Кизләү

Кизләү (рус. Евпатория, укр. Євпато́рія, кырымтат. Kezlev, Кезлев) — Кырым ярымутравында урнашкан шәһәр-курорт. Рус телендә бөек Понт патшасы Митридат Евпатор истәлегенә Евпатория дип атала.

Тарих

undefined

Кизләү урынында кешеләр б.э.к. 3 мең элек тора.

Биредә таврлар, киммерийләр, соңрак греклар яши. Каланың борынгы исеме — Керкинитида. III—II гасырда кала скифлар тарафыннан җимерелә.

Алтын Урда чорында Кизләү — сәүдә үзәге була.

1475 елда Госман империясенә керә, Кизләү (төрекчә Гөзлөв) кирмәне төзелә.

1552 елда шәһәрдә Дәүләт-Гәрәй хан идарә иткән чорда Җомга-Җәмигъ мәчете төзелә.

1774 елда Россия Кырым ханлыгын басып ала.

Кизләү каласы рус телендә борынгы гаскәр башлыгы, патша Митридат VI Евпатор истәлегенә Евпатория дип атала.

Кырым сугышы вакытында Кизләү инглиз-француз-төрек гаскәрләре тарафыннан басып алына.

1941 елның 31 октябреннән 1944 елның 13 апреленә кадәр фашистлар тарафыннан басып алына.

1944 елның 18 маенда кырымтатар халкы сөргенгә җибәрелә, 26 июнендә әрмәннәр, болгарлар, греклар да сөргенгә җибәрелә.

Сугыш вакытында 12 мең кеше атып үтерелгән, халык саны 45–55 %ка кими.

География

Евпатория Кара диңгез ярында, Кырымның далалы көнчыгыш өлешендә урнашкан.

Климат

Евпатория климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C 0,5 1,0 4,1 10,2 15,6 20,3 22,8 22,3 17,9 11,9 7,4 3,5 11,5
Чыганак: [1]

Халык

1897[3] 1926[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2001[9]
17 913 23 341 47 030 56 992 79 444 93 281 107 792 105 915

Милли состав (2001): руслар — 64,9 %, украиннар — 23,3 %, кырымтатарлар — 6,9 %, белоруслар — 1,5 %.

Шәхесләр

Сылтамалар