Мариуполь

Мариу́поль (рус. Мариуполь, грек. Μαριούπολη) — Донецк Халык Республикасы составындагы шәһәр, Мариуполь районының административ үзәге (район составына керми).

Донецк Халык Республикасы һәм Россия Федерациясе арасында 2022 елның 30 сентябрендә төзелгән Шартнамә нигезендә Мариуполь шәһәре Россия Федерациясенең яңа субъекты була[3].

2014 елга кадәр шәһәр Донецк өлкәсенә (Мариуполь районы) керә.

География

Мариуполь Донецк Халык Республикасының көньягында, Азов диңгезе ярындагы иң зур шәһәр, Кальмиус һәм Кальчик елгалары тамагында урнаша. Шәһәрнең мәйданы 166,0 км² (муниципаль советка кергән шәһәр яны мәйданы белән - 244,0 км²[1]).

Климат

Җирле климат уртача-континенталь. Җәй эссе килә (еш корылык күзәтелә), кыш көне исә кар аз ява (җылы, томанлы кыш).

Еллык явым-төшем күләме: 420 мм. Кыш көне җил көнчыгыштан, җәй көне - көньяк-көнчыгыштан исә.

Мариуполь (1993-2013 еллар) климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача максимум, °C −0,5 0,1 5,2 13,4 20,1 25,1 28,1 27,6 21,3 13,9 5,9 0,9 13,4
Уртача температура, °C −2,4 −2,2 2,5 10,0 16,3 20,8 23,7 23,1 17,3 10,8 3,7 −1 10,2
Уртача минимум, °C −4,2 −4,6 −0,1 6,7 12,4 16,5 19,3 18,6 13,3 7,6 1,4 −2,8 7,0
Явым-төшем нормасы, мм 424
Чыганак: weatheronline.co.uk.

Тарих

undefined

Элек Мариуполь урынында Домаха исемле казаклар ныгытмасы урнашкан була. 1778 елда биредә шәһәр нигезләнә (Павловск шәһәре).

1780 елда шәһәргә Кырымнан сөрелгән юнаннар килеп урнаша һәм аңа Мариуполь дип исеме кушыла. XIX гасыр азагында шәһәрдә тимер юл, яңа эре порт һәм металлургия заводлары барлыкка килә. Индустриализация елларында биредә «Азовсталь» заводы һәм башка төрле ширкәтләр төзелә. Шәһәр алман оккупацияне һәм 1990-еллардагы икътисади төшүне кичергән. Әлеге вакытта Мариуполь — Донецк өлкәсенең әһәмиятле икътисади үзәге, шуның белән бергә, ул ял урыны да булып тора.

2014 елның июль[4] — октябрендә[5] Донецк өлкәсенең вакытлы башкаласы булып торган.

Халык

1897[6] 1926[6] 1939[6] 1959[7] 1970[8] 1979[9] 1989[10] 2001[11]
31 116 40 825 221 529 283 570 416 927 502 581 518 933 492 176

Милли состав (2001): украиннар — 47,6%, руслар — 43,4%, юнаннар — 6,5%
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 89,5%, украин теле — 9,9%.[12]

2022 елның 1 гыйнварына халык саны 425 681[2] тәшкил итә.

Административ бүленеш

undefined
  1. Диңгез буе районы
  2. Кальмиус районы
  3. Үзәк районы
  4. Сул як яр районы

Кардәш шәһәрләр

Танылган шәхесләр

Әдәбият

  • Мотиенко Я. В., Александрович Э. П., Славянск, фотоальбом, стр. 82, тираж 30000 экз. Издательство: «Мистецтво», Киев, 1976

Искәрмәләр

  1. 1 2 Административно-территориальное устройство (рус.). Мариупольский городской совет. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2022. Архивировано из оригинала 15 март 2022 года.
  2. 1 2 Численность населения в г. Мариуполь. index.minfin.com.ua. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2022. Архивировано 24 сентябрь 2022 года.
  3. Договор между Российской Федерацией и Донецкой Народной Республикой о принятии в Российскую Федерацию Донецкой Народной Республики и образовании в составе Российской Федерации нового субъекта от 30 сентября 2022 года (ратифицирован Федеральным законом от 4 октября 2022 года № 372-ФЗ, вступил в силу 5 октября 2022 года, письмо МИД России от 05.10.2022 № 19696/дп)). Официальный интернет-портал правовой информации (3 октябрь 2022).
  4. http://www.president.gov.ua/news/30513.html
  5. Донецкую обладминистрацию разместят в Краматорске, а силовые структуры - в Мариуполе, - Кихтенко, Цензор.нет (13.10.14).
  6. 1 2 3 http://pop-stat.mashke.org/ukraine-cities.htm
  7. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
  8. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
  11. http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=14&rn=&id=&botton=cens_db
  12. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-07-31, retrieved 2014-04-17 
  13. План совместных мероприятий городов-побратимов: город Железногорск Курской области (Россия) и город Мариуполь Донецкой области (Украина) на 2011 год.
  14. Цицикар /КНР/ и Мариуполь /Украина/ — города-побратимы, archived from the original on 2021-06-13, retrieved 2014-04-17