °C ка кадәр. Иң эссе температура — 40–43 °C, иң суык температура — −33 °C.
Явым-төшемнәр үтә тигезсез бүленгәннәр. Еллык явым-төшемнәр күләме — 200 дән 1800-гә кадәр мм.
Һидрография
Азәрбайҗан территориясы буйлап 8400 елга ага, алардан 850 елганың озынлыгы 5 км артык. 24 елганың озынлыгы 100 км артык.
Эре елгалар — Күрә (Күр) вә аның төп кушылдыгы — Аракс. Якынча 250 күл бар (иң эреләр — Гаҗикабул һәм Бөекшур). Туфрагы — болын соры, тозлы, болын сазлык һ.б.
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы
Үсемлекләр дөньясы күптөрлеле — 4100 төрдән артык. Түбәнлекләрне чүл вә ярымчүл үсемлекләре, күбрәк куаклыклар, Кура-Аракс түбәнлегенең тозлы җирләрендә тозлак үләне киң таралган, тау итәкләрендәге тигезлекләрдә әрем һәм әрем-кылган үсә.
Урманнар мәйданы 1146 мең гектар. 2200–2500 м биеклекләрдә субальп вә альп болыннар бар. Хайваннар дөньясы төрле-төрле: сөйрәлүчеләр, кимерүчеләр, кыргый дуңгыз, нутрия, янутсыман эт, җәйран, барс, аю, кыргавыл, кәклик, каз һәм үрдәксыманнар. Каспий диңгезе вә Кура елгасы балыкларга (сөләйман, мәрсин, укбаш, кырпы балыклары) мул. Закаталы, Турианчәй, Кызылагач, Ширван һ.б. тыюлыклар бар.
Тарих
Азәрбайҗан палеолит дәвереннән кешеләр яшәве мәгълүм. Борынгы заманнарда хәзерге Азәрбайҗан җирләрендә яшәгән күп кенә кабиләләр (каспийлар, кадусыйлар, албаннар) тарихи үсеш процессында кабилә иттифакларына берләшеп, соңрак беренче дәүләт берәмлекләргә нигез булганнар. Безнең эрага кадәр IX гасырында Мана патшалыгы, ә б.э.к. VII гасырның азагында Мидия дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. VI гасырында хакимият Ахәменидләр кулына күчте. Бу дәүләтне Искәндәр Зөлкарнәйн чирүе тар-мар иткәч, Атропатена дәүләте барлыкка килде. Б.э.к. III–II гасырларда хәзерге Азәрбайҗан җирләре Кавказ Албаниясе исеме астында мәгълүм булганнар.
Урта гасырлар
VIII гасыр башында Азәрбайҗан Гарәп хәлифлеге кулына күчте, Сәфәвиләр дәүләте (XVI гасыр) дәверендә халык хуҗалыгынең һәм мәдәниятенең күтерелүе булганн. Шаһ Әббас ІІ (1587–1629 елларда хакимлек иткән) Сәфәвиләр дәүләте башкаласының Ирандагы Исфаһанга күчереше нәтиҗәсендә Азәрбайҗан Иранның чик өлкәсенә әверелгән.
Яңа вакыт
XVIII гасыр башында Кавказ артына ия булу өчен Госман империясе һәм Иран арасындагы көрәш көчәйде. XIX гасырда шул көрәшкә Россия империясе дә кушылган. 1805–1813 һәм 1826–1828 еллардагы Россия–Иран сугышлары нәтиҗәсендә Азәрбайҗанның зур өлеше Россия составына керде. Россия белән Иран арасындагы Гөлстан шартнамәсе нигезендә билгелнгән Азәрбайҗанның көньяк чикләре хәзер дә гамәлдә тора.
1917 елның ноябрьдә шура хакимияте урнаштырылган. 1918 елның Кавказ арты демократик федератив республикасы барлыкка килгән, әмма ул, милләтара каршылыклар булуы сәбәпле таркалды һәм 1918 елның 28 маенда Азәрбайҗан Республикасы игълан ителде. 1920 елның 27 апрелендә Азәрбайҗанга Кызыл Гаскәр өлешләре бәреп керә һәм икенче көнне Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы игълан ителде.
1922 елның 12 мартында Азәрбайҗан Кавказ арты Совет Федератив Социалистик Республикасы (ЗСФСР), соңрак, ул юкка чыгарылгач (1936), союздаш республика сыйфатында СССР составына кертелде. 1991 елның февралендә исеме Азәрбайҗан Республикасы итеп үзгәртелде. 1991 елның 30 августында Азәрбайҗанның Югары Шурасы дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларацияне кабул иткән. 1988 елда Таулы Карабаг сәбәпле Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында килеп чыккан низаг кораллы бәрелешләргә әйләнеп китте. 1994 елның маеннан вакытлы солых төзелә, мәсьәләне тыныч хәл итү турында бәхәсләр башланды.
Халык
Милләт | 1979 | 1989 | 1999 | 2009 | ||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Халык саны | өлеш[11] (%) |
Халык саны | өлеш[11] (%) |
Халык саны | өлеш[11] (%) |
Халык саны | өлеш[11] (%) | |
әзериләр | 4 708 800 | 78,13 | 5 805 000 | 82,68 | 7 205 500 | 90,60 | 8 172 809 | 91,60 |
ләзгиләр | 158 100 | 2,62 | 171 400 | 2,44 | 178 000 | 2,24 | 180 300 | 2,02 |
әрмәннәр | 475 500 | 7,89 | 390 500 | 5,56 | 120 700[12][13] | 1,52 | 120 306[14] | 1,35 |
руслар | 475 300 | 7,89 | 392 300 | 5,59 | 141 700 | 1,78 | 119 307 | 1,34 |
талышлар | …[15] | …[15] | 21 200 | 0,30 | 76 800 | 0,97 | 112 000 | 1,26 |
аварлар | 36 000 | 0,60 | 44 100 | 0,63 | 50 900 | 0,64 | 49 838 | 0,56 |
төрекләр | 7 900 | 0,13 | 17 700 | 0,25 | 43 400 | 0,55 | 37 975 | 0,43 |
татарлар | 31 400 | 0,52 | 28 600 | 0,41 | 30 000 | 0,38 | 25 911 | 0,29 |
татлар | 8 800 | 0,15 | 10 200 | 0,15 | 10 900 | 0,14 | 25 218 | 0,28 |
украиннар | 26 400 | 0,44 | 32 300 | 0,46 | 29 000 | 0,36 | 21 509 | 0,24 |
Барлыгы | 6 026 500 | 100,00 | 7 021 200 | 100,00 | 7 953 400 | 100,00 | 8 922 447 | 100,00 |
Татарлар
Тарихы
Азәрбайҗан җиренә татарлар XIX гасырның 1 нче яртысында килеп урнаша башлыйлар. XIX–XX гасырларда Бакы нефть-газ ятмалары сәнәгый районында эш башлангач, 1920–1930 еллардагы ЯИС, сәнәгатьләштерү һәм күмәкләштерү чорында монда Идел-Урал төбәгеннән халык күпләп килеп урнаша. Азәрбайҗанда Кавказдагы иң зур татар җәмгыяте (1989 елгы халык исәбе буенча — 28 019 кеше) барлыкка килә. Татарларның 98%ы — шәһәрләрдә, шул исәптән Бакыда 24,3 мең кеше яши. 1970-еллар ахырыннан татар халкы кими бара, 1990-еллар башында эмиграция массакүләм төс ала. Татарларны һәм Татарстанны Азәрбайҗан белән тарихи, сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни һ.б. элемтәләр бәйләп тора. Борынгы татар әдәбиятына Низами Ганҗәви иҗаты, яңа чор татар шагыйрьләренә (С. Рәмиев, Н. Думави һ.б.) С. Нәсими әсәрләре сизелерлек йогынты ясый. 1906 елда Санкт-Петербургда татар һәм азәрбайҗан телләрендә «Дума» газетасы нәшер ителә. 1908 елда Кавказда Г. Кариев җитәкчелегендә составында Азәрбайҗан әртисләре, репертуарында Азәрбайҗан авторларының пьесалары да булган татар театр труппасы гәстрүлләре булып үтә. ССРБ төзелгәч, Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы традицион мәдәни һәм хуҗалык-икътисади бәйләнешләр тагын да үсә. Азәрбайҗан һәм татар галимнәре уртак тырышлыгы белән гарәп язуыннан латин графикасына күчүнең төп мәсьәләләре хәл ителә, Бакының фәнни институтлары һәм югары уку йортларында атаклы татар галимнәре Г.С. Гобәйдуллин, С.А. Габдерәшитов, Х.И. Әмирханов һ.б.; М. Азизбәков исемендәге Азәрбайҗан театрында СССРның халык артисты М. Й. Даутова эшли. 1930–1938 елларда Бакыда атна саен татарча «Бакы эшчесе» газетасы нәшер ителә. 1940-елларда Азәрбайҗан Татарстанның нефть сәнәгате өчен кадрлар әзерләү үзәге була. Татарстан нефть машиналары төзү институты Азәрбайҗан нефть машиналары төзү фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институтының Казан филиалы буларак оештырыла.
Хәзерге торышы
1993 тән Бакыда ТРның Азәрбайҗандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли; «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте (1990 нан), «Азәрбайҗан татар җәмгыяте» (1996дан), «Азәрбайҗан-Татарстан» татар җәмгыяте гамәлдә. Ш. Мәрҗани исемендәге Татар хәйрия фонды бар. Казанда «Азәрбайҗан» милли-мәдәни автономиясе (2000 нән) эшли.[16]
Зур шәһәрләр
Файл:Hvp-baku.jpg |
Урын | Шәһәр | Азәрбайҗанча исем | Халык саны, мең кеше | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Бакы | Bakı, Бакы | 2 181 800 | |||||||
2 | Гәнҗә | Gəncə, Гәнҹә | 324 700 | |||||||
3 | Сумкает | Sumqayıt, Сумгајыт | 294 500 | |||||||
4 | Миңгечәвер | Mingəçevir, Мингәчевир | 100 600 | |||||||
5 | Хырдалан | Xırdalan, Хырдалан | 95 200 | |||||||
6 | Ширван | Şirvan, Ширван | 77 000 | |||||||
7 | Нахчыван | Naxçıvan, Нахчыван | 76 700 | |||||||
8 | Шәке | Şəki, Шәки | 64 200 | |||||||
9 | Евлах | Yevlax, Јевлах | 59 400 | |||||||
10 | Ханкәнде (Степанакерт)[17] | Xankəndi, Ханкәнде | 53 400 | |||||||
11 | Ләнкәрән | Lənkəran, Ләнкәрән | 51 300 | |||||||
12 | Җәлилабад | Cəlilabad, Ҹәлилабад | 44 200 | |||||||
13 | Хачмаз | Xaçmaz, Хачмаз | 40 600 | |||||||
14 | Шәмкир | Şəmkir, Шәмкир | 40 000 | |||||||
15 | Агҗабәди | Ağcabədi, Ағҹабәди | 40 000 | |||||||
16 | Бәрдә | Bərdə, Бәрдә | 38 900 | |||||||
17 | Шәмахы | Şamaxı, Шамахы | 37 800 | |||||||
18 | Сальян | Salyan, Салјан | 37 200 | |||||||
19 | Гөйчәй | Göyçay, Гөјҹај | 36 300 | |||||||
20 | Имишли | İmişli, Имишли | 33 900 | |||||||
2012 ел[18] |
Идарә-җир төзелеше
Административ ягыннан Азәрбайҗан территориясе 66 автономияле республикага (Нахчыван Автономияле Республикасы) бүленә.
1. Абшерон районы |
36. Угыз районы |
Нахчыван Автономияле Республикасы:
1. Бабәк районы |
5. Ордубад районы |
Икътисад
Азәрбайҗан — сәнәгый-аграр дәүләт. Нефть, тимер руда, алунит чыганкалары бар; күкерт колчеданы, барит, кобальт, молибден, мышаяк һ.б. сәнәгый юл белән чыгарыла лар. Тулаем эчке продутындңа сәнәгатенең өлеше өлеше 54,2 %, авыл хуҗалыгының өлеше 26,1 %.
Сәнәгатенең төп тармаклары: нефть, газ, химия, машиналар төзү, металл эшкәртү, төзелеш материаллары һәм электр энергетикасы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатләре дә шулай ук үсеш алганнар. Нефть Апшерон ярымутравыннан, Кура-Аракс түбәнлегеннән һәм Каспий диңгезеннән чыгарыла. Нефть-газ чималы нигезендә химия һәм нефть химиясе сәнәгате минирәл ашламалар, күкерт әчелеге, каустик сода, синтетик каучык, шиннар һ. б. продуктлар эшләп чыгарылалар. Машиналар төзү ва металл эшкәртү, гомумән, нефть сәнәгате өчен машина, җайланмалар, электр двигателлар, трансформаторлар, кабель, радиоэлектрон аппаратлар, җиһазлар эшләп чыгаруга махсуслаштырылган. Авыл хуҗалыгы машиналар төзү, көймәләр төзү, азык-төлек сәнәгате өчен әсбап-җиһазларны эшләп чыгару үсеш алган (Бакы, Гәнҗә, Мингечаур, Хәнкәнди, Нахчыван, Куба).
Транспорт
Тимер юллар онзынлыгы — 2 мең километрдан артык, автомобиль юллары озынлыгы як. 36,7 мең км, шуларның 32 мең км каты түшәмәле. Диңгез транспортының әһәмияте зур. Төп порты булы метрополитен төзелгән.
Дәүләт төзелеше
Азәрбайҗан — республика. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомумхалык тавыш бирү юлы белән биш елга сайланыла. Канунбирү хакимиятне парламент (Милли мәҗлес), башкарма хакимиятне Вәзирләр Кабинеты гамәлгә ашыра.
Азәрбайҗан президентлары:
Аяз Мөтәлибов (30 август 1989 — 6 март 1992)
- N48 image009 01.jpg
Әбүлфәз Илчебәй (16 июнь 1992 — 1 сентябрь 1993)
Һейдәр Әлиев (3 октябрь 1993 — 31 октябрь 2003)
Илһам Әлиев (31 октябрь 2003 — …)
Дин
Азәрбайҗан Конституциясенең 7нче статьясы нигезендә, ил дөньяви дәүләт дип игълан ителгән. 19нчы статьяда диннең дәүләттән аерылуы һәм закон каршында барлык диннәрнең тигезлеге, шулай ук дәүләт мәгариф системасының дөньяви характеры турында әйтелгән. җәфәрлек мәзһәбе), 15 % ы (кайбер чыганакларда: 35 — 40 % ысәләфилек хәрәкәте берникадәр таралыш алган. Ил халкының 4 % ы — башка диннәр вәкилләре (Христианлык, яһүдиләр, Һинд дине, бәһаи һ. б.), атеистлар һәм агностиклар. Хәзерге вакытта Азәрбайҗанда 2246 мәчет, 13 чиркәү һәм 7 синагога бар.
Шулай ук карагыз
Сылтамалар
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI?locations=AZ.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
- ↑ 7,0 7,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ {{Китап:The Azerbaijani Turks: power and identity under Russian rule}} <blockquote>Official Map Issued by Azerbaijan Democratic Republic, 1919 (88 нче бит)</blockquote>
- ↑ Переписи населения Азербайджана 1979, 1989, 1999, 2009 годов, archived from the original on 2012-11-30, retrieved 2012-11-30
- ↑ 11,0 11,1 11,2 11,3 Рассчитана до сотых долей процента по абсолютным данным численности отдельных этносов и населения Азербайджана в целом, приведённым в источнике (в котором доли приведены с округлением до десятых долей процента).
- ↑ Таулы Карабаг Республикасы белән. ТКҖны санымыйча — якынча 651 әрмән. ТКҖ (2005 җанисәбе), Таулы Карабаг Республикасы, 137 380 әрмән яшәгән (кара, кара 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган.).
- ↑ Национальный состав населения Азербайджана по районам по переписи 1999 года, включая оценочные данные по территории, подконтрольной НКР
- Нагорно-Карабахской Республикой. 2005 елгы Таулы Карабаг Республикасы җанисәбе буенча, аның территориясендә, проживало 137 380 әрмән яши (см., см., см. 2008 елның 3 октябрь көнендә архивланган.).
- ↑ 15,0 15,1 Аерым халык булып исәпләмәгәннәр
- ↑ Татар энциклопедиясе(үле сылтама)
- ↑ 17,0 17,1 17,2 17,3 17,4 17,5 17,6 17,7 17,8 17,9 Фактик рәвештә Таулы Карабаг Республикасы контроле астында
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-16, retrieved 2014-10-18
- ↑ 19,0 19,1 Территориясенең өлеше Таулы Карабаг Республикасы контроле астында урнаша
- ↑ В Азербайджане запретят мулл, обучавшихся за границей. Oxu.Az, 2.12.2015(рус.)
- ↑ Muslim Population By Country 2020(ингл.)
- ↑ Религия. Управление делами Президента Азербайджанской Республики — Президентская библиотека (PDF), archived from the original (PDF) on 2011-11-23, retrieved 2011-08-21
РУВИКИ.Медиадагы медиафайллар? |
Бу мәкалә РУВИКИ проектының татар бүлегендәге яхшы мәкаләләр исемлегенә керә. |