Баку эшчесе

«Баку́ эшчесе́»атналык иҗтимагый-сәяси газета. Әзәрбайҗан КП (б) ҮК, Үзәк Башкарма Комитеты һәм Профсоюзлар шурасы органы. 1930 елның 28 апреленнән 1938 елның 11 мартына кадәр Бакуда татар телендә нәшер ителә, барлыгы 822 саны чыга[1]. Төрле елларда мөхәррирләре: И. Хәйретдинов, Х. Ризван, Ш. Рәхмәтуллин. Әзәрбайҗан промыселларында эшләүче татарлар өчен чыгарыла. 1930-32 елларда газетаның бер сәхифәсе «Зәрбдар колхозчы» («Алдынгы колхозчы») исемендә үзбәк телендә басыла.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Судьба татарской прессы 1930-е гг. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2020. Архивировано из оригинала 23 гыйнвар 2016 года.

Сылтамалар