Каһирә

Каһирә (гарәп. القاهرة‎, әл-Каһирә — «җиңелмәс») — Мисырның башкаласы һәм Африкадагы иң зур шәһәр.

Тарих

Каһирә урнашкан җирдә кешеләр бик борынгыдан бирле яшиләр. Каһирәнең нигезләнүенә кадәр аның чикләрендә һәм якыннырында күпсанлы торак пунктлар урнаша. Борынгы Мисыр заманында ерак түгел Мемфис шәһәре, Рум империясе тарафыннан яулап алынгач, ул әһәмиятен югалта төшә, һәм бу җирләрдә римлылар Вавилон кальгасын күтәрәләр.

Гарәп яулап алуларыннан соң гарәпләр 642 елда хәзерге шәһәрдән төньяктарак Фустат шәһәренә нигез салалар. Аның хәрабәләрен бүгенге көндә дә Каһирәдә күреп була.

Кардәш шәһәрләр

Чыганаклар

  1. World Gazetteer. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2010. Архивировано 8 декабрь 2012 года.
  2. archINFORM (нем.) — 1994.