Кырым ханлыгы
Экспертиза РАН
РФА экспертизасы


тарафыннан экспертиза үткәрелә
Б.Н. Ельцин исемендәге китапханә материаллары


Кырым ханлыгы кырымтат. Qırım hanlığı, قريم خانلغى | |||||||
| |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||
![]() Кырым ханлыгы вә Нугай-Татар Урдалары | |||||||
Башкала | Кырк Ер (1441–1490 еллар) Салачык (1490 еллар — 1532) | ||||||
Тел(ләр) | төрки, соңрак кырым төрки (иске кырым татар теле), госманлы теле | ||||||
Дин | Ислам | ||||||
Мәйдан | 152 000 км² | ||||||
Идарә итү төре | монархия | ||||||
Кырым ханлыгы (кырымтат. Qırım hanlığı, قريم خانلغى), үзатамасы Олуг Урада вә Дәште Кыпчак[1] [2] (кырымтат. Uluğ Orda ve Deşt-i Qıpçaq, اولوغ اوردا و دشت قپچاق)[К 1] Европа географиясендә һәм яңа заман тарихнамәсендә — Кече Татар Иле (лат. Tartaria Minor)[4] — Кырымда, Төньяк Кара диңгез буенда һәм аның тирәсендәге территорияләрдә Алтын Урда таркалу нәтиҗәсендә Кырым олысында барлыкка килгән һәм 1441 елдан 1783 елга кадәр яшәгән дәүләт[5]. Татар ханлыкларының берсе. Дәүләткә 1441 елда Чыңгызыйлар нәселеннән булган Хаҗи Гәрәй нигез сала һәм Кырым Олы Урданы басып алгач, үз ханнары тарафыннан Алтын Урданың һәм Дәште Кыпчакның турыдан-туры варисы буларак карала[6][7].
Кырымның дала һәм тау алды өлешләреннән тыш, Дунай белән Днепр арасындагы җирләрне, Азов буен һәм Россиянең хәзерге Краснодар краеның зур өлешен били. Халыкның төп өлешен Кырым татарлары тәшкил итә, алар белән беррәттән караимнар, итальяннар, әрмәннәр, греклар һәм башка халыкларның җәмгыятьләре яши. XVI гасыр башында Кырым ханнары хакимлегенә корылык һәм кытлык чорында Кырым ярымутравыннан читтә күчеп йөргән нугайларның бер өлеше килеп төпләнә. Ханлык Госманлы империясенең вассалы була. 1783 елда Россия империясе Кырым ханлыгы территориясен басып ала һәм бер елдан соң басып алынган территорияләрнең Кырым өлешендә Таврида өлкәсен төзи. Кырымның Россия империясенә каравы Госманлы империясе тарафыннан 1787–1791 еллардагы рус-төрек сугышы тәмамлангач һәм тынычлык солыхы имзаланганнан соң таныла.
Атамасы
![]() |
---|
Кырым ханнары, үз дәүләтләрен Алтын Урданың һәм Дәште Кыпчакның варисы һәм дәвамчысы итеп күреп, үзләрен «Бөек Урда, Бөек Ил һәм Кырым тәхете» ханнары дип атыйлар. Кырым ханнарының өч гасыр дәвамында рәсми чыганакларда һәм чит ил хакимнәре белән хат алышуларында кулланылган тулы титулы, документтан документка аз гына үзгәреп, болай яңгырый: «Бөек Ходайның рәхим-шәфкате һәм ярдәме белән, Бөек Урданың, Бөек Илнең, Кырым тәхетенең, барлык нугайларның, тау чиркәсләренең, тавгачлы татларның, Кыпчак даласының һәм барлык татарларның бөек падишахы» (кырым. تنكرى تبرك و تعالينيڭ رحمى و عنايتى ميلان اولوغ اوردا و اولوغ يورتنيڭ و تخت قريم و بارچا نوغاينيڭ و طاغ ارا چركاچنيڭ و تاد يميلان طوگاچنيڭ و دشت قپچاقنيڭ و بارچا تاتارنيڭ يولوغ پادشاهى)[8][9]. Е. Б. Гайворонский сүзләренчә, Кырым ханлыгы халкы кырымтатар телендә үз дәүләтләрен Кырым иле мәгънәсендә гадәттә Qırım yurtu, Къырым юрту дип атый[10][11]. Бу атама Алтын Урда чорындагы Кырым йортның үзәге булган Кырымнан (Иске Кырым) килеп чыга.
Европа чыганакларында еш кына Кече Тартария (Кече Татария) (лат. Tartaria Minor, итал. Tartaria Piccola, фр. De la Petite Tartarie) яки сирәгрәк Европа Тартариясе[12][13] атамасы файдаланыла. Инглиз телле география белгечләре һәм язучылар XVIII гасырда һәм XIX йөз башларында ук Кырым ханлыгын һәм Кече Нугай Урдасын еш кына «Кече Татария» (ингл. Little Tartary) (яки аны «Кырым Татариясе»нә (ингл. Crim Tartary, Krim Tartary) һәм «Кубан Татариясе»нә (ингл. Kuban Tartary) бүләләр) дип атый[14][15]. «Кече Татария» атамасы бу территорияне (Бөек) Татариядән — Үзәк һәм Төньяк Азиядәге үзбәкләр, кергезләр (кыргызлардан аерып карала), каракалпаклар һәм башкалар яшәгән җирләрдән аерып тора[16].
Ханлыкның башкалалары
Кырым Йортның төп шәһәре Кырым шәһәре була, ул шулай ук Солхат (хәзерге Иске Кырым) буларак та билгеле була, 1266 елда Оран Тимер ханның башкаласы була. Иң киң таралган версия буенча, Кырым атамасы qırım — чокыр, окоп[17] мәгънәсендә төрки телдән, шулай ук ул көнбатыш кыпчак телендәге qırım — «минем калкулык» (qır — сырт, калкулык, -ım — берлек санның I зат тартымы аффиксы) сүзеннән килеп чыккан дигән фикер дә бар[18]. Кырымда Урдадан бәйсез дәүләт төзелгәндә, башкала Кырк Ер ныгытылган тау крепостенә, соңрак Кырк Ер итәгендәге үзәнлектә урнашкан Салачыкка һәм, ниһаять, 1532 елда яңа төзелгән Бакчасарай шәһәренә күчерелә[18].
Тарихы
Алтарих
Мәшһүр төркиләр Кырымга VI гасырда, Кырымны Төрки каганлык басып алган вакытта килеп керсәләр дә, Кырымны төркиләштерү Хәзәр каганлыгы чорында башлана [19]. XIII гасыр уртасында башлыча төрки кыпчаклар (кыпчаклар) яшәгән Кырым — Алтын Урда яки Олы Олыс буларак билгеле Җучи Олысының биләмәсе була. Бу чорда төркиләшү процессы көчәя[20]. Ләкин яр буенда чынлыкта бәйсез генуэз факторияләре барлыкка килә, алар белән татарлар (кыпчакларның үзатамасы — татарлар[21][22][23]) сәүдә мөнәсәбәтләрен төзи[24][25].
Урда чорында Кырымның югары хакимнәре Алтын Урда ханнары була, әмма турыда-туры идарә итүне аларның наместниклары — әмирләр башкара. Кырымда формаль рәвештә танылган беренче хаким булып Батыйның туганнан туган энесе Аран Тимер санала, аңа бу өлкәне Мәнгүтимер бирә, ә Кырымның беренче үзәге борынгы Кырым (Солхат) шәһәре була. Шуннан соң бу исем акрынлап бөтен ярымутрауга тарала. Кырымның икенче үзәге Кырк Ерга һәм Бакчасарайга терәлеп торган үзән була.
Ул вакытта Кырымның күпмилләтле халкы нигездә ярымутрауның дала һәм тау алды өлешендә яшәгән кыпчаклардан, греклардан, готлардан, аланнардан һәм әрмәннәрдән тора, алар нигездә шәһәрләрдә һәм тау авылларында яши. Кырым түрәләре нигездә кыпчак нәселеннән була[26][27].
Урда идарәсе Кырым ярымутравында яшәүче халыклар өчен тулаем катлаулы була. Алтын Урда хакимнәре, җирле халык ясак түләүдән баш тарткач, Кырымга берничә тапкыр җәза яулары оештыра. 1299 елгы Нугай походы нәтиҗәсендә берничә Кырым шәһәре зыян күрә. Урданың башка төбәкләрендәге кебек үк, Кырымда да сепаратистик тенденцияләр күренә башлый. 1303 елда Кырымда кыпчак теленең иң мәшһүр язма һәйкәле (кыпчак телендә tatar tili дип атала) — «Кодекс Куманикус» төзелә. Ул Кара диңгез далалары һәм Кырым кыпчаклары (кыпчаклар, команнар) белән турыдан-туры бәйләнештә булган, угыз һәм кыпчак сөйләмнәренең тарихы өчен әһәмияткә ия кырымтатар телендәге иң борынгы язма һәйкәл булып тора[23][28].
1361 елдан 1380 елга кадәр Кырым Мамай Урдасын оештыручы Мамай әмиренең резиденциясе була.
XIV гасырда Кырым берничә тапкыр Бөек Литва кенәзлеге армиясе тарафыннан бөлгенлеккә дучар ителә дигән риваятьләр яши. Бөек Литва кенәзе Ольгерд 1363 елда Днепр тамагы янында татар гаскәрен тар-мар итә, аннары Кырымга бәреп керә, Херсонесны талый һәм андагы кыйммәтле чиркәү әйберләрен үзләштерә. Шундый ук риваять аның Витовт исемле варисы турында да бар, ул 1397 елда Кырым походында Кәфәгә кадәр барып җитә һәм Херсонесны яңадан җимерә. Витовт Кырым тарихында шулай ук XIV гасыр ахырындагы Урда фетнәсе вакытында Бөек Литва кенәзлегендә дәвамчыларына — хәзерге Литвада һәм Беларусиянең Гродно өлкәсендә яшәүче күп санлы татарларга һәм караимнарга сыену урыны бирүе белән дә билгеле.
1399 елда Урда ханы Туктамышка ярдәмгә чыккан Витовтны Ворскла ярлары буенда Туктамышның көндәше Тимер Котлык (аның исеменнән Урда белән Идегәй әмир идарә итә) тар-мар итә һәм солых төзи[29].
Ханлыкның оешуы
- Шулай ук карагыз: Алтын Урда#Алтын Урданың таркалуы
XV гасыр башына Кырым Йорт Алтын Урдадан нык аерымлана һәм сизелерлек көчәя. Аның составына, дала һәм тау алды Кырымыннан тыш, ярымутрауның таулы җиренең бер өлеше һәм Кара диңгез буеның төньяк киң далалары да керә. 1420 елда Идегәйнең вафатыннан соң Урда Кырым өстеннән контролен югалта. Шуннан соң Кырымда хакимлек өчен көрәш башлана, анда бәйсез Кырымның беренче ханы һәм Гәрәйләр династиясенә нигез салучы Хаҗи I Гәрәй җиңүче була. 1427 елда[30] ул үзен Кырым ханлыгының хакиме дип игълан итә, 1441 елда хан булып сайлана һәм тәхеткә утыра[31].
XV гасыр урталарына Кырым тарихында Алтын Урда чоры тәмамлана, фетнәләр белән тетрәнгән Алтын Урда өлешләргә таркала.
Җаникә һәм аның Кырымны аерып алудагы роле
Җаникә ханым Кырк Орда идарә иткән вакытта Кырым тәхетендә үзенең варисы итеп күргән[32] Хаҗи Гәрәйгә Туктамышның варислары Кече Мөхәммәт белән Сәйид Әхмәткә каршы көрәштә ярдәм итә. Алар да, Хаҗи Гәрәй кебек үк, Кырымда тулы хакимлеккә дәгъва итә. XVI–XVIII гасыр чыганакларында кырымтатар дәүләтенең аерымлануы Туктамышка барып тоташа, Җаникә бу процесста иң мөһим фигура буларак тулысынча өстенлек итә[32].
Кырымның Госманлы империясе вассаллыгына күчүе
Хаҗи I Гәрәй 1441 елда тәхеткә утыра һәм үзе үлгәнче — 1446 елга кадәр идарә итә.
Аның ханлык итү дәвере урта гасырлар азагындагы яңа татар дәүләтенең оешуы һәм аякка басу чоры булып тарихка кереп кала. Хаҗи I Гәрәй татар ханнарының бердәнбер һәм тотрыклы династиясе булып танылган Гәрәйләр династиясенә (төгәлрәк әйткәндә, Жучилар династиясенең Гәрәйләр ыруына) нигез сала. Бу нәсел Кырымның 1783 елда Россия империясе составына мәҗбүри кертелгәнчегә кадәр, ягъни 340 ел буе ханлык белән идарә итә.
1475 елда Госманлы империясе Генуя колонияләрен һәм Византия империясенең соңгы бастионын — христианнар (греклар, аланнар, готлар һ.б.) яшәгән 200 меңгә кадәр кешедән торган Феодоро кенәзлеген яулап ала. Алдагы өч гасыр эчендә аларның күпчелеге (бигрәк тә көньяк яр буйларында) ислам динен кабул итә һәм кырымтатар халкының бер өлеше, көньяк яр буйларындагы субэтносларның берсе булып китә. Таулы Кырымның зур өлешен, шулай ук Кара диңгез, Азов буендагы һәм Кубанның кайбер зур шәһәрләрен һәм ныгытмаларын үз эченә алган бу территорияләр төрек биләмәләре составына керә, солтан хакимияте тарафыннан идарә ителә һәм ханнарга буйсынмый. Госманлылар анда үз гарнизоннарын, түрә аппаратларын тота һәм үз карамагындагы җирләрдән даими рәвештә салым түләтә.
1580 еллардан[33] Кырым ханлыгы рәсми рәвештә Госманлы Портасының вассалы була һәм бу дәрәҗәдә 1774 елгы Күчүк Кайнарҗа солыхына кадәр яши дип санала. 1584 елда Кырым ханы Мәхмәт II Гәрәй буйсынмаганы өчен Госманлы солтаны тарафыннан тәхеттән төшерелә, бу вакыйгадан соң ханнарны раслау һәм төшерү эше Истанбул ихтыяры белән гамәлгә ашырыла башлый[34]. Россия тарих фәнендә Кырым ханлыгы турында, бөтен чоры дәвамында диярлек, Госманлы империясенең вассалы буларак яшәгән дигән күзаллау өстенлек итә[35][36]. Әмма Кырым ханлыгы бәйсез дәүләт була һәм гомумән Госманлы империясенең вассалы булмаган дигән фикерләр дә бар[37].
XVII гасыр француз тарихчысы һәм география белгече Дюваль Д’Абвиль Кырым белән Госманлы империясе арасындагы мөнәсәбәтләрне союз барлыкка китерүче дәүләтләрнең үз бәйсезлекләрен саклап калган, үз хакимияте һәм идарә органнары булган конфедерация[38], ягъни тигез хокуклы дәүләтләр буларак сурәтли.
Башлангыч чорда күршеләр белән мөнәсәбәтләр
1523 елда Кырым ханы Сәгадәт I Гәрәй тәхеткә утыргач, Мәскәүнең бөек кенәзе Василий ІІІ гә хат җибәрә. Анда Кырым хакиме күршеләре белән мөнәсәбәтләрен түбәндәгечә тасвирлап яза[39][40]:
![]() |
Солтан Сөләйман Шаһ кебек, минем дә шундый абыем бар, Әстерхан патшасы Усейн да минем бертуганым, Казан ханы Сәхибгәрәй дә минем бертуганым, Казах патшасы да минем бертуганым, ә Агыш кенәз — минем хезмәтчем, ә бу яктагы чиркәсләр, Төмән — минеке, ә король — минем колым, ә волохлар — терлек сатучылар һәм көтүчеләр. | ![]() |
Бу исемлектә төрек солтаны Бөек Сөләйман, Әстерхан, Казан һәм Казах ханнары кардәшләр (статусы буенча Кырым ханына тиң хакимнәр) итеп билгеләнә. Нугай морзасы Агуш, Төньяк Кавказ чиркәсләре һәм татарлары, шулай ук волохлар (румын һәм молдаваннарның бабалары) түбәнрәк һәм бәйлерәк хәлдә итеп сурәтләнә. Хатта телгә алынган король — Сигизмунд I, Польша короле һәм Бөек Литва кенәзе Сәгадәт I Гәрәйнең колы итеп күрсәтелә. Кайбер тикшеренүчеләр, әлеге текстны «чынбарлыкка охшамаган картина» дип шәрехли, әмма Россия Фәннәр академиясенең Россия тарихы институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Антон Анатольевич Горский моны кире кага. Галим текст өлешчә чынбарлыкка туры килә дип яза: Казан ханы Сәхибгәрәй чыннан да Сәгадәт Гәрәйнең бертуган абыйсы була.
Нугайларның бер өлешенең һәм Кавказ алды халкының Кырым ханына бәйлелеген күрсәтү шулай ук чынбарлыкка туры килеп бетми, чөнки бу халыкларның үз ханнары булмый, үзен Алтын Урданың төп варисы дип санаган Кырым ханлыгы хакиме алар тарафыннан номиналь сюзерен дип таныла. Горский язганча, молдаван ханының терлек сатучылары һәм көтүчеләре сыйфатындагы билгеләмәсе аз гына да арттыруга охшамаган. Сигизмунд Iне сурәтләгән «кол» термины — еш кына дәүләтара мөнәсәбәтләрдә кулланыла һәм бәйле хакимне, вассалны аңлата. Моннан тыш, Горский фикеренчә, башка хакимнәргә карата үзләрен «коллар» дип атаган хакимнәр башлыча ханнар була[39]. Мәсәлән, Польша тарихчысы Кырым ханлыгының Польша һәм Литваны «изүе» турында болай яза: «XVI гасыр башында Польша–Литва дәүләте, кайчандыр Русь кебек үк, үз җирләре өстеннән югары татар хакимлеген танып, татар изүе йогынтысында кала»[41], бу исә Сәгадәт Гәрәйгә Польша королен үзенең колы дип атау мөмкинлеген бирә. Нунций О. Паллавичини бәяләвенчә, Кырымга Польшадан даими түләүләр суммасы төрле чорларда 200 000 флорин тәшкил итә[42].
1474 елның мартында Мәскәү кенәзе Иван Васильевич III һәм Кырым ханы Миңле I Гәрәй Бөек Литва кенәзлегенә һәм Олы Урдага каршы юнәлдерелгән хәрби-сәяси килешү төзү өчен делегацияләр белән алмашына[43]. Алга таба, 1474–1480 еллар аралыгында бик күп килешүләр имзалана. Ике хаким дә, Мәскәү һәм Кырым патшалары, ике дәүләтнең дә дипломатлары өчен барлык төр пошлиналарны гамәлдән чыгарырга, һөҗүм итмәү турында килешүне үтәргә[44], шулай ук, иң мөһиме, бер-берсенә дошман Литва–Урда коалициясенә каршы хәрби ярдәм күрсәтү йөкләмәсен ала. 1480 елда Урда ханы Әхмәт үз гаскәрен Руська таба юнәлтә, октябрь башына аның гаскәре Угра елгасының уң ярына барып җитә. Елганы кичү ханга Мәскәүгә таба туры юл ачу мөмкинлеген бирер иде. Ләкин Иван III гаскәрләре урдалыларны сулык аша үткәрми — аларга уктан һәм утлы туплардан (авыр мылтыктан, туплардан) ата. Мондый шартларда Әхмәт үзенең тарафдары — Польша–Литва короле Казимир IVнең ярдәменә өметләнә. Ул арада Иван III ярдәм сорап үзенең союздашына мөрәҗәгать итә. Миңле I Гәрәй үтенеченә җавап бирә һәм Бөек Литва кенәзлегенең көньяк чикләренә поход ясый; моның белән ул армиясенең игътибарын үзенә җәлеп итә. Литва көчләренең якынлашуын көтмичә, Әхмәт кире далага таба борыла[45].
XV гасыр ахырыннан Кырым ханлыгы Литва һәм Польшага, ә Иван III вафатыннан соң Рус–Кырым бергәлеге таркалгач, Рус дәүләтенә дә яу чаба. Мондый беренче поход 1507 елда оештырыла, ул вакытта Кырым ханлыгы гаскәрләре Белёв һәм Козельск шәһәрләрен басып ала һәм талый[46]. 1521 елда Кырым ханы Мәхмәт Гәрәй казанлылар һәм әстерханлылар белән берлектә Мәскәүгә һөҗүм итеп, Ока елгасында рус гаскәрләрен тар-мар итә, әмма Касыймны ала алмый. 20 ел узгач, 1541 елда Кырым гаскәре яңадан Россиягә һөҗүм итә, ләкин бу юлы, рус воеводаларының оста гамәлләре нәтиҗәсендә, Оканы кичүгә һәм шәһәрләрне алуга ирешә алмый, шуннан соң югалтулар кичерә-кичерә артка чигенә. Кырым татарлары һәм нугайлар су бүленешләре буенча юл сайлаганда һөҗүм тактикасын төгәл белә. Аларның Мәскәүгә таба иң зур юлы — ике бассейнның — Днепр һәм Северский Донец елгалары башы арасындагы Перекоп шәһәреннән Тулага кадәр сузылган Муравки юлы була. XV гасыр ахырында Кырым ханлыгының аерылуыннан соң башланган Кырым–Нугай һөҗүмнәрендә, Русь җирләренә даими һөҗүмнәрендә коллар белән сәүдә итү һәм хуҗалыкларны талау өстенлек ала. Иң көчле һөҗүмнәр XV–XVII гасырлар дәвамында була һәм XVIII йөз ахырында Кырым ханлыгының Россия империясенә кушылуына кадәр азрак кискенлек белән дәвам итә.
Ясыйр әсирләрен алу һәм алар белән сәүдә итү ханлыкның ышанычлы кереме була, чөнки далада халык тыгызлыгы чагыштырмача түбән, андагы авыл хуҗалыгы рудиментар дәрәҗәдә була. Мария Иваникс язганча, еш була торган корылык һәм эпидемияләр нәтиҗәсендә Кырым ханы сюзеренитеты йогынтысында далада яшәгән күчмә нугай татарларының бер өлеше яшәү өчен бердәнбер ышанычлы чара сыйфатында коллар белән сәүдә итү кәсебе белән шөгыльләнергә мәҗбүр була. Әсирләр (нигездә руслар, поляклар һәм чиркәсләр) Төркиягә, Урта Көнчыгышка һәм хәтта Европа илләренә дә сатыла. 1577–1578 елларда Кырымда Госманлы империясенең гомуми кеременең 29 %ы гына коллар белән сәүдә итүгә туры килә. 1529 елда иң җанлы порты — Кәфәнең таможня кеременең якынча чиреге — 10 000 алтын тәңкә Кырымнан чыгарыла торган коллардан алына. 1529 ел мәгълүматлары буенча, чыгышы белән кырымтатар булган төрек тарихчысы Хәлил Иналҗик 14 ай эчендә 17 502 әсир дигән сан китерә[47].
Кырымның үзендә татарлар әсирләрне аз калдыра. Борынгы Кырым йоласы буенча колларны 5–6 елдан соң иреккә җибәрә торган булалар[48] — Перекоп аркасында «эшкәртелгән» кире кайтучылар турында рус һәм поляк документларда берничә дәлил бар. Иреккә җибәрелгәннәрнең кайберләре Кырымда калуны өстен күрә. Тарихчы Дмитрий Яворницкий тасвирлаган очрак билгеле: 1675 елда Кырымга һөҗүм иткән Запорожье казакларының атаманы Иван Сирко гаять зур табышны, шул исәптән 7000гә якын христиан әсирен һәм иреккә чыгарылганнарны кулга төшерә. Атаман аларга казаклар белән туган илләренә кайтырга яки Кырымга барырга телиләрме дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Өч мең кеше калырга теләк белдерә, һәм Сирко аларны бүлдерергә куша[49]. Коллыкта диннәрен алыштырганнарны шундук җибәрәләр[50].
Дәүләт I Гәрәй хан Казан һәм Әстерханның бәйсезлеген торгызуга омтылып Явыз Иван IV белән даими сугыш алып бара. 1552 елда Кырым гаскәрләре, Явыз Иван гаскәрләре игътибарын Казан походыннан читкә юнәлтергә тырышып, Мәскәүгә таба хәрәкәт итә, ләкин Тула янында җиңелүгә дучар була, шуннан соң руслар Казанны ала. 1555 елда Дәүләт Гәрәй яңадан Мәскәүгә һөҗүм итү омтылышын ясый, ләкин Судбищи авылы янындагы сугышта рус отрядын җиңә алмый һәм төп рус гаскәре белән очрашудан куркып, кире Кырымга юл тота. 1559 елда рус воеводасы Даниил Адашев Днепр буйлап көймәләрдә Кырымга поход оештыра. Кырымга барып җиткәч, руслар ярымутрауның көнбатыш өлешен талыйлар, бик күп христиан әсирләрен азат итеп, тоткарлыксыз өйләренә кайталар.
1569 елда Төркия, Кырым ханы ярдәме белән, Әстерханны алу һәм Идел белән Донны канал ярдәмендә тоташтыру проектын гамәлгә ашыру өчен, Идел буена хәрби поход оештыра. Әмма төрек-татар армиясе канал казу, Әстерханны алу максатларына ирешә алмый һәм нәтиҗәдә төрек походы уңышсызлыкка очрый.
1571 елның маенда, рус армиясенең төп көчләрен Ливониядәге сугышка юнәлтүдән файдаланып, Кырым ханы 40 мең җайдактан торган гаскәр белән Мәскәүгә һөҗүм итә һәм аны яндыра, Иван Грозный Мәскәүдән кача[51]. Моның өчен ул Тәхет Алган кушаматын ала.
Киләсе елда Дәүләт Гәрәй яңадан зур гаскәр туплый, аны төрек янычарлары һәм нугай отрядлары белән көчәйтә, Рус дәүләтен тулысынча басып алырга теләп, Мәскәүгә һөҗүм итә башлый. 1572 елның 2 августында Мәскәүдән 50 чакрым көньяктарак кенәзләр Михаил Воротынский һәм Дмитрий Хворостинин җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Молоди янындагы сугышта үзләреннән күп тапкыр зуррак булган татар-төрек армиясен зур югалтулар китереп тар-мар итә. Дәүләт Гәрәй калган гаскәр белән качып китә. Алтын Урда һәҗүме үрнәгендә хәлсезләнгән Рус дәүләтен яңадан буйсындыруны максат итеп куйган зур яулап алу походын гамәлгә ашыру — Россиягә алдагы йөз елдагы барлык казанышларын — бәйсезлекне, бердәмлекне, шулай ук Казан белән Әстерханга карата контролен саклап калу мөмкинлеген бирә.
1591 елда Кырым ханы Гази II Гәрәй, Молоди сугышыннан соң беренче тапкыр, Татар Урдасын яңадан Мәскәүгә алып бара. Әмма Мәскәү диварлары янындагы сугышта Кырым гаскәре җиңелүгә дучар ителә һәм шактый зур югалтулар кичереп качарга мәҗбүр була. Бу Кырым ханлыгы гаскәрләре Мәскәүгә якынлаша алган соңгы һөҗүм була.
XVII йөз — XVIII гасыр башы
XVII гасыр башыннан Кырым тәхетендә ханнарның алмашынуы ешая, Гәрәйләр династиясенең аерым вәкилләре генә Госманлы империясе хакимлегенең ханлык өстеннән контроленә реаль каршылык күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, Мөхәммәт III Гәрәй һәм аның энесе калга Шаһин Гәрәй 1624 елда солтан Морат IV нең ханны тәхеттән төшерү турындагы указына буйсынудан баш тарта һәм 1624 елда Запорожьедагы Сечье белән Госманлы империясенә каршы килешү төзиләр. Әмма 1628 елда Кырым ханлыгының Госманлы империясе белән яңа кораллы бәрелеше берләшкән Кырым–Запорожье гаскәрләренең җиңелүе белән тәмамлана һәм бу Мөхәммәт III Гәрәй белән Шаһин Гәрәйнең Кырымнан куылуына китерә. Бер үк вакытта Нугай Урдаларының үзәктән качу көчләре көчәя.
Ислам III Гәрәй (1644–1654) украин гетманы Богдан Хмельницкийга Польша белән азатлык сугышында хәрби ярдәм күрсәтә. Әмма 1653 елда Кырым ханы Хмельницкийга хыянәт итә һәм Польша ягына күчә. Кырымның яңа ханы Мәхмәт Гәрәй Россиянең көчәюен теләми һәм көчсезләнгән Польшага ярдәм итәргә алына. 1655 елда Озёрная янындагы сугышта татар-поляк гаскәре рус-казак гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителә, һәм хан вакытлыча конфликтта катнашудан баш тарта. Шуңа да карамастан, инде 4 елдан соң Кырым–Польша армиясе русларга Конотоп янында авыр җиңелү китерә, һәм сугыш ахырына кадәр Кырым отрядлары Польша гаскәрләре операцияләрендә Россиягә каршы катнаша. Төрек сәяхәтчесе Эвлия Челеби сурәтләгәнчә, 1660 елда Кырым татарларының төньяк чиге Ор Капа (Перекоп) ныгытмасы янында, дала да хан кулында була, ләкин анда нугайлар: Гадел, Шәйдәк, Ормыт күчмәнлек итә. Алар көтү көткән өчен салым түли һәм Кырымга май, бал, мөгезле терлек, сарык, бәрән һәм әсирләрне китерә[52]. Ул шулай ук «татарларның 12 теле бар һәм алар тәрҗемәчеләр аша сөйләшәләр», дип хәбәр итә. Кырым бу вакытта 24 казыйлыктан тора, казыйларны хан билгели. Шулай ук «40 бәйлек» була, бу очракта бәй «ыру башлыгы» дигәнне аңлата һәм аңа морзалар буйсына[53]. Хан гаскәрендә 80 000 солдат исәпләнә.
Сәлим I Гәрәй хан (Хаҗи Сәлим Гәрәй) дүрт тапкыр тәхеткә утыра (1671–1678, 1684–1691, 1692–1699, 1702–1704). Госманлылар белән берлектә ул Речь Посполитая белән уңышлы һәм Россия белән уңышсыз сугыш алып бара; соңгы уңышсызлыклары нәтиҗәсендә хакимлектән мәхрүм кала һәм Родос утравына эләгә. Икенче идарәсендә патша хатыны Софья җибәргән кенәз Голицын гаскәрләре белән көрәше уңышлы тәмамлана (1687 һәм 1688–1689 елларда ике Кырым явы да уңышсыз була, ләкин Кырым гаскәрләрен Венгриядәге төрекләргә ярдәм итүдән саклап кала). Аның өченче идарәсе вакытында рус патшасы Пётр I Азов диңгезендә ныклап урнашырга омтыла: ул Азовка поход ясый (1695), ләкин бу омтылыш аның өчен уңышсыз тәмамлана, чөнки аның Приморье ныгытмасын алу өчен флоты булмый; 1696 елның язында ул кыш көне төзелгән флоты белән Азовны ала (1711 елда Азовны 25 елга югалта). 1699 елда Сәлим I Гәрәй тәхеттән улы файдасына баш тарта. 1702 елда кырымлыларның күпсанлы үтенечләре буенча яңадан тәхеткә утыра һәм 1704 елга кадәр (үлеменәчә) идарә итә[54].
Гадел Гәрәй хакимлеге
Тәхеткә утыргач, Гадел Гәрәй (1666–1671 еллар) югары даирәләргә зуррак салымнар салып, салым системасын реформалаштырырга тырыша, әмма бу көтелгән нәтиҗәгә китерми һәм нәсел эчендә кораллы фетнә тудыра[55].
Шулай ук Запорожье гетманы Пётр Суховей белән Госманлы империясенә һәм Речь Посполитаяга каршы союзның мөмкинлекләре турында сөйләшүләр алып бара. Хан гетманга Польша белән сугышта ярдәм итәргә тиеш була, ә запорожлылар үз чиратында Төркиядән бәйлелекне юк итүдә Кырымга ярдәм күрсәтергә тиеш була. Әмма проект гамәлгә ашырылмый кала[55].
Суд реформасы

Морат Гәрәй үз идарәсе вакытында (1678–1683) Кырым ханлыгында мөһим суд реформасын үткәрә. Бу реформаларга кадәр Кырым ханлыгының шәригать суды Истанбулда рухи хакимият тарафыннан билгеләнгән мөфтигә буйсына. Морат Гәрәй хан Яса (борынгы гореф-гадәтләр җыентыгы) судын гамәлгә куя һәм Кырым ханы үзе билгеләгән югары хөкемдар (тёре-баши) вазифасын кертә.
Морат Гәрәй ханның суд реформасы Кырымның борынгы канун җыентыкларына һәм ыру аксөякләре нигезләгән төрки гореф-гадәтләргә таяна. Реформа Кырымда ханның хәлен сизелерлек ныгытуга ярдәм итә[56].
Хаҗи II Гәрәйнең аксөякләргә акчалата түләүләрен бетерүе
Хаҗи II Гәрәй, 1683 елда Кырымга хан дәрәҗәсендә килгәч, хан керемнәреннән вазифаи затларга биререргә тиешле акчалата түләүләрне гамәлдән чыгара. Шуның белән хан ыру башларын да, йомышлы түрәләрне дә үзенә каршы котырта. Моннан тыш, ул Шырын көчле ыруына каршы репрессияләр үткәрергә ниятли, бу гамәле белән ачык каршылык тудыра. Хан халык арасында бик популяр булмый башлый. Баш күтәргән бәйләр, йомышлы аксөякләр белән берләшеп, Бакчасарайга якынлашалар һәм хан сараен алалар. Хан Бакчасарайдан Мангуп ныгытмасына, аннан Төркиягә качарга мәҗбүр була[54][57][58].
Карл XII һәм Мазепа белән берлек
XVIII гасыр башында Кырым шактый ике яклы хәлдә кала. 1700 елгы Константинополь солых килешүеннән соң урнашкан халыкара тәртипләр кырымлыларга Россия империясе җирләренә хәрби походлар ясауны тыя. Тынычлыкны саклап калу яклы булган Солтан диваны Кырым гаскәрләренең чит дәүләтләр чигенә керүен чикләргә мәҗбүр була, бу Кырымда җитди каршылыклар тудыра, алар 1702–1703 ел (1703) елларда Дәүләт II Гәрәй фетнәсе барышында чагыла. Карл XII 1709 елның язында, Полтава сугышы алдыннан, берничә тапкыр Дәүләт ІІ гә хәрби-сәяси бергәлек төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Россия белән хәрби хәрәкәтләр оештыру нияте булмаган Төркия позициясе ярдәмендә генә Кырым Полтава сугышы вакытында нейтралитет саклап калуга ирешә.
Полтавадан соң Төркия белән Бендеры территориясенә килгән Карл XII Истанбул һәм Бакчасарай белән тыгыз элемтә урнаштыра. Әгәр Әхмәт III нең төрек администрациясе сугыш мәсьәләсендә җитди икеләнүләр күрсәтсә, Дәүләт II Гәрәй теләсә-нинди авантюрага ташланырга әзер була. Сугыш башлануын да көтмичә, ул 1711 елның 23 гыйнварында Карл XII вакытында идарә иткән Иван Степанович Мазепаның варисы Филипп Орлик һәм запорожлылар белән Кайрс килешүе төзи. Документның шартлары түбәндәгечә була:
- Хан запорожлыларның союздашы булырга, әмма аларны үз яклавына һәм буйсынуына алырга тиеш түгел;
- Дәүләт II Украинаны Мәскәү хакимлегеннән азат итүгә ирешергә вәгъдә бирә, әмма аның әсирлеккә алу һәм православие чиркәүләрен бөлгенлеккә төшерү хокукы булмый;
- Хан бар көченә Сул як яр Украинасын Мәскәүдән аерырга һәм аның Уң як яр Украинасы белән бердәм бәйсез дәүләт булып оешуына теләктәшлек итәргә вәгъдә бирә[59].
1711 елның 6–12 гыйнварында Кырым армиясе Перекоп артына чыга. Мәхмәт Гәрәй 40 мең кырымлы белән 7–8 мең Орлик тарафдары һәм запорожлылар, 3–5 мең поляк, 400 янычар һәм полковник Цюлихның 700 шведы озатуында Киевка юнәлә.
1711 елның февраленең беренче яртысында Кырым татарлары каршылыксыз рәвештә Браслав, Богуслав, Немиров шәһәрләрен җиңел генә яулап ала.
1711 елның җәендә, Пётр I 80 меңлек гаскәре белән Прут походына киткәч, 70 мең кылычлы Кырым атлы гаскәре төрек армиясе белән берлектә өметсез хәлдә калган Пётр гаскәрләрен чолгап ала. Әсирлеккә төшү куркынычында калган Пётр I төрек вәзирен үз ягына аударырга мәҗбүр була[60][61], бу аңа Россия өчен мөмкин булганга караганда отышлырак шартларда солых килешүен имзалау мөмкинлеген тудыра. Сөйләшүләрдә православие динендәге яһуд — хәйләкәр һәм акыллы кеше Пётр Шафиров та катнаша. Прут солыхы шартлары буенча, Россия Азов диңгезенә чыгу юлын һәм Азов–Кара диңгез акваториясендәге флотын югалта. Шул ук вакытта танылган француз мәгариф эшлеклесе Вольтер сүз төрек вәзирен юмалау һәм аның хыянәт итүе турында гына бармый дип исәпли[62].
1735–1739 еллардагы рус-төрек сугышы һәм Кырымның бөлгенлеккә төшүе
![]() |
---|
Каплан I Гәрәй (1707–1708, 1713–1715, 1730–1736) — Кырымның соңгы бөек ханы. Аның икенче хакимлеге итүе вакытында төрек солтаны Төркия белән Персия сугышында катнашуын таләп итә. Хан бу кампаниянең нәтиҗәләрен җентекләп тикшерергә киңәш бирә: Фарсы иле Россиянең союздашы булганлыктан, мондый яу сугыш китереп чыгарырга мөмкин була. Бернигә карамастан, солтан үз фикерендә кала. Каплан I солтанның үтенечен кабул итәргә мәҗбүр була һәм Төньяк Кавказ аша Фарсы фронтына чыга.
Хан үзе булмаганда, Х. А. Миних җитәкчелегендәге рус гаскәрләре, Каплан I көткәнчә, Кырымга һөҗүм итә һәм 1736 елда илгә хәлиткеч һөҗүм ясый. Әлеге вакыйгада зарар күрүчеләр һәм җимереклекләр биниһая күп була (хан сарае һәм ханлыкның бердәнбер порты Кизләү белән бергә Бакчасарай башкаласы яндырыла): шәһәрләргә ут төртелә, ә качарга өлгермәгәннәр барысы да үтерелә[63]. Шуннан соң армия Кырымның көнчыгыш өлешенә таба кузгала. Әмма ярымутрауда бөлгенлектән соң башланган ваба чире эпидемиясе Россия армиясендә, шулай ук ярымутрауның үзендә шактый югалтуларга китерә, шунлыктан Миних үз армиясен Перекоп (Ор Капа) артына алып китәргә карар кыла[64]. Көнчыгыш Кырым 1737 елның май-июнендә Кырымга Арабатская Стрелка җире аша кергән П. П. Ласси корпусының Дон казаклары походы нәтиҗәсендә тар-мар ителә. Рус армиясе Карасубазарны яндыра, шулай ук шәһәр халкын кырып бетерә. 1738 елда яңа поход планлаштырыла, ләкин тулысынча бөлгенлеккә төшкән илдә азык-төлек кытлыгы булу һәм ачлык хөкем сөрү, армиянең үзен туендыра алмаганлыгы сәбәпле, оештырылмый кала.
1736–1938 еллардагы сугыш Кырым ханлыгының киләчәк язмышын билгеләүче чын катастрофа була. Дошман гаскәрләре беренче тапкыр турыдан-туры ярымутрау территориясенә бәреп керә; Кырым татарлары әлеге һәлакәткә каршы тора алмый, аларны госманлылар да яклый алмый[65]. Сугыш хәрәкәтләре барышында Кырымның тигезлек өлешендәге шәһәрләр һәм авыллар җимерелә һәм (өлешчә яндырылган җир тактикасын кулланган Кырым татарлары үзләре тарафыннан) юк ителә. Шулай ук чәчүлекләр һәм су чыганаклары яраксызга әйләндерелә, бу исә азык-төлек җитмәүгә һәм йогышлы чирләрнең, аерым алганда, Россия биләмәләренә дә күчкән чума чиренең киң таралуына китерә[66].
1768–1774 еллардагы рус-төрек сугышы һәм Күчүк Кайнарҗа солыхы
Кырым Гәрәй хан үзенең икенче хакимлеге вакытында Төркия белән Россия сугышына беренчесен яклап кушыла. Вакыйга Кырым ханлыгы җимерелүе белән тәмамлана. Кырым Гәрәй Көньяк рус җирләренә берничә уңышлы поход ясый, ләкин 1769 елда ул Каушаны шһәрендә кинәт вафат була. Анарга агулануның барлык билгеләре дә хас була, ләкин бәйләр, аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, тикшерү башлаудан баш тарта[67], ә өстенлек Россия армиясенә күчә. Нәтиҗәдә, сугыш Россия өчен уңышлы тәмамлана. Россия империясе Румянцев җиңүен һәм Ларга, Кагул янында, Чесме янында А. Орлов җиңүләрен яулый.
Икенче рус армиясе белән җитәкчелек иткән кенәз В. М. Долгоруков Кырымга керә, ике көрәштә Сәлим III ханны тар-мар итә һәм бер ай эчендә бөтен Кырымны яулап ала, Кәфәдә төрек сераскирын әсирлеккә ала. Бакчасарай хәрабәләр хәлендә кала. Долгоруков армиясе Кырымны бөлгенлеккә дучар итә. Сәлим III хан Кырымнан Истанбулга кача. Кырымлылар коралларын сала, ә Кырым бәйләренең бер өлеше Долгоруковка Кырым югары даирәләренең имзаларын һәм Сәхиб II Гәрәйнең хан, абыйсы Шаһин Гәрәйнең калга итеп сайлануы турындагы документны тапшырып Кырым ханына хыянәт итә һәм Россия ягына авыша.
Ант итү уңаеннан, Кырым Гәрәй Кареценовтан татарлардан аларның нәрсәгә таянып «ант иткәннәрен» соравын үтенә. Караценовның җавабы болай яңгырый: «Бернинди ихтыяҗым юк, чөнки татарлар Бөтенроссия державасы гражданлыгына тугрылыклы булырга ант иткәннәрен яхшы беләм!». Караценов фикеренчә, «иң яхшы» Кырым татарлары үз әфәнделәренә – ханга хезмәт итәргә теләүләрен ачыктан-ачык әйтә; калганнары дәшми. Алар Россинең буйсынучанлыгына түгел, ә тугрылыкка ант биргәнлектән, Кырым Гәрәй хан аларны үз буйсынучылары итеп санавы турында тагын бер кат әйтә[68].
Калга солтан алар чыннан да бары тик тугрылыкка гына ант иттеләр, ә буйсынучы булырга түгел дип раслый.
1774 елның 10 июлендә Россия өчен бик отышлы Күчүк Кайнарҗа солыхы төзелә. Кырым ханлыгы «Чыңгызыйлар нәселеннән булган үз ханнарыннан кала» теләсә нинди чит хакимлектән тулысынча бәйсез дип таныла, ә Россия һәм Төркия Кырым ханлыгы эшләренә беркайчан катышмаска вәгъдә итә[69]. Порта шулай ук солтанның югары хәлиф буларак танылуы нәтиҗәсендә үз файдасын ала, әлеге хәл Россия белән Төркия арасында кыенлыклар тудыра һәм бәхәскә китерә: мөселманнарның дини-йола һәм гражданлык-юридик көнкүреше үзара бәйләнгән булганлыктан, солтанга Кырымның эчке эшләренә катышу хокукы ачыла (мәсәлән, казыйлаар (судьялар) билгеләгән вакытта). Килешү нигезендә, Төркия Россиянең биләмәләре итеп Кинбурн, Еникале ныгытмаларын, Керчь шәһәрен, шулай ук Кара диңгез буйлап йөзү иреген таный. Кырымның көньяк яр буе Госманлы империясеннән Кырым ханлыгына күчә[69].
Соңгы ханнар һәм Кырымның Россия империясе тарафыннан яулап алынуы
Рус гаскәрләрен чыгарганнан соң Кырымда массакүләм күтәрелешләр уза. Алуштага төрек десанты төшә; Кырымда яшәүче рус резиденты П. П. Веселицкий Шаһин хан тарафыннан әсирлеккә алына һәм төрек башкомандующиена тапшырыла. Алушта, Ялта шәһәрләрендә һәм башка урыннарда рус отрядларына һөҗүмнәр оештырыла. Хан итеп Дәүләт IV сайлана. Бу вакытта Константинопольдән Күчүк Кайнарҗа килешүенең документы китереп җиткерелә. Ләкин кырымлылар бу вакытта да русларга солыхта күрсәтелгән Кырым шәһәрләрен бирергә теләми, кайбер төрек чыгышлы морзалар Кырымның бәйсезлеге белән килешергә җыенмый, ә Порта Россия белән яңа сөйләшүләр алып баруга керешә. Долгоруковның варисы кенәз Прозоровский хан белән килешү тонында сөйләшүләр алып бара, ләкин морзалар Госманлы империясенә карата үзләренең кызыксынуларын яшерми. Шаһин Гәрәйнең тарафдарлары аз була. Ләкин ул Кубанда хан дип игълан ителә, ә 1776 елда, ниһаять, Кырым ханы булып Бакчасарайга килеп керә. Халык аңа ант итә. Кырымның икътисади иминлеген Прозоровскийның Кырымдагы рус гаскәрләре командующие вазифасындагы варисы А. В. Суворовның 1778 елда Кырым христианнарының күпчелеген (якынча 30 000 кеше) Азов буена: грекларны — Мариупольгә, әрмәннәрне — Нор-Нахичеваньга күчерүе какшата[70].
1776 елда Россия үзенең көньяк чикләрен Кырым татарларыннан саклау өчен Днепр сызыгын — берничә чик буе ныгытмасын төзи. Нибары 7 ныгытма була һәм алар Днепрдан Азов диңгезенә кадәр дәвам итә.
Шаһин Гәрәй Кырымның соңгы ханы була. Ул дәүләттә реформалар үткәрергә һәм идарәне Европа үрнәге буенча үзгәртеп корырга, Кырымның мөселман һәм мөселман булмаган халкын хокукларда тигезләргә омтыла. Реформалар популяр булмый һәм 1781 елда Кубанда башланган һәм тиз арада Кырымга күчкән баш күтәрүләргә китерә.
1782 елның июленә баш күтәрү бөтен ярымутрауны тулысынча колачлый, хан качарга мәҗбүр була, аның администрациясенең качарга өлгермәгән чиновниклары үтерелә, ә хан сарае талана. Кырымлылар бөтен җирдә рус гаскәрләренә (русларның 900гә якын кешесе һәлак була) һәм ханлыкның кырымтатар халкына һөҗүм итә. Баш күтәрүнең үзәгендә Шаһинның бертуганнары, патша улы Баһадир Гәрәй һәм Арслан Гәрәй була. Баш күтәрүчеләр лидеры Баһадир II Гәрәй — хан дип игълан ителә. Яңа Кырым хакимияте танылу үтенече белән Госманлы һәм Россия империяләренә мөрәҗәгать итә. Беренчесе яңа ханны танудан баш тарта, ә икенчесе баш күтәрүләрне бастыру өчен гаскәр җибәрә. Руслар белән Кырымга кайткан Шаһин Гәрәй дошманнарына аяусыз җәзалый.
1783 елның февраленә Шаһин Гәрәйнең хәле янә кискенләшә. Сәяси дошманнарның күпләп үтерелүе, татарларның Шаһин Гәрәйнең үткәрелгән реформаларга һәм сәясәтенә каршы нәфрәтләнүе, дәүләтнең финанс ягыннан бөлгенлеккә төшүе, рус хакимияте белән үзара ышанмаучанлык һәм аңлашылмаучанлык Шаһин Гәрәйнең тәхеттән ваз кичүенә китерә. Аңа Россиядә яшәү өчен шәһәр сайларга тәкъдим ителә һәм аз санлы якыннары белән күченү һәм тормыш итәр өчен акча бүлеп бирелә. Ул башта Воронежда, аннары Калугада яши, аннан, аның үтенече һәм Портаның рөхсәте белән, Төркиягә җибәрелә һәм Родос утравына килеп урнаша, анда үтерелә.
1783 елның 8 (19) апрелендә Россия императрицасы II Екатерина манифест чыгара, аның нигезендә Кырым, Тамань һәм Кубан Россия биләмәләренә керә[71], ә 1784 елның 2 (13) февралендә ул үзен «Таврика Херсонисы патшабикәсе» дип игълан итә[72]. Шул рәвешле, Кырым Россия империясенә кушыла.
1791 елда Яссы солых килешүе буенча Госманлы дәүләте Кырымны Россия биләмәсе дип таный.
Кырым ханлыгының суд системасы
Кырым ханлыгында өч баскычлы суд системасы була:
- Коръән кануннары һәм мөселман хокукының башка чыганаклары нигезендә суд белән идарә иткән дин әһелләре — казыйлар (җирле судьялар);
- Бейлис диваны (апелляция суды);
- Кырым ханлыгы диваны (дәүләтнең югары советы), анда хокуклары бозылган һәр кеше мөрәҗәгать итә ала. Суд карарына (үҗет) шикаять белдерергә хокуклы була.
Суд хакимияте белек (кызыйлыклар) башлыклары кулында була. Кырым ханлыгында 1604 бистәгә 48 белек була.
Бәй казый-әскәрдән казый дәрәҗәсен бирүче грамота ала, һәм аның юрисдикциясе ханга буйсынмый. Дворяннарның үз ассиз судлары була, аларның карарлары мөфти киңәшләре белән җитәкчелек иткән казый-әскәр тарафыннан раслана. Морад I Гәрәй хан вакытында суд реформасы үткәрелә; ул Яса (борынгы гореф-гадәтләр җыентыгы) мәхкәмәсен оештыра һәм Кырым ханы үзе билгели торган яса башы югары хөкемдар вазифасын кертә.
Аерым судларда христианнар, яһүдләр кебек мөселман клерикаллары була. Хан казыйларны үз казыйлыгында билгели. Шәһәрләр барлыкка килү белән, казый-әскәр тарафыннан билгеләнгән махсус шәһәр судьялары — шәһәр казыйлары да барлыкка килә. Шәһәр казыйларны хөкем иткәндә, күзәтче буларак, калый-әскәрнең ярдәмчесе нәиб тә катнаша. Бу судьялар карамагыннан алынган башка барлык эшләр советта яки диванда хәл ителә торган була[73].
Суд практикасында диван
Диванның составы төрле була: калга солтан, нуреддин, Шырын бәй, мөфти, биш ыру башы, казый-әскәр, ор бәй, өч Ногай Урдасының сераскирлары, казнадар башы, дәфтәрдар башы. Моннан тыш, биредә биш ыруның һәр тармагы вәкилләре дә утырышлар үткәрә. Суд утырышына кадәр килмәгән бәй үзенең вәкилен җибәрергә хокуклы була. Диванда эчке идарәнең барлык эшләре, сугыш игълан итү, гаскәр җыю, походларга юнәлеш бирү кебек башка мәсьәләләр дә хәл ителә.
Морад I Гәрәй реформасына кадәр суд Коръән нигезендә уза, аның буенча җинаять итеп диннән читкә тайпылу, зина кылу, талау, үтерү, урлау һәм эчкечелек санала. Бу җинаятьләрнең барысы да кырыс җәзага тартыла, ләкин гамәлдә әлеге кырыслыктан еш кына законны төрлечә аңлатып котыла торган булалар. Суд шәхеснең мөрәҗәгатеннән соң башлана; эшне карау телдән генә алып барыла. Җинаятьчене җәзалау — үч алу (талион принцибы — «күз өчен күз») яки штраф белән генә чикләү чарасын кулланырга хокуклы булган дәгъвачыга бирелә[73].
География
Кырым ханлыгы составына Кырым ярымутравы үзе һәм континенттагы җирләр: Днестр белән Днепр елгалары арасындагы территорияләр, Азов буе һәм Кубанның бер өлеше керә.
Кырымнан читтәге җирләрнең күпчелеген аз санлы халык яшәгән далалар тәшкил итә, алар буенча атлы гаскәр хәрәкәт итә ала, ләкин анда яулап алынган территорияләрне даими контрольдә тоту өчен таләп ителә торган ныгытмалар төзү катлаулы була. Шәһәр җирлекләре Идел буенда һәм Кырым яр буйларында урнаша, башка ханлыклар, шулай ук Госманлы империясе йогынтысында була. Боларның барысы да ханлыкның икътисады һәм сәяси йогынтысы үсешен сизелерлек чикли[74].
Кырым ханнары казнага шактый табыш китергән сәүдә үсеше белән кызыксына. Кырымнан чыгарыла торган товарлар арасында чи күн, сарык йоны, сафьяннар, сарык туннары, соры Һәм кара бәрән тиреләре була. Коллар белән сәүдә итү, шулай ук Речь Посполитая һәм Рус патшалыгы җирләрендә басып алынган өчен йолым түләтү шактый зур роль уйный. Колларны төп сатып алучы Госманлы империясе була. Төп ныгытма булып ярымутрау территориясенә кергәндә Кырым капкасы булып торган Ор ныгытмасы (русларга Перекоп буларак билгеле) санала. Кырымны саклау функцияләрен Арабат, Керчь шәһәр-ныгытмалары башкара. Төп сәүдә портлары Кизләү һәм Кәфә була. Хәрби гарнизоннар (нигездә төрекләрдән, өлешчә җирле греклардан тора) шулай ук Балыклавада, Судакта, Керчьта, Кәфәдә була.
Бакчасарай — 1428 елдан ханлыкның башкаласы, Акмәсҗит (Ак Мәчет) — калга-солтанның резиденциясе, Карасубазар — Шырын бәйләренең үзәге, Кәфә — Госманлы солтаны наместнигының резиденциясе (ханлыкка карамый).
Каймаканлыклар
Россия империясенә кушылыр алдыннан Кырым ханлыгы 6 каймаканлыкка бүленә[75]:
- Бакчасарай каймаканлыгы;
- Ак Мәчет каймаканлыгы;
- Карасубазар каймаканлыгы;
- Кизләү каймаканлыгы;
- Кәфә каймаканлыгы;
- Ор каймаканлыгы.
Каймаклыклар 44 казыйлыктан тора.
Кырым ханлыгының Армиясе һәм хәрби эше
Зур феодаллар өчен дә, вак феодаллар өчен дә хәрби эшчәнлек мәҗбүри була. Кырым татарларының хәрби оешмасы үзенчәлеге аны башка Европа халыкларының хәрби эшеннән тамырдан аерып тора һәм соңгыларында аеруча кызыксыну уята. Үз хакимлекләренең бурычларын үтәгәндә, дипломатлар, сәүдәгәрләр, сәяхәтчеләр ханнар белән багланышларны гына җайга салырга гына омтылып калмый, ә еш кына аларның миссияләренең төп максаты Кырым ханлыгының хәрби потенциалын өйрәнү була.
Озак вакыт Кырым ханлыгында даими гаскәр булмый, ә хәрби походларда ярымутрауның дала һәм тау алды өлешендәге корал йөртергә сәләтле барлык ир-атлары катнаша. Кырым татарлары кечке яшьтән үк хәрби көнкүрешнең барлык кыенлыкларына һәм авырлыкларына өйрәнгәнеп үсә, корал тотарга, атка атланырга, салкынны, ачлыкны, арыганлыкны кичерергә өйрәнә. Хан, аның уллары, аерым бәйләр сугышларда яу чабалар, күршеләре белән сугышка, нигездә, уңышка ирешүләренә нык ышанган вакытта гына керешәләр. Кырым татарларының хәрби операцияләрендә разведка зур роль уйный. Махсус лазутчиклар баштан ук алга китәләр, хәлне ачыклыйлар, ә аннары һөҗүм итүче армияне озатып баралар. Көтелмәгәнлек факторын файдаланып, дошманны кинәт тотарга мөмкин булган вакытларда, еш кына чагыштырмача җиңел табыш алалар. Ләкин кырымлылар беркайчан да үзләре башлап даими, сан ягыннан өстенлек иткән гаскәрләргә каршы чыкмый.
Хан советы хан вассалларының сугышчылар китерергә тиеш булган нормасын билгели. Халыкның бер өлеше походка киткәннәрнең милкен карап, саклап тору өчен калдырыла. Шул ук кешеләр сугышчыларны коралландырырга һәм тәэмин итәргә тиеш була, бу хезмәтләре өчен хәрби табышның бер өлешен ала торган булалар. Хәрби бурычтан тыш, хан файдасына сауга — яу чабулардан морзалар үзләре белән алып кайткан табышның бишенче, кайчакта күбрәк өлешен дә түли торган булалар. Бу походларда катнашкан ярлы кешеләр табыш алу тормыш авырлыкларыннан котылырга, яшәүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирер дип өметләнә, шуңа күрә үз феодалы артыннан бик теләп китә. Кырым татарларының хәрби эшендә поход оештыруның ике төрен аерып була: сугышчан поход — хан яки калга җитәкчелегендәге Кырым гаскәре сугышчан якларның сугыш хәрәкәтләрендә катнаша; биш баш (кырымтат. beş baş) (кечкенә татар отряды) — еш кына табыш алу һәм әсирләр алу максаты белән чагыштырмача кечкенә хәрби отрядлары булган аерым морзалар һәм бәйләр тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Француз хәрби инженеры һәм картографы Гийом де Боплан, шулай ук Италия хәрби эшлеклесе һәм галим-натуралист Л. Ф. Марсильи тасвирлаулары буенча, Кырым татар хәрбиләре шактый гади җиһазландырылган була — алар җиңел ияр, ат япмасын кулланалар, кайчакта атны сарык тиресе белән дә капыйлар, йөгән урынына чи каеш куллана торган булалар. Кыска саплы камчы җайдак өчен алыштыргысыз корал була. Кырымлылар кылыч, 18 яки 20 уклы җәя һәм садак, пычак белән коралланалар, ут чыгару өчен утлы кораллар, әсирләрне бәйләү өчен без һәм 5 яки 6 сажин каеш баулары була. Кырым татарлары Бакчасарайда эшләнгән иң яраткан сугыш кораллары булган кылычларны, ятаганнарны һәм хәнҗәрләрне үзләре белән күпләп ала торган булалар.
Походта кием дә гади була: бары тик аксөякләр генә көбә, калган хәрбиләр кызыл һәм күк зәңгәрсу күлмәк, кышын йонлы ягын эчтә, җәен һәм яңгыр вакытында тышка калдырып сарык тиресеннән тегелгән толып һәм мех бүрек, яисә ямурлах плащын кия. Туктап ял иткән вакытта күлмәкләрен салып, иярләрен баш астына куеп, ялангач килеш йоклыйлар. Үзләре белән чатыр алмыйлар.
Гадәттә кырымлылар кулланган билгеле бер тактик алымнар була. Һөҗүм башында уктан ату уңайлырак булсын өчен, алар дошманның сул канатын урап узарга тырышалар. Уктан берьюлы ике, хәтта өч ук белән ату осталыгын аерып күрсәтергә мөмкин. Алар еш кына, инде качарга җыенган хәлдә, туктап калалар, үзләрен эзәрлекләгән һәм куа-куа таралып беткән дошманны мөмкин кадәр ныграк чолгап алырга омтылып, яңадан сафларын туплыйлар һәм, шулай итеп, инде җиңелгән диярлек хәлдә, җиңүчеләрнең кулларыннан җиңүне тартып алалар. Үзләренең сан ягыннан өстен булган очракларда гына дошман белән ачык сугыш хәрәкәтләренә керәләр. Ачык кырда гына сугышалар, камау техникаларына ия булмаганлыктан, ныгытмаларны камауга барудан тыелалар[76].
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби походларда бары тик Кырымның дала һәм өлешчә тау алды районнарында яшәүчеләр һәм нугайлылар гына катнаша. Төп шөгыльләре виноград үстерү һәм бакчачылык булган Кырым тауларында яшәүчеләр сугышта хезмәт итми һәм хезмәттән азат ителгән өчен казнага махсус салым түли торган була[76].
Дәүләт төзелеше
Кырым ханлыгының бөтен тарихы дәвамында дәүләт белән Гәрәйләр династиясе идарә итә. Кырым ханлыгына багышланган рус телле әдәбиятта традицион (кайвакыт параллель)[77] рәвештә бу исемнең Герай[78] һәм Гирей[79] дигән ике формасы кулланыла. Беренчесе әлеге исемнең Госманлы (димәк, кырымтатарча) язылышының транскрипция формаларының берсе булып тора — كراى[80]. Герай вариантында транскрипцияләүнең авторы Россиянең Көнчыгышны өйрәнүче галиме В. Григорьев (XIX гасыр уртасы) булырга тиеш дип фаразлана[81]. Башта бу форма Россия Шәрык белгечләре (А. Негри, В. Григорьев, В. Д. Смирнов һәм башкалар), шулай ук аларның Көнбатыш Европа коллегалары (Й. фон Хаммер-Пургшталь[82]) тарафыннан кулланыла. Хәзерге Көнбатыш Европа фәнендә Кырым ханнарының ыру исеменең төрек теленә нигезләнгән Гирай госманлыча әйтелеше һәм язылышы еш кулланыла. Икенчесе, фаразланганча, кыпчак (госманлыларга кадәрге кырымтатар) варианты Л. Будагов сүзлегендә теркәлә[83]. Ул XIX гасырның беренче яртысыннан башлап Россия тикшеренүчеләренең (А. Казем-Бек, Ф. Хартахай[84], А. Н. Самойлович һ. б.) хезмәтләрендә киң кулланыла.
Хан, баш җир биләүче буларак, тозлы күлләр һәм алар тирәсендәге авыллар, Алма, Кача, Салгыр елгалары агымындагы урманнар һәм бушлыкларның хуҗасы була. Бу урыннарда яңа кешеләрнең тораклары барлыкка килә, алар әкренләп буйсынучан халыкка әверелә һәм аңа уннан бер өлеш салым түли башлыйлар. Әгәр вафат булган вассалның җирен мирас итеп калдырырлык якын туганнары булмаса, хан бәй һәм морзаларның варисы була ала. Ярлы игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең җирләре бәйгә яки морзага күчү очрагында да, шул ук кагыйдәләр бәй белән морзаның җир биләмәләренә дә кагыла. Ханның җир биләмәләреннән калга солтанга җирләр бүлеп бирелә торган була. Хан биләмәләренә шулай ук берничә шәһәр — Кырым (хәзерге Иске Кырым), Кырк Ер (хәзерге Чуфут-Кале), Бакчасарай керә.
Югары дәүләт чиннары арасында тагын, бәкләр бәгеннән тыш, бөтен гаскәр белән идарә итүче кеше — калга солтаны; хан үзе юкта аның урынында калучы кеше — каймакан; илдәге барлык мөселманнарның башлыгы, шәригать кануннары нигезендә хөкем чыгаручы казыйлар була. Казыйларның җитәкчесе мөфти дип атала. Феодаль иерархиядә, дәүләт төзелешендә башка татар ханлыклары һәм элекке Алтын Урда белән охшашлык булса да, монда яңа дәрәҗәләр дә барлыкка килә.
Дәүләт тормышында әһәмиятле роль уйнаган «кече» һәм «зур» диваннар була.
«Кече диван» — ашыгыч һәм төгәл карарлар таләп итә торган мәсьәләләрне хәл итүче тар даирә аксөякләр катнашкан совет.
«Зур диван» — барлык морзалар һәм кара кешеләрнең «иң яхшылары» катнашкан «бөтен җир» җыелышы.
Традиция буенча карачайларда Гәрәй нәселеннән булган ханнарны солтан итеп билгеләүне санкцияләү хокукы саклана, бу аларны Бакчасарайда тәхеткә утырту йоласында ачык чагыла.
Кырым ханлыгының дәүләт төзелешендә нигездә Алтын Урда һәм Госманлы дәүләт хакимияте структурасы файдаланыла. Иң югары дәүләт вазифаларын күпчелек очракта ханның уллары, абыйлары яки аксөякләр били. Ханнан соң беренче вазыйфаи зат калга солтан була. Бу вазифага ханның энесе яки аның башка туганы билгеләнә. Калга ярымутрауның көнчыгыш өлеше, хан гаскәренең сул канаты белән хакимлек итә һәм хан вафат булган очракта, тәхеткә яңа хан утыртканчы дәүләт белән идарә итә. Хан үзе сугышка бармаган очракта, ул башкомандующий була. Нуреддин вазифасын шулай ук хан фамилиясен йөртүче били. Ул ярымутрауның көнбатыш өлешендә идарә итә, кече һәм зур судларда рәислек итә, походларда уң канатның кече корпуслары белән җитәкчелек итә.
Мөфти — Кырым ханлыгының мөселман руханилары башлыгы, кануннарны аңлатучы, казыйлар дөрес хөкем итмәгән очракта, аларны урыныннан төшерү хокукына ия.
Каймаканнар — соңгы чорда (XVIII гасыр ахыры) ханлык өлкәләре белән идарә итүчеләр. Ор бәй — Ор Капа (Перекоп) ныгытмасының башлыгы. Ешрак бу вазифаны хан фамилиясе әгъзалары яки Шырын фамилиясе әгъзалары били. Ул чикләрне саклый һәм Кырымнан читтә булган Нугай урдаларын күзәтә. Казый, вәзир һәм башка министрларның вазифалары Госманлы дәүләтендәге вазифалар белән бер.
Югарыда санап кителгәннәрдән тыш, ике мөһим хатын-кыз вазифасы да була. Аланың беренчесе — ханның әнисе яки сеңлесе биләгән ана бием (госманлыларның вәлидә постына тиң), икенчесе — ханның өлкән хатыны олуг бием (олуг солтан). Дәүләттәге әһәмияте һәм роле буенча алар нуреддиннан соң килә торган дәрәҗәгә ия була.
Кырым ханлыгының дәүләт тормышында атаклы бәй нәселләренең бик көчле бәйсезлеге әһәмиятле күренеш була, ул нәрсәсе беләндер Кырым ханлыгын Речь Посполитая белән якынайта. Бәйләр, ярымбәйсез дәүләт буларак, үз биләмәләре (бәйлекләре) белән идарә итәләр, үзләре хөкем чыгара һәм шәхси ополчениеләргә ия булалар. Бәйләр даими рәвештә ханга каршы да, үзара фетнәләрдә дә катнашалар һәм еш кына Истанбулдагы Госманлы хөкүмәтенә үзләрен канәгатьләндермәгән ханнар өстеннән шикаятьләр язалар.
Иҗтимагый тормыш
Кырым ханлыгының дәүләт дине — ислам, ә нугай кабиләләренең йолаларында тәңречелек тә була. Кырым татарлары һәм нугайлар белән беррәттән, Кырымда яшәүче төрекләр һәм чиркәсләр дә ислам динен тота.
Кырым ханлыгының даими мөселман булмаган халкы төрле деноминацияләрдәге христианнарны: православие динендәгеләр (эллин телле һәм төрки телле греклар (урумнар)), григорианнар (әрмәннәр), әрмән католиклары, Рим католиклары (итальяннар, генуялыларның дәвамчылары), шулай ук яһүдләр (кырымчаклар) һәм караимчыларны (караимнар) тәшкил итә. Мөселман ир-аты һәм христиан әсир хатын-кызлары никахыннан туган балалар томалар дип атала. Кагыйдә буларак, алар ислам динен тота һәм икенче, өченче буынга мәдәни аспект буенча һәм тел ягыннан тулысынча татар җәмгыятенә кушыла.
Күренекле төрек сәяхәтчесе Эвлия Челеби мәгълүматларына караганда, 1666 елда Кырым ханлыгында 1 800 000 кырымтатар, 20 000 караим, әрмән һәм яһүди, 920 000 украин яши[85], шул ук вакытта бу чорда Украинаның шактый өлеше Кырым ханлыгы составына кергәнлеген дә исәпкә алырга кирәк.
Кырым ханлыгы яңа заман чыганакларында
Литваның Кырым ханлыгындагы илчесе Михалон Литвин 1550 елда «Татарларның, литвалыларның һәм мәскәүлеләрнең гореф-гадәтләре турында» хезмәтендә җирле халык турында бәян иткәндә болай дип яза[86]:
Без татарларны варвар һәм ярлы дип санасак та, алар үз тормышларының тыйнаклыгы, халкының Авраамга барып тоташкан скиф чыгышлы борынгылыклары белән горурланалар һәм гәрчә вакыт-вакыт Александр Македонский, Дарий I, Бөек Кир II, Ксеркс I, башка кодрәтле патшалар һәм халыклар һөҗүмнәреннән җәфа чиккән булсалар да, алар беркайчан да, беркем тарафыннан да коллыкка төшерелми.
XVII гасыр француз география белгече һәм картографы Пьер Дюваль 1676 елда басылган «Бөтендөнья географиясе» хезмәтенең Кырым ханлыгына багышлангын бүлегендә Кырым татарлары турында түбәндәгеләрне яза[87]:
Алар бөек татарлардан килеп чыксалар да, моны танымыйлар, төрекләргә яуларда булышалар, аннан керем алалар. Аларның теле төрек теленә охшаган, ләкин кискенрәк сөйләшәләр. Аларның скифлар дип аталган борынгы бабалары, кайчандыр үзләрен буйсындырырга теләгән Дарий Iгә яу белән бара.
Төп тексты [фр.] Bien qu'ils soient descendus des Grands Tartares, ils ne les reconnoissent neanmoins pas, ils assistent seulementles Turcs dans les expeditions où ils croyent faire du butin. Leur langue approche de la Turquesque, mais ils la parlent plus viste. Ce fut leurs predecesseurs connus sous le nom de Scithes, qui envoyerent autrefois a Darius qui les wouloit subjuguer, un rat, une grenoüille, un oiseau & cinq fleches...
XVII йөзнең мәшһүр төрек сәяхәтчесе Эвлия Челеби «Сәяхәтләр китабы: Кырым һәм чиктәш өлкәләр» хезмәтендә түбәндәгеләрне яза[90]:
Әмма гарәп тарихчылары һәм «Кыйммәтле әйберләр» китабы авторы изге Мухйи ед-Дин әл-Гараби Кырым утравын һәм буйсынмаучан казаклар җирен Сулаат иле дип атый. «Каббалистик җыен» китабында һәм күп кенә югары сөйләмнәрдә татар җирләре «Сулаат иле» дип йөртелә. Бер каббалистик китапта хәтта: «И Сулаат иле! Үз арагыздагы кечкенә күзле кешеләрдән [килеп чыккан] бәладән сакланыгыз», ягъни «И кырым халкы! Үзегездән чыккан кечкенә күзле халыктан куркыгыз, ягъни калмык халкыннан сакланыгыз». Шулай итеп, Кырым халкын «Сулаат халкы» дип атыйлар. Татар иле — ул Сулаат дигәннән соң, Һинд һәм Синд, Кашмир һәм Гюлькенд-декенд, Чин һәм Мачин, Хатай һәм Хотан, Фәгъфүр һәм Үзбәк, Балх һәм Бохара, Адем һәм Хорасан иле, Козак иле һәм Төркестан иле, Махан иле, могол һәм богол халыклары, кайтаклар һәм дагыстанлылар, ногай һәм калмык халыклары, хешдек халкы, Мәскәү, Лях халыклары, мөселман липк халкы, мадьяр халкы һәм Кырым халкы, барлыгы җитмеш җиде төрле халык — барысы да татарлар, Сулаат халкы. Хәтта Швеция короле биләмәләрендә дә, Московиядәге хешдек татарлар кебек, гаиләләре белән унике йөз мең татар күченеп йөри. Госманлылар да, бөтен Төрекмән халкы да — татарлар.
Хакимнәр
Кырым ханлыгы (1438–1785)
- Урак Тимер, Батый ханның туганнан туган энесе (якынча 1250)
- Идегәй (Идекә) (якынча 1410–1419)*
- 1. Хаҗи I Гәрәй (Мелек) (1438–1466)
- 2. Нурдәүләт Гәрәй (1466–1468) (1474–1475) (1476–1478).
- 3. Миңле I Гәрәй (1468–1474) (1475–1476) (1479–1514).
- 4. Хәйдәр Гәрәй (1475)
- 5. Җанибәк (1478–1479)
- 6. Мөхәммәд I Гәрәй (1514–1523)*
- 7. Гази I Гәрәй (1523)*
- 8. Сәгадәт I Гәрәй (1523–1526)
- 9. Ислам I Гәрәй (1526–1532, 1537 елда үтерелә)*
- 10. Сәхиб I Гәрәй (1532–1551, 1521–1524 елларда Казан ханы)
- 11. Дәүләт I Гәрәй Тәхет Алган (1551–1577)
- 12. Мөхәммәд II Гәрәй (1577–1584)*
- 13. Ислам II Гәрәй (1584–1588)*
- 14. Гази II Гәрәй (1588–1596) (1596–1608)
- 15. Фатих I Гәрәй (1596)*
- 16. Туктамыш Гәрәй (1608)
- 17. Сәламәт I Гәрәй (1608–1610)
- 18. Җанибәк Гәрәй (1610–1623) (1627–1635)
- 19. Мәхмәд III Гәрәй (1623–1627)
- 20. Инәет Гәрәй (1635–1636)
- 21. Бахадир I Гәрәй (1636–1641)
- 22. Мәхмәд IV Гәрәй (1641–1644) (1654–1666)
- 23. Ислам III Гәрәй (1644–1654)
- 24. Гадел Гәрәй (1666–1671)
- 25. Сәлим I Гәрәй (Хаҗи Сәлим Гәрәй) (1671–1678) (1684–1691) (1692–1699) (1703–1704)
- 26. Морад Гәрәй (1678–1683)
- 27. Хаҗи II Гәрәй (1683–1684)
- 28. Сәгадәт III Гәрәй (1691–1692)
- 29. Сафа Гәрәй (1692)
- 30. Дәүләт II Гәрәй (1699–1702) (1709–1713) (1716)
- 31. Гази III Гәрәй (1704–1707)
- 32. Каплан I Гәрәй (1707–1709) (1713–1716) (1730–1736)
- 33. Дәүләт III Гәрәй (Кара Дәүләт Гәрәй) (1716–1717)
- 34. Сәгадәт IV Гәрәй (1717–1724)
- 35. Миңле II Гәрәй (1724–1730) (1737–1739)
- 36. Фатих II Гәрәй (1736–1737)
- 37. Сәламәт II Гәрәй (1739–1743)
- 38. Сәлим II Гәрәй (1743–1748)
- 39. Арслан Гәрәй (1748–1756) (1767)
- 40. Хәлим Гәрәй (1756–1758)
- 41. Кырым Гәрәй (1758–1764) (1768–1769)
- 42. Сәлим III Гәрәй (1764–1767) (1770–1771)
- 43. Максуд Гәрәй (1767–1768) (1771–1772)
- 44. Дәүләт IV Гәрәй (1769)
- 45. Каплан II Гәрәй (1770)
- 46. Сәхиб II Гәрәй (1772–1774)
- 47. Шаһин Гәрәй (1777–1774) (1785)
- 48. Баһадир II Гәрәй (1781) (1783–1785)
- Шаһбаз Гәрәй (Буҗакта 1787–1789)
- Бәхет Гәрәй (1789–1792)[91][92]
Шәрехләүләр һәм искәрмәләр
- Шәрехләүләр
- Искәрмәләр
- ↑ Domanovskiy A. M.Осколок Золотой Орды, или Загадки рождения Крымского ханства
- ↑ Хакимов, 2015
- ↑ Домановский, 2017
- ↑ В европейских языках добавлялась дополнительная буква «R», однако в русском языке её не было (см. например Архив Михаила Воронцова «О Малой Татарии» Архивная копия от 31 март 2022 на Wayback Machine, страница 308)
- ↑ Крымское ханство, Большая Российская Энциклопедия . https://bigenc.ru.+Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2019. Архивировано 6 май 2020 года.
- ↑ Протоколы посланий первых лиц Крымского юрта и договорных грамот ханской канцелярии. Из писем ханов Ислам-Гирея III и Мухаммед-Гирея IV к царю Алексею Михайловичу и королю Яну Казимиру "…Я, великий хан Ислам-Гирей, великий падишах Великой Орды и Великого Юрта, Дешт-Кыпчака, и престольного Крыма, и всех ногаев, и неисчислимых войск, и татов с тавгачами, и горных черкесов, да поможет Ему Аллах оставаться победителем до Судного дня, от Их величества Архивная копия от 18 февраль 2019 на Wayback Machine
- ↑ Зайцев И. В., Орешкова С. Ф. Османский мир и османистика. — С. 259.
- ↑ Документы Крымского ханства из собрания Хусейна Фейзханова / сост. и транслит. Р. Р. Абдужемилев; науч. ред. И. Миргалеев. — Симферополь: ООО «Константа». — 2017. — 816 с. ISBN 978-5-906952-38-7
- ↑ Сагит Фаизов. Письма ханов Ислам-Гирея III и Мухаммед-Гирея IV к царю Алексею Михайловичу и королю Яну Казимиру, 1654—1658: крымскотатар. дипломатика в полит. контексте постпереяслав. времени — Москва : Гуманитарий, 2003. — 166 с. ISBN 5-89221-075-8
- ↑ Гайворонский Олекса. Страна Крым. Очерки о памятниках истории Крымского ханства. Симферополь: ФЛ Аблаева Н. Ф., 2016—336 с. ISBN 978-5-600-01505-0
- ↑ Олекса Гайворонский. Повелители двух материков, том 1, Киев-Бахчисарай, 2007 г. ISBN 978-966-96917-1-2
- ↑ Hofmann, Johann Jacob. Lexicon Universale. — Leiden, 1698. — Т. 4. — С. 354. 16 февраль 2016 елда.архивланган
- ↑ Edmund Spencer, Travels in Circassia, Krim-Tartary &c: Including a Steam Voyage Down the Danube from Vienna to Constantinople, and Round the Black Sea, Henry Colburn, 1837.
- ↑ Edmund Spencer, Travels in Circassia, Krim-Tartary &c: Including a Steam Voyage Down the Danube from Vienna to Constantinople, and Round the Black Sea, Henry Colburn, 1837.
- ↑ To His Most Serene and August Majesty Peter Alexovitz Absolute Lord of Russia &c. This map of Moscovy, Poland, Little Tartary, and ye Black Sea &c. is most Humbly Dedicated by H. Moll Geographer (raremaps.com Архивная копия от 7 декабрь 2019 на Wayback Machine)
- ↑ Gorshenina, 2014, 242—244 бит.
- ↑ Будагов. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. — Т. 2. — С. 51.
- ↑ 1 2 Крымское ханство, Большая Российская Энциклопедия . https://bigenc.ru.+Мөрәҗәгать итү датасы: 15 октябрь 2019. Архивировано 6 май 2020 года.
- ↑ Крым. Большой исторический путеводитель. Александр Андреев изд-во Litres 2014 г.
- ↑ Р. И. Куртиев, К. К. Когоношвили. Этнический термин «татар» и этнос «крымские татары». — Сквозь века: народы Крыма. Выпуск 1 \ Ред. Н.Николаенко — Симферополь: Академия гуманитарных наук, 1995
- ↑ см. «Кодекс Куманикус»
- ↑ Гаркавец, 2007
- ↑ 1 2 Géza Lajos László József Kuun, Budapest Magyar Tudományos Akadémia. Codex cumanicus, Bibliothecae ad templum divi Marci Venetiarum primum ex integro editit prolegomenis notis et compluribus glossariis instruxit comes Géza Kuun. — Budapestini Scient. Academiae Hung, 1880. — 556 с.
- ↑ Michel Balard Генуя и Золотая Орда // Золотоордынская Цивилизация. — В. 10. — С. 105—112. — ISSN 2409-0875&f=1003&t=1&v1=&f=4&t=2&v2=&f=21&t=3&v3=&f=1016&t=3&v4=&f=1016&t=3&v5=&bf=4&b=&d=0&ys=&ye=&lng=&ft=&mt=&dt=&vol=&pt=&iss=&ps=&pe=&tr=&tro=&cc=UNION&i=1&v=tagged&s=0&ss=0&st=0&i18n=ru&rlf=&psz=20&bs=20&ce=hJfuypee8JzzufeGmImYYIpZKRJeeOeeWGJIZRrRRrdmtdeee88NJJJJpeeefTJ3peKJJ3UWWPtzzzzzzzzzzzzzzzzzbzzvzzpy5zzjzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzztzzzzzzzbzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzzvzzzzzzyeyTjkDnyHzTuueKZePz9decyzzLzzzL*.c8.NzrGJJvufeeeeeJheeyzjeeeeJh*peeeeKJJJJJJJJJJmjHvOJJJJJJJJJfeeeieeeeSJJJJJSJJJ3TeIJJJJ3..E.UEAcyhxD.eeeeeuzzzLJJJJ5.e8JJJheeeeeeeeeeeeyeeK3JJJJJJJJ*s7defeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeeSJJJJJJJJZIJJzzz1..6LJJJJJJtJJZ4....EK*&debug=false 2308-1856, 2409-0875. Архивировано из первоисточника 24 июнь 2021.
- ↑ Генуэзцы и Золотая Орда . Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2019. Архивировано 24 июнь 2021 года.
- ↑ Крымское ханство. Города и население . Крым.Реалии. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2019. Архивировано 28 август 2019 года.
- ↑ Из истории крымтатарского народа. Кыпчаки . avdet.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2019. Архивировано 16 май 2020 года.
- ↑ Гаркавец А. Н. Кыпчакские языки. — Алма-Ата: Наука, 1987. — С. 18. 22 декабрь 2019 елда.архивланган
- ↑ Наступление Тимура на Москву 1395 . histrf.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2019. Архивировано 29 июль 2020 года.
- ↑ О. Гайворонский. Повелители двух материков. т. 1. Киев—Бахчисарай. Оранта. 2007 г.
- ↑ Первый хан Крыма и его соседи . Крым.Реалии. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2019. Архивировано 7 март 2019 года.
- ↑ 1 2 Герцен, Могаричев, 1993
- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Юрий Осипов. — М., 2004—2017.
- ↑ ИОГАНН ТУНМАНН->КРЫМСКОЕ ХАНСТВО->ТЕКСТ . www.vostlit.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 март 2019. Архивировано 10 май 2012 года.
- ↑ Смирнов В. Д. «Крымское ханство под верховенством Отоманской Порты до начала XVIII века» Архивная копия от 23 февраль 2020 на Wayback Machine (СПб., 1887)
- ↑ Хорошкевич А. Л. Русь и Крым: от союза к противостоянию. Конец XV — начало XVI вв. / отв. ред. А. М. Некрасов. — М.: Эдиториал УРСС, 2001. — 336 с. — ISBN 5-8360-0184-7.
- ↑ Зайцев И. В. Крымское ханство: вассалитет или независимость? // Османский мир и османистика. Сборник статей к 100-летию со дня рождения А. С. Тверитиновой (1910—1973). М., 2010. С. 288—298
- ↑ Le monde ou La géographie universelle : contenant les descriptions, les cartes, et le blason, des principaux païs du monde.
- ↑ 1 2 Горский, 2010
- ↑ Зайцев И. В.: Астраханское ханство. М., 2006. С. 99
- ↑ J. Tyszkiewicz. Tatarzy na Litwie i w Polsce. Studia z dziejow XIII—XVIII w. Warszawa, 1989. S. 167
- ↑ Кочегаров, 2008
- ↑ Оба эти государства в рассматриваемое время также, как Москва и Крым, действовали в русле единой политики [Корякин В. Н. Характер взаимоотношений Московского государства с Крымским ханством в 1474—1505 гг. М. 2019]
- ↑ Хан обещал жестоко карать своих подданных, осмелившихся нарушить соглашение и возмещать убытки, понесенные Москвой в случае совершения крымцами набега Там же
- ↑ Корякин В. Н. Характер взаимоотношений Московского государства с Крымским ханством в 1474—1505 гг. М. 2019
- ↑ Каргалов В. В. На степной границе: Оборона «крымской украины» Русского государства в первой половине XVI столетия / Отв. ред. А. М. Сахаров. — М.: Наука, 1974. — 184 с. — (Научно-популярная серия АН СССР).
- ↑ Maria Ivanics. Enslavement, slave labour and treatment of captives in the Crimean Khanate // Ransom Slavery along the Ottoman Borders (Early Fifteenth–Early Eighteenth Centuries) / G. Dávid and P. Fodor. — 2007.анг--> — Vol. 37. — P. 193—195. — (The Ottoman Empire and its Heritage). — ISBN 978 90 04 15704 0.
- ↑ Сигизмунд Герберштейн, Записки о Московии, Москва 1988, с. 175
- ↑ Яворницкий Д. И. История Запорожских казаков. Киев, 1990.
- ↑ В. Е. Сыроечковский, Мухаммед-Герай и его вассалы, «Учёные записки Московского государственного университета», вып. 61, 1940, с. 16.
- ↑ Н. Карамзин. История государства Российского. ПРОДОЛЖЕНИЕ ЦАРСТВОВАНИЯ ИОАННА ГРОЗНОГО. Г. 1569-1572 . www.spsl.nsc.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2019. Архивировано 27 сентябрь 2008 года.
- ↑ Эвлия Челеби. Книга путешествия. стр. 46-47.
- ↑ Эвлия Челеби. Книга путешествия. стр. 104.
- ↑ 1 2 О. Гайворонский «Повелители двух материков» тома 1-2
- ↑ 1 2 Олекса Гайворонский «Созвездие Гераев». Симферополь, 2003.
- ↑ Welcome poluostrov.qirim.org - Hostmonster.com . web.archive.org (22 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2019. Архивировано из оригинала 22 июль 2015 года.
- ↑ О. Гайворонский «Созвездие Гераев»
- ↑ Халим Гирай «Розовый куст ханов» (история крымских ханов)
- ↑ Санин О. Г. Крымское ханство в русско-турецкой войне 1710-11 гг.
- ↑ Петр I: северная война 1700—1721 — А. С Корх
- ↑ «Некоторые историки склонны придавать подкупу визиря решающее значение в деле заключения Прутского мира» — Очерки истории СССР, АН СССР, 1954
- ↑ Взгляд из Европы: французские авторы XVIII века о Петре I — Сергей Алексеевич Мезин
- ↑ «Приобретением Крыма Вы получите безсмертную славу» . Газета.Ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 октябрь 2019. Архивировано 19 октябрь 2019 года.
- ↑ Разразившаяся эпидемия холеры
- ↑ Дейников Р. Т. Россия, Турция и Крымское ханство в 40-60-х годах XVIII века // Российская история. — № 6. — С. 147. — ISSN 0869-5687. Архивировано из первоисточника 8 апрель 2021.
- ↑ Прохоров Д. А. Последствия природных катаклизмов и стихийных бедствий на Крымском полуострове в описаниях авторов и документах XVII-XVIII вв // Боспорские исследования. — № 33. — С. 328—330.
- ↑ Записки барона Тотта о татарском набеге 1769 г. на Ново-Сербию // Киевская старина. - 1883. - № 9-10 . - С. 135-198 . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2019. Архивировано из оригинала 12 март 2013 года.
- ↑ «Последний Крымский хан» . Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2019. Архивировано 23 декабрь 2019 года.
- ↑ 1 2 Кючук-Кайнарджийский мирный договор между Россией и Турцией Архивная копия от 2 декабрь 2008 на Wayback Machine — МГУ; Выверено по изданию: «Под стягом России: Сборник архивных документов». М., Русская книга, 1992.
- ↑ Христианнарның күчерелеп утыртылуы турындагы хәбәр бөтен Кырымга таралды ... христианнар моңа татарлардан ким каршы тормады. Евпатория греклары Кырымнан чыгару тәкъдименә болай җавап бирде: «Без ханнан һәм Ватаныбыздан канәгать; ата-бабаларыбыздан башлап үз патшабызга ясак түлибез, кылыч белән кыйнасалар да, без беркая да китмәячәкбез». Әрмән христианнары ханга мөрәҗәгать итеп: «Без сезнең хезмәтчеләрегез ... һәм өч йөз ел буйсынучыларыгыз, Сез галиҗәнапнең дәүләтендә рәхәтләнеп яшибез, Сездән беркайчан да борчылу күргәнебез юк. Хәзер безне моннан күчерергә телиләр. Аллаһы, Пәйгамбәребез һәм ата-бабаларыгыз хакына безне, ярлы колларыгызны, бу бәладән коткаруыгызны сорыйбыз, моның өчен без сезнең өчен Алладан өзлексез дога кылачакбыз». Әлбәттә, бу үтенечләрне ихлас дип кабул итәргә ярамый, әмма алар христианнарның үз теләкләре белән яки курыкканлыклары сәбәпле китергә теләмәүләрен ачык күрсәтә. Ул арада Игнатий күчерү эшендә туктаусыз тырышуын дәвам итте: үгетләү грамоталары язды, авылларга руханилар һәм чыгарга бирелгән кешеләрне җибәрде, гомумән, күчәргә теләүчеләр партиясен төзергә тырышты. Рус хөкүмәте аңа бу эштә ярдәм күрсәтте. Ф. Хартахай. Христианство в Крыму. / Памятная книга Таврической губернии. — Симферополь, 1867. — С. 54—55.
- ↑ О принятии полуострова Крымского, острова Тамана и всей Кубанской стороны, под Российскую Державу : Манифест от 08.04.1783 // ПСЗРИ. Т. 21. № 15708. С. 897.
- ↑ Форма титула Её Императорского Величества : от 02.02.1784 // ПСЗРИ. Т. 22. № 15919. С. 17
- ↑ 1 2 Судебная власть в Крымском ханстве . Мөрәҗәгать итү датасы: 28 март 2019. Архивировано 28 март 2019 года.
- ↑ Dariusz Kolodziejczyk. The Crimean Khanate and Poland-Lithuania: International Diplomacy on the European Periphery (15th-18th Century). A Study of Peace Treaties Followed by Annotated Documents. — Brill, 2011. — С. 61—62. — ISBN 9789004191907.
- ↑ Александр Андреев. Глава 12 // История Крыма. — Litres, 2017. — 430 с. — ISBN 5457026310.
- ↑ 1 2 Олекса Гайворонский. Повелители двух материков. — 1. — Киев.
- ↑ Григорьев В. Монеты Джучидов, Генуэзцев и Гиреев, битыя на Таврическом полуострове и принадлежащие обществу // ЗООИД, 1844, т. 1, с. 301, 307—314; Григорьев В. Ярлыки Тохтамыша и Сеадет-Герая // ЗООИД, 1844, т. 1, с. 337, 342.
- ↑ В. Д. Смирнов «Крымское ханство под верховенством Оттоманской Порты до начала XVIII веках» СПб. 1887-89 гг.
- ↑ Самойлович А. Н. Несколько поправок к ярлыку Тимур-Кутлуга // Избранные труды о Крыме, 2000, с. 145—155.
- ↑ Ср.: Григорьев В. Ярлыки Тохтамыша и Сеадет-Герая // ЗООИД, 1844, т. 1, с. 337, 342 и Sami Ş. Kâmûs-ı Türkî, с. 1155.
- ↑ См. прим. 13
- ↑ von Hammer-Purgstall. Geschichte der Chan der Krim unter Osmanischer herrschaft. Wien, 1856.
- ↑ Будагов Л. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий, Т. 2, с. 120.
- ↑ Сейид Мухаммед Риза. Ассебъ о-ссейяръ или Семь планет, содержащий историю крымских ханов…, Казань, 1832; Хартахай Ф. Историческая судьба крымских татар // Вестник Европы, 1866, т. 2, отд. 1, с. 182—236.
- ↑ Глаголев, 2018
- ↑ Литвин, Михалон: «О нравах татар, литовцев и москвитян» Архивная копия от 20 декабрь 2019 на Wayback Machine, 1550 год
- ↑ Pierre Duval: «Le monde ou La géographie universelle : contenant les descriptions, les cartes, et le blason, des principaux païs du monde», 1676 год
- ↑ Le monde ou La géographie universelle : contenant les descriptions, les cartes, et le blason, des principaux païs du monde. Duval, Pierre. 1676 (оригинал книги)
- ↑ «Всемирная география» Дюваля Д"Абвиля (вторичный источник, описание герба на русском языке) . Мөрәҗәгать итү датасы: 12 октябрь 2019. Архивировано 19 декабрь 2019 года.
- ↑ Челеби, Эвлия: Книга путешествий: Крым и сопредельные области Архивная копия от 22 гыйнвар 2020 на Wayback Machine, 17 век
- ↑ Правители Мира. В. Эрлихман. 2009.
- ↑ Бахчисарай - Ханский Дворец - Веб-сайт музея : Правления крымских ханов . web.archive.org (10 декабрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 март 2019. Архивировано из оригинала 10 декабрь 2011 года.
Әдәбият
- Ишбулдин Б «Татарлар тарихы». - Казан: Раннур, 2003. 160б.
- Соловьёв С. М. История России с древнейших времён. — 1856. — Т. 6, Гл. 2.
- Смирнов В. Д. Сборник некоторых важных известий и официальных документов касательно Турции, России и Крыма — СПб., 1881.
- Дубровин Н. Ф. Присоединение Крыма к России. В 4-х тт. — СПб.: Тип. Императорской Академии наук, 1885—1889.
- Смирнов В. Д. Крымское ханство под верховенством Оттоманской Порты в XVIII в. до присоединения его к России — Одесса: Тип. А. Шульце, 1889.
- Смирнов В. Д. Крымское ханство в XVIII веке. — М.: Ломоносовъ, 2014. — ISBN 978-5-91678-230-1
- Бантыш-Каменский Н. Н. Реестр делам крымского двора с 1474 по 1779 год. — Симферополь: Тип. Таврическ. губернск. правления, 1893.
- Базилевич В. М. Из истории московско-крымских отношений в первой половине XVII века. — Киев: Тип. 2-й артели, 1914. — 23 с.
- Чокан Ч. В. Собрание сочинений в пяти томах. — Алматы: Издательство Академии наук Казахской ССР, 1984. — Т. 1. — 432 с.
- Герцен А. Г., Могаричев Ю. М. Крепость драгоценностей. Кырк-Ор. Чуфут-кале. — Симферополь: Таврида, 1993. — С. 58—64. — 128 с. — ISBN 5-7780-0216-5.
- Некрасов A. M. Возникновение и эволюция Крымского государства в XV-XVI веках // Отечественная история. — № 2. — С. 48—58.
- Фадеева Т. М. Тайны горного Крыма (Чуфут-кале и Успенский монастырь). — Симферополь: Бизнес-Информ, 2001. — 252 с.
- Гайворонский О. Созвездие Гераев. Краткие биографии крымских ханов. — Симферополь: Доля, 2003. — ISBN 966-8295-31-5.
- Зайцев И. В. Между Москвой и Стамбулом / Д. Д. Васильев. — М.: Рудомино, 2004. — 216 с. — ISBN 5-7380-0202-4.
- Гаркавец А. Н. Codex Cumanicus: Половецкие молитвы, гимны и загадки XIII—XIV веков // Кыпчакское письменное наследие. — Алматы: КАСЕАН; Баур, 2007. — Т. II. — С. 63—120.
- Фадеева Т. М. Горный Крым (Гробница Джанике-ханым дочери хана Тохтамыша ). — Симферополь: Бизнес-Информ, 2007.
- Кочегаров К. А. Речь Посполитая и Россия в 1680-1686 годах: заключение Вечного мира / доктор исторических наук Б. В. Носов. — М.: Индрик, Институт славяноведения Российской академии наук, 2008. — Т. 1. — С. 230. — 504 с. — ISBN 978-5-85759-443-8.
- Пенской В. В. ВОЕННЫЙ ПОТЕНЦИАЛ КРЫМСКОГО ХАНСТВА В КОНЦЕ XV – НАЧАЛЕ XVII в?. — ВОСТОК (ORIENS). — № 2. — С. 56—66.
- Зайцев И. В. Крымское ханство: вассалитет или независимость?//Османский мир и османистика. Сборник статей к 100-летаю со дня рождения A.C. Тверитиновой (1910-1973) // Учреждение Российской академии наук, Институт востоковедения. — С. 288—297.
- Горский А. А. Русское Средневековье. — М.: Олимп, 2010. — Т. 1. — С. 40. — 222 с. — ISBN 5271237869.
- Шваб М. М. Русско-крымские отношения середины XVI — первых лет XVII веков в отечественной историографии 1940-х — 2000-х гг. — Сургут, 2011.
- Gorshenina, Svetlana. L'invention de l'Asie centrale: histoire du concept de la Tartarie à l'Eurasie. — Droz, 2014.анг--> — 702 p. — ISBN 9782600017886.
- Хакимов Р. С. Обращаясь к Средневековью, важно не смешивать татар и монгол [рус.]. — № 1. — С. 1.
- Зайцев И. В. Где останавливались крымские послы в Москве и московские послы при дворе крымского хана в XVI веке?. — Институт истории имени Шигабутдина Марджани Академии наук Республики Татарстан. — № 2. — С. 35—51.
- Домановский А. М. Секреты государственного устройства Крымского ханства: Куда ступит копыто ханского коня, то и принадлежит хану. — Харьков: ФОЛИО, 2017. — Т. 1. — С. 11—16.
- Гулевич В. П. От ордынского улуса к ханству Гиреев. Крым в 1399—1502 гг. — Казань: Ин-т истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2018. — 492 с. — ISBN 978-5-94981-287-7.
- Глаголев В. С. Религия Караимов. — М.: Издательство МГИМО-университет, 2018. — 158 с.
- Корякин В. Н. Характер взаимоотношений Московского государства с Крымским ханством в 1474—1505 гг. — М., 2019.
- Шейхумеров А. А. Армия Крымского ханства: организация и тактика (XV—XVIII вв.) / Институт истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан, Крымский научный центр. — Казань; Симферополь: Изд-во Ин-та истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. — 304 с. — ISBN 978-5-94981-334-8.
Лашков, Ф. Ф. Памятники дипломатических сношений Крымского ханства с Московским государством в XVI и XVII вв., хранящиеся в Московском главном архиве Министерства иностранных дел / [соч.] Ф. Лашкова. — Симферополь: Тип. газ. «Крым», 1891.
Чыганаклар
Сылтамалар
- Бакчасарай сарае 2012 елның 29 октябрь көнендә архивланган. [ингл.]
- Кырым татарлары катнашкан сугышлар исемлеге [ингл.]
- Густерин П. О назначении первого российского консула в Крыму.
- Каталог монет Крымского ханства (aecoins.ru)
- Монетное дело Крымского Ханства
- Дворец крымских ханов в Бахчисарае