Свами Вивекананда

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
бенг. স্বামী বিবেকানন্দ
Ватандашлык
Тугач бирелгән исем бенг. নরেন্দ্রনাথ দত্ত
SEO_description Вивекананда — изучайте подробную и систематизированную информацию в интернет-энциклопедии РУВИКИ
Туган тел бәңгәл теле[1]
Эшчәнлек өлкәсе фәлсәфә, Social Reform or Revolution[d], дин, Һинд дине[2] и Йога[2]
Җенес ир-ат[3]
Вафат булу урыны
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Һөнәр төре кәшиш, фәлсәфәче, язучы, поэт, укытучы, духовный лидер, нотыкчы, җырчы
Файл:Swami Vivekananda 1893 Scanned Image.jpg
Туу датасы 12 гыйнвар 1863(1863-01-12)[4][5][…]
Вафат булу датасы 4 июль 1902(1902-07-04)[4][5][…] (39 яшь)
Туу урыны
SEO_title Вивекананда — Рувики: Интернет-энциклопедия
Файл:Swami Vivekananda memorial plaque.jpg
Үлем төре табигый үлем[d][7]
Катнашучы Parliament of the World's Religions[d]
Чәч төсе тёмно-русый[d]
Укытучылары Шри Рамакришна
Имза
Нәрсәнең тарафдары Веданта[d][1], Неоиндуизм[d] и Бхакти[d]
Әсәрләр исемлеге Q4903398?
Commons Creator бите Swami Vivekananda
Шәкертләр Q3482627?, Swami Paramananda[d], Q7653252?, Q7653260?, Сестра Ниведита[d] и Q15973022?
Язма әсәрләр теле бәңгәл теле и инглиз теле
Кардәш Bhupendranath Datta[d] и Mahendranath Datta[d]
Күз төсе чёрный[d]
Уку йорты
Үлем сәбәбе инсульт[1]
Логотип РУВИКИ.Медиа Свами Вивекананда РУВИКИ.Медиада
Свами Вивекананда

Сва́ми Вивекана́нда (Бенгаль телендә: স্বামী বিবেকানন্দ Веданта һәм Рамакришна өйрәнчеге һәм Рамакришна Ордены (Рамакришна Матх) һәм Рамакришна Миссиясе нигезләүчесе.

Тәрҗемәи хәле

Тууы һәм яшьлеге

Нарендранатх Даттаның әти-әнисе Вишванатх Датта һәм Бхуванешвари Деви булган. Хәттә бала чагында ул үскән акыл һәм үткен хәтергә ия булган. Ул шул ук иртә яшьтән бирле медитацияне практикалаган. Мәктәптә укыганда ул укуында һәм төрле уеннарда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Ул үзешчән театр студиясен һәм гимнастик клуб оештырган һәм фехтование, көрәш, ишүдә һәм башка спорт төрләрендә сабак алган. Ул шулай ук инструменталь һәм вокаль музыканы өйрәнгән. Ул дуслары арасында җитәкче булган. 1879 елда Нарендра дәресләрен дәвам итү өчен Президенси колледжына (Presidency College) кергән. Анда бер ел укыганнан соң ул Шотландия чиркәү колледжына күчкән һәм фәлсәфә өйрәнгән. Курс дәверендә ул логика, Көнбатыш фәлсәфә һәм Аурупа тарихын өйрәнгән. Якынча шул вакытта ук яшь Нарендраның акылында Ходай бармы һәм аны күрергә мөмкинме турында сорау туган. Шул сәбәпле ул җитәкчесе Кешаб Чандра Сен булган шул вакытның әһәмиятле дини хәрәкәте Брахмо-самаджка кергән. Әмма Самаджның приход догалары һәм дини җырлары Нарендраның Ходай аңы теләген канәгатьләндерә алмаган. Ул Брахмо-самадж җитәкчеләренә шундый сорау биргән: алар Ходайны күргәннәрме. Ул алардан беркайчан да канәгатьләндерә торган җавапны алмаган. Нәкъ шул вакытта колледж профессоры У. Хасти аңа Дакшинешвардан Рамакришна турында сөйләгән.

Рамакришна өйрәнчеге

Нарендра Рамакришнаны беренче мәртәбә 1881 елның ноябрендә очраткан. Ул Рамакришнага башка дини җитәкчеләргә биргән кебек үк сорауны биргән: "ул Ходайны күргәнме?" Рамакришна шунда ук: «Әйе, мин Ходайны сине күргән кебек үк күргән идем, әмма ачыграк итеп», дип җавап биргән. Нарендра таң калган һәм уйга чумган. Ул бу кешенең сүзләре намуслы һәм тәҗрибәсе тирәнлегеннән чыкканын сизгән. Ул Рамакришнага еш килә торган була башлаган. Шулай да, Нарендра Рамакришнаны һәм аның тәгълиматын шунда ук кабул итә алмаса да, ул аны әһәмияткә ия түгел дип саный алмаган. Нарендраның ул моны кабул иткәнче барысын да җентекләп тикшерергә гадәте булган. Ул Рамакришна эшләгәннең һәм әйткәннең барысын да тикшереп торган, әмма остаз түземле, хәлгә керүчән, шаян һәм мәхәббәт тулы булган. Ул Нарендрадан сәламәт акылдан баш тартуын сорамаган һәм Нарендраның бөтен аргументларын һәм өйрәнүләрен чиксез түземлек белән кабул иткән. Вакыт узгач, Нарендра Рамакришнаны кабул иткән һәм бу булганда, аның кабул итүе ихлас күңелдән булган. Шул ук вакытта Рамакришна аның башка өйрәнчекләрен күбесенчә икелек фәлсәфәсенә һәм Бхакти юлына өйрәтсә, ул Нарендраны нә-фәлсәфәсе адвайта-ведантага өйрәткән. Рамакришна җитәкчелеге астында биш ел әзерлектән соң, Нарендра борчулы, проблемаларын уйланучан һәм түземсез кешелдән Ходайның реализациясе өчен бөтен нәрсәдән ваз кичәргә әзер олы кешегә әйләнгән. Шуннан соң тиздән Рамакришнаның тамак Рамакришна Орденының беренче монастыре булган. Алар ачлыгын канәгатьләндерер өчен хәер сораганнар, ә башка ихтыяҗларын Рамакришнаның йорт хуҗа булган өйрәнчекләр караган.

Һиндстан буйлап сәяхәтләре

Тиздән Баранагор монастыреның монахлары ниндидер кием һәм хәйрия алу өчен савыттан гына башка бернәрсәсе булмыйча сәяхәт итүче монахлар тормышын алып барырга теләкләре булган. 1890-ынчы елның июлендә Вивекананда юлы кая илтәчәк икәнен белмичә озын сәяхәткә киткән. Бу сәяхәттә ул Һиндстан субкыйтгасын буйлап һәм аркылыга узган. Бу вакытта Вивекананда Свами Сатчидананда, Вивидишананда һ.б. кебек төрле исемнәрне алган. Санскритта "аеру ләззәте" дигәнне аңлаткан Вивекананда исемен алырга аңа Кхетри махарадж тарафыннан Америка Кушма Штатларына барганга кадәр Кхетри махарадж тәкъдим иткән. Бу сәяхәт чоры дәверендә Вивекананда махараджлар сарайларында да, фәкыйрьләрнең алачыкларында да туктаган. Ул Һиндстанда башка төбәкләр һәм төрле сыйныф кешеләрнең мәдәниятләре белән тыгыз контактка кергән. Ул Һиндстан үзе буларак исән калу өчен милләтнең яшәрүе ихтыяҗын аңлаган. 1892 елның 24 декабрендә Һиндстан субкыйтгасының иң көньяк ноктасы Каньякумари, мыс Коморинга барып җиткән. Анда, тарафдарлары расламалары буенча ул бугаз аша йөзеп чыккан һәм аерым торган кыяда медитацияли башлаган. Шулай итеп, ул өч көн буена уйлаган һәм ул соңрак әйткәнчә, Һиндстанның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында уйлаган. Хәзер Каньякумарида шул кыяда Свами Вивеканандага багышланган мемориал тора. Вивекананда Мадраска барган һәм Һиндстан һәм Мадрасның яшьләре индуизмы өчен планнары турында сөйләгән. Алар яш монахның шәхесе һәм фикерләре белән илһамланган булган һәм алар аны Америка Кушма Штатларына барып Бөтендөнья диннәр парламентында Һинд диненең вәкиле булырга өндәгәннәр. Шулай итеп, Мадрастан дуслары, Рамнад раджасы һәм Майсур һәм Кхетри махараджалары ярдәмендә, Вивекананда үзенең Америкага сәяхәтенә чыккан.

Көнбатышта

Анагарика Дхармапала, Свами Вивекананда һәм Никола Тесла. 1893 ел.

Вивекананда 1893 елда Чикагода Бөтендөнья диннәр парламентында чыгыш ясаган, анда аңа чыгышы башында "Американың ир туганнарыбыз һәм кыз туганнарыбыз" дип мөрәҗәгать иткәч овация эшләгәннәр. Вивекананданың Америка Кушма Штатларына килүен күпләр Көнбатышта Һинд диненә кызыксынуынын башлангыч ноктасы итеп саныйлар.[8]. Парламентта берничә елдан соң ул Веданта үзәкләрен нигезләгән, төп университетларда лекцияләр укыган, кайда гына бармаса да, Көнбатышның индуизмга кызыксынуын кабызган. Шулай ук, христиан дәгъвачылары белән дә кертеп каршылыклар да булган. Көнбатышта дүрт ел даими турнедан, лекцияләр укуы һәм ретритлардан соң 1897 елда ул Һиндстанга кайткан.

Һиндстанга кайту

Аның тарафдарлары игълан иткәнчә, ул кайтканнан соң кабул итү белән хәйран булган. Һиндстанда ул серия лекция укыган, бу "Коломбодан Алморага кадәр лекцияләр" буларак мәгълүм лекцияләр циклы шул вакытта төшенке Һиндстан җәмгыятенең әхлакый халәтен күтәргән. Рамакришны Миссиясен нигезләгән. Бу оешма Һиндстанда Һинд дине җәмәгатенең иң эре монахлык орденнарының берсе һәм күпсанлы дини-җәмәгать һәм иганә оешмалары арасында аеруча абруй һәм ихтирамга казанган.

Принциплар һәм фәлсәфә

Вивеканандага Мумбаида һәйкәл.

Вивекананданы движения нью-эйдж хәркәтенең алдан килүчеләрнең берсе дип атыйлар. Аның фикере буенча

Илаһ берәү, бары тик аның исемнәре аерылып тора, — дип раслаган ул. — Берәүләре аны Хари, Гайсә, Будда дип[9]

Вивекананда мәшһүр һәм оригиналь фикер йөртүче булган. Аның дөнья фәлсәфәви фикеренә иң әһәмиятле кертемнәре булып Адвайта-веданта фикерләре фәлсәфи югары һәм рухи гына булмаска, ә күбрәк һәм күбрәк практик һәм җәмәгать һәм хәтта сәяси әһәмияткә ия булырга мөмкин. Ул Рамакришнадан бер әһәмиятле фикерне алган дип игълан иткән — «Джива ул Шива» дигәнне (һәр шәхес үзеннән-үзе илаһи булып тора). Бу фикер аның мантрасы булган һәм ул аның фәкыйрь кешеләрдә булуын күреп «даридра нараяна сева» — Ходайга хезмәт итү төшенчәсен барлыкка китергән. Әгәр дә чынлап та барлык күренешләрнең нигезендә ятучы Брахман берлеге булса, ул вакытта нинди нигездә без үзебезне яхшырак һәм начаррак һәм хәтта башкаларга караганда яхшырак һәмм начаррак дип саныйбыз? Бу ул үзенә биргән сорау булган. Ахыр чиктә ул бу аермалар йог Самадхи халәтендә хис иткән берлек яктылыгында бернәрсә дә түгелгә эри дигән чишелешкә килгән. Аннан соң нәрсә кала - шул Берлек турында белмәүче "индивидуум"нарга карата мәрхәмәтлелек һәм аларга ярдәм итәргә тәвәкәллелек. Свами Вивекананда бөтенесе азат булганчы, беркем дә чын мәгънәдә азат була алмый дип раслаган Веданта агымы тарафдары булмаган. Хәтта шәхси коткарылу теләге калдырылырга тиеш һәм бары тик башкаларны коткару өчен армый-талмый эш чын якты үткән кешенең билгесе булырга мөмкин. Ул «Атмано Мокшартхам Джагаддхитая Ча» (आत्मनॊ मोक्षार्थम् जगद्धिताय च) (Үзеңне азат итү һәм дөньяның яхшылыгы өчен) принципында Матхны (монастырь) һәм Рамакришна Миссиясен нигезләгән . Вивекананда изгелек тартырга, хирыссыз булырга һәм үзеңә ышануга ия булырга киңәш иткән. Ул брахмачарья (целибат) практикасын киңәш иткән. Балалык дусты Шри Прия Натх Синх белән әңгәмәләрнең берсендә ул үзенең физик һәм акыл көчләре брахмачарья практикасына рәхмәтле дип әйтә. Шулай да, Вивекананда дин һәм дәүләт (чиркәү һәм дәүләт) арасында кырыс аеруда нык торган, ул нигезләгән оешма да бу идеал нык яклы булып тора. Гәрчә җәмгыять традицияләре үткәндә дин йогынтысы астында формалаштырылган булса да, хәзерге вакытта дин өйләнү, мирас, һ.б. сорауларга кысылырга тиеш түгел. Идеаль җәмгыять брахман белеме, кшатрий мәдәнияте, вайшья эффективлыгы һәм шудраларның тигезләүче характерының катнашмасы булырга тиеш. Берәвенең артык хөкем сөрүе төрле бер яклы үскән граждан җәмгыятьләрнең барлыкка килүенә китерә. Вивекананда дин яки шул төрдәге башка берәр көч идеаль җәмгыять төзү өчен кулланылган булырга тиеш дип санамаган, чөнки ул тиешле шартлар булгач, шәхси дәрәҗәдә үзгәрү белән үсәргә тиеш берәр-нәрсә. Россиядә Вивекананданы Я.К. Попов тәрҗемә иткән. 1906 елдан 1914 елга кадәр Вивекананданың төп иншаларының тәрҗемәләре эшләнгән булган.

Иншалары

Хәтере

Вивекананда хөрмәтенә Свами Вивекананда исемендәге Аэропорт аталган.

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Swami Vivekananda : Life and Teachings
  2. 2,0 2,1 Чешская национальная авторитетная база данных
  3. Bibliothèque nationale de France Autorités BnF (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. 4,0 4,1 Swâmi Vivekânanda // Babelio (фр.) — 2007.
  5. Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  6. Swami Vivekananda: The Living Vedanta (ингл.)Penguin India, 2006. — ISBN 978-0-14-306209-7
  7. https://hindi.theprint.in/opinion/people-like-ambedkar-nehru-gandhi-lohia-also-respected-vivekananda-above-politics-and-ideology/177987/
  8. 8,0 8,1 Georg, 2002, p. 600
  9. Ткачёва А. А. «Новые религии» Востока. — М.: Наука, Главная редакция восточной литературы, 1991. — 216 с. ISBN 5-02-016913-7 (С. 82) Автор — кандидат исторических наук, старший научный сотрудник Института востоковедения РАН)

Әдәбият

рус телендә
  • Костюченко В. С. Вивекананда. — М.: Мысль, 1977. — 192 с. — (Мыслители прошлого). — 50 000 экз.
  • Кузьменко Е. Религиозно-философская концепция Свами Вивекананды (недоступная ссылка с 21-05-2013 [4138 дней] — историякопия) // РОССИЯ — ИНДИЯ: перспективы регионального сотрудничества (г. Самара). — М.: Институт востоковедения РАН, 2001. — 138 с.
  • Матуляк А. В. Эволюция взглядов Свами Вивекананды // Компаративное видение истории философии. — СПб., 2008. — С.97-108. — ISBN 978-5-93682-457-9.
  • Ромен Роллан. Жизнь Вивекананды. 1930.
башка телләрдә