Сергей Королёв

Сергей Павел улы Королёв (рус. Сергей Павлович Королёв; укр. Сергі́й Па́влович Корольо́в (Королів); 30 декабрь 1906 (12 гыйнвар 1907), Житомир — 14 гыйнвар 1966(1966-01-14)[1][2][…] (59 яшь), Мәскәү) — галим, ракета-галәм системалары конструкторы[8], Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Баш конструкторлар советы рәисе (1946—1966), Совет Социалистик Республикалар Берлеге Фәннәр академиясе академигы (1958).

Ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты. 1953 елның июленнән Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасы[9].

Тәрҗемәи хәле

Балачагы

undefined
undefined

Сергей Королёв 1906 елның 30 декабрендә (1907 елның 12 гыйнвары) Житомир шәһәрендә туа[10]. Әтисе — Павел Яков улы Королёв (1877—1929), рус әдәбияты укытучысы, тумышы белән Могилевтан. Әнисе — Мария Николай кызы Москаленко (Баланина) (1888—1980), Нежин сәүдәгәре кызы[11]. Аны София чиркәвендә чукындырганнар.

1908 елның 28 июнендә Королёвлар гаиләсе Киевка күчеп китә, гаилә башлыгы М. А. Стельмашенконың 5 нче ир балалар гимназиясендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул ук вакытта Павел Яков улының әтисе Могилёевта үпкә төберкулезыннан вафат була һәм әнисе белән ике балигъ булмаган сеңлесен Сергей Королёв карый. Ул аларны яшәргә Киевка алып килә һәм ике картира ала. Үз гаиләсе өчен Ольга Терентий кызы Петрухинаның Ивановская урамындагы 31 нче йортына беркетеп салынган (хәзерге Тургеневская урамы, 35) 6 нчы номерлы зур булмаган фатир[10] һәм туганнары өчен шул ук йортның икенче ягына беркетеп салынган фатир.

1910 елның 13 августында әнисе Киев Югары хатын-кызлар курсларының Педагогия советы рәисенә тарих-филология факультетының герман-роман бүлегенә кабул итү турында гариза бирә һәм тиздән курслар тыңлаучы була. Мария курсларга укырга кергәч, гаилә тормышы тәмам бозыла һәм Фундуклеев урамының 10 нчы йортында фатир өчен түләп торган апасы Анна Николай кызы янына яшәргә күчә. Кечкенә Сережаны 1910 елның көзендә Нежинга әбисе Мария Матвей кызы (тумышы белән Фурса, 1863—1940[12]) һәм бабасы Николай Яков улы Москаленко (1842—1920[12]) янына җибәрәләр. Әтисе, улын үзенә алырга тырышып, Нежин судына гариза яза, әмма аның үтенече кире кагыла. Павел Яков өлы 1916 елда рәсми рәвештә аерыла.

Нежинда өч яшьлек Сергей Королёвны әбисе һәм тәрбиячесе тәрбияли. Шат күңелле абыйсы — Василий Николай улы да (Васюня) катнаша. Ул малайны велосипедта йөрергә, крокетта уйнарга өйрәтә, фотосурәтләрне кәгазьгә бастырганда үз янында утырта, атынчыкларда атындыра, музыкага мәхәббәт уята.

Тирә-юньдәгеләрнең фикерләренә караганда, балачакта Королев чибәр, җитез, кызыксынучан һәм ягымлы малай була. Сережа олылар арасында үсә. Аның яшьтәш дуслары булмый. Урамга чыгармыйлар, чөнки әтисе улын алып китү белән яный. Нәкъ менә шуның өчен Москаленко йортының капкасы һәрвакыт бикле була.

Шушы вакытта Нежинда ул еллар өчен гадәти булмаган бер вакыйга була, бу вакыйга кечкенә Сергей Королевка бик нык тәэсир итә һәм аның киләчәк язмышына да йогынты ясый. 1911 елның 4 июнендә Нежинга беренче рус очучыларының берсе, һавада очу һәм авиацияне популярлаштыручы Сергей Уточкин килә. Самолетны Нежинга поездда, ат белән тартып ярминкә мәйданына китерәләр һәм очуга әзерлиләр. Әбисе белән бабасы оныкларын җилкәләренә күтәреп, мәйданга алып баралар. Кечкенә Сережа шакката: аның күз алдында әкияттәге келәм-очкыч чынбарлыкка әйләнә. Әнисенә ул дулкынланып канатлы машинаның очып киткәнен һәм анда бер кеше утырганын сөйли.

1914 елның августында әбисе һәм бабасы белән Киевка күченәләр. Шулай Москаленко гаиләсе Киев үзәгендә Некрасов урамындагы 6 нчы дүрт катлы йортның өченче катында (хәзер инде 3 нче номерлы) 5 нче номерлы биш бүлмәле фатирда акча түләп яшиләр. Сергей Королёвның Нежиндагы тормыш чоры шулай тәмамлана.

1915 елда Киев шәһәре гимназиясенә әзерлек сыйныфына, 1917 елда Одесса гимназиясенең беренче сыйныфына укырга керә. Шәһәргә Әнисе Мария Николай кызы Баланина һәм үги әтисе Григорий Михаил улы Баланин (1881—1963[12]) күчеп килә[13].

Гимназия ябылгач, Сергей Королёв бердәм хезмәт мәктәбендә дүрт ай укый, соңрак өйдә белем ала. Әнисе белән үги әтисе укытучылар була, үги әтисенең инженер белеменә дә ия була[14]. Мәктәп елларында ук Сергей яңа авиация техникасы белән кызыксына. 1922—1924 елларда төзелеш һөнәри мәктәбендә укый, күп кенә түгәрәкләрдә һәм төрле курсларда шөгыльләнә.

Хезмәт юлы

undefined

1921 елда Одесса гидроотрядында очучылар белән таныша һәм авиация иҗтимагый тормышында актив катнаша: 16 яшеннән "авиаграмотасызлык"ны бетерү буенча дәресләр алып баручы буларак, 17 яшендә компетентлы комиссия каршында рәсми якланган һәм төзелешкә тәкъдим ителгән моторсыз К-5 очкычы проектының авторы буларак.

1923 елда Украина һәм Кырымның авиация һәм һавада очу җәмгыяте әгъзасы була. Аның әгъзалык характеристикасы Украина һәм Кырым авиация һәм һавада очу җәмгыятенең Губерна бүлеге планерчылары түгәрәгендә 1923 елның июненнән башлап барлык эшләрдә актив катнашканын хәбәр итә[15].

1924 елда авиация техникасы профиле буенча Киев политехник институтына укырга кергәч, Сергей Королёв ике ел эчендә уку йортында гомуми инженерлык дисциплиналарын үзләштерә һәм спортчы-планерчы була. 1926 елның көзендә Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесына укырга күчә.

Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт югары техник университетында укыган вакытта Сергей Королев яшь сәләтле авиаконструктор һәм тәҗрибәле планерчы буларак танылу ала. 1929 елның 2 ноябрендә Михаил Тихонравов конструкциясендәге «Жар-птица» планерында ул «пилот-паритель» исеменә имтихан тапшыра, шул ук елның декабрендә Андрей Николай улы Туполев җитәкчелегендә диплом эшен — СК-4 очкычы проектын яклый. Университетны тәмамлангач, бер елга якын А. Н. Туполев җитәкчелегендә Үзәк аэрогидродинамика институтында эшли[16]. Ул проектлаган һәм төзегән очу аппаратлары — «Коктебель», «Красная Звезда» планерлары һәм очышның рекордлы ераклыгына ирешү өчен билгеләнгән СК-4 җиңел очкычы Сергей Королевның авиация конструкторы буларак гадәти булмаган сәләтләрен күрсәтә. Мәсәлән, СК-3 «Красная Звезда» планеры Совет Социалистик Республикалар Берлегендә тәүге тапкыр югары пилотаж фигураларының берсе һәм Нестеров элмәген (йомык элмәк — мёртвая петля) башкару өчен махсус проектланган һәм 1930 елның 28 октябрендә Коктебельдә VII Бөтенсоюз планер слёты барышында очучы Василий Степанчонок шушы фигураны уңышлы күрсәтә.

Сергей Королёвның ракетопланын төзү идеясе «Циолковскийның хезмәте һәм Цандер белән якыннан танышкач» барлыкка кил[17]ә. 1931 елның сентябрендә Сергей Королев һәм ракета двигательләре өлкәсендәге талантлы энтузиаст Фридрих Цандер Оборонага, авиация һәм химия төзелешенә ярдәм итү җәмгыяте ярдәмендә Мәскәүдә иҗтимагый оешма — Реактив хәрәкәтне өйрәнү төркемен оештыралар[18][19]; 1932 елның апрелендә ул ракета очу аппаратларын эшләү буенча дәүләт фәнни-конструкторлык лабораториясенә әверелә. Анда ГИРД-09 һәм ГИРД-10 беренче совет сыеклык-баллистика аппаратлары төзелә һәм эшли башлый.

1933 елның 17 августында беренче ГИРД ракетасы уңышлы очыш ясый.

1933 елда Революцион хәрби советы боерыгы белән Мәскәү ГИДР һәм Ленинград Газодинамик лабораториясе нигезендә Иван Терентий улы Клеймёнов җитәкчелегендә ССРБ хәрби-диңгез эшләре буенча халык комиссариатының Реактив фәнни-тикшеренү инстиуты оештырыла. Сергей Королёв Иван Клеймёновның урынбасары итеп билгеләнә, 1934 ел башында ул бу вазифадан китә. 1935 елда ул ракета очу аппаратлары бүлеге начальнигы була; 1936 елда дарылы двигатель белән «217» Зенит ракетасын һәм сыеклык двигателе белән еракка оча торган «212» ракетасын сынауга кадәр җиткерә ала.

1938 елга аның бүлегендә сыек канатлы һәм еракка оча торган баллистик ракеталар, һава һәм җир өстенә ату өчен авиация ракетасы («301» ракета) һәм каты ягулыклы зенит ракеталары проектлары эшләнә[20]. Әмма ракета техникасын үстерү перспективаларына карашлардагы аермалыклар нәтиҗәсендә Сергей Королёвны директор урынбасары вазифасыннан китә һәм ул сектор башлыгы булып билгеләнә[21].

1938 елның февралендә Сергей Королевның Евгений Щетинков белән берлектә ясаган докладында ракетопланын төрле максатларда куллану мөмкинлекләрен бәян итә, шул исәптән аны биеккә оча торган истребитель-тотып алучы (эләктерүче) ролендә куллануны нигезли. Шул ук елның 27 июнендә кулга алынганчы ул сыеклык реактив двигательле ракетоплан прототибы ясау буенча эшләвен дәвам итә. Соңыннан бу проектны Алексей Щербаков җитәкчелегендә дәвам итә, 1940 елның 28 февралендә эшләп тора торган двигательле РП-318-1 ракетопланы беренче очыш ясый[22].

Хәрби званиеләре

Сергей Королёвка Эшче-крестьян Кызыл армиясе (РККА) Хәрби-һава көчләре лейтенанты хәрби исеме, соңрак өлкән лейтенант хәрби исеме бирелә[23]. 1933 елның 9 ноябрендә фәнни эшләр буенча Реактив фәнни-тикшеренү институты начальнигы урынбасары вазифасына билгеләнгәндә, аңа К-11 хезмәт категориясе — инженер-авиация хезмәтенең дивизион инженеры исеме бирелә. 1934 елның башында вазифасыннан азат ителә һәм 1934 елның 11 гыйнварында Эшче-крестьян Кызыл армиясенең шәхси составы буенча боерык нигезендә хәрби хезмәттән резервка алына[23].

Сугыштан соң инглизләр «Фау-2» немең ракетасын җибәрүне күрсәтәләр (аны немец белгечләре башкара). Җитәкчелек күрсәтмәсе буенча, Сергей Королёв бу очышка чит фамилия белән Совет армиясе капитан-артиллериясе формасында килә. Шул ук вакытта аның фронт бүләкләре булмавы инглиз разведкасының кзыксынуын арттыра.

1946 елда Сергей Королёвка полковник исеме бирелә[24].

Кулга алынуы һәм ябык Конструкторлар бюросында эшләве

undefined

1938 елның 29 маенда Сергей Королёв конструктор Арвид Палло белән берлектә 312 канатлы ракетаның ягулык системасын эшкәртү буенча сынау үткәрә, шулай ук хәрби әзерлек буенча сынау үткәрә. Сынаулар барышында үткәргеч торба шартлый, шуның нәтиҗәсендә Сергей Королёвның башы җәрәхәтләнә[25].

1938 елның 27 июнендә Сергей Королёв, Иван Клейменов һәм Реактив институтның башка хезмәткәрләре кулга алына. Андрей Вышинскийның генераль прокуроры ярдәмчесе Марк Рагинский галимне кулга алырга санкция бирә. Кулга алу карарын ССРБ Эчке эшләр Халык комиссариатлары урынбасары Семен Жуковский яза. Кулга алу өчен нигез булып элегрәк кулга алынган Иван Клейменов, Георгий Лангемак һәм Валентин Глушко күрсәтмәләре тора — өчесе дә Королевны Россия фәнни-тикшеренү институтында «фашизмга ярарга тырышып оборона куәтен көчсезләндерүне максат итеп куйган» ниндидер контрреволюцион троцкистлар оешмасының катнашучысы дип атыйлар. Эш буенча тикшерүне ССРБ Эчке эшләр Халык комиссариаты вәкилләре, лейтенант Николай Быков алып бара[26].

Гаепләүләр 58 маддәнең ике пункты буенча белдерелә: 58-7 — «Дәүләт учреждениеләрен һәм предприятиеләрен тиешенчә файдаланып яки аларның гадәти эшчәнлегенә каршы эш итү юлы белән контрреволюцион максатларда кылынган Дәүләт сәнәгатен юк итү» һәм 58-11 — «Әлеге бүлектә каралган җинаятьләрне әзерләүгә яки кылуга юнәлдерелгән һәртөрле оештыру эшчәнлеге…». 1935 елдан Сергей Королёв Эшче-крестьян Кызыл армиясенең кораллануның яңа үрнәкләрен эшләү һәм коралландыруга тапшыруны өзү буенча җинаять эше алып бара, дигән раслау кулланыла.

Сергей Королев үзе 1940 елның 13 июлендәге Иосиф Сталин исеменә язган хатында аның эшен объектив тикшерүләрен сорап[27], үзенә карата физик репрессияне һәм аны мыскыл итүләрендә яза[28]. Журналист Ярослав Голованов[26][29], ССРБ Эчке эшләр Халык комиссариатында сорау алу вакытында Сергей Королевның теш казнасы сынган дигән версияне шик астына куя, чөнки әлеге факт буенча дәлилләр юк.

1938 елның 25 сентябрендә ССРБ Югары суды хәрби коллегиясенең хөкем ителергә тиешле затлар исемлегенә кертелә. Исемлектә ул беренче (ату) категория буенча бара.

1938 елның 27 сентябрендә ССРБ Югары Судының Хәрби коллегиясе тарафыннан хөкем ителә, 58-7, 11 маддәләр маддәләр буенча гаепләнә. Хөкем карары: 10 ел Төзәтү-хезмәт лагере, 5 ел хокукларда җиңелү. 1939 елның 13 июнендә ССРБ Югары суды Пленумы ССРБ Югары суды хәрби коллегиясенең хөкемен гамәлдән чыгара, Сергей Королёвны гаепләү буенча тикшерү эше яңа тикшерүгә тапшырыла, аның барышында Сергей Королёв 1938 елда тикшерү вакытында бирелгән күрсәтмәләрнең чынбарлыкка туры килмәвен һәм ялган булуын күрсәтә.

1940 елда Төзәтү-хезмәт лагере срогы 8 ел дип кыскартыла, 1944 елда иреккә чыгарыла.

Аның Хәрби прокуратурага 1955 елның 30 маендагы гаризасы буенча, 1957 елның 18 апрелендә «җинаять составы булмау сәбәпле» аклана[30].

Сергей Королёв Мәскәүдә Бутырка, Новочеркасскида күчерү төрмәсендә утыра[31].

1939 елның 21 апрелендә Колымага этаплап озатыла, анда 3 августтан Көнбатыш тау сәнәгате идарәсенең Мальдяк алтын приискасында һәм «гомуми эшләрдә» хезмәт итә[32]. Анда ул бик каты цинга белән авырый, аны үлемнән икенче бер тоткын, Мәскәү авиазаводының элеккеге директоры Михаил Усачев коткара. Ул Сергей Королёвны санчастька урнаштырырга ярдәм итә[33].

ССРБ Югары Советы депутатлары М. М. Громов һәм В. С. Гризодубова ярдәме белән әнисе Королёв эшен яңадан каратуны башлый. 1938 елның 27 сентябрендәге хөкем карары гамәлдән чыгарыла һәм эш яңадан карауга тапшырыла[32]. Нәтиҗәдә Королёв 1939 елның 23 декабрендә Мальдяк приискасыннан Владивосток төзәтү-хезмәт лагерена[34], соңрак Мәскәүгә эшен яңадан карарга җибәрелә. Приискадан кайтканда Сергей Королёв авырып китә һәм лазаретка эләгә. Ул Магаданда навигацияне ябу алдыннан «Индигирка» пароходының соңгы рейсына соңга кала. Бәлки, бу Сергей Королёвны үлемнән коткаргандыр: пароход Япон диңгезендә шторм вакытында баткан, борттагы 1173 кешенең 696 сы һәлак булган.

Мәскәүгә 1940 елның 2 мартында килә, дүрт айдан соң махсус киңәшмәдә икенче тапкыр хөкем ителә, 8 елга тоткынлыкка эләгә һәм Мәскәүнең ССРБ Эчке эшләр халык комиссариатының 29 нчы үзәк конструкторлык бюросының махсус төрмәсенә җибәрелә. Беренче вакытта Сергей Королев «Туполев шарагасына» төрмәгә утырырга җибәрелгән Лев Терменның ассистенты булып эшли. Аларның эшчәнлек юнәлешләренең берсе — заманча канатлы ракеталарның радио, прообразлары буенча идарә ителә торган пилотсыз очу аппаратларын эшләү. Сергей Королёв Андрей Туполев җитәкчелегендә Пе-2 һәм Ту-2 бомбага тоту очкычы булдыруда актив катнаша.

1942 елда Сергей Королевны төрмә тибындагы конструкторлык бюросы — 16 нчы Казан авиазаводы карамагындагы тәҗрибә-конструкторлык бюросына (хәзерге вакытта — «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте — «КМҖБ» ААҖ) күчерелә. Биредә алар авиациядә куллану максатыннан яңа типтагы ракета двигательләре төзү буенча эшлиләр. Сергей Королев авиацияне камилләштерү өчен ракета двигательләрен гамәли файдалану идеясен чынга ашыру буенча эшли: очып киткәндә самолетның йөгереш озынлыгын кыскарту һәм һавада очкычларның тизлек һәм динамик характеристикаларын арттыру.

1943 елның башында ул реактив җайланмалар төркеменең баш конструкторы итеп билгеләнә. Пе-2 зур тизлек белән аска төшкәндә бомбага тоту очкычының техник характеристикаларын яхшырту белән шөгыльләнә, аның гамәлдәге ракета җайланмасы белән беренче очышы 1943 елның октябрендә була.

Очучы-космонавт Алексей Леоновның Сергей Королев турында әйткән сүзләре: «ул беркайчан да ачуы чыкмады… ул беркайчан да зарланмады, беркемне дә каргамады, ачуланмады. Аның моңа вакыты юк иде. Ул ачу чыгуның иҗади омтылыш булмавын, бәлки җәбер-золым тудыруын аңлый иде»[35].

1944 елның июлендә И. В. Сталинның шәхси күрсәтмәсе буенча Сергей Королевны хөкем ителүе юкка чыгарыла, вакытыннан алда төрмәдән азат ителә (1944 елның 27 июлендәге ССРБ Югары Советы Президиумы утырышы беркетмәсе), шуннан соң ул бер ел Казанда эшли. 2007 елның 12 гыйнварында «КМҖБ» ААҖ бинасында тантаналы рәвештә скульптор Мәхмүт Гасыймов эшләгән Сергей Королёв горельефы ачыла[36].

Конструктор Казан авиация институтының реактив двигательләр кафедрасының беренче укытучысы.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Королёв Сергей Павлович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. 1 2 http://link.springer.com/content/pdf/10.1007%2F978-1-4419-8150-9_3.pdf
  3. http://www.nytimes.com/2009/07/18/opinion/18iht-edbignami.html?hpw
  4. http://www.nytimes.com/books/97/09/28/reviews/970928.28rolandt.html
  5. http://connection.ebscohost.com/c/book-chapters/36578483/sergei-korolev-soviet-space-program
  6. http://www.komonews.com/news/tech/10154836.html
  7. https://www.ifri.org/sites/default/files/atoms/files/ifribaumancarolesigmanframars2010.pdf
  8. Легостаев В. П. Королёв. Большая российская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2019. Архивировано 17 гыйнвар 2019 года.
  9. Запись в Партийном билете КПСС № 08683575 С. П. Королёва. Выдан 4 марта 1960 года Мытищинским заводом им. Калинина.
  10. 1 2 Королёва Н. С. Глава третья. ДЕТСТВО // Сергей Павлович Королёв. Мой отец. В 2 кн. — 3-е испр. и доп.. — М.: Вече, 2018. — Т. 1. — С. 65. — 384 с. — ISBN 978-5-4484-0150-3.
  11. Владимир Томский. Неизвестный Королёв. Главный конструктор будущего Архивная копия от 1 апрель 2015 на Wayback Machine. — М.: Эксмо, 2011.
  12. 1 2 3 Королёва, 2002
  13. Михаил Ребров. Сергей Павлович Королёв. Жизнь и необыкновенная судьба. — ОЛМА Медиа Групп, 2002. — С. 10.
  14. Алексей Куприянов. Проспект Королёва. О чём предпочитают вспоминать и не вспоминать в дни столетия человека, выведшего нас в космос. Полит.ру (16 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2007. Архивировано 15 октябрь 2012 года.
  15. Ребров М. Ф. Сергей Павлович Королев. Жизнь и необыкновенная судьба. — М.: ОЛМА-ПРЕСС, 2002. — С. 26—29. — 383 с. — ISBN 5-224-03679-8.
  16. Королев Сергей Павлович - ЦАГИ в лицах. ЦАГИ. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2022. Архивировано 18 июнь 2022 года.
  17. Ярослав Голованов. Королев: факты и мифы. — Москва: Наука, 1994. — С. 22. — ISBN 5-02-000822-2.
  18. Сами участники в шутку называли себя «Группа инженеров, работающих даром».
  19. РГАНТД: «Зал № 3. Работа в ГИРДе»
  20. Мороз С. Авиационная крылатая ракета конструкции С. П. Королёва «301» Архивная копия от 9 июль 2021 на Wayback Machine. Интернет-портал «Наука и техника». naukatehnika.com. 20 сентября 2018 года.
  21. Первушин А. И. Империя Сергея Королёва. — СПб.: Пальмира, 2017. — 351 с. — ISBN 978-5-521-00625-0.
  22. Первушин Антон. Первый ракетный. Warspot (28 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 октябрь 2020. Архивировано 26 октябрь 2020 года.
  23. 1 2 Марков В. А., Овчинников А. Ф., Пусев В. И. О вкладе С. П. Королева в разработку отделяемой боевой части баллистической ракеты Р-2 и о роли этой разработки в развитии баллистических ракет и космических ракет-носителей // ИЗВЕСТИЯ РОССИЙСКОЙ АКАДЕМИИ РАКЕТНЫХ И АРТИЛЛЕРИЙСКИХ НАУК, № 3(88), 2015.
  24. Черток Б. Е. Ракеты и люди. — М.: Машиностроение, 1995. — Т. 1. — С. 169. — 414 с.
  25. Королёв: факты и мифы (3-е издание) (рус.). aerospaceproject.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2022.
  26. 1 2 Ярослав Голованов. Катастрофа. Глава 30 // Королёв: факты и мифы. — 3-е изд., испр. и доп.. — М.: Фонд «Русские Витязи», 2018. — Т. 1. — С. 368—373. — 488 с. — ISBN 978-5-6040158-0-3, 978-5-6040158-1-0.
  27. Письмо С.П.Королева Сталину. 13 июля 1940 года. www.nasledie-rus.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 ноябрь 2022.
  28. Анисимов Н. Л., Оппоков В. Г. Происшествие в НИИ-3 // Военно-исторический журнал. — 1989. — № 10. — С. 85—87.
  29. Голованов Я. К. Королёв. Факты и мифы. — М.: Наука, 1994. — 800 с.: ил. — ISBN 5-02-000822-2.
  30. Магадан. Конспект прошлого / Сост. и авт. вступ. статей А. Г. Козлов. — Магадан: Магаданское книжное издательство, 1989. — С. 89. — ISBN 5-7581-0066-8.
  31. Набоков О. Династия Королёвых // Таганрогская правда. — 2015. — 10 апр. — С. 4.
  32. 1 2 Рахманин, 2015
  33. Интервью с дочерью легендарного конструктора Сергея Королева. Российское историческое общество. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2021. Архивировано 20 сентябрь 2021 года.
  34. Райзман Д. «Мальдяк» в жизни Королева. — М.: Современный гуманитарный университет. Магаданский филиал, 1998. — 37 с. — 100 экз.
  35. «Первые на Марсе. Неспетая песня Сергея Королёва» (Архивная копия от 26 февраль 2009 на Wayback Machine), д/ф Телестудии Роскосмоса.
  36. Горельеф Сергею Королёву на КМПО открыл Фарид Мухаметшин. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 декабрь 2010. Архивировано из оригинала 16 гыйнвар 2011 года.

Әдәбият

  • Абрамов А. П. Мой Королёв // Наука и жизнь, 1991, № 1, с. 124—128.
  • Асташенков П. Т. Главный конструктор. — М.: Воениздат, 1975. — 286 с.
  • «Берег Вселенной» / под редакцией А. С. Болтенко — Киев: издательство «Феникс», 2014 г. — ISBN 978-966-13-6169-9
  • Космонавтика. Энциклопедия / В. П. Глушко. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — 528 с. — 75 000 экз.
  • Королёв Сергей Павлович // Что такое? Кто такой?: т. 2. — М., 1976. — C. 88
  • С. П. Королёв. К 100-летию со дня рождения / Миниатюрный фотоальбом. Авторы-составители: Н. С. Королёва, Я. Н. Костюк; Совет РАН по космосу. — М.: Наука, 2007. — 254 с. — ISBN 5-02-035687-5 (в пер.).
  • Ветров Г. С. С. П. Королёв и космонавтика. Первые шаги. М.: Наука, 1994. — ISBN 5-02-000214-3
  • Голованов Я. К. На пороге // Голованов Я. Дорога на космодром. — М., 1982. — С. 400—525
  • Голованов Я. К. «Королёв: Факты и мифы»
  • Историко-документальная интернет-выставка «Космос как судьба». К 100-летию со дня рождения С. П. Королёва. ФАА «Российский государственный архив научно-технической документации» (2006). — Семь виртуальных залов. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2017. Архивировано 18 декабрь 2007 года.
  • Королёва Наталия Сергеевна. Отец. — М. : Наука, 2001. — Кн. 1. — 333 с. — ISBN 5-02-011809-5.
  • Королёва Наталия Сергеевна. Отец. — М. : Наука, 2002. — Кн. 2. — 410 с. — ISBN 5-02-011807-9.
  • Лазаревич А. Лунный Сон (легенда). 1989.
  • Конго — Крещение [Электронный ресурс]. — 2010. — С. 344. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 15). — ISBN 978-5-85270-346-0.
  • Осташев А. И. Сергей Павлович Королёв-гений XX века: прижизненные личные воспоминания об академике С. П. Королёве. — М.: Изд-во Московского гос. ун-та леса, 2010. — 128 с. — ISBN 978-5-8135-0510-2.
  • Позамантир Р. Д. «Ракетно-космический наукоград Королёв». — М.: ИП Струченевская О.В., 2018. — 260 с. — ISBN 978-5-905234-12-5.
  • Первушин А. И. {{{заглавие}}} // warspot.ru : Интернет-портал. — 2020. — 1 октябрь.
  • Рахманин В. Ф. {{{заглавие}}} : журнал«Двигатель». — 2015. — № 5(101). — С. 52—60.
  • Ребров М. Ф. Сергей Павлович Королёв. Жизнь и необыкновенная судьба. М.:ОЛМА-ПРЕСС, 2002. — ISBN 5-224-03679-8
  • Романов А. Королёв. /Серия «ЖЗЛ» (08): — М.: Молодая гвардия, 1990.
  • Harford, James. Korolev: How One Man Masterminded the Soviet Drive to Beat America to the Moon. — New York: John Wiley & Sons, 1997. — 392 p. — ISBN 0-471-14853-9.
  • Абрамов, Анатолий Петрович. Оглядываюсь и не сожалею. — Барнаул, 2022. — 256 с. — ISBN 978-5-00202-034-8.
  • С. П. Королёв. Энциклопедия жизни и творчества / под ред. В. А. Лопота. — РКК «Энергия» им. С. П. Королёва, 2014. — 704 с. — 5000 экз. — ISBN 978-5-906674-04-3.
  • Интервью дочери Наталии Королёвой. Газ. Факты, 14 января 2011 г., с. 6.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә