Вольтер
Вольте́р (публицист, XVIII гасырның иң күренекле фәлсәфәче-мәгърифәтчеләрнең берсе, хокук яклаучы.
Тормыш юлы
Франсуа-Мари Аруэ Иезуит көллиятендә белем ала, аристократлар сарайларында шагыйрь булып акча эшли башлый. Яшьли иҗтимагый проблемалар белән кызыксына, сәяси хәрәкәттә катнаша.
Филипп II һәм аның кызына багышланган сатирик шигырьләре өчен Бастилиягә эләгә. Бер дворян белән чыккан низаг аркасында янә төрмәгә эләгә, аннан соң Англиягә китә. Биредә ул өч ел дәвамында илнең дәүләт төзелешен, фәнен, фәлсәфәсен һәм әдәбиятын өйрәнә.
Гомеренең күп өлешен Вольтер Аурупаның төрле илләрендә үткәрә. Англиядәдән тыш ул Швейцариядә, Пруссиядә яши, тормышының соңгы елында гына Франциягә кайта.
Вольтер актив җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Аның бөтен эшчәнлеге буржуаз демократиянең идеологиясен тормышка ашыруга багышланган була. Ул гади халыкка теләктәшлеген, ә изүчеләргә үзенең нәфрәтен белдереп яши.
Әдәби эшчәнлек
Фәлсәфи карашлар
Вольтерның фәлсәфә өлкәсендәге каршылыклы карашлары аның дингә карата булган карашлары белән сугарылган: берьяктан, ул динне, бигрәк тә католиклар тәгълиматын, нык тәнкыйтьли, икенче яктан исә, ул — деизм тарафдары. Аллаһны Вольтер дөньяның барлыкка килүенә беренче сәбәп буларак таный, ләкин аның яшәешкә нинди булса да йогынты ясап тору көчен инкяр итә.
Вольтер тәненнән аермый, кешенең фикерләү сәләтен материянең сыйфаты дип саный. Вольтер үзенең материалистик карашларын Дени Дидро тарафыннан чыгарылган «Энциклопедия»дә дә чагылдыра. Шушы хезмәттә тупланган аерым мәкаләләрдә ул табигатьтә хөкем сөргән закончалыкларны таныганын күрсәтә, сәбәплелек белән максатчанлык категорияләренә фәнни аңлатма бирә.
Танып белү теориясендә дә Вольтер материалистлар карашында тора. Ул Локкның сенсуалистик юнәлештәге фикерләрен кабул итә, ә Декартның «тумыштан килгән идеяләр» теориясен кире кага. Ләкин аның өчен «мәңге яши торган хакыйкатьләр» табигый, Вольтер аларның субъектив моментларга дучар икәнлеген һәм тарихи үзгәрештә булу мөмкинлеген кабул итми.
Искәрмәләр
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Краткая литературная энциклопедия (рус.) — М.: Советская энциклопедия, 1962.
- Itaú Cultural Voltaire // Enciclopédia Itaú Cultural (порт.) — São Paulo: Itaú Cultural, 2001. — ISBN 978-85-7979-060-7
- ↑ SELIBR — 2017.
- ↑ https://www.pariszigzag.fr/secret/histoire-insolite-paris/restes-voltaire-eparpilles-dans-paris
- ↑ 6,0 6,1 Вольтер // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Record #36925746 // VIAF(неопр.) — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ Past Fellows database(неопр.)
- ↑ https://www.bbaw.de/die-akademie/akademie-historische-aspekte/mitglieder-historisch/historisches-mitglied-francois-marie-arouet-de-voltaire-2892
- ↑ Персей — 2005.
- ↑ https://vitterhetsakademien.se/ledamoter/ledamoter/de-voltaire-francois-marie-arouet.html
- ↑ http://www.mvmm.org/c/docs/loges/9ss.html
- ↑ Voltaire (нидерл.)
- ↑ Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
- ↑ performing-arts.ch / за ред. Швейцарский архив исполнительских искусств
Чыганаклар
- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
- 30 май көнне вафатлар
- 1778 елда вафатлар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Бөек Людовик лицеен тәмамлаучылар
- Парижда вафатлар
- 21 ноябрь көнне туганнар
- 1694 елда туганнар
- Парижда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Франция язучылары
- Франция шагыйрьләре
- Франция драматурглары
- Франсуз язучы-фантастлары
- Франсуз шагыйрьләре
- XVIII гасыр фәлсәфәчеләре
- Франция фәлсәфәчеләре
- Франция тарихчылары
- Франсуз академиясе әгъзалары