Туган як (Түбән Кама)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Туган як
Туган як
Tөр Иҗтимагый-сәяси
Формат 4А3

Гамәлгә куючы ТР «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр һәм мәгълүмат агентлыгы
Нәшер итүче "Татмедиа" ААҖ
Баш мөхәрир Фәрит Имамов
Нигезләнгән 1990
Тел татар теле
Төп офис 423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Актүбә урамы, 6а йорт.
Тиражы 2300

Веб-сайт: http://www.nkamsk-rt.ru/

Туган якТүбән Кама район һәм шәһәрнең берләштерелгән рәсми басма органы.

Мәгълүм булганча, 1965 елда Түбән Кама районы оештырылгач, татар телендә «Ленин нурлары» дигән дубляж газеты чыга башлаган. 1990 елда Түбән Каманың җирле милли матбугаты эстафетасын «Туган як» кабул итеп алды. Ә менә бу төбәкләр әле Ширәмәт районы булып йөргән елларда, биредә «Сталин юлы» газеты чыккан. Төгәлрәге, 1944 ел башында районда «Сталин юлы»ның беренче саны дөнья күргән. «Сталин юлы» газеты ике битле генә булган. Анда язылганнарны райондагы барлык халыкка җиткерү максатыннан, атнага бер мәртәбә Ширәмәт чиркәве тирәсендә урнашкан радиоузелга барып, газетаны тулысынча радио аша укыганнар. Ул елларда укый-яза белмәүчеләр бик күп булган. Һәр газетаны, район халкыннан тыш, 20шәр оешмага – Казанга җибәргәннәр. [1]

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе утырышларында Түбән Кама татарларын бергә туплау, милли үзаңны саклап калу һәм үстерү өчен, руслардан бәйсез булган мөстәкыйль татар газеты оештыру кирәклеге турында сөйлән.

Халыкның теләген исәпкә алып һәм ул чагында барлыкка килгән көчле милли хәрәкәт басымы белән, 1990 елда әле хакимлек иткән коммунистлар партиясенең шәһәр комитеты, шәһәр һәм район Советларының башкарма комитетлары мөрәҗәгате Татарстан өлкә КПСС комитеты тарафыннан хупланып, мөстәкыйль татар газеты чыгару эшенә керешергә рөхсәт алына, оештыру мәсьәләләре хәл ителде.

Яңа газетага исем сайлау өчен «Ленин нурлары»н укучылар арасында шундый конкурс оештырыла, 60тан артык исем тәкъдим ителә. Ахыр чиктә, газетага исем сайлау татар иҗтимагый үзәге җыелышында хәл ителеп, Азат Зыятдинов тәкъдим иткән «Туган як» дигән исемгә тукталынды (гәрчә, бик күпләр өчен Түбән Кама үз туган ягы булмаса да). Газетаның беренче мөхәррире – Федор Ермаков. Аннан соң мөхәррир булып «Ленин нурлары»ның дубляж буенча урынбасары Виктор Шадрин билгеләнә. Ул мөхәррир урынын 2016 елга кадәр били. 2016 елдан мөхәррир - Фәрит Имамов.

«Туган як»ның 10 меңнән артык тираж белән чыккан еллары булды. Соңгы елларда, һәрбер басма мәгълүмат чараларында күзәтелгән вәзгыять - тиражы кими бара.