Цицерон
Марк Туллий Цицерон (лат. Marcus Tullius Cicero; б.ч.к. 106 елның 3 гыйнвары – б.ч.к. 43 елның 7 декабре) – Борынгы Римның дәүләт эшлеклесе, сүз остасы (оратор), юрист һәм фәлсәфәче, б.ч.к. 63 елда Рим дәүләтенең консулы. Ул Римдагы җайдаклар катламына караган бай муниципийлар (шәһәр әһелләре) гаиләсендә туып үскән һәм Римның иң бөек ораторларының һәм проза стиле белгечләренең берсе булган[11][12].
Аның латин теленә ясаган йогынтысы шулкадәр зур булган ки, аннан соң килгән проза тарихы, латинныкы гына түгел, ә XIX гасырга кадәр барлык Европа телләрендәге проза, аның язу стиленә реакция рәвешендә яши – чәчмә жанрда язучылар йә аның өслүбен кабул иткән, йә инкарь иткән[13]. Майкл Грант сүзләренә караганда, «Цицеронның Европа әдәбияты һәм фикеренә йогынтысы теләсә кайсы телдәге теләсә кайсы башка язучыдан шактый алда тора»[14]. Цицерон римлыларны грек фәлсәфәсенең төп мәктәпләре белән таныштырган һәм латин теленең фәлсәфи вокабулярын, сүзләр тупламасын барлыкка китергән (мәсәлән, evidentia,[15] humanitas, qualitas, quantitas, һәм essentia кебек неологизмнар)[16].
Үзе тәҗрибәле оратор һәм бик тә уңышлы хокукчы булса да, Цицерон үзенең иң мөһим казанышы дип сәяси карьерасын санаган. Аның консуллыгы вакытында Катилинаның икенче фетнәсе башлана, фетнәчеләр шәһәргә читтән һөҗүм итүчеләр ярдәмендә хөкүмәтне бәреп төшерергә маташа. Ләкин Цицерон биш фетнәчене җәзалап үтерергә дигән каршылыклы һәм бәхәсле әмерне бирә һәм фетнәне бастыра. Безнең чорга кадәр I гасырның икенче яртысында Рим дәүләтендә Ватандашлар сугышы була һәм Гай Юлий Цезарьның диктаторлыгы урнаштырыла. Бу буталчык заманада Цицерон гадәти республика хакимиятен кайтарырга өнди. Юлий Цезарь үтерелгәч, Цицерон хакимият өчен башланып киткән көрәштә Марк Антонийның дошманына әверелә, чыгышларында аңа һөҗүм итә. Икенче Триумвират вакытында исә ул дәүләт дошманы дип проскрипцияләргә кертелә. Б.ч.к. 43 елда, Италиядән качып китәргә омтылыш ясаганнан соң, аны хәрбиләр кулга ала һәм ул үтерелә. Аның кисеп алынган куллары һәм башы, Марк Антонийның тәмам җиңүен исбатлап, Рим форумында күрсәтелә.
Франческо Петрарка Цицеронның хатларын табып, «яңадан ачкач», Европа монастырьләрендә латин һәм борынгы грек кулъязмаларын эзләү эше киң җәелә, бу исә Яңарыш чоры башлануга китерә[17]. Польша тарихчысы Тадеуш Зелински фикеренчә, «Ренессанс, барыннан да элек, Цицеронны торгызу иде, һәм бары аннан соң гына һәм аның аша башка классик антиклыкны кайтару иде»[18]. Цицерон абруе һәм дәрәҗәсенең иң югары ноктасы XVIII гасырдагы Мәгърифәтчелек чорына туры килә[19]. Джон Локк, Дэвид Юм, Монтескье һәм Эдмунд Берк кебек Мәгърифәтчелекнең алдынгы фикер ияләре һәм сәясәт теоретикларына Цицеронның йогынтысы зур була, күбесенә ул нигезле рәвештә йогынты ясый[20]. Аның әсәрләре Европа мәдәниятенең иң йогынтылы әсәрләре сафында тора, һәм бүген дә Рим тарихын өйрәнүдә, бигрәк тә, Рим республикасының соңгы көннәрен аңлауда беренчел материалның иң мөһим өлешен тәшкил итә[21].
Искәрмәләр
- ↑ Merkedager: fødselsdager, stiftelsesdatoer, begivenheter — Осло: Biblioteksentralen, 1989. — ISBN 82-7022-061-2
- ↑ 1 2 Istituto dell'Enciclopedia Italiana Ciceróne, Marco Tullio // Enciclopedia on line (итал.)
- ↑ 1 2 3 4 Любкер Ф. Tullii (рус.) // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / под ред. Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга, Ф. Гельбке, П. В. Никитин, В. А. Канский, пер. А. Д. Вейсман, Ф. Гельбке, Л. А. Георгиевский, А. И. Давиденков, В. А. Канский, П. В. Никитин, И. А. Смирнов, Э. А. Верт, О. Ю. Клеменчич, Н. В. Рубинский — СПб.: Общество классической филологии и педагогики, 1885. — С. 1418—1426.
- ↑ Любкер Ф. Terentii (рус.) // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / под ред. Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга, Ф. Гельбке, П. В. Никитин, В. А. Канский, пер. А. Д. Вейсман, Ф. Гельбке, Л. А. Георгиевский, А. И. Давиденков, В. А. Канский, П. В. Никитин, И. А. Смирнов, Э. А. Верт, О. Ю. Клеменчич, Н. В. Рубинский — СПб.: Общество классической филологии и педагогики, 1885. — С. 1354—1357.
- ↑ 1 2 3 http://www.strachan.dk/family/tullius.htm
- ↑ Публилий (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1898. — Т. XXVа. — С. 745—746.
- ↑ Зелинский Ф. Цицерон, Марк Туллий (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1903. — Т. XXXVIII. — С. 254—274.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118520814 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ 1 2 3 M. Tullius (29) M. f. M. n. Cor. Cicero // Digital Prosopography of the Roman Republic (ингл.)
- ↑ А. Пр. Туллия (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1902. — Т. XXXIV. — С. 41—42.
- ↑ Rawson, E.: Cicero, a portrait (1975) p. 303
- ↑ Haskell, H.J.: This was Cicero (1964) pp. 300–01
- ↑ Merriam-Webster, Inc (January 1995). "Ciceronian period". Merriam-Webster's Encyclopedia of Literature. Merriam-Webster. p. 244. . https://books.google.com/books?id=eKNK1YwHcQ4C&pg=PA244. Retrieved 27 August 2013.
- ↑ Cicero, Selected Works, 1971, p. 24
- ↑ Q. Acad. 2.17–18
- ↑ Conte, G.B.: "Latin Literature: a history" (1987) p. 199
- ↑ Wootton, David (1 January 1996). Modern Political Thought: Readings from Machiavelli to Nietzsche. Hackett Publishing. p. 1. . https://books.google.com/books?id=78eaIfCg2mcC. Retrieved 27 August 2013.
- ↑ Zieliński, Tadeusz. Cicero Im Wandel Der Jahrhunderte. Nabu Press.
- ↑ Wood, Neal (1991). Cicero's Social and Political Thought. University of California Press. .
- ↑ Nicgorski, Walter Cicero and the Natural Law. Natural Law, Natural Rights, and American Constitutionalism.
- ↑ Griffin, Miriam; Boardman, John; Griffin, Jasper; Murray, Oswyn (15 January 2001). The Oxford Illustrated History of the Roman World. Oxford University Press. pp. 76ff. . https://books.google.com/books?id=w95Nb-BJWRcC&pg=PA76. Retrieved 10 August 2011.