Клод Һельвеций
Клод Һельвеций | |
---|---|
фр. Claude Adrien Helvétius фр. Claude-Adrien Helvétius | |
Тулы исеме | Клод Адриан Һельвеций |
Туган көне | 31 гыйнвар 1715 (309 яшь) |
Туган | Париж, Франция |
Вафат көне | 26 декабрь 1771[1][2][…] (56 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | әдәбиятчы, фәлсәфәче |
Әтисе | Q21165458? |
Супруга | Анна Катрин де Линьвиль д’Отрикур[d] |
Балалары | Élisabeth Charlotte Helvétius[d] и Q16185914? |
Клод Адриа́н Һельве́ций (фр. Claude Adrien Helvétius) яки Гельвеций — француз әдәбиятчысы, фәлсәфәче-материалист; Мәгърифәтчелек чоры француз буржуазиясе идеологы.
Клод Һельвеций Парижда, патша табибы гаиләсендә туа. Көллияттә белем ала, аннары соң патша сараенда хезмәт итә башлый һәм шунда әкренләп феодаль тәртипләргә карата фикерләрен туплый. Монтескье һәм Вольтер белән якыннан танышу аңа күп нәрсәләрне дөрес бәяләргә ярдәм итә. Монда бигрәк тә Дидро белән Һольбах алып барган түгәрәккә йөрүнең тәэсире зур була, ул фәнни эшләр белән шөгыльләнә башлый.
Һельвецийның «Акыл турында» дигән хезмәте үзенә феодаллар һәм руханилар тарафыннан ачы нәфрәт тудыра. Алар Һельвецийны эзәрлекләргә керешәләр. Аның хезмәте король әмере буенча тыела торган китаплар рәтенә кертелә, аны яндырып юк итәләр. Һельвеций, шушы хезмәтендәге фикерләрне тагын да үстерә төшеп, «Кеше, аның фикерләү сәләтләре һәм аны тәрбияләү турында» дигән яңа хезмәт язып чыгара.
Фәлсәфи карашлар
Һельвеций фәлсәфәсенең төп мәсьәләсен чишүдә материалистик карашта торганлыгын күрсәтә. Аныңча, дөнья — материаль, вакыт һәм галәми сузулык ягыннан чиксез, даими хәрәкәттә, Һельвецийның карашынча, аң — материянең сыйфаты, аңардан аерылгысыз. Ләкин ул материянең билгеле бер этабында гына барлыкка килә.
Танып белү теориясендә, Һельвеций агностикларга каршы чыга, кешенең материаль дөньяны танып белү сәләтен чиксез дип саный, дини тәгълиматларны тәнкыйтьли, Аллаһның булуы һәм дөньяның Алла тарафыннан яратылуы, кеше җанының үлемсезлеге турындагы карашларны инкяр итә.
Иҗтимагый карашлар
Һельвеций феодаль мөнәсәбәтләрне һәм феодаль милекчелекне тамырыннан юк итү мәсьәләсен күтәрә. Ләкин бу өлкәдә эгалитаризмны утопия, реальлеккә туры килми дип саный. Һельвеций бу проблемага аек акыл белән карый. Аның карашынча, дәүләт үзендә булган милекләрне бүлү мәсьәләсендә игътибарлык күрсәтергә, тигезсезлеккә юл куймаска тиеш була. һельвецийның социаль карашлары бигрәк тә дини тәртипләргә каршы юнәлдерелгән булган. Ул феодаль мөнәсәбәтләргә дә каршы чыга, әмма дәүләт төзелешенең киләчәге турында фикри каршылык кичерә.
Республика формасындагы идарәчелекне зур дәүләтләр өчен реаль түгел дип саный. Һельвеций өчен җәмгыятьнең үсеш чыганаклары шулай ук аңлашылмый кала, аның нигезе итеп ул, җәмгыятьнең конкрет материаль шартларын алудан бигрәк, аерым индивидны, аның эгоистик омтылышларын ала.
Искәрмәләр
- ↑ Claude Adrien Helvetius — 2009.
- ↑ Claude-Adrien Helvetius // Encyclopædia Britannica (ингл.)
Чыганаклар
- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
- 31 гыйнвар көнне туганнар
- 1715 елда туганнар
- РУВИКИ:Агымдагы олы яшьтәге шәхесләр турында мәкаләләр
- 26 декабрь көнне вафатлар
- 1771 елда вафатлар
- Парижда вафатлар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Франса фәлсәфәчеләре
- Франса язучылары
- Франса шагыйрьләре
- Франция фәлсәфәчеләре
- Франция язучылары
- XVIII гасыр фәлсәфәчеләре
- Франция фәннәр академиясе әгъзалары