Лиссабон
Лиссабо́н (Лизбун[4], порт. Lisboa, /liʒ'boɐ/, лат. Olisipo) — Португалиянең башкаласы, иң зур шәһәре һәм төп порты. Лиссабон — континенталь Европаның иң көнбатыш башкаласы. Шәһәр Пиреней ярымутравының көньяк-көнбатыш ярында урнаша. Монда 564 меңдән күбрәк кеше яши. Халыкның 97 %ы - португаллар.
Лиссабон 20 гасырлы тарих белән бай. Археологик казынулар нәтиҗәсендә монда инде 1200 елда (б. э. к.) финикийлар яшәгәне ачыкланган.